Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
– Илгиз, социаль челтәрләрегезгә әледән-әле Вәсиләнең фотосын, аның башкаруындагы җырларны куясыз.
– Юксындыра... Еллар үтсә дә яралар төзәлми икән. Ул минем иң якын кешем... Мәңгелеккә! Ә иң зур фаҗига – балалар әнисез үсә.
– Кәрим инде зур егет булып үскәндер.
Кәрим әнисен бик сагына. Аз сөйләшә. Әнисез тормышның авырлыгын эченнән генә кичерә. Әнисенең әйберләренә кагылдыртмый. Балачагын хәтерли билгеле. Алар бит әнисе белән 4 ел ярым аерылгысыз булып яшәделәр. Әгәр дә могҗиза булып,әнисе берәр көнне ишек кагып килеп керсә, Кәримнең нинди халәттә булачагын күз алдыма да китерә алмыйм.
– Камилә?
Безгә бүләк булып, нәкъ туебыз көнендә туган бала ул. Камилә туганда 900 грамм иде. Мондыйлар яши алмый, дигән иде табиблар. Исән калуына ышанычлары булмагандыр да. Гомере булгач, кызым матур булып үсеп килә. Әйе, сәламәтлеге начаррак. Аерым тәрбия кирәк. Хастаханәдән алып чыкканнан бирле аны минем әни карый. Камиләне әле аякка бастырырга кирәк. Дәвалау курслары үтәр өчен төрле җирләргә йөрдек, менә хәзер операциягә әзерләнәбез. Пандемия генә комачаулады.
– Илгиз, бу сорауны биреп ялкытып бетегәннәрдер инде. Мин дә бирми кала алмыйм. Кабат өйләнү турында уйламыйсыңмы?
Еллар үтә... Еллар белән бергә гомер дә үтә. Хәзер уйландыра башлады. Миңа хатын гына түгел, балаларыма әни булырдай кеше булырга тиеш бит инде ул. Нәрсәләрнедер үзгәртергә вакыт җиткәндер. Барысы да язмыш кулында.
Бик авыр булды шул Вәсиләне югалту кайгысы. Бөтен дөньям асты-өскә килде. Өч ай буе өйдән чыкмадым. Коллегалары Вәсилә истәлегенә багышланган концерт оештыр дип мөрәҗәгать итте. Шул мәшәкатьләр белән мавыгып кына өр-яңадан яши башладым бугай. Беренче елы бик авыр булды. Хәзер дә җиңел дип әйтмим. Башта төрле уйлар бар. Тыштан бар да яхшы кебек. Тик нәрсәгә шатланырга?
– Илгиз, мондый зур кайгы кичергән ир-атлар сына. Аракыда юаныч таба...
– Әйе, аракыдан юаныч табарга буладыр. Ә балалар? Минем балалар миннән башка беркемгә кирәкми. Аларны кем карый? Мин шул хакта уйладым.
– Вәсиләнең исемен мәңгеләштерәсе килү теләге юкмы?
Бар. Уфадагы мәдәният үзәкләренең берсенә аның исемен бирү теләге белән күптәннән янам. Әмма әлегә мин теләгәнчә барып чыкмый.
– Вәсиләнең якты истәлегенә багышланган китап та чыкты бит...
Әйе, китап чыкты. Минем рөхсәттән башка. Аны тәкъдим итү кичәсенә дә бармадым.
– ????
Миңа Балтач районыннан Хәнис Хәзимов дигән язучы мөрәҗәгать итте. Ул Василә хакында китап язарга теләвен әйтте. Аның өчен финанс кирәк дидем. Ә ул: «Анысын хәл итәрбез, иң мөһиме – гаилә архивын миңа бирегез», – диде. Барысын да әзерләп бирдем. Ә ул бар мәгълүматны җыеп бетергәч, эшенең түләүле булын әйтте. Зур суммадагы акча сорады. Мин: «Китап чыккач түлим, тик ул кадәр зур суммны түгел», – дидем. Без килешә алмадык. Ул миңа җыелган мәгълүматны кайтармады. Үзе финанс ягын хәл итеп, китап чыгарды. Хәзер шул китапларны сатып йөри. Күрәсең, үзенчә бизнес ясамакчы булган. Ул өлкән кеше. Аның белән мөнәсәбәтләр аңлашуның мәгънәсен күрмим. Аллаһы Тәгалә алдында җавап бирәсе. Бу хәлнең яхшы ягы да бар. Вәсиләнең якты истәлеге халыкка китап аша да барып иреште.
– Ә җырлары...
Җырлары буенча да уйларым бар. Хәтер җыелмасы ясыйсым килә. Анда җырлары язылган флешка да, сувенирлар да булачак. Бөтен серне дә ачмыйм. Аның уникаль бүләк буласын гына әйтәм. Вәсиләнең туган көненә – 31 декабрьгә әзерләргә тырышам.
– Вәсилә якты дөньядан киткәч шоу бизнестан китмәдегезме?
Бу хакта күп уйландым. Тик бик күпләр шундый әйбәт концертлар оештыра идегез дип әйтте.. Дәвам итәргә куштылар. Эшлим, әмма төп эшем төзелеш бизнесында.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.