Логотип
Күңелеңә җыйма

Улымны атсыннар!

Бу бәйрәм әллә ниткән тылсымлы кичкә туры килде. Көтелгән кунак икәнлекләрен аңлагандай мамык карлар әкрен генә җиргә төшәләр дә талгын җил ихтыярына буйсынып, ялкау җәяүле буранга әйләнәләр.

Җиргә берөзлексез ап-ак кар коела. “Өф” дисәң дә очып китәргә әзер мамык таулар инде күктәге болыт томаннарына охшап өеләләр дә өеләләр.

Күңелләрен бәйрәм шаукымы кузгаткан яшьләр генә түгел, 35 ел бергә гомер кичерүләрен бәйрәм итүче Фирдәвес апа белән Рәфкать абый да, гүя, тулысы белән табигать ихтыярында. Әле ябалак карларны тотмакчы булып сикерәләр, әле җитәкләшеп тәгәрәп барган мамык кар артыннан йөгерәләр, әле мамык тауларны югары чөяләр... Тик барыбер алар тыйнак, без бәхетле, дип кычкырмыйлар. Бергә-бергә гомер итеп өч бала тәрбияләгән, төгәлрәге, тәүфыйклы, уз ата- анасын хөрмәт итәрлек, мөстәкыйль тормыш корып, әйбәт оныклары белән дә аларны шатландырырлык балалар үстергән ата-ана бәхетсез буламени? Ләкин ни өчендер алар да үзләрен “Без бәхетле”, димиләр.

Уйларымны шушы урында өзеп, такси килеп туктады. Озын ел әйләнәләренә бер-ике генә утырам мин аңа. Ә бүген соң. Инде иртәнге ике тулып килә.
“Волга”ның ишеген ачып, таксистка сәлам бирим дисәм, руль артында хатын-кызны күреп, бер мизгелгә генә туктап калдым. Кара чәшке бүрек астыннан таралып төшкән аксыл нәфис чәчләр, шикәрдәй ак йөзенә күктән тамгандай зәңгәр күзләр, төн авырлыгын үзенә салган озын керфекләр, һәр бармагы фирүзә күзле йөзек көтеп торучы нәфис куллар.
Бу сылу, әйтерсең лә, шаярып кына машина рулен тотып карарга кереп утырган кебек тоелды миңа. Хәзер ишек ачылыр да, бу нәфис зат, шаян елмаеп, икенче урынга күчәр, ә руль артына кепкасын кырын салган, шаян карашлы, мәһабәт ир-егет кереп утырыр кебек тоелды. Әмма... алай булмады.

Нарасыйныкы кебек алсу иреннәр хәрәкәткә килде, һәм: “Сезне кая илтәргә?’ - дигән сөаль яңгырады.
“Волга" җәяүле буран эченә йөзеп кенә диярлек кереп тә китте. Тик минем җаным башка вакытлардагыча рәхәтлек кичерми, җанда борчу. “Ни өчен шундый гүзәл, нәфис кыз бала кара төн уртасында иге-чиге күренмәгән кала урамнары буйлап чит-ятларны ташып йөри әле?" — дигән сорау игәүли мине.
Ун минутлап баргач, юлдашларым өйләренә кайтып җиттеләр. Без икебез генә калгач, түзмәдем, сүз башладым, һәм безнең арада шундыйрак сөйләшү килеп чыкты.
— Гафу итегез, исемегезне белмим.
— Лена мин.
— Лена, төн заманында куркыныч түгелме?
Аның озын кара керфекләре тертләп киткәндәй булды. Бу мизгелдә күзләрен басып торган төн карасы шуышып төшкәндәй карашы яктырып китте. Йә Ходаем, шундый елмаю да була күрәсең. Таштан торган җанны да эретә дип, шундыйлар хакында әйтәләрдер мөгаен. Әкияттәге Золушкадан күпкә гүзәлрәк күренде ул миңа.
Ә ул иреннәр... Оста кагылса, кылдан таудай моң чыга, ә боларга мәхәббәт кагылса, җаннарда, мөгаен, мәхәббәт яшене яшьнәр, сөю күкрәр иде.
Әмма алай булмады.
— Куркыныч, — диде ул көттереп кенә, — ә хәзер урамга чыкканга гына түгел, өендә утырган кешегә дә куркыныч. Өеңә кереп талап, үтереп чыкмаслар дигән гарантия кемгә бар?
— Башка эш тә табып буладыр ич?
— Мин эшемне яратам, һәм аны беркайчан да ташламаячакмын.
Артык катгый җавап, ә ире, гаиләсе аның бу төнге эше белән килешә микән? Әллә ул да шулай төннәрен дә эшлиме? Балалары бар микән?

Уйларымны укыгандай Лена тагы телгә килде.
— Гаилә, ирегез моңа ничек карый, дисезме? Юк ул гаилә. Чөнки таянырлык ирләр юк. Миңа бит инде 30 тулып килә. Тормыш итәрдәй ир-атлар юклыгына ышандым. Алкашлар, аферистлар, ялкаулар. Җилкәңә менеп утырырга әзер торалар. Юк инде, минем кеше булып яшисем килә. Юк-бар ирләрдән мәсхәрәләнеп түгел.
Әйе, кайсы хатын-кызның сәрхүш, ялкау, үз-үзен дә, хатынының да кадерен белмәгән кабих ир белән яшисе килсен? Үзгәртеп кору башланганда рәсми теркәлгән сәрхүшләрнең саны 12 миллионга җитә дигәннәр иде. Ә бүген минем: “Рәсми теркәлгән ничә аек ир-ат бар — дип сорыйсым килә, һәм сыра сөючеләр парламентка сайланырга тели, аракы сөючеләр нишләп парламентка үтәргә дәгъвалашмый, дип уйлыйм.
Шул ирләр белән күпме хатыннар газап чигә? Күпме тв рухи һәм физик гарип булып туа, үсә? Һәм алары шул ук хатын-кызлар газап чигә.

Тукта. Ни өчен бу кадәр газап утларына ташланган хатын-кыз фани дөньяда? Кинәт күз алдымда күренеш пәйда булды: шушы фәрештәдәй Лена ирен торгызырга тырышып сөйри, янында нәни кызчыгының күзләре куркудан зур булып әнисенеке сүнгән.
- О, — диде Лена кинәт, — мин, яхшы кеше туры кияүтә чыксам да эшемне алыштырмаячакмын, нәкъ шушы сорауны бирмәкче идем, һәм К “Балагыз булсадамы?” — дип өстәдем.
- Балалбыз булса да. Минем эшем белән килешмәү, минем белән килешмәү дигән суз бит ул. Ни өчен әле миңа ул гына таләпләр куярга тиеш? Бу - минем гомерлек һөнәрем.
Сәер дә, серле дә бу хатын-кыз дигәнең.
Өйдә, балачакта әни кулы белән җәелгән урында йокы тәмле була. Аннан соң әни кулын тоймый, аның йомшак тавышын ишетми ничек йоклап китәсең? Ә иртән? Әни уятканда иркәләнеп күзләреңне ачмаган булып ятмагач, нинди бала була инде ул? Әти. Анысы да кирәк. Тик аның уз урыны бар.

Бәлки, чынлап та бу такси дигәннәрендә бик күп акча эшләп буладыр?
Юк, таксины да хәзер сирәк чакырталар икән. Тамак туйдырырга да җитми, ди.
Ленаның бердәнбер шатлыгы — әбисеннән калган бер бүлмәле фатиры. “Анысы да булмаса, язмышым тагы да хәвефлерәк булыр иде. Ир-атны квартирама якын китерәсем дә юк, — ди ул. - Эчеп, кәеф-сафа корып, типтереп яшәр өчен генә кирәк аларга квартиралы хатыннар".
“Шулкадәр өметсезлеккә бирелеп ничек яшәмәк кирәк?” - дип авыр сулыйм. “Өметсезлек, имеш, — ди Лена, — мин фәкать рейс, фәкать акча турында гына уйлыйм. Намуслы хезмәт белән бүген күпме алып була? Ә бәяләр көнләп түгел, сәгатьләп үсәләр".
Шулай, бәяләр сәгатьләп үсә. Кеше хакы исә сәгатьләп төшә бара. Чөнки хатын-кыз дип аталган нәфис зат — япа-ялгыз килеш ирләр эшенә чат ябышып, җан асрар өчен генә шулай көрәшергә дучар ителгән икән, бу кеше хакы төшү түгелмени?
Лена гаилә, бала табу турында уйламый да инде. Димәк, шушында алар нәселенең киләчәгенә нокта куела. Чөнки ул да гаиләнең бердәнбере булган.

Бу рәвешчә гомерен ялгыз үткәрергә карар кылган 30, 40, 50, 60 ка җиткән күп хатын-кызларны беләм мин. Мондый затларның бер уртак сыйфаты бар - алар горур яшәү ягында. Бәлки, ә кем горурлыгын таптатырга, мескен булып яшәргә тели, безнең һәммәбезнең үз горурлыгыбыз бар, диярләр. Соң, әлбәттә инде. Тик горурлык ул пыяла кебек. Аңа пычракны чәчеп тә, сылап куеп та була. Пыяладай чәлпәрәмә китереп тә була. Кемнәрдер әнә шул кер-пычракны үзенә тидермичә, тигәнен вакытында ялт итеп юып төшерә бара, кайберәүләр шул тышкы пычракны күтәреп, вөҗдан газабы кичерә-кичерә, горурлыгын сындырырга мәҗбүр.

Хатын-кызның язмышы мәхәббәттән башлана. Дөньяга баласы яралганнан башлап ул инде аның язмышы, аның горурлыгы хакында да уйлана. Аның өчен дә үзен һәм табигать, һәм җәмгыять алдында җаваплы хис итә. Аның бәхете тулысы белән бала бәхетенә бәйле. Ә бала бәхетле булсын өчен ниләр кирәген һәр хатын-кыз белә: аңа әни кирәк, аңа әти кирәк. Аларның әле гүзәл вә гайрәтле булуы шарт. Әлбәттә, сау-сәламәт булу зарур. Халык теле белән әйтсәк, аталы-аналы, пар канатлы, дәүләтле булуы кирәк. Шуларның берсе генә булмаса да, бала, димәк, ана да бәхетле була алмый. Җиде үлчәп тә, бер генә тапкыр да кисә алмаган, үз дигәнен таба алмый, кияүгә чыкмаган хатын-кызларның зур күпчелеге нәкъ шуларның барысын да уйлаган да, ялгыз калган инде.

Бу шулай. Мин моны акылым белән аңлыйм, тик барыбер җаным белән кабул итә алмыйм. Адәм баласын фани дөньяда яшәтү шарты — Мәхәббәт ләбаса! Ансыз, Мәхәббәтсез ничек яшәргә соң?

Шундый уйлар өермәсендә газап чиккәндә, тагы бер язмыш кыйссасына тал булдым.
Мин аның белән хөкем залында очраштым. Юк, юк,җинаятьче түгел ул. Киресенчә, матур тәрбия, югары белем алган, хезмәтендә зур уңышларга өлгәшкән шәһәрләр төзетүче Рауза ханым. Сизәсезме, горур, матур яшәеш өчен бар шарты җиткән кебек. Тик ашыкмыйк. Кешелек бернигә дә тормый. Гаепсездән гаепле ясау авыр түгел. Рауза ханым Хәйретдинова язмышында исә бу менә болайрак эшләнгән.

Башта гаепсез-нисез әтисен репрессияләп сөргенгә сөрү. Аннан ил, партия сәясәтенә өлешчә булса да яраклашырга мәҗбүр белгечне Таҗикстанга җибәрү. Ә ялгышлар, тайпылулар бер-берсен җитәкләп йөртә, кеше язмышына, җанына бер-берләрен тартып кертә. Иленнән китү Раузаны теленнән дә читләштерә, урыс кешесе белән гаилә кора ул. Тик аның белән дә бергә- бергә матур гомер кичерергә язмаган икән аңа. Ә ничек язсын ди? Рәсәй сәясәтчеләре кулы белән Таҗикстан җиренә “Сугыш килә. Сугышлы Таҗикстанда инде бер кат югалткан ирен дә, бердәнбер баласын да җуеп, карт анасы белән туган туфрагына җылы эзләп кайтырга мәҗбүр була Рауза. Әллә туган Татарстаны аның өшегән җанына җылы салгандыр дисезме?

Качаклар өчен дә андый законнар бар. Тик Рауза ханым рәхим-шәфкать күрмәгән.
Хәзер Рауза ханым шәһәрләр төземи инде. Ә “законсыз төстә" (пропискасы юк) тулай торак почмагында карт анасы белән (аның да пенсиясен Татарстанга күчерә алмаган), кечкенә генә эш хакы исәбенә көн күрә. Эше Татарстан ятимнәренә, кимсетелгәннәренә хокукый яклау һәм шәфкать күрсәтүдән гыйбарәт. Шул хәлләрдән соң да ул үзендә башкаларга ярдәм кулы сузарлык көч тапкан.

Күрәсез, Рауза ханым кыйссасы бөтенләй башка. Тик акыл вә рух куасе белән күп галимнәрне дә сокландырган Рауза ханымның да инде киләчәгенә нокта куелган. Дөньядан киткәч, аны да беркем дә дәвам итмәячәк. Зур фаҗига бу! Ил тулган сәрхушләрдән туган гарип-гораба, тиле-милеләрнең үрчүе, таза рухлы, сәламәт акыллыларның шулар өчен йортлар, мәктәпләр төзүе, шуларны тәэмин итү өчен үз гаиләсе, уэ-үзенә шәхси вакыт та калдырмый бил бөгүе, яшәргә дип тә талпынган хатын-кыз, аналарның язмышларын шул гарип-гораба, акылдан мәхрүм затларны “яшәтергә” тиешсең, дигән мөһер белән газапка дучар ителүе фаҗига булмый ни булсын?

Дөресе ничек соң диярсез. Бу билгеле хакыйкать. Кайсы хатын-кызның мәхәббәт җимешләрен җиргә тудырасы килми? Кайсы гаиләнең зур, көчле буласы килми? Өстәвенә, без, татар хатын-кызлары, тарих алдында, башларын уз теле, уз дәүләте өчен салган каһарман ирләр, аларның рухы хакына да балалар тудырырга тиешле ләбаса! Хатын-кызның илгә, халкына тугрылыгы - асылы нәкъ шушы бит инде. Менә шушы үзаңны үтерер өчен дә күпме кабахәтлекләр эшләнгән һәм эшләнә. Аны цивилизация дип, феминизация, интернационализм, хәтта югары культурага ия булу дип тә “аңлатырга” тырышалар. Ул кармакка эләкмәгәннәр дә бар әле, шөкер. Безнең бурыч хатын-кызны үз асылына, табигатенә кайтару, шуңа көч кулланмый гына булышу.

Аһ, менә бит үз туган туфрагында чын мәхәббәттән тугыз бала карап тәрбияләп үстергән гаиләдә бар икән. Менә бу инде безнеңчә. Ни җитте кешеләр тугыз баланы тәрбияләп, барысын да башлы-күзле итеп мөстәкыйль тормыш юлына чыгара алмый. Аны бала тапкан да бала баккан гына белә. Наилә апа белән Гариф абый исә (исемнәр шартлы) тапканнар, бакканнар, үстергәннәр, оядан очырганнар. Тик төпчегенең генә туен үткәрә алмый дөньядан киткән әтиләре, һәм... язмыш соңгы уллары булып көлгән бу анадан. Әйе, көлгән, каһәрләгән.

Ахыр чиктә тугыз бала анасы, сиксәнне тутырган ана, төпчеге кулыннан җан биргән.
Димәк, мин иртәрәк шатланганмын?!

Әлегә бу эш судта каралмаган. Хәер, каралса да, шаһитләре юк икән. Чөнки ярдәм сорап кычкырган ана янына коралсыз килеш урындагы милиция дә керә алмаган. Башы тишек, кабыргалары сынган ананы район үзәгеннән килгән милиция генә исерек улы тоткыныннан коткарып, хастаханәгә озаткан. Наилә апаның соңгы сүзләре тасмага язып алынмаган. Тик аның җан тетрәткеч сүзләре барыбер миңа да килеп иреште. “Улым имансыз, ул күкрәк сөтен имезгән анасына гаурәтен имезде. Аны атсыннар!” — дигән ул.

Вәхшилек эшләгән бу улны әнисен җирләргә тоткыннан чыгаралар. Төпчек ана табуты янына килә. Ананың маңгаена кагыла. Әлбәттә, инде ана дәшми. Халыкта шундый йола бар. Әгәр исән чакта берәр якыны бәхиллеген алып кала алмаса, мәетнең маңгаена, ә аннан соң аяк очларына орынса, бу мәрхүмнең бәхиллеген алуы дип санала. Кайбер очракларда балалары, якыннары мәрхүмнең кемгә бәхиллеген бирмәсен алдан ук белә һәм андыйларны мәеткә кертмиләр. Наилә апаның “улымны атсыннар” дигән сүзе “мәетемә кермәсен", дигән сүз түгелмени?
"Улымны атсыннар” Шушы “васыять’не ишеткәннән бирле җаным туңган килеш йөри. Лена белән Рауза ханымның киләчәгенә нокта куелган дигән идем. Соңгы очракта ана үз киләчәгенә үзе “атарга” — дигән карар чыгарып, дөнья белән хушлашкан. Чынлап уйласаң, андый “киләчәк”нең кемгә кирәге бар инде? Аналарны киләчәкләренә атарга карар чыгарырга мәҗбүр иткән алшартлар хакында уйлыйм мин. Явызлыкның, вәхшилекнең чиге булмаса, яшәүгә чик куела лабаса!?
Болар сирәк очрый торган язмышлар диярсез бәлкем. Ихтимал. Әмма мин үзем, үз аналарын кыйнап, каһәрләп яшәүче, өйләреннән мәсхәрәләп хатынын, анасын куып чыгаручы исерекләр белән рәттән яшим, эшлим. Инде кияүгә чыкмаска катгый карар кылып 30, 40, 50, 60 ка җиткән хатын-кызлар да тирә-ягымда бихисап. Ә менә нормаль, табигый гаиләләр, алары чынлап та кими кебек миңа. “Уен” дәвам итә. Вөҗдансызларга бар да “нормаль” — Әфган, Хорват сугышы да, үз парламентына ату да. Чечен халкын кыру да, аналарны ана булу бәхетеннән мәхрүм итү дә, телсез калу да, илсез калу да.
Андыйлар киләчәк хакына берни дә эшли алмый. Такси йөртүче кыз Ленада шундый фикер әйтте: безнең гәүдәләребез генә автомобиль эчендә, җаннарыбыз күптән үз кыйбласын эзләп киткән.
Бәлки, төпчеге кулыннан җан биргән ананың карары дөрестер. Ул җансыз гәүдәләрне атмыйча явызлыктан туктатып булмыйдыр?
Юк, юк! Дөнья безнеңчә түгел. Безнең мантыйкка буйсынмый ул. Ә безнең мантыйк хатын-кыз мантыйгы дип атала. Ә ул исә бары мәхәббәт яклы. Дөньяны фәкать мәхәббәт тотып тора, яшәешне ул гына дәвам итә. Димәк, дөнья безнеңчә булса гына барачак!
Эх, алма карлар явып торган бәйрәм кичәсеннән башлаган идем бит әле сүземне. Әнә алар шул кичне дәвам иткәндәй әйләнә-тулгана һаман төшәләр дә төшәләр. Дөнья агара бара. Тик минем җанымда гына шом. Әгәр кешелек мантыйгы мәхәббәткә буйсынмаса, бу алма карлар җиргә, кешелеккә кәфенлек тукымасын тукымаслармы соң?
Әй, карларым. Ходай ябалаклары, сез алдавыч битлек булып ятмасагыз иде җиргә. Чын аклыкка, үземнең җирдәге хаклыгыма инанасым килә ич минем!

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу хикәяне укыгач йорәк тетрәнеп куйды. Нинди кабәхат дөньда яшибез икән без...Без карт әбиемнең (1886 елгы иде), дәү-әниемнең (1911 елгы иде), әниемнең (1936 елгы) үзләренең тормышларыннан зарланганын ишетмәдек. Ачлыкны да , ятимлекне дә , сугышны да күргән бит алар... Бер телем ипине дә бишкә бүлеп ашаган алар. Кая барабыз без, алда безне ниләр көтә икән? Бик куркыныч.....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кызлар, язма исеме итеп шакшы жирен алып куймагыз инде, еш кабатлана башлады бу сезнең, сез бит əдəп-əхлакны сакларга тиешле хатын- кыз журналы

      Хәзер укыйлар