Логотип
Күңелеңә җыйма

Улым өйләнде дә, мине онытты

Башта ук әйтеп куям: мине, зинһар, дөрес аңлагыз – зарланып язуым түгел бу.

Башта ук әйтеп куям: мине, зинһар, дөрес аңлагыз – зарланып язуым түгел бу. Күңелемне бушатырга теләвем генә. Барысын да эчтә җыеп тору шундый авыр, кемгәдер сөйләсәм азрак җиңеләеп калырмын кебек. Дус кызларга да ачылып булыр иде дә, нигәдер күңелем тартмый. Аңламаслар дип куркам бугай. Шунда ук улымны гаепли башлаячаклар, ә мин моны теләмим. 
Мин улымны ялгыз гына үстердем. Әтисен ул хәтерләми диярлек – бик иртә аерылыштык. Теле бик яман иде. Анысына түзгән булыр идем әле – кулы белән уйнады. Эчкән килеш хатынына суккан ирләрне беләм: аларны аракы аркасында, зәмзәм суы белән бергә акылын да эчкәнгә дип беркадәр аклап була. Әмма элеккеге ирем миңа аек килеш тә кул күтәрә иде. Явыз дип әйтәләр андыйлар турында, ул да шундый булып чыкты. Очрашып йөргәндә андый гадәте бер дә сизелмәде шул. Әни бу хакта белүгә: «Исән чакта китеп котыл, аерыл, кызым. Гомерлеккә гарип итеп калдыра күрмәсен», – диде. Мин аның сүзен тыңладым. Дөресрәге, бу карарга инде үзем килгән идем, әнинең киңәше тагын бер этәргеч кенә булды. 
Шуннан соң бөтенләй ир-ат ягына борылып та карамадым дисәм... Булды инде, булгалады... Соңгы танышкан кешем белән шактый якынайган идек, бергә булу  турында, киләчәк планнар турында сөйләшә башладык. Улыма бу чакта инде 19 яшь иде. «Озакламый балам янымнан китә, өйләнә, бөтенләй берүзем калачакмын» – дип уйладым. Мин аны беркайчан да гомергә үземә бәйләп куярга җыенмадым. 
Кияүгә чыгарга җыенган кешем белән улымны да таныштырдым. Алар әйбәт кенә аралаштылар, бер-берсен якын да иттеләр шикелле. Әмма улым безнең ниятләрнең җитдирәк икәнен белүгә кырт кисте: «Җүләрләнмә инде, әни! Картаеп беткәч, нәрсәгә кирәк ул сиңа?!» – диде. Мин бит әле әби түгел, дигәнемне ишетергә дә теләмәде. 
Улымнан узып бу адымга бармадым инде. Очрашып йөргән кешем бик үпкәләде. Бер елдан соң очраклы гына күрдем мин аны: икәү иделәр, өйләнгәндер дип уйладым.  Ярый әле ул мине күрмәде, күзләремдәге сагышны, сагынуны, үкенүне сизми калмас иде. 
Улым да ике ел элек өйләнде. Киленнең үзенең аерым фатиры бар – беренче көннән үк шунда чыгып киттеләр. Мин, билгеле, башкача күз алдына китергән идем: бергә яшәрбез, оныкларымны үстерешермен дип. Әмма яшьләрнең аерым яшәргә теләүләрен дә бик аңлыйм, шуңа күрә бер сүз дә әйтмәдем. 
Мин, гомумән, аларны борчымаска тырыштым. Баштан ук. Хәлләрен бик беләсем килсә дә, улыма өч көнгә бер генә шалтыраттым. Әмма килен монысын да «бик еш» дип тапты. «Нигә бертуктамый аңа шалтыратып торасыз? Аның хәзер үз гаиләсе бар», – диде миңа. 
«Аның хәзер үз гаиләсе барын» телефоннан гел исемә төшереп тора ул. Көзен базардан бәрәңге алып кайтып бирергә сорагач та әйтте ул аны миңа, авылга машина белән бер алып кайтып килә алмассыңмы, дигәч тә. Инде күптән бер ярдәм сорамас булдым. Мин нидер сорасам, улыма авырга киләсен аңладым инде. Болай да «маменькин сынок», дип җанына тия бугай – монысын уртак танышлардан ишеттем. Хәтта берәр таба ашы пешереп аларны чәйгә чакыруым да ошамый – планнарын бозам икән... Хәер, киленем шушы ике ел эчендә миңа 4 тапкыр килдеме икән? 
Иң авыры – улым да хатыны ягына авыша бара. Әни кеше бит, сизәм... Шалтыратулар, хәл белешүләр кимегәннән-кими. Хатыны янында сөйләшәсе килмәсә, эштән дә шалтырата ала бит югыйсә. 
Кайда ялгыштым икән дип гел уйланам соңгы вакыт. Тормышымдагы иң зур шатлыгым улым иде бит, бөтен гомеремне аңа багышладым. Олыгайган көнемдә таянычым булыр дип өметләндем. Ә мине исән килеш үк оныттылар... 
Мин, әлбәттә, яшәргә тырышам. Әле, шөкер, эшләп йөрим. Аралашырга дус кызларым да бар. Пандемия башланганчы бергәләп ял итәргә дә баргаладык. Китаплар күп укыйм. Гөлләр үстерергә яратам. Әмма күңел барыбер тыныч түгел... 
Кайчак киленем турында: «Үзенең дә ир баласы тусын иде. Бервакыт үзе дә минем хәлдә калсын иде», – дип уйлыйм. Аннан бу уйларымны тизрәк куарга тырышам, рәнҗеш булмасын тагын, дим. Бәлки, яшьлеге белән шулай кыланадыр, бәлки, әле араларыбыз якынаер дип өметләнәм. Улым сайлаган кеше миңа килен түгел, кызым булыр дип көткән идем бит. 
Башкаларга карыйм да, кайчак көнләшеп тә куям: шундый матур итеп гөрләшеп яшиләр. Безнеке нигә алай түгел, һаман шуны аңламыйм. 
Сания (исемемне үзгәртеп язам), Казан.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Укый башлаганчы, кендек бавын өзә белергә кирәк, дип уйлаган идем. Ләкин монда эшләр башкача икән. Ул кыз нинди гаиләдә ускән? Әти-әни, әби-бабай бер - берсен хөрмәт итеп яшәгән гаиләдә тугелдер. Ничек инде, уз гаиләсе? Өҗмах - әниләрнең аяк астында бит! Минем әнинең энесе яшь вакытта Курше зур авылдагы кызны бик яратып йөргән иде. Әниең белән тормыйм, дигәч, аңа өйләнмәде. Шул авылдагы икенче кызны алып кайтты. Шул авылда йорт салып чыкты, әни кучсә генә кучәбез, диде. Ике балалары усте, зур урыннарда эшлиләр. Дәу әни устереште балаларын. Аның хәер-фатихасын алып калдылар. Тәрбиядән дияр идең, безнең дәу әни дә утә дә йомшак иде. Таләпчән дә тугел иде

    • аватар Без имени

      0

      0

      Белмим инде, Ир бала барбер икенче торле инде. Минем кызым да улым да бар. Икесенэ Бер торле тэрбия бирергэ тырыштык. Эммэ барбер кыз бала эти энигэ якынрак. Аннары киленнэренэ дэ бик куп нэрсэ тора . Минем киленем безгэ Бер кем дэ дими. Апасы кайнанасына Элфия апа ди. Аналарын ойрэтмэгэн инде. Бер мэртэбэ дэ шалтыратып хэлне белгэненне юк. Кучтэнэчлэр тояп жибэргэч( машина багажнигын тутырып) смс яздым Бер суз белэн рэхмэт. Улым эшкэ барганда кайтканда шалтырата. Ике конгэ Бер хэлемне белэ. Киленнен андый булганын аптырамыйм инде. Ярый эле кызым бар Дим.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бу хикэяне укып, бик тэ нэфрэтлэндем, бу килен булган кеше, анламый микэнли, жир шарынын тугэрэк икэнен! Бу апа каргамаса да, рэнжи бит! Узенэ дэ шундый килен туры килсэ, анлар!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Йортка кергән ир хатын сүзеннән уза алмый инде. Анда хатын - баш, хатын - муен. Диктаторша. Шулай да үзен ялгызы үстергән әнисен онытуы яхшы түгел инде.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Аллам сакласын,гыйбрэтлэр куп хэзер.

            Хәзер укыйлар