Логотип
Күңелеңә җыйма

Улыбыз өч балалы хатын алган...

Минем улым бик бәхетле, тулы гаиләдә үсте. Ул бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәсен дип, әтисе белән көнне-төнгә ялгап эшләдек, аны аякка бастыру өчен бар көчебезне куйдык. Улыбызны үстергәндә иремә дә, миңа да шактый күп авырлыклар күрергә туры килде. Шуңа күрә икенче бала алып кайту турында уйлап та карамадык

Минем улым бик бәхетле, тулы гаиләдә үсте. Ул бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәсен дип, әтисе белән көнне-төнгә ялгап эшләдек, аны аякка бастыру өчен бар көчебезне куйдык. Улыбызны үстергәндә иремә дә, миңа да шактый күп авырлыклар күрергә туры килде. Шуңа күрә икенче бала алып кайту турында уйлап та карамадык. Улыбыз якты өметебез булды. Гаиләдәге бер бала эгоист булып үсә, диләр. Аллага шөкер, бу сүз безгә кагылмады. Улыбыз кайгыртучан, ярдәмчел, бик игелекле бала булып үсте. Тормышка үзенең карашы, төбәгән максатлары бар иде. Дөнья хәлен белеп булмый дип, улыбыз дүртенче курста укыганда аңа бер бүлмәле фатир алып куйдык. Укуны тәмамлагач, улым үзе сайлаган һөнәр буенча бик яхшы эшкә урнашты. Үзе игелекле булгангадыр инде, юллары гел ачылып, уңыш елмаеп торды балабызга. Әтисе белән без дә гел шатланып, улыбызның куанычлары белән яшәдек.  
Эшли башлагач, улым үзенең фатирына күчеп яши башлады. Әмма соңгы вакытта без аның нидер әйтмәвен, яшереп йөрүен сизендек. Сирәгрәк шалтырата, безгә килеп йөрүләре дә кимеде. Үзе, сорагач, бар да әйбәт дип ышандырырга тырыша.
Күптән түгел генә улым Алинә исемле бер кыз белән очрашып йөрүе, аннан аның фатирына күчеп яши башлавы турында сөйләде. Әтисе белән бернидән дә шикләнмәдек, яшьләрнең яшьләрчәдер инде дип, үз-үзебезне тынычландырдык. Берникадәр вакыттан соң аның безне Алинә белән таныштыруын сорадык. Башка дус кызлары белән ул безне үзе таныштыра торган иде. Әле кинога, әле кунакка барганда гел безгә кереп чыгарга җай таба иде улым. Ә монда таныштыруны, ничектер, һаман сузып йөри, төрле сәбәпләр таба...
Уйладык-уйладык та, боларга үзебез кунакка барырга булдык. Күчтәнәчләр, төрле тәм-том алдык та кунакка киттек. Ишекне улым ачты. Аннары ягымлы гына бер яшь хатын күренде, ә аннары өч бала...
– Таныш булыгыз, бу сезнең дәү әни белән дәү әтиегез, – диде балаларга улым. Без ни әйтергә дә белмичә балаларга алып килгән күчтәнәчләребезне суздык. Бергәләп чәй эчәргә аш бүлмәсенә уздык. Балалар бик тәртипле, тәрбияле кебек күренделәр. Әмма бит алар безнеке түгел!


Мин машинага чыгып утырганчы гына түздем дә, аннары кычкырып елап җибәрдем. Минем улым мондый тормышка лаек түгел иде бит! Үзе дә аңламыйча иңенә нихәтле йөк алган! Шуның өчен үстердеммени мин аны, йә, әйтегез, зинһар! Арагызда уллары күп балалы хатынга өйләнгән әниләр бармы? Бу ситуацияне ничек дөрес итеп кабул итәргә, йә?! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иң мөхиме,улыгыз исэн!сау,сэлэмэт! Калганын вакыт үзе күрсэтер,балалар үсэ дэ тарала,бэхетле булсыннар.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Суздэ юк, ни диеп эйтергэ.Бер туганыбыз, балалы хатын алды.Аннан уртак ике бала туды.Шул баланы оныкларны санаганда, исэпкэ кертмим икэн бит мин.Анлап торам да бит, ул бала ни причем, ну чит инде барыбер.Э бу очракта, 3 чит бала.Белэм кыз инэ атасы белэн, малай инэ атасы торле фикердэ булачак.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Э балаларнын ни гаеплэре бар

        • аватар Без имени

          0

          0

          Минеке дә балалы алды, үзе марҗа, яшкә олы. Эндәшмибез, түзәбез. Ул бит барыбер безнеке түгел

          • аватар Без имени

            0

            0

            Оч куп шул, бер булса ярар дисен, бу хатын сезнен малага бала таба мы, тапса ничэнче бала була, авыр хэл, малаегыз башына акыл кереп кире уйламасмы

            Хәзер укыйлар