Логотип
Күңелеңә җыйма

​Ул мине көтәдер...

«Сиңа әйтәм. Исәнме син...» – диде әби, тавыш-тын чыгармый яткан бабай янына килеп, һәм имәнеп китте. 

Яшьләре сиксәннән узган карт белән карчык тормыштан канәгать иде, чөнки аларга күп тә кирәк түгел иде. Үзләре белән бергә картайган шушы өйне салып кергәндә аларга нибары 21 яшь иде. Икесе дә тырыш, эшчән, булсын дип көн күргән ир белән хатын кешедән ким дә, артык та яшәмәде. Булганына риза кешегә Ходай үзе бирә, диләр. Ире Касыйм: «Миңа малай кирәк!» – дип йөри торгач, Фатыймасы аңа ике кыз алып кайтты. Өйдә сугыш-талаш та, хәер, ярату да булмады. Кайвакыт хатын ничек чыктым мин моңа кияүгә, дип үз-үзенә хәйран калып торса да, аның белән тыныч иде, терәк иде ул аңа. Әйе, ире аңа беркайчан да «яратам» дип әйтмәде. Ул аннан беркайчан да назлы сүзләр ишетмәде. Аның каравы, йөрәк өзгеч ямьсез сүзләр дә әйтмәде, бер генә мәртәбә дә кул күтәрмәде. Хатын шунысына да рәхмәтле иде. 

Гомер балалар үстереп, көн-төн эштә булып узды да китте. Җиң сызганып эшләсәләр дә, байлык туплый алмадылар. «Эшләп кем баеган?» – дип кабатлый торган иде ире. «Үзебезнеке үзебезгә җиткән, – дип тынычландыра аны карчыгы. – Нәрсәгә сиңа байлык. Башың исән булсын». 

Балалар үсеп җитеп, кайсы кая таралышты. Киттеләр дә оныттылар дигән сүз түгел иде бу. Карчыкның: «Бала рәхәтен күрергә насыйп булсын», дип теләгәннәре тормышка ашты. Кызлары үз тормышлары белән яши башлагач та, инде «тирән картлык»ка аяк баскан әти белән әнисен ялгыз калдырмады. Карчыкның иң зур байлыгы, иң зур бәхете кызлары иде. 

Һәм «бабае». Ул аңа күңелендә булган бөтен җылысын салып шулай дип дәшә иде. Хатын аны гомер буе баладай карады. Ни әйтсә, шуны эшләде. Ир сүзеннән чыгу юк иде. Бәлкем шуңадыр да – хатын үз урынын белгәнгә өйдә тавыш булмагандыр. Фатыйма карчык кызларын да шуңа өйрәтте: «Ирегезгә каршы сүз әйтмәгез. Гаиләдә ир – баш, хатын – муен. Карагыз аны, чәчрәп чыгасы булмагыз...» Гел кияү яклы булган әниләренә кызлар өйдәге хәлләр турында сөйләмиләр, ачасы серләрен дә яшереп саклыйлар иде.  

Соңгы вакытларда карты әллә нишләде. Иртән торып авыл урамнарын әйләнеп кайту гадәтен алган бабай, урыныннан тормас булды. «Авыртам», – дип зарланмады. Ләкин караватыннан кузгалырга да ашыкмады. «Ята да ята, – дип зарланды карчык кызларына. – Врач чакыртырга да кушмый. Бер җирем дә борчымый», – ди. Карчык аптыраган иде. Моның картлык галәмәте булуын, ул көннең кайчан да бер киләсен әби башына да китереп карамый иде. Ничек инде аны калдырып китсен ул? Ул бит аннан башка – ялгызы гына яши алмый. Әнә ул ишегалдында... лапаска кереп-чыгып нидер эшләгәндәй йөренә, юк кына нәрсә өчен дә Фатыймасын шелтәләп ала, урамнан узучыларга үгет-нәсыйхәт биреп кала... Бергә озын гомер кичкән кешеләр, бер-берсеннән башка яши алмыйлар. Сагыну-юксынуга түзә алмыйдыр алар. Икең бер җан булып яшәгәнгә шулай буладыр ул!  

...Фатыйма карчык ул көнне дә гадәттәгечә таң беленүгә уянды. Карты йоклаган караватка күз генә төшереп алды да, намазына басты. Йоклый, йокласын, исән генә була күрсен... Намаздан соң бабай йоклаган карават янына килде. Гадәттәгечә: «Сиңа әйтәм... син исәнме?» – дип, картының башыннан ук бөркәнеп яткан юрганын ачып җибәрде. Һәм имәнеп китте. Ул аның хәрәкәтсез калган йөзенә бакты. «Тәки мине калдырып киттеңме?» – диде карчык җан ачысы белән. – Нигә мине көтмәдең? Ник ашыктың?» 

Әтиләрен җирләгәннән соң, кызлары Фатыйма карчыкны чиратлашып үзләрендә карады. Ике көннең берендә: «Әтиегез мине көтәдер, миңа китәргә кирәк», – дип өзгәләнгән карчык, нәкъ ике ай дигәндә, үзе дә сөекле карты артыннан мәңгелеккә күченде. 


        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт аңлатмаларыгыз өчен

    Хәзер укыйлар