Логотип
Күңелеңә җыйма

Укучы хаты

Исәнмесез!
Монда әллә нинди гыйшыйк тарихлары сөйлиләр… Ә мин ир-атлар белән очраша алмыйм!.. Поклонникларым күп, әмма мин берсенә дә  гашыйк була алмыйм. Мин ярыйсы гына чибәр, зифа буйлы, матур киенәм… Хатын-кызларны ошатам дип уйлыйсызмы?  Юк! 
Миңа 22 яшь тулды, ә миңа һаман беркем дә ошамый!!! Юк, җенси мөнәсәбәтләрем булды, сер итеп тотмыйм анысын, әмма ул мөнәсәбәтләрне дә тиз туктаттым… 
Гашыйк буласым килә! Якынлык кылсам, егеткә гашыйк булырмын дигән өметтә берничә мәртәбә хаталар да ясадым инде: иртә белән янәшәмдә яткан иргә карап чирканам, нишләп йокладым дип, битәрләнәм. Әмма эш узган була. 
Барлык дус кызларым йә кияүдә, йә егетләр белән очраша, кызык-кызык тормышлары турында сөйли, фотолар күрсәтә, ә мин япа-ялгыз. 
Шулай япа-ялгызым калырмын инде мин?!

18 яшемдә бер егеткә гашыйк булган идем мин… Ә ул миңа борылып та карамады. Юк, башта без аның белән яттык, ә аннары ул миңа шалтыратмады да, мин шалтыраткач, җавап бирмәде. Бик авыр иде миңа ул чакта. Йөрәгем ярылды, үләчәгем шул дип уйлаган идем ул чакта…
Әле мин психолог булырга телим. Үз-үземә ярдәм итә алмаган башым белән психолог булам, ди…
Әллә мине ошатып йөргән берсе белән язмышымны бәйләргә дә, юләрләнеп йөрмәскә?..

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сенлем,22 яшь кенэ бит сезгэ.Кайчан гашыйк буласынны белеп булмый. Нэрсэгэ язмышны "берэрсе" белэн бэйлэргэ яратмаган килеш, тормэ була ул сезнен очен. Катлауландырмагыз. 22 яшьтэ рэхэлэнеп узегез телэгэнчэ яшэгез. Укыгыз,сэяхэт итегез, хобби табыгыз. Узегезне яратыгыз,кадерлэгез.Сез кемнедер яратырга тиеш дип кабул итмэгез. Мэхэббэт килсэ,аннан котылып булмый.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кызый, болай теләсә кем белән йөрсәң, тәмам юлдан язасың бит. Син егетләргә доступная, шуңа үзең яраткан егет сине шундук ташлаган. Кызлар горур булырга тиеш. Синең инде хәзер үз теләгәнеңә кияүгә чыгуың икеле. Аннары, мондый кызларны ирләре барыбер бер килеп битәрли, нинди әйбәт булсалар да.

      • аватар Без имени

        0

        0

        пешмэгэн чиянен, тэме юк

        • аватар Без имени

          0

          0

          Урыслар эйтмешли замуж невтерпеж что ли а? Ай аллам вот тапкан проблема бу....

          • аватар Без имени

            0

            0

            Башта ук "яткач" кайсы егет сина серьезно карасын. И ходаем,улларыма шушындый дивана кызлар очрамасын

            Хәзер укыйлар