Логотип
Күңелеңә җыйма

Укучы хаты

 Җәйнең матурлыгын күрербез, балык каптырырбыз дип, дустым Азат белән кичтән Мәртен авылына кайттык та, яр буенда гына кунып, таңнан кармакларыбызны суга салдык. 

Шунда таңның серле өрфиясен тибрәндереп, моңлы җыр ишетелде. Азат белән бер-беребезгә караштык. Таң алдыннан су буенда  кем җырлап йөрер? Тик моң иясен күпме генә күрергә тырышсак та, күреп булмады. Шактый еллар узса да, бу иртәне, бу тавышны оныта алмадым. Аны әллә нинди тавышлар арасыннан да танып алырмын кебек иде. 

Һәм ничә еллардан соң кабат очраттым бу моң иясен. Үзебезнең үзешчәннәр концертына килгән идем. Кинәт... күңелемдә йөрткән тавыш яңгырады. «Кыр казлары артыннан», «Олы юлның тузаны» җырларын җырлаган бу ханым Мәртен авылында туып-үскән Рәкибә Гатауллина булып чыкты. 

Рәкибә апа – сугыш чоры баласы. Сугыш башланганда аңа биш кенә яшь була әле. Әтисе Колшәрипне 1941 елда сугышка озаткан көнне бик ачык хәтерли ул. Алар өч бала, әниләре дүртенчегә авырлы. Әтиләренең башта  Сослангердан берничә хаты килә әле, ә фронттан «хәбәрсез югалды» дигән кәгазь генә килеп төшә. Хәер, үзе сөйләгәннәрне тыңлыйк әле.   

«Үлгән хәбәре килсә дә, без бик озак көттек әтине. Әни бик күп күз яшьләре түкте. Ләкин түгәсе яшьләр алда булган әле  безнең. 1949 елда район үзәгенә менгән җирдән әнием Факияне кулга алдылар. Ул вакытта шулай бит, берәрсенең үч аласы булса, жалоба гына язалар иде. Әнине сигез елга утыртып куйдылар. Ни өчен икәнен үзе дә, без дә белмәдек. Өйдә өчебез утырып калдык. Ярый әле әни урынына апа булды. Мичкә ягу өчен, фермадан сыер астына салган саламны урлап алып төшә идек. Өйгә төтен, тирес исе тулса да, җылынгач, күңел күтәрелеп китә. Алай да ашарга юклык бик читен. Ярый әле күршеләребез әйбәт булды. Әнине кулга алуга ук, тегү машинабызны үзләренә алып чыгып, яшереп куя белделәр. Машина турында беркемгә дә әйтмәгез, дип, безне дә кисәтеп куйдылар. Берничә тәлинкә белән иске бишмәттән гайре алып чыгардай әйберебез дә юк иде. Ел ярым утыргач, сеңлем кечкенә булганга, әнине амнистия белән азат иттеләр. И ул вакытта шатланганнарыбыз!   

Авыл яшьләре ул чакта да бәйрәм саен концерт куярлар иде. Мин матур җырлагач, урыным гел сәхнәдә булды. Әти дә матур җырлаган безнең. Аны икенче Рәшит Ваһапов дип йөрткәннәр. 

Җиде класс белем алдым. Район үзәгеннән Нигъмәтулла исемле бер чибәр генә егет килеп укытып йөрде. Шул елларда Мамадыш районының Кыерлы авылыннан бер хат килеп төште. Әти белән сугышта бергә йөргән, аны үз куллары белән җир куенына иңдергән бер абый (исемен хәтерләмим) язган иде аны. Әни шуннан соң гына әтине көтүдән туктады. 

Кыз бала булсам да, кул пычкысы белән урман да кистем, Нырты күперенә субай да кактым, Туктарда кирпеч заводында да эшләдем, Мәскәү астында торф та чыгардым. Ул вакытта авыл кешесенә паспорт бирмиләр иде бит. Миңа исә җырлавым ярады, Казанга концерт белән барасы булгач, паспорт язып бирделәр. Район үзәгенә ипи кибетенә эшкә урнаштым. Ипине исемлек буенча, кеше башына 500 грамм гына сатарга ярый. Үзем ипи сатам, ә үземә талон бирмиләр, чөнки авылда исәптә торам бит. Иң үзәкне өзгәне: ипи сатканда авыл кешеләренең читтән тилмереп карап торулары. «Эх, кайчан аларга да ипи сата алырмын да, аларның бу үзәк өзгеч карашларыннан котылырмын», – дип тели идем. 

Мине шул елны ук урлап алып киттеләр. Кем дисезме? Үзебезне укытып йөргән теге Нигъмәтулла! Бәләкәй генә дүртпочмаклы өйгә унынчы кеше булып килдем. Кысынкы булса да, уныбыз да сыйдык. Менә мин шунда тойдым инде «әти» дип әйтүнең, ирле йортта яшәүнең рәхәтлекләрен. Туры сүзле, тырыш, гадел, сугышта бер аягын калдырып кайткан кайнатама «әти» дип 11 ел әйтә алдым. Ләкин бәхетле тормыш озакка бармады, утынга дип киткән җирдән машиналары капланып, ике аягын да бот төбеннән сындырды. Аяклары озак төзәлә алмыйча, бик интекте. Инде болары да артта калды, дисәк, базга бәрәңге алырга төшкән җирдән, ис тиеп егылды. Җитмәсә, өйдә берүзем, берничек тә чыгара алмыйм. Ярый кешеләр булышты, азга гына тоткарлансак та, коткарып калып булмый иде. Шушы хәлдән соң ике күзе дә сукырайды. Алай да операцияләр ясап, якты дөньяга кайтара алдылар. 

Күп еллар тегү артелендә тегүче булып эшләп, пенсиягә чыктым. «Татарстанның атказанган көнкүреш хезмәте хезмәткәре», «Хезмәт ветераны» исменәренә лаек булдым. Ә безнең әниләргә боларның берсен дә күрергә  насыйп булмады»... 

Менә шундый чын хикәя сөйләде Рәкибә апа.  Аның үзәк өзгеч моңының сәбәбен аңладым мин. 

Муса АБДУЛЛИН. 

Саба районы, Байлар Сабасы.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    беркемнен дэ кунеле буш тугел. торле хэллэр була. Тик мин бер нэрсэнегенэ анлый алмыйм, ничек кыз баланы узе телэмэгэн килеш урлый алалар? Безнен Актаныш ягында мондый кыргыйлык булмаган, юк та аллага шокер. Кыз бала курчак тугел бит КЕШЕ! аын да соеп-соелеп яшисе килэ!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ул вакытта нинди сөю-сөелү, бүгенге күзлектән карамагыз инде, ул чорда ашау да тансык

      Хәзер укыйлар