Логотип
Күңелеңә җыйма

Тыныч йокла, әнием

—Үз-үземне белә башлаганнан бирле мин әниемне югалтудан куркып яшәдем. Аңарга күңелемнән гел исән­лек-саулык, озын гомер тели идем. Әмма язмыштан узмыш юк икән. Күзләрен мәңгелеккә йомганда әниемә нибары алт­мыш биш яшь иде. Аңардан соң яшәгән соңгы унбер елымның бер генә көнен әни­емне искә алмыйча уздыр­дыммы икән?! Мин аны гел исән көе күз алдыма китерәм, аның белән киңәшәм, аңа ба­гышлап шигырьләр язам, юл­да очраган ак яулыклы әбиләрдән аның чалымнарын эз­лим. Өзелеп-өзелеп сагынам әниемне!
Әтиебез үлгәндә әниемә утыз дүрт яшь була. Аның ку­лында өч бала һәм әбиебез (әтинең әнисе) кала. Олы абыйга бу вакытта — сигез, уртанчыбызга — биш, ә миңа ике яшь була. Безне күк­рәгенә кысып, кайнар яшь­ләрен аз түкмәгәндер әни. Бу олы хәсрәтен эш белән һәм... җыр белән басты ул. Әнием терлек-туар арасында да, кырда, басуда да, өйдә дә үзалдына гел моңланып, нин­дидер сагышлы көйләр көй­ләп йөри иде.
Сугыш вакытында ундүрт яшеннән хезмәт юлын башла­ган әнием эшне ирләр кебек батырып эшләде. Урман да кисте, колхоз эшен дә кал­дырмады, арба да тартты, ал­ты почмаклы йорт та җиткер­де. Әле дә хәтеремдә, бер­сендә яз көне сука башына кеше таба алмадык. Әни, сука башына басып, бөтен бакчаны сукалап чыкты. Соңыннан, эш беткәч, бакча читенә утырып, күз яшьләрен безгә күрсәт­мәскә тырышып, елады ул. Арыганнан гына түгел, әл­бәттә...
Колхоз эшеннән төшке ял­га кайткан арада да арба тар­тып кырга үлән җыярга чыгып китә иде ул. Бервакыт шулай кукуруз арасыннан чүп үләне җыйганда, бригадир килеп чыга да әнинең кул арбасы ның бер көпчәген салдырып китә. Нишләсен, әни дә күп уйлап тормый, бакча артын­нан гына бригадирның өенә төшә дә, ишегалларына кереп, кул арбаларының көпчәген салдырып ала һәм җый­ган үләнен барыбер өйгә алып кайта. Шулайлар итеп азапланмаса, сыерын ничек асра­сын соң ул?! “Соңыннан бригадир да бер сүз кузгатмады, мин дә, — дип көлеп искә ала иде әни. — Көпчәкләрне ал­маштык шулай”.
Намаз укымаса да, гомер буе Аллаһы Тәгаләнең барлы­гына, берлегенә ышанып яшәде әни. Кичләрен белгән догаларын укый-укый безгә бәхет сорар иде. Ә уразасын ул беркайчан да — борчак чапканда да, чөгендер алган­да да калдырмады. Берсендә, бездән егерме чакрымдагы Коланга станциясенә чөген­дер тапшырырга барганда, юлда, янында башка нәрсә булмагач, әрем белән авыз ачкан...
Иртә китәсен белгәндәй, назын, мәхәббәтен, йөрәк җылысын безгә кызганмыйча бирде ул. Җил-яңгыр тидерми безне саклап үстерсә дә, үзен генә саклый алмады әни... Аны җирләгәч, кәгазьләре арасыннан өчебезгә багыш­лап язган өч дәфтәр таптык. Дәфтәр тулы догалар! “Мин үлгәч, сагынсагыз шушы дога­ларны укыгыз, — дип язган әни, — еламагыз, һәркемнең үләсе бар. Ходай Тәгалә иманнан аермасын”. Кабергә кереп яткач та, һаман безне уйлаган, безне юатырга теләгән әни.
Мин кияүгә күрше авылга чыктым. Әниемнең туган көнендә һәр елны үзебезгә, Кече Кайбычка барам. Кабер өстендәге чәчәк таҗларында безнең күз яше кебек чык тамчылары ялтырый. Ә яфраклар исә әкрен генә искән җилдә әниемнең өзелеп калган җыр­ларын көйлиләр төсле. Мин күңелемнән кабат иң якын ке­шемә эндәшәм:

Тыныч йокла, әнием минем,
Нурлы булсын каберең.
Йөрәгемнең уртасында
Син булырсың, бәгърем.

Фәридә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эти-энисе, ин якын туганнары исэн- сау кешелэр- ин бэхетлелэр. Шуна курэ кадерлэрен белегез аларнын, hэрвакыт ярдэм итегез! Аннан сон укенечкэ калмасын!

    Хәзер укыйлар