Тумаган бала өчен елау кылану буламы?

Киңәш соравым да түгел бугай, күбрәк күңелемне бушатасым килгәнгә язам. Әмма төпле киңәшләр бирә алсагыз барыбер бик рәхмәтле булыр идем.
Мин бер ел элек баламны югалттым. Тумаган да баламны... Кемдер хәзер: «Бигрәк зур икән кайгың! Бала тагын була бит ул, берне түгел, әллә ничәне табарсың әле», – диячәк инде. Шушы бер ел эчендә мин мондый «юату»ларны беләсезме күпме ишеттем?! Шуңа күңелемдәгесен сөйлисем килә дә.
Күпләр нигәдер тумаган баланы югалтуны хәсрәткә дә санамый. Кулга алмаган булгач, аны бөтенләй юк дип уйлыйлар. Ә юк бала өчен нигә еларга, нигә ел буе елмаймаска дип аптырыйлар. Ышанасызмы, хәтта үземә дә бу хакта турыдан-туры әйтүчеләр күпме булды? Ә туганнар, әти-әниләр аша ишеттерүчеләр? Аларының санын да белмим. Иң үзәккә үткәне – хәтта хатын-кызларның да күбесе шулай уйлый. Әллә безнең халык үз башыннан кичмәсә, бернәрсәне дә аңламый инде.
Ничек ул баланы минем тормышымда булмады, ул юк дип уйлый алыйм инде мин?! Җиде айга кадәр диярлек күтәрдем, аның белән яшәдем, көн саен диярлек сөйләштем. Аның кыз бала булачагын да белә идем. Исем дә сайладым. Әллә никадәр кием-салым да алып куйган идем инде. Коляскасына кадәр бар иде.
Ә беркөнне ул кинәт типми башлады... Шунда ук врачка йөгердем, билгеле. Тик ул шул көнне үк миңа диагноз куя алмады, УЗИга җибәрде. Тагын ике көн узды. Күз алдына китерәсезме – инде җаны булмаган баланы күкрәк астымда йөрткәнмен...
Шундый өметләнеп көткән идем УЗИ нәтиҗәсен, үзем гаепледер, балам берәр сәбәп аркасында әкренрәк селкенәдер, шуңа сизмимдер дип. «Инде ике көн элек үк үлгән булган», – диделәр.
Ә аннан мең газап белән мин аны таптым. Башкалар баладан котылгач сөенә, ә мин еладым да еладым. «Тапкач карый күрмә балаңа», – дигәннәр иде. Карадым шул. Ничек карамыйм инде – мин аны беренче һәм соңгы тапкыр күрәм бит... Хәзер менә һаман күз алдымда тора. Кайчак: «Юкка карадым бугай», – дип үкенәм дә.
Роддомнан чыгу тагын бер хәсрәт булды. Башкаларны матур итеп каршы алалар, кулларына бала тоттыралар. Ә мин берүзем чыктым. Пакетларымны гына тотып. Әти моргтан баланы алган иде инде.
Бу көннәрдә иң авыры – баланың әтисе янымда булмавы да булды. Мондый хәсрәтне икәү күтәрсәк, җиңелрәк булган булыр иде, мөгаен. Хәтта шушы хәбәрне ишеткәч тә яныма килмәде, шалтыратмады. Күмәргә зиратка да бармады. Соңыннан кабере янына килдеме, юкмы, белмим. Мин ел буе зиратка бик еш йөрдем, атна саен диярлек – аны бер тапкыр да очратмадым.
«Елама, җитәр», – дигән сүзләрне ишеткәндә, бөтен дөньяга ачуым кабара. Бала бит ул песи генә түгел. Кеше өендә торган песие үлсә дә, хәсрәтләнә. Бер хезмәттәшемнең попугае суга батып үлде, беләсезме, ул аның өчен күпме елады? Ә минем балам өчен елавымны да гаеп итәләр. Кыланам, янәсе. Нигә кешеләр мине аңламый икән?
Лилия, Казан.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.