Логотип
Күңелеңә җыйма

Тормыш дәвам итә

Иреннәре шарлап кибүдән уянып китте ул. Су! Су эчәсе килә... Хәлсезлек бөтен тән буйлап таралган да баш миен изә... 

Лилия НУРЛЫ 

 

Иреннәре шартлап кибүдән уянып китте ул. Су! Су эчәсе килә... Хәлсезлек бөтен тән буйлап таралган да баш миен изә... 

Бөркү. Ә кояш нурлары, үчекләгәндәй, битне иркәли. 

«Йа Аллам! Бу кояшың ни дип яктырта? Дөньяга туарга тиешле балаңа җан бирмәгәч, яшәвемнең ни мәгънәсе бар? Ничә айлар карынымда йөрткән балам шушы якты дөньяга аваз сала алмагач, нигә мине исән калдырдың? 

Палатада бала елаган тавышлар шулкадәр үзәк өзеч булып яңгырый. Балаларын ашатырга керткән аналарның йөзләре сөенеч белән тулган. Аларның миндә бер гамьнәре дә юк. Шатлык-куанычлары – янында. Иртәнге кояш нурларына күмелеп, нарасыйларын имезәләр. Нидер көйлиләр, үзләренчә сабыйлары белән сөйләшәләр. Ә мин, миңа соң нишләргә?! Минем дә хакым юкмыни соң ана булырга?!» 

Миләүшәнең яңагы буйлап кайнар яшьләр ага. Кичә ул да ана булам дигән уйлар белән килде ләбаса бала тудыру йортына... 

*** 

Иртәдән башланган тулгак кичкә кадәр азаплады. 

– Ярып кына алыгыз, – дип ялынды, тәмам хәлсезләнгән хатын. Тик табиблар: 

– Моның кирәге юк. Үзең табасың, –  дип тынычландырдылар. 

Хатынның күңеле тыныч түгел иде. Күңеленә үзе дә аңлатып бирә алмаган ниндидер курку, борчу оялаган. Кайчан бетә бу газаплар? Инде аннан соң керүчеләр дә ана булырга өлгерде. Кайсыларыдыр имезергә дә өлгерде. Нинди бәхетле алар! 

«Ана – бөек исем! 

Нинди бәхет – ана булуда...» 

Ай-яй, авыртуларга чыдар хәл юк. Ник шулкадәр газаплы икән бала табулар?! Стена буйлап үрмәлиселәр килә! Миләүшә кычкырмаска, күпме генә түзәргә тырышса да, акырмыйча булдыра алмады. Акушер хатынның: «Көчеңне сакла, әле кирәк булачак,» – диюе дә тәэсир итмәде. Инде күпме түзәргә була? Иреннәрен тешләп, канатып бетерде бит инде! Ә бала тумый да тумый. 

Суы киткәнлектән хафага төшкән табиблар баланы ясалма таптыру максатыннан система куйдылар. Ниһаять, төнге икеләрдә: «Табааам!» – дип бөтен палатага акырды гаҗизләнгән Миләүшә. 

– Балаң суламый, – диде акушер хатын коры гына . 

– Ничек?.. – дип кыймылдады хәлсез иреннәр. 

– Туганда ук җаны юк иде... Үле туды... 

 «Ул сезнең җаныгыз юк! Минем балам тере. Ул исәәән!» – дип кычкырырга теләсә дә, көч-хәл белән генә кыймылдаган иреннәрдән сүз чыкмады. Миләүшәгә тынычландыра торган укол кададылар булса кирәк, хәлсезләнгән гәүдә йокыга талды. 

*** 

Аны озак тотмадылар бала тудыру йортында. Ике көннән «Чыгарга» дигән язу да тоттырдылар. Тик иренең күзенә ничек карар ул?! Нәрсә дияр? «Тиздән әти булам!» – дип, канатлана-канатлана туасы балага инде кирәк-яраклар да хәстәрләгән иде, бичара. Югыйсә туган-тумача, таныш-белешләр дә кисәткән иде: «Балага туганчы әйбер алу – начар. Тугач та өлгерерсең», – диделәр. Шатлыгыннан аңы томаланган Хәмитне тыярлык идемени соң?!. 

Ашкынумы, күрәчәкме, әллә язмыш – бер Ходай гына белә. Ни язса, шул булыр, дигән уйлар белән машинага таба атлады. Беркемгә дә күтәрелеп карамады. Курыкты. Бала күтәреп чыгучыларның шатлыгын күрүдән курыкты. Күз яшьләрен тыеп кала алмаудан курыкты. 

Ире дә хатынының күңелендә ниләр кайнавын аңлады булса кирәк, берни дә сорашмады, гаепләмәде. Тик үзенең генә бәргәләнгән йөрәгенә урын таба алмады. Шул ук көнне, дөньяга беренче авазларын да сала алмаган сабыйны җир куенына иңдерделәр. Төне буе пыскып яңгыр яуды. Яңгырга кушылып, тавышсыз гына күз яшьләре акты... 

*** 

Иртәнге кояш нурлары Миләүшәнең битеннән үбеп уятты. Җиргә кабат язлар килде. Ул бүген гаҗәеп сәер төш күрде. Имеш, үзе суга кергән дә куллары белән балык тотып алган икән. Ә су өсте шундый тыныч, шундый чиста... 

Бер-ике атнадан Миләүшә иренә шатлыклы хәбәр җиткерде. 

– Хәмит! Безнең балабыз булачак! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исанмесез минем кызым Лейлам оченче кызчыгым ны табып , больницадан кайткач, бер таулек яшап кена улеп китте ана нибары 25 яшь иде. Йораге авырткан диделяр врачлар, лакин мин монын белян бедра килешалмыйм. Ангелинкага нибары 6 кон иде, хазер ана 5 ай булды.Сафинага 8 яшь,Даринага 6 яшь .Сез белсагез иде ничек авыр ани кешега уз баласын куму.

    Хәзер укыйлар