Логотип
Күңелеңә җыйма

Төнге яңгыр сере

(Булган хәл)

 

(Булган хәл) 

– Алла ярдәм бирсен, күрше. 

Галия тураеп басты да, маңгаеннан агып төшкән тирен сөртеп, елмаерга тырышты: 

– Рәхмәт, Рәхим. Алла ярдәм бирсә генә инде, башка булышыр кеше офыкта күренми әле...  

«Көрәк тотып җир казу хатын-кыз эше түгел инде, – дип уйлап куйды Рәхим хатынга карап. – Ире кая карый микән соң? Иртәннән кичкә кадәр бакчада казына. Төнгә юлга автобуска чыгып китә.  Көзен уңыш җыярга да күренми ир-ат. Хатының шундый булсын иде ул. Бергә таулар күчерер идек». Рәхим тагын бер кат бөгелгән хатынга карап алды да, эшенә кереште. Үзенең дә бакчасы чокылмаган, бик еш килеп йөри алмый шул. 

Рәхимнең гаиләсе юк. Гомумән, үткәннәрне искә төшерергә ярамый. Үткән эшкә салават дип юкка әйтмиләр. Тик бакчачылар белә: хатыны яшь бер иргә ияреп китте. Балалары юк иде. Алты еллап инде ул эте белән ялгызы гына яши. Күңеле көр ирнең бер начар гадәте дә юк, тик хатын-кызлар белән эше яшьтән үк уңмады аның. Шуңа да кул селтәп ялгызлыкка күнекте бугай. Хокук саклау органнарында эшләгән ир пенсиягә чыкты да, шәхси предприятиедә сак хезмәтендә эшли. Пенсиягә чыккач кына әнисеннән калган дачага йөри башлады. Шулар хакында уйлый-уйлый җир казыды да,  өенә кереп  чәй хәстәрләде.  

– Рәхим, көрәк сабым сынды,  авырсынмыйча саплап кына бир, зинһар. Ишек төбендә Галия басып тора иде. 

– Бир әле карыйм, мин башкара алырлык эш микән. Әллә махсус сындыргансың инде?! 

– Ни сөйлисең инде?! Вакытымны әрәм итеп нигә әле махсус  сындырырга? 

– Минем белән сөйләшә-сөйләшә чәй эчәр өчен, – дип елмаеп җибәрде Рәхим.  

Галия күршесенең уенын-чынын кушып сөйләшкәненә ияләшеп беткән иде инде.  Тик кайвакытта мәзәкләре  уңайсыз хәлгә калдыра. Галиянең бит очлары кызарып чыкты.  

– Мәзәк сөйләп шаярыр чак түгел әле, күрше.  Кичке автобуска кадәр түтәлләрне казып булса да чыгарга иде. 

Рәхим көрәк саплаганда Галия күршесенә карап торды. «Ник ялгызы икән ул? Шундый ирдән  киткән хатынны әйтер идем. Эшли, үзе тыныч, тәмәке тартып басып торганы да юк. Аның Әнвәре түгел инде. Ире  бер өйдә тормый. Командировкадан кайтып керми. «Бакча дип авыз суыңны син корыттың, мин түгел. Шуны исеңнән чыгарма. Анда барып көрәк селтәп йөрмәячәкмен дип башта ук әйттем. Яшелчәне базарга чыктың да алдың. Нәрсәгә шул җиргә ябышып ятасыңдыр», – дигән сүзләр генә ишетә ул, Әнвәрдән бакчага илтеп куюын сораса.  Унбиш елга бер-ике тапкыр килде микән ире бакчага. Ләкин күтәреп  алып кайткан яшелчәләрне ашарга кыенсынмый.  Ярата  шул җирне Галия. Шунда чокынганда башы ял итә аның. Беразга булса да проблемалары онытылып тора... Кичә юдыртырга дип керләрне машинага тутырганда иренең күлмәгеннән ят духи исе килгәнен сизеп алды. Чираттагы тапкыр... Нинди ят ис бу  дип сорарга курыкты иреннән. Аның кырыс эндәшүеннән түгел, дөресен ишетүдән курка бугай. Шул духи исләре йөрәген ничек яндыруын берүзе генә белә ул. Ә бит яратышып өйләгәннәр иде. Ятимлектә үскән кыз өчен Әнвәр ир дә, ата да булды. Гомере буе аңа сыенеп кына яшәр кебек иде.  Бер-бер артлы балалары туды. Дөнья мәшәкатьләренә күмелеп, аларның үсеп җиткәнен дә сизми калды. Хәзер алар икесе дә  еракта. Абыйсы читкә барып урнашкач, кызы да: «Абый артыннан китәм», – диде дә, мәктәпне тәмамлауга ата-ана йортыннан очты. Балалар өйдә булганда шулар белән юанасың икән. Хәзер ире белән икәү генә калып яши башлагач, араларының күптән суынганын аңлады. Моңа кадәр нигә ул хакта уйламаган булган икән?  Инде хәзер аерылып йөрергә балалардан оят.  Уйларын күршесенең тавышы бүлде: 

– Галия, ял итик бераз, әйдә, әбәт ашап алыйк. 

– Рәхмәт, Рәхим. Нигәдер ашыйсым килми.  

Рәхәтләнеп утырып чәй эчәр иде дә, кыенсына шул. Соңгы вакытта  болай да күршесе хакында еш уйлый иде.  Тик ул бит ир хатыны! Хисләргә ирек бирүдән курыкты ул. Бик курыкты...  

Кызарып кояш бата башлады. Бакчачыларны алып кайтырга соңгы автобус килү сәгате якынлашты. Галия көрәкләрен урнаштырды да, өстен алыштырып, күршесе белән саубуллашты да, тиз-тиз атлап тукталышка таба китте. Тукталышта халык бик күп иде. Барысы да өйләренә ашыгалар. Ә Галиянең өенә кайтасы килми. Хыянәтче иренең  тагын ишәк урынына эшләп кайттыңмы дигән мыскыллы карашы белән очрашачагын белә ул. Якында  гына күк күкрәгән тавыш ишетелде.  

– Автобус һаман килмәдемени әле? – дип, янына Рәхим килеп басты. Ул  кунып каласы иде, нигәдер кире уйлап  кайтырга чыккан иде.  

Җәйге яңгыр килеп тә җитте. Эре тамчылар тузанлы юлга тамып, сикерешә башлады. Тукталышка автобус килеп туктады.  Көтеп алҗаган бакчачылар аны штрум белән алды.  Галия  белән Рәхим ни тырышсалар да, автобуска керә алмый, икәү басып калдылар.  

– Яңгыр астында басып торып сиңа салкын тияргә мөмкин. Автобус бүген башка килмәс инде. Попутка машиналарның яңгырдан шәбәргән кешеләрне утыртуы да икеле. Бакчада кунып калырга кирәк, – дип ирләрчә карар кылды Рәхим. Галияне җитәкләп алды да, алар бакчаларына йөгерде. Галия аңа бер карусыз иярде. 

… Рәхим биргән киемнәргә төренеп, Галия карлыгын яфраклары салып пешерелгән чәй эчә. Түбәгә эре тамчылар төшкәне ишетелә. Өйгә яңгыр исе таралган.  Ир  әле юрган, әле җылырак киемнәр алып килеп, аны  кайгыртып йөри. Һәр йотым чәй Галиянең  җанын җылытты. Рәхим янында Галия үзен беренче тапкыр якланган хатын-кыз итеп тойды. Шәһәрдә аны, бәлки, ире көтәдер. Тик  аның бу хакта уйлыйсы килмәде. Аңа бик рәхәт иде... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ахыры бардыр бит инде монын. Ни бн беткэн ен белэсе иде

    • аватар Без имени

      0

      0

      Минем дэ ахырын белэсем килэ

      • аватар Без имени

        0

        0

        Азагы бармы ни белян бетя?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мондый рэхэтлекнен тэмен, иренен хыянэте, жэбер сузлэре бн гомер иткэн хатын гына тоя ала.Хэрбер кеше бэхеткэ, яклауга лаек.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Дорес Эшли хатын кыз кадерен белмэгэн им тугел ул

            Хәзер укыйлар