Логотип
Күңелеңә җыйма

Төнге саташу

 
Ул ялгышты... һәм капкынга килеп эләккәнен сизми дә калды. 

Бүген ул эштән иртәрәк чыкты. Машинасын үзе эшәгән фирма мәйданчыгында калдырды да, йөреп килим дип, каршыда гына урнашкан паркка юнәлде. Җәй әле башланып кына килә, ә дөнья инде күптән яшеллектә. Рәхәт биредә... Ильяс, шаулаша-гөрләшә уйнаган балалар яныннан узып, эчкәре сукмакка куелган эскәмиягә барып утырды. Чуалган уйларын тәртипкә салырга, көтмәгәндә килеп туган һәм инде котылырга чамасы да калмаган сыман тоелган хәлдән чыгу юлларын табарга кирәк аңа. Нишләргә? Хисләрен йөгәнли алмаган бер төн аның тормышын газапка, тәмугка әйләндерде. 

Ильяс әнисе белән үсте. Бәләкәй чагында «әти кайда» дип еш сораса да, соңыннан туктады, чөнки файдасыз иде. Әнисе аны: «Мин сиңа әти дә, әни дә...» – дип кенә туктата иде. Һәм ул шундый булды да. Кырыс һәм таләпчән иде аның әнисе. Ике сүзнең берендә: «Ир була бел, кылганыңа җавап бирә бел!» – дигән сүзләрне ишетте. Ни өчен гел шулай әйтүен соңыннан аңлады ул. Үзе гаилә башлыгы булгач, үзе әти булгач... 

Институтта укыганда Ильяс Гөлзадә исемле кыз белән танышты. Сөйләшүе, елмаюы ук үзенә тартып торган ягымлы, оялчан кызны Ильяс шундук ошатты. Күзгә бәрелеп торган чибәрлеге булмаса да, әллә кайсы ягы белән генә карата иде ул кешене. Алар укыган төркемдә кызга күз төшмәгән егетне белми дә иде Ильяс. Алар кулларына диплом алуга ук өйләнеште. Әллә нинди зур туйлар ясамадылар. Аның каравы, күз ачып йомганчы узып киткән биш ел гомер алар өчен тормышның иң зур бүләге булды. Чиксез бәхетле иде алар. Һәрхәлдә, моңарчыга кадәр шулай булды. Бер-бер артлы дөньяга килгән кыз белән малай әти-әнисенең шатланып туймас бәхетенә әйләнде. Алар бер-берсенә матур сүзләрне бик сирәк әйтә торган иде. Тик хикмәт сүзләрдә түгел, түкми-чәчми сакланылган хисләрдә иде.  

Соңгы вакытларда Ильяс гел бер төш күрде. Имеш, ул караңгы төндә, кара урман уртасында берьялгызы...Кайсы якка карарга, кая барырга белми. Кинәт каршына шуышып килгән кара еланны күреп, шабыр тиргә батып уянып китә дә, инде ничәнче мәртәбә күргән шул төшен ничек итеп юрарга да белми бәргәләнә. Ул – фирма җитәкчесе. Әллә эшендә берәрсе астыртын эшләр майтарып, этлек эшләп ята микән? Хәер, ул төшләргә ышанмый. Төнге саташу гынадыр, дип фаразлый иде күргәнен. Әмма ни өчен һаман бер төш соң ул?  

Көннәрдән бер көнне Ильяс, эше буенча, Казаннан якында гына урнашкан районнарның берсенә командировкага китте. «Бәлкем кичен үк әйләнеп кайта алырмын», – диде ул моңсуланып калган хатынына. Их-х, шул көнне кайткан булса... 

Барган җирендә киңәшмәне бик соң башладылар. Сөйләшү ахырына якынлашканда кичке сигезләр тулып килә иде инде. Ильясны төнгә каршы чыгарып җибәрмәделәр. «Бик әйбәт, бик кунакчыл хатын», – дип, төн кунып чыгарга бер өйгә алып керделәр. Һәм үзләре шундук чыгып та киттеләр. Ильяс ни әйтергә белми, аптырап калды. «Кайтып китсәм дә була иде инде. Казан кул сузымында гына бит...» – диде ул каршысына килеп баскан яшь ханымга. Ханым чибәр иде. Томырылып торган зур кара күзләре, иңнәренә таралып төшкән озын кара чәчләре, зифа буе... «Чегән кызы...» дип уйлады Ильяс.  

Үзен «Алия» дип таныштырган кыз шундук кунакның кулына килеп ябышты. «Беркая җибәрмим, аннары мине ачуланачак алар. Хәзер чәй эчәбез, әнә урыныгызны да әзерләп куйдым инде. Иртәгә... иртәгә китәрсез». Аннары барысы да төштәге сыман булды. Алар чәй эчте. Хатын аны тагын кулыннан эләктереп алды. «Әйдә, яткырам», – дип, йокы бүлмәсенә алып кереп китте. Һәм... шунда калды. Ильясны, әйтерсең, алыштырып куйдылар. Ул бер мизгелдә хатын әсирлегендә калды. Соңыннан ул сәер якынлык турында кат-кат, кайта-кайта уйлар. Әллә сихерләп берәр үлән эчертте микән шайтан? Ул бит хатынын ярата. Аңа башка берәү дә кирәкми. Ирнең моңарчы хатынына хыянәт итү түгел, хатын-кызга күз дә төшергәне булмады. Нәрсә соң бу, ә?! Саташумы?! 

Иртән ул саубуллашмый да чыгып китте. Хатын йоклап калды. Инде шуның белән барысы да онытылыр, дип уйлаган иде Ильяс. Өч-дүрт ай үткәндерме, телефонда: «Мин әле бу, Алия», – дигән тавышны ишетүгә, ир чүт артына авып китмәде. Бер мизгелдә күңелендә давыл купты, үзенә, трубканың теге башындагы кешегә ачу-нәфрәт уянды. 

– Нәрсә кирәк? – диде ир усал-кырыс кына. 

– Кисәтеп куям, тагын алты айдан әти буласың... 

Ильяс шундук трубканы ташлады. «Шантажчы, бу хатын мине кармагына алмакчы була». Ләкин хатын шалтыратуын, аны эзәрлекләвен дәвам итте. Алай гына да түгел: «Өеңә барам, хатыныңа әйтәм», – дип янады. Ильяс үзенең өйләнгән кеше булуын, ике баласы, яраткан хатыны барлыгын аңлатырга тырышып карады. Хатын аңламады. «Аерыласың, миңа өйләнәсең...» – дип тукуында булды. Шунда гына Ильяс үзенең нинди капкынга эләгүен чамалап алды. Төше тикмәгә кермәгән, димәк. Менә ул кара елан кайда?  «Мин сине белмим, күрәсем дә килми», – дип тә карады Ильяс. Тик хатын ишетмәде. Күрәсең, кияүгә чыгу теләге барыннан да өстен иде. «Белмәсәң, белерсең, яратмасаң, яратырсың...» – диде хатын трубкага кычкырып. Сөйләшү файдасыз иде. 

Өенә кайтканда, Ильяс җитди бер карарга килгән иде инде. Барын да Гөлзадәсенә сөйләр ул. Әнисе аңа: «Күзеңне томалаган хатын-кыздан еракта тор!» – дип һаман саен әйтә килде. Әйтерсең, белгән. Гөлзадә – акыллы хатын, аңлар аны. Балалары хакына гафу итәр. Гомеренә җитәрлек ачы сабак бу Ильяс өчен...  


   

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе эйе шулайдыр, ялгыз мэжбури керткэннэрдер дэ, мэжбури ятакка салганнардыр. Фу. Ир-ат ничек кенэ акламый инде узен

    Хәзер укыйлар