Логотип
Күңелеңә җыйма

Әти өйләнә

Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.

Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчәргә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.

Ә миңа балаларны карашырга кеше кирәк иде. Ирем белән аерылыштык. Ике мәктәп баласына күз-колак булмыйча ярамый. Ә мин көн-төн эштә. Әти барыбер риза булмады. Кирәк булганда шәһәрнең икенче башыннан килеп-китеп йөрде. Ялларга һәрвакыт балаларны үзенә чакырды. «Син бераз кеше белән аралаш. Үз тиңеңне табарга кирәк. Ялгыз яшәүләрнең нәрсә икәнен беләм», – диде ул. 
Бер атнаны балалар бабайларыннан кайтып кергәч, гадәттәгечә, ашыйсызмы дип сорадым. 

– Юк, без тәмле пирог ашадык, – диделәр.
– Бабагыз сыйладымы? – дим.
– Юк, бабайның кәләше, – дип пырхылдап көлеп җибәрделәр. Дерт итеп киттем. Нинди кәләш? Әтигә тиздән 70 яшь була!
– Юкны сөйләмәгез әле, – дидем балаларга.
– Без алдамыйбыз. Бабай: «Бу Мәдинә апагыз була, минем булачак хатыным», – диде.

Күз алларым караңгыланып китте. Ниндидер бер үткен хатын әтине таларга җыенган! Беренче уем шул булды. Әтигә дә үпкәләдем. Ничек инде әнине онытып, башка хатынны йортка кертергә җыена. Әнине яратуы шулкадәр генә булды микән?! 
Бераздан әтигә шалтыраттым. 

– Исәнме, әти! Син ялгызыңмы?
– Әйттеләр дәме, – дип көлде әти. – Юк, ялгызым түгел. Мәдинә апаң белән. Сиңа күптән әйтергә тели идем, уңайлы вакыт кына туры китереп булмый. 
– Күптән таныштыгызмы? – дип сабыр гына сөйләшергә тырышкан идем, әмма барып чыкмады, хисләремә бирелдем. – Әти, син ычкындыңмы әллә? Шушы яшьтә нинди мәхәббәт уеннары инде ул. 
– Ә нәрсә булган минем яшемә?! Намазлык өстенә утырып, үлем турында уйла, Ходайдан җиңел үлем сора дип әйтергә телисеңме?
– Сиңа үлем теләгән кеше юк әле монда. Минем турында, оныкларың турында уйла.
– Мин гомерем буе сезнең турында уйладым. Хәзер сезнең үз тормышыгыз. Үзем өчен дә яшәргә хакым бардыр. Мәдинә апаң белән танышкач, яшәреп киткән кебек тә булдым әле. Яшисе килә башлады.
– Ә әни? – дип әйтүемне сизми дә калдым. Ахмак сорау биргәнемне шундук аңладым үзе.
– Әниең күкләрдә... Аны беркем дә алыштыра алмаячак, – дип авыр сулап куйды әти. – Әмма минем хәзер хатын-кыз җылысын тоеп яшисем килә. Арка җылысы яшь чакта түгел, хәзер ныграк та кирәк икән ул. Иптәш кирәк! Сөйләшер кеше! Мин шуңа лаек түгелмени соң? Әйе, өйләнергә телим. Кызганыч, шатлыгымны бүлешергә теләмисең...
– Әти, ярар, сиңа иптәш кирәктер, ә ул хатынга синең җылың түгел, фатирың кирәк булса. Аферистлар белән дөнья тулган. Телевизордан көн саен сөйләп торалар бит. Бала кебек беркатлы булма инде! Соң никах укытыгыз да яшәгез бергә, нигә өйләнергә инде. Аннан соң ул бит синең законлы хатыныңа әйләнәчәк!
– Юк, кызым, бергә яшибез икән, өйләнешәбез. Сөяркәләр булып яшәү өчен без карт инде. Аннан соң Мәдинә апаңны хөрмәт итмәү дә булачак ул. 
Телефон аша гына әтине җайлый алмаячагымны аңладым. Миңа аны күреп сөйләшергә кирәк иде. 
– Әти, ярар, өйләнешкәнче мин аны күрергә тиештермен бит. Әйдәгез, иртәгә үк кунакка килегез безгә. Танышыйк.
– Рәхмәт, кызым, бик рәхәтләнеп, – әтинең тавышына шатлык төсмерләре керде. – Мәдинә апаң сиңа ошаячак. 

Ошар менә миңа! Карт ирләрнең фатирларына кул сузарга җыенган хатыннарны беләм мин. Корыга чыгарачакмын бары. Әти үз-үзен яклый алмый икән, үзем яклаячакмын. 
Икенче көнне алар килүенә ныклап әзерләндем. Өстәлгә, шкафка әти белән әнинең фотоларын тезеп чыктым, зур итеп нәкъ әни пешергәнчә, бәлеш пешердем. Әти бик ярата иде әнинең бәлешен. 
Ниһаять, ишектә кыңгырау чыңлады. Барып ачкан идем, телсез калдым. Әти янында аның яшендәге ап-ак чәчләре өстенә чәчәкле матур яулыгын бәйләгән шат йөзле апа басып тора иде.

– Исәнмесез, – дидем мин сөйләшү сәләтем кире кайткач. Мин бит әти янында бөтенләй башка бер хатын күрермен дип уйлаган идем. 
– Исәнме, Резеда, – диде ул миңа елмаеп. Кулындагы тартманы миңа сузды. – Бу сезгә күчтәнәч. Әтиең сине тәмле итеп бәлеш пешерә диде, ә мин чәйгә пирог пешереп алып килдем.
– Рәхмәт, –  кулларым калтыраганны сиздермәскә тырыштым.
– Ә син бик тә әниеңә охшагансың икән, – диде, Мәдинә апа чишенә-чишенә.
– Ә сез аны каян беләсез?
– Соң әтиеңнең фатирында бергә төшкән фотоларыгыз тора бит. Әтиең альбомнарыгызны да күрсәтте...

Мин аларны залга кадәр озатып куйдым да, үзем кухняга чыгып киттем. Өстәлгә пешкән бәлешемне чыгарырга кирәк иде. Артымнан ук Мәдинә апа чыкты. 
– Сиңа ярдәм кирәкме, әйдә, булышам, Резеда.
– Юк, юк, рәхмәт. Сез – минем кунагым, – дидем. 
Кызык, әле яңа гына эчемнән күралмый йөргән хатын, бик якын булып тоелды. Аннан килгән ниндидер бер җылылык мине җылыта сыман.
Без рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Мәдинә апа тәрбияле, затлы, сабыр холыклы, бик тә ачык  апа булып чыкты. Нәкъ әни кебек. 
Алар чыгып китүгә утырып еладым. Беренчедән, Мәдинә апа турында начар уйлавым өчен оят иде, икенчедән, әнине жәлләдем. Аның урынына килә бит инде бу апа. Әти аны ныграк яратса, әнине бөтенләй онытса... Шул ук вакытта әти өчен дә шатландым. Ир-ат янәшәсендә хатын-кыз булмаса, ул картая шул, сула... Ә фатир... фатир турында уйларга нигәдер оят иде. 

 Икенче көнне эштә миңа тиз арада командировкага чыгып китәргә куштылар. Беренче тапкыр! Минем ике балам ялгызы кала дигәнне дә ишетмәделәр. Син барасың һәм бу хәл ителгән инде, диделәр. Мин әтигә шалтыраттым.
– Борчылма, Мәдинә апаң белән балалар янында яшәп торырбыз, – диде. 
Дүрт көннән соң өйгә кайттым. Ишекне ачып җибәрүгә тәмле аш исе борынга килеп бәрелде. Кухнядан, кулларын сөртә-сөртә, Мәдинә апа чыкты.
– Кайттыңмы, Резеда. Әтиең балаларны мәктәптән каршы алырга китте. Юлдан соң бераз ял ит тә, бергәләп ашарбыз, – диде ул. 
Өйдә тәртип салынган. Аяк киемнәре матур итеп тезелеп куелган. Шундый оят булып китте. Күзләремнән яшь атылып чыкты. Үзем дә сизмәстән, Мәдинә апаны барып кочаклап алдым. 

– Мин сездән гафу үтенергә тиеш. Сезнең хакта начар уйлаган идем. Әтинең фатирына кызыгасыз дип уйладым. Гафу итегез!
– Минем үз фатирым да бар. Әтиең бит карыша, миндә яшибез, ди. Җитмәсә, өйләнешик, ди. Кеше көлдереп өйләнешеп йөрергә мин каршы үзе. Никах укытсак, шул җитә...
Шунда әти белән балалар кайтып керде. Мин бөтен алҗуларымны онытып, Мәдинә апага өстәл әзерләшергә керештем. Без, көлешә-көлешә, ашадык. Гел әтигә карап алдым. Аның бәхете йөзенә язылган иде. Һәм мин шул бәхеткә аздан гына киртә кормый калдым...

                                                                                                                                                         Резеда Мөхетдинова. Чаллы.
                                                                                                                                                               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе шул балалар ялгыз калган эти белэн энине анлапта бетерэ алмаска момкиннэр.шул фатир дип, мал молкэт дип шашкан бит хэзер кеше.э ягыз кеше жанын кая куярга тиеш.бала чаганын уз доньясы. Бу хикэядэге сыман барда алда гол булмаска да может.монда инде ач кузенне донья бу диясе генэ кала.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик матур,мәгьнале хикәя,ир -ат үзе генә яши алмый,янәшәдә хатын -кыз булу кирәк .

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эйе янгызлык иң ауыры ололар өсөн.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Елый елый укыдым әби белән бабай өчен шатландым гел шулай кешеләр бер берсен тапсыннар иде

          Хәзер укыйлар