Логотип
Күңелеңә җыйма

Тиң ярым һәрвакыт янымда булган 

Әмма мин моны аңламаганмын гына. Үкенәм... Бик үкенәм...

 Без Әнвәр белән бер сыйныфта укыдык.  Ул бик күп кызларга ошый иде, ә мин аны дустым итеп кенә кабул иттем. Аңа җитди итеп караган вакытым да булмады бугай. Ул һәрвакыт минем тирәмдә бөтерелде, һәрвакыт ярдәм итте. Мәктәпне тәмамладык. Чыгарылыш кичәсеннән соң озата кайтты. Анда да мин курыкмасын өчен генә кайтарып куйды дип уйладым. «Рәхмәт дустым», – дип өемә кереп киттем.

Аннан соң югары уку йортлары... Икебез ике шәһәргә укырга кердек. Параллель төркемдәге егет белән очраша башладым. Ул кызлар арасында бик популяр иде. Аның нәкъ миңа игътибар итүеннән бәхетемнән җиденче кат күктә йөздем. Ул бәхет нәкъ ярты елга сузылды. Көннәрдән бер көнне ул егет, берни аңлатмый, мине ташлады. Группадаш кызларыма бу хакта сөйләргә оялдым. Эчне бушатасым килә. Әнвәргә шалтыратып, бәхетсез мәхәббәтем хакында сөйләдем. Әнвәр ике көннән минем янга килеп җитте. Көне буе юатты, дөньяның ул егеткә генә терәлеп калмавын аңлатты. Җавапсыз мәхәббәтнең җүнлелеккә илтмәвен кат-кат әйтте. Киткәндә Әнвәр битемнән үпте дә, шалтыратып торырга кушты.

 4-5 ай шалтыратып тордым әле. Аннан яшьлек шаукымы тагын бөтереп алды. Яңа егетем Олегка ниндидер классташым белән телефоннан сөйләшеп торуым ошамады. Фатир арендалап, бергә яши башладык. Әмма озак та тормый, кабат ялгызым калдым. Җитмәсә, фатир өчен дә бурыч җыелган иде. Кабат Әнвәргә шалтыраттым. Ул икенче көнне үк «кайчан булса да бер кайтарырсың әле», дип акча салды. Аның белән каникул вакытында туган шәһәребездә очрашып тордык. Укуны тәмамлаганнан соң, эшкә урнашкач та ялларда күрешә идек. Кино-театрларга бергә йөрдек. Аңа һәрвакыт: «Син ышанычлы дустым», – дип әйтә идем. Ә ул: кап-кара күзләре белән миңа тутырып карый да, серле генә елмая иде.


Аннан соң бик юмарт романтик Илгизне очраттым. Безнең туебыз журнал битләрендәге кебек булды. Ә менә гаилә тормышыбыз барып чыкмады. Төрле бәйрәмнәр алып барган шат күңелле Илгиз үзен бик ярата иде. Балага узуымны белгәч тә, тавыш чыгарды. «Безгә бала кирәкми әле, абортка бар», – диде. Борчылуларым эссез калмады, баламны югалттым. Больницадан чыгуга аерылышырга гариза бирдем дә, Әнвәргә шалтыраттым. Ул ике атнага ял алып, минем янга килде. Фатир табарга ярдәм итте, сәламәтлегемне кайгыртты. Аңа – китү, миңа ялгызым калу бик авыр бирелде. Китәр алдыннан миңа бик озак карап торды. Нидер әйтергә теләде бугай, әмма әйтмәде. 


Яраларым бераз төзәлгәч, башка гаилә кормыйм, карьера ясыйм дип үземә сүз бирдем. Әнвәр белән шалтыратышып тордык, әмма шундый нык башым белән эшкә чумган идем, аңа вакытым калмады. Хәтта туган көне белән котлап шалтыратырга онытканмын. 


Бер ялларга өйгә кайткач, әни гаилә кору турында сүз башлады. Аңлыйм, яшем бара. Әмма теләсәм дә, янымда лаеклы кеше таба алмый идем. 
Әни җайлап кына: 
– Кызым, әллә соң син ир-ат сайлый белмисеңме? Ир иң элек кайгыртучан булырга тиештер инде ул. Әтиең кебек. 
– Ә ярату? Мин аны яратырга тиештер инде. Яратмаган кеше белән яшәп буламы?
– Кызым, тормыш яратудан гына тормый. Син яратып, ул сине яратмаса, бу – зур фаҗига. Беләсеңме, син үзеңә сорау бир: әгәр беркөнне ач-ялангач урамда калам икән, кемннән ярдәм сорый алам, диген. Кем сине коткара алачак? Шул коткарырга килгән кешене күз алдыңа китер дә, ябыш инде син аңа. Менә шул кеше бик яхшы ир булыр. 
– Янымда андый кешеләр юк шул. 
– Ышанмыйм, үзен хөрмәт иткән һәр хатын-кыз янында андый ир-ат булмый калмый... 


Бу сөйләшүдән соң йокларга яттык. Башымнан әнинең сүзләре китмәде. Шунда аңладым: тормышымда бар бит андый кеше!!! Бары бер генә кеше минем өчен таулар да күчерергә әзер. Бу төн бик озын тоелды. Күземә йокы кермәде. Таңны аттыра алмый озак азапландым. Иртән тордым да, әнигә берни аңлатмыйча, вокзалга йөгердем. Язмышым янына!


 Әнвәр яшәгән шәһәргә барып төшүгә, аңа шалтыраттым. Вокзалда көтеп утыруымны әйттем. Әнвәр, билгеле, бик аптырады. Әмма һәрвакыттагыча: «Хәзер килеп җитәм», – диде. Гомеремдә беренче тапкыр Әнвәр белән очрашу алдыннан бик дулкынландым. Аңа бөтен хисләремне ничек итеп ачуымны, аңлашуыбызны, хәтта туебызны күз алдыма китереп бетергән идем инде. 
Әнвәрне ерактан ук күреп алдым. Ул бик чибәр, пәһлеван гәүдәле икән бит ул. Гомер буе аралашып шуны да күрмәгәнмен. Каршына йөгереп бардым да, кочаклап алдым. Әнвәр аптыраулы күзләре белән миңа карады. 
– Әнвәр, безнең бик күп уртак хатирәләр, фотолар, сөйләшер сүзләребез бар. Әйдә, гаилә альбомы ясыйк, – дидем тиз-тиз генә, төне буе уйлап яткан сүзләремне онытып җибәрүдән куркып. Әнвәрнең мине күтәреп алып сөенүенә шигем юк иде. Ул бит бу көнне 7 ел көтте... Әмма...


Ул минем кулларымны алды да, бер адым артка атлады. 
– Минем гаилә альбомым бар инде...
Әнвәр бер ел элек өйләнгән. Аның инде кызы туган икән. 
– Мин сине бик яраттым. Җаваплы мәхәббәтеңне көттем. Синең белән булырмын дип хыялланып йөрдем. Әмма син миңа ул хисләрне бирә алмаячагыңны аңладым. Син аны беркайчан да миңа бирә алмаячаксың. Аңлыйсыңмы? Бернәрсә дә үзгәртәсем килми. Бүген мин бәхетле, – диде Әнвәр, күзләремә карап. Элекке тугры караш түгел иде инде ул. 
– Аңлыйм, Әнвәр. Бәхетле бул!


Ул минем хәзер нишләячәгем турында кызыксынды. Һәрвакыттагыча ярдәмгә килде. Кайтып китәргә поездга билет алып бирде. Без бер-беребезгә эндәшмәдек. Билетны кулыма тоттырды да, хушлашып китеп барды. Поезд китәргә вакыт бар иде әле. Кафега кереп утырдым да, рәхәтләнеп еладым. Үткәннәрне кайтарып булса икән ул...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Энвэр бик вакытлы гаилэ корган. Кулдан кулга йоргэн хатын-кыз ана иш булмас иде дип уйлыйм.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Энвэр бик вакытлы гаилэ корган. Кулдан кулга йоргэн хатын-кыз ана тин була алмас иде дип уйлыйм.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Әнвар үзе эндәшкән булса яратуы халкында,бәлки бәхетле булырлар иде!Әммә язмыштан узмыш юк!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Әнвәрне бәхетле итәр өчен үзеңне аның өчен саклый белергә кирәк иде.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Анвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар иде

            Хәзер укыйлар