Логотип
Күңелеңә җыйма

Әти сайлау

Атна саен авылга кайтып йөрибез. Атна эчендә дә әнине, әбине , апамны, сеңлемне сагынып өлгерәм. Әтине дә сагыныр идем, ул юк минем. Гомумән, булганы да юк. Бу хакта сүз чыкса, әни кырт кисә. Аның ачуын чыгармас өчен, сораштырмыйбыз.  Алай да авылдагы «яхшы кешеләр» сиздереп кенә торалар. Әти хакында сүз чыкканда әни белән әбиебез кара-каршы әйтешә башлыйлар. Билгесезлек тә, сер дә күп. Әмма без өчебез дә ана назына коенып үсәбез. Бер эштән дә курыкмый торган, ягъни эшкә батыр әниебез бу өйдә әнине дә, әтине дә алыштыра. Тик, барыбер, әти кирәк бит инде. Мин ул әти дигән кешенең кайдадыр якында гына булуын  сизеп торам. Кызык бит: ул, мөгаен, мине таныйдыр, беләдер, ә мин аны белмим.
 
– Ландыш, өченче вагонга утырыйк!
 
Без иптәш кызым  Галия белән Кукмара поездына  йөгерәбез. Билет алырга да өлгермәдек. Ни булса – шул. Штраф түләсәк түләрбез, поезддан калырга ярамый! Өлгердек, кердек вагонга. «Кызый, утырмый тор. Әйдә, түргәрәк. Әнә теге тәрәзә янында утырган абзый каршысына утыр». Галия шулай гел минем өчен хәл итәргә ярата инде ул. Чыннан да, абзый каршысындагы урыннар буш та, иркен дә икән. Җайлаштык. Инде тирә-юньне күзәтсәң дә ярый. Контролерларга эләгербезме икән, бәхет басар микән? Алай да уяу булып торыйк. 
 
Каршыдагы абый да безне күзәтә. Бик ыспай киенгән, кара чәчле, кара мыеклы кеше. Янәшәсенә портфелен куйган. Укымышлы кешегә охшаган. Йә укытучы, йә райком тирәсендә йөрүче кешедер инде бу дип хөкем йөртәм, кеше таныгандай булып кыланам. Абзыебыз, портфеленнән газета чыгарып караштырып алды. Тиз туйды. Инде безнең исемнәребезне сораштыра. «Галия»не уздырып кына җибәрде дә минем «Ландыш»ымда абынып калды. 
 
– Ландышмы? – дип кайтарып сорады. – Студентлармы? Кайсы авылга кайтасыз?
 
– Курсабашка...
 
Абзый тагын бер миңа текәлеп карап алды да янәдән газетасын тартып чыгарды. Ул арада вагонның ике башыннан да контролерлар килеп керде. Каптык. Безнең янга килеп җиткәч, тикшерүчеләр, абыйны танып алып, бик ягымлы гына исәнләшеп, күрешеп алдылар. Аның билетын да сорамадылар. Ул исә, безнең чышын-пышыннардан «куян» сыйфатында кайтып килүебезне чамалаган ахрысы: « Менә кызларны кунакка алып кайтып киләм әле», – дип, җайлы гына итеп безне аралап та куйды. Тегеләр, бездән билет-фәлән сорамый гына ары уздылар. Рәхмәт әйтергә дә өлгермәдек, тикшерүчеләр артыннан ук диярлек абыебыз да поезддан төшеп калды.
 
Алдагы станция безнеке иде. Вагоннан чыгуга Галиям мине дер-дер  селеккәләп көләргә тотындым: «Менә, Ландышкаем, әтиең белән дә күрештердем. Бигрәкләр дә охшагансың икән бит син аңа!  Мин бит аның өченче вагонга утырганын күреп калган идем.
 
– Син... Минем әтием кем икәнен белә идеңмени? Кайдан, ничек итеп, сиңа кем әйтте?
 
– Тилекәй, синең әниең белән минем әнинең серләре уртак, ә минем колак тишек, авызым тегүле. Шуңа күрә моңа кадәр син дә белмәдең. Әтиең шәп кеше синең, ә?! Безне ничек яклады! Бөтенләйгә синеке булсын иде лә ул. Иллә мәгәр шәп булыр иде! Гаиләле кеше ул. Анда әллә ничә малае бар. Кайда эшләгәнен белмим. Әниеңнән сорарсың.
Мин тәмам әсәрләнеп, шашып калган идем. Минем шушындый затлы әтием бармы? Әбием әймешли, Җил түгелмени минем атам? Әни ачуланса ачуланыр, селтәп җибәрсә җибәрер, бу сергә нокта куям мин бүген кич үк!
 
Тик ул кичне әниемнең җан ярасына тоз сала алмадым. Безнең өйгә албасты кебек хәсрәт килеп кергән иде. Әниемдә яман шеш тапканнар. Бөтен теләк, хыял, ялварулар шул турыда гына булды.  Чир белән көрәшә-көрәшә ел ярым узып та китте. Мин укуымны читтән торыпка күчердем, сеңлем училищесында, тумыштан гарип олы апабыз ятагында калды. И-и авыр булды да соң көн итүләре. Ни усал әбиебез дә бөтен догасын, егәрен әнине тәрбияләүгә, безне кеше итеп үстереп бетерүгә багышлады.
 
Әнием дөньядан кичәреннән бер атна кала үз янына мине генә чакырды:
 
– Кызым, Ландыш... Сиңа бу исемне әтиең кушкан иде. Син метрика кәгазендә бүтән кеше кызы булып язылган. Ул изге кешедән сиңа үз исемен бирүне ялварып сорадым: «Син Чернобыль зәхмәте кагылган кеше. Хатының юк, балаң юк. Менә минем баламның законлы әтисе юк. Ата бул син аңа!» – дип ялындым. Ризалашты. Ул инде бу дөньядан кичте. Синдә исеме калды. Үз атаң исән, тик мин сиңа аның кем икәнен хәзер дә әйтмим. Кешегә белдермәм, дип вәгъдә биргән идем. Мин аңардан сине сорап алдым. Бик яраткан идем аны. Өчегез арасыннан бер син генә – мәхәббәт җимеше. Апаң миңа карата явызлык кылган кешедән гарип булып туды. Чибәр, ышанучан булганым өчен шулай кыйммәт түләдем мин. Ул ләгыйньгә кияүгә дә чыккан идем мин. Исемем пакь калсын  өчен генә. Каһәрләде. Качып кайттым. Гарип бала белән калырга ярамый иде миңа. Дөресрәге, гарип балага ялгыз калырга ярамый иде. Апаң белән минем бәхеттән, син сәламәт, матур булып тудың. Миңа рәнҗемә, кызым. Сиңа да иптәш булсын дип, сеңлең Әлфияне тудырдым лабаса. Сез өчәү. Йөрәгемне өчегезгә ярып бирдем. Бик тә яратасым, яратыласым килгән иде. Апаңның атасы минем гөлемне уналты яшемдә сындырып харап итте. Ә син, кызым, бәхетле булырсың. Шулай сизәм. Әтиең яхшы нәселдән. 
 
– Беләм мин аны. Күрдем... Бәлки әле күрешербез дә...
 
Әнием зур зәңгәр күзләрен тутырып миңа карады. Әмма бер сорау да бирмәде.
 
Әнием вафатыннан соң байтак еллар узды. Ирем әйбәт минем. «Бирнәгә» килгән апамны бергәләп багабыз. Зарланмый, сүз әйтми. Минем дә өч балам бар. Алар  бик тәүфыйклылар. Әтием белән очрашып күрешмәдек. Әнием вафат булгач, әллә бер килеп чыгармы дип өметләнгән идем, булмады. Ә менә аның бер улы белән бер-беребезне табыштык. Хатлар аша туган итешәбез. Әтием белән дә табышырбыз әле дигән өмет кузы һаман исән.          

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тормышта әллә нинди гыйбрәтле вакыйгалар бар. Көчле хатын, гарип баланы ялгыз калдырмаган.

    • аватар Без имени

      1

      0

      Авыру бала карап-тәрбияләп яшәгән ананы бары тик шул халәтне үзе кичереп яшәүче кешеләр генә тулысынча аңлыйдыр. Баланың беләге авыртса, ананың йөрәге авыртыр, ди. Шуңа күрә, авыру баласы булган әниләрне беркайчан да, хәтта алар кайвакыт холыксызлансалар да, рәнҗетмәгез, рәнҗетмик һәм авыр сүзләр әйтмик. Кулыгыздан һәм кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик.

      Хәзер укыйлар