Логотип
Күңелеңә җыйма

Әти-әнисе иремнән чын ялкау ясый

Әти белән әни гомерлек түгел, бер көн килеп, алар да китеп барачаклар. Ә бер эшләргә өйрәнмәгән кеше гомер буе кешедән көтеп яшәячәк.

Иремә дә, миңа да 35 яшь. Ике балабыз, торырга фатирыбыз, йөрергә машинабыз бар. Дөрес, фатир өчен тагын ун еллап ипотека түлисебез бар әле. 
Икебез дә эшлибез. Хезмәт хакларыбыз икебезнеке дә бер чамарак. Иремнеке, күп булса, бер биш меңгә генә күбрәк чыгадыр. Зур акчалар алып эшләмибез. Коммуналь хезмәтләрне һәм ипотеканы түләгәч, акчабыз тормыш итәргә җитәр-җитмәс кенә кала. Рәхәтләнеп, кинәнеп тотарлык юк. Ләкин мин моны зарланып язмыйм, факт буларак кына әйтеп китәм. 

Иремнең әти-әнисе авылда яшиләр, әлегә икесе дә тигез. Атна саен ук булмаса да, аларга еш кайтабыз. Зур эшләрне гел бергә башкарабыз. Мал-туар асрамыйлар, аның өчен яшьләре олы инде. Тавык-чебешләре бар, бәрәңге бакчасы зур. Бәрәңге-яшелчәне алардан алып китәбез. Булса, кайчагында йомырка бирәләр, чебиләр суйсалар, аннан да өлеш чыгаралар. Сүз ул турыда түгел. Биргәч, рәхмәт әйтеп алабыз, бирмәсәләр дә, үпкәләмәс идем. 

Ачуымны иң китергәне шул – алар улларына, минем иремә була инде, гел акчалата ярдәм итәләр. Тегесе биргән акчаларын, бер дә тартынмыйча, кесәсенә тыгып куя. Мин моны башта белмәдем. Күргәч, иремне бик нык ачуландым. «Аларның пенсиясен ничек итеп оялмыйча аласың син?» – дигәч, «Биргәч, алам инде. Үзләре теләп бирәләр бит, акчалары булмаса, бирмәсләр иде», – ди. Бу яшьтә без аларга үзебез  булышырга тиеш дип саныйм мин. 

Иң куркытканы – әти-әнисе шулай улларына акча биреп, аннан чын ялкау ясыйлар бит. Акча җитмәгәч, ул үзенә бәлки тагын берәр шөгыль табар иде. Ә болай, ник интегеп ике эштә эшләп йөрсен соң ул?! Әти-әнисе болай да бирә бит аңа. «Башка алардан акча алма, без инде үзебез бирергә тиеш. Үләрлек итеп эшләмисең бит, тагын бер эш тап», – дигән идем, «Әйдә, син дә тап! Синең дә хезмәт хакың бик зур түгел», – дигәч, егылып китә яздым. 

Бер кайтканда, әнисенә дә әйттем. «Акча бирмәгез инде, без хәзер үзебез сезгә  булышырга тиеш», – дигән идем: «Менә синең дә балаларың үсеп җитәр, аңларсың әле. Булыша алганда булышасы килә ул. Без акча җыеп нишлибез?» – ди. Иремнән башка аларның олы кызлары да бар, анысының тормышы җитеш, аңа акчалата булышалардыр дип белмим. 
Әгәр дә ирем ялкауга салынмаса, бирәсе килгәч, бирсеннәр дә иде. Әти белән әни гомерлек түгел, бер көн килеп, алар да китеп барачаклар. Ә бер эшләргә өйрәнмәгән кеше гомер буе кешедән көтеп яшәячәк. Кырыкка җитеп килә торган иремнең шулай оялмыйча әнисе биргән пенсия акчасын алуына гарьләнәм. Иждивенец дип саныйм мин шундый кешеләрне. 
Бәлки, мондый хәл кемгәдер таныштыр. Нинди киңәш бирәсез? 

фото: https://pixabay.com/ru

Теги: язмыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минем дэ икетуган абыем бар иде. Эниемнен сенелесе,шул абыема,ай саен ярты пенсиясын биреп жибэрэ иде.Базардан ит алып жибэрэ иде. Апанын уз балалары юк иде.Апа улеп китте,кошелёгында сукыр тиендэ юк иде. Туганнар жыелып табыннарын уздардык. Ирегездэ тоже совесть юк ахыры. Акчаларын жыеп берэр санаторийга барып кайтырлар иде,авылда ул бичаралар нэрсэ кургэннэр инде,колхоз эшеннэн башка.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Таныш кына дисеңме?Великовозрастный балалары ипотека түли бит диеп 65 кә җитсә дә эшләп йөриләр.Ике балагада первый взноска бирдек,булды,хәзер үзләре тырышсын.Көчкә көчкә иртән торып эшкә китә ата аналары,алар өчен,совесть дигән нәрсә юк.Шулай өйрәткәннәр инде.Җилкәдән бәреп төшерергә кирәк әллә кайчан да бит....

      Хәзер укыйлар