Логотип
Күңелеңә җыйма

Теләк

Ни белән бетәчәген белсә, кеше бар сүзен дә үлчәп әйтер, эшен дә уйлап эшләр иде дә. Хәер, уйлап эшләнгән эшнең дә барысы да син теләгәнчә килеп чыкмый...

Безнең авылда элек бер әби гел бер дога укып йөргән. Бөтен белгәне шул булган инде. Бер мәлне мулладан әлеге доганың мәгънәсен сораган. Мулла аңлатып биргән инде:
– И-и Раббым, хәерле казалар бир, дигән мәгънәне аңлата бит бу, – дигән.
Теге әбинең артык исе китмәгән:
– Әйтәм аны, кәҗәм үлә дә страховой түлиләр, – ди икән.
– Шулай да Ходайдан каза сорама, – дип елмаеп куйган мулла.
Үзем дә шул әби хәленәрәк калдым әле. И-и, әллә нигә шулай диясе иттем шул инде. Ни белән бетәчәген белсә, кеше бар сүзен дә үлчәп әйтер, эшен дә уйлап эшләр иде дә. Хәер, уйлап эшләнгән эшнең дә барысы да син теләгәнчә килеп чыкмый.
Көтмәгәндә әнинең аягы шеште. Сызлана инде бу. Чирле кеше чәүчәләгрәк тә була бит инде, теләген шундук тормышка ашырмасаң, үпкәләп, үртәлә башлый. Чирле кешене бик үпкәләтәсе килми. Үз әниеңне бигрәк тә. Кызганыч та инде. Алай итеп, болай итеп караган булам, массаж ясаган булам, дарулар сөрткән булам. Файдасы тими инде. Үрсәләнеп, өзгәләнеп тик ята. Аптырагач, кочаклап аркасыннан сөйдем инде: «И-и Ходаем… Әнинең авыртуларын үземә бирсәң иде!» – дидем.
Аптыраганнан әйтәсең бит инде андый теләкләрне. Гомумән, Ходайга ялваруларның барысы да чарасызлыктан. Берсе дә уңышлы килеп чыкмый. Әллә уңышлы чыкканнары онытыламы. Бәлки, шулайдыр да, адәм хәтерендә читтән килгән әйбәтлек озак яшәмидер.
Тик бу юлы барысы да тиз булды. Хуҗалыктагы вак-төяк эшләрне карап керүгә, кинәт кенә аяк авырта башлады. Нәрсә булды икән дип карасам, шешеп чыккан. Бераздан үтереп сызларга тотынды. Бер дару да басмый моны, укол да, крем-мазьлар дә ярдәм итми. 
Берәр сәгать чамасы үкереп яткач, чүт кенә тынгандай булды. Мин аксаклый-аксаклый әни яткан бүлмәгә кердем. Баштарак ник шулай дип әйтүемә бераз үкенсәм дә, күңелдә могҗизага ышаныч, Ходайга рәхмәт хисе чиксез иде. Югыйсә бер җиргә бәрмәдем, кыек басмадым. Мондый сызлауның шулай кинәт кенә барлыкка килүенә бер сәбәп тә юк иде. Шулай булгач, Ходай минем теләкләрне ишеткән булып чыга бит инде.
Миңа гел әнинең аягы төзәлгәндер, авыртулары басылгандыр кебек тоелды. Бер мизгелгә үземнең шушы теләгем аз гына әйбәтлек кебек күренде. Карап үстергән әнкәң өчен мондый гына сызланулар әллә ни бәя түгел ич. Үз гамәлем өчен сөенү тойгысы авыртуны да бераз басып, күңелне дә яктырткандай булды. Хәтта бүлмәсенә кергәндә иреннәргә елмаю да кунды бугай әле. Һәрхәлдә ул кырыс кына итеп:
– Нәрсә елмаясың? – дип сорап куйды.
– Аягыңның авыртуы беттеме? – дидем мин ашкынулы бер ышаныч белән.
Тик әнинең аягы төзәлмәгән, сызланулары бетмәгән иде. Шуңа ул ыңгырашуга охшатыбрак:
– Әйе менә, бетә ди сиңа, – диде.
Тик минем ышаныч зур иде:
– Тиздән бетәчәк!
Мин нигәдер бар күңелем белән сабый балага әверелдем. Өлкәннәрнең сабыйлыгы – сантыйлык инде ул. Шуңа беркатлырак кешеләрне «сакаллы сабый» дип тә йөртәләр. Мин дә ун-унбиш минут саен әни янына кереп:
– Сызлавың басылмадымы? Шешең кайтмадымы? – дип аксаклап йөрдем. 
Аптырагач ул әйтеп куйды:
– Нәрсә минут саен сорап торасың инде, ничек бетәргә тиеш соң ул шул арада?
Чирнең килүе генә тиз, китүе озак икәнен ансыз да белә идем. Тик күңелдә ышаныч көчле иде. Юк, аяклар һаман төзәлмәде. Өмет өзелде инде бераз. Тик Ходайга үпкәләп булмый. Үзем гаепле. Аның сызлануын миңа бир дип түгел, ә авыртуны бетер, савыктыр әнине дип теләргә иде. Ходайга теләкләребез ирешә торган мизгелләр буладыр, бәлки. Без генә шул чакны кулдан ычкындырабыздыр, юк-бар теләкләр теләп, юк-бар нәрсәләр сорап коры калабыздыр. Югыйсә дөньяда могҗиза бар бит инде ул.

Фото: <a href="https://ru.freepik.com/free-photo/teenage-girl-with-praying-peace-hope-dreams-concept_4351526.htm#query=%D0%BC%D0%BE%D0%BB%D0%B8%D1%82%D0%B2%D0%B0&position=5&from_view=search&track=sph">Изображение от jcomp</a> на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тели белсэн телэк, Тели белмэсэн имгэк

    Хәзер укыйлар