Логотип
Күңелеңә җыйма

Табам, кочам, җибәрмим!

Мин интернет аша танышып карарга булдым әле. Алдан ук кисәтеп куям, экспериментым – журналга язма әзерләү максатыннан гына!..

Интернеттагы танышу сайтына теркәлгән бер егет менә шулай язып куйган. Игътибарны җәлеп итәр өчен генәме икән, әллә... Танышу сайтларына теркәлү, бәлки, чыннан да, күңел белән ымсынып, нәни могҗиза көтүдән башланадыр. Чыннан да, табылса иде ул! Бер кочыласы иде!.. Танышу сайтларында кемнәр «утыра» соң, кемнәр кемне эзли анда?! Мин дә интернет аша танышып карарга булдым әле. Алдан ук кисәтеп куям, экспериментым – журналга язма әзерләү максатыннан гына!

Әйдәгез, танышабыз!
Әле кайчан гына, без интернетта танышып гаилә кордык, диючеләр шундый сирәк, һәм алар үзенә күрә бер замана герое кебек иде. Ә хәзер күп кенә яшьләр үзләренең танышу тарихы турында сөйләгәндә: «Ул мине интернеттан күргән, шуннан язды...» – дип, берәр популяр соцаль челтәрне атый.

Кемдер социаль челтәрләрдә таныша, ә кемнәрдер танышу сайтларының ишекләрен шакый. Ә алар бик күп икән хәзер. Түләүлесе бар, түләүсезе. Иң мөһиме – туган телдә аралашып була торганнары да күп булып чыкты. Нәкъ менә төрле җирләрдә яшәүче татарларны кавыштыруны максат итеп куйганнары да очрады. Интернетта табышу-кавышу темасы белән күптәннән кызыксынам. Барлаган язмышларым, кызыклы (ә кайвакыт шактый күңелсез!) тарихларым да бар. «Интернетта яхшы кеше утырмас!» ди күпләр. Ә нигә, үзебез дә якыннарыбыз белән көне буе мессенджерлар аша аралашабыз, сөйләшәбез ич инде. «Онлайн» яшибез, бөтен хәбәрне шуннан алабыз. Интернетта мәхәббәтеңне табу гаҗәп хәлмени бүгенге заман өчен?!

Йәле, кемнәр бар икән «анда», үзем күреп, танышып чыгыйм булмаса.
Инде дистә елдан артык эшләп килүче иң популяр татар танышу сайтына теркәлдем. Катнашучылар саны – 38538448 диелгән. Шанслар җитәрлек, димәк! Яшьлек – җилкенчәк, чая вакыт ул. Ә олыгайган саен, күңелдәге киртәләр, уңайсызланулар арта бара. Һәркемнең парлы буласы килә, анысы да гаеп эш түгел. Ялгызлыктан интегеп, күңел читендә «Их, иңне-иңгә куеп яшәргә яр булса», дигән яшерен теләк белән ялгыз картайганчы, күңел киртәләреннән арынып, бәлки, чыннан да, үз ярыңны табарга талпынып караргадыр?!

Исемем – Мөнирә, 53 яшь, дип күрсәттем. Монда барысы да язып куелган: үз йортың белән торасыңмы, балалар яныңда яшиме, аерыммы, хезмәт хакың уртачадан зурракмы, кимрәкме, буең, чәч-күз төсең, кызыксынуларың... Сиңа туры килгәннәрен билгеләп кенә чыгасы. Фото куймадым. Бер айга фотосыз да ярап торыр... Алай да беренче көнне минем анкета «популярлар» арасында иде. Кичкә уннан артык хат алдым! Кемдер елмаюлы смайлик җибәргән, кемдер хәл белешеп язган. Үзем тирә ир-егетләр дә бар, яшьрәкләр дә сәлам җибәргән. Әйе, яшьләр дә җитәрлек монда. Иркутск, Мәскәү, Саратов... Чит илләрдә яшәүчеләрнең дә анкеталары бар. Гаилә корыр өчен үз милләтеннән кәләш эзлиләр! Дин бер булгангамы икән, төрек ир-атлары да күп «утыра» булып чыкты бу сайтта. Әле беренче көнне үк 55 яшьлек төрек ире язган иде.

Танышырга телим, үзең турында сөйлә, дигән. «Миңа кияүгә чыккан хатын-кыз Истанбулга күченеп, әнием һәм минем белән яшәргә тиеш була. Син ризамы?» – дип тә өстәгән.

Татарстанның Казаннан ерак түгел бер районында яшәүче, миннән (бу очракта Мөнирәдән дип укырга кирәк!) шактый яшь егет бик еш яза башлады. Үзе турында күп сөйләмәсә дә, берничә көннән бастырып телефон номеры сорый бу. Максаты ни булгандыр егетнең, әмма «Үз тиңеңне эзлә, энем», – дип хушлаштым мин аның белән. Алдан язганнар белән дә элемтәдә торам, яңа язучыларга да хәбәр салам. Кайбер кешеләр шактый актив, кайберләре бер генә тапкыр «Сәлам!» дип яза да, туктый... Тукта әле, минәйтәм, миңа язганнар белән генә язышып утырып булмас бит инде, үзем дә язып карыйм әле! «Үз тиңемдә» булганнарның анкеталарын ачып куйдым: Казан, Мәскәү кешесе, берсе Германиядән... Башлап язарга кыюлык җитми генә бит! Ни дип сүз башларга?! Соңыннан, белгечләр белән аралашкач аңладым, танышу сайтларына кергән олы яшьтәге татар хатын-кызларының күбесенә хас күренеш икән ул. Ничек инде таныш түгел ир-ат янына барып сүз башлыйсың?! Безнең табигатькә хас гадәт түгел лә! Ләкин танышу сайты – тыйнаклык саклап тора торган җир түгел. Максат куйдыңмы – тәвәккәлләргә кирәк! «Исәнме, хәлләрең ничек?» Хатларның күбесе менә шулай гади генә языла. «Әйбәт! Үзең ничек?»тән сөйләшү башлана. Мин, хыялланып, беренче хатларымда: «Карсыз Казаннан кайнар сәлам!» дигән булган идем. Хмм... узган гасырда калганмын, ахры, хәзер алай аралашмыйлар... Андый хатларыма әллә ни җавап биреп торучылар табылмады. (Әллә карсызлык алҗытканмы?!) Шулай да бер 57 яшьлек абзый авызыннан зур итеп сагыз шары чыгарып шартлатучы смайлик куеп җибәргән иде. Рәхмәт инде, монда да шар кабартучылар бар икән... Хатларга җитди итеп язучылар да булды. Ә берәү: «Сез җитди итеп аралашырга телисез бугай. Ә мин өйләнгән кеше. Минем монда танышып, сирәк кенә очрашып, яратышып кына йөрисем килә», – дип ачыктан-ачык язган иде. Вакытны әрәм итмик, безнең инде картлыкка таба, дип, төрле килешмәгән тәкъдимнәр белән язучылар да булды. Җитди итеп, бер-беребезне якыннан белешик, дигән ихлас тәкъдимнәр дә яңгырады.

Бу сайтта 26 яшьлек кызлар да, 63–65 яшьлек ханымнар да бар иде. Ир-атларның да яшьләре бар, картлары... Теләгән кеше белән языш!

Альфонслар, кредит түләтүчеләр...
Танышу сайтларында 50% ирләр һәм 50% хатын-кызлар утыра, ди белгечләр.
Максат бер – танышу. Әмма ни өчен танышу?!
...Район үзәгендә гомер итүче Заһир абый классташы аша таныша ул хатын-кыз белән. Үзенең тормыш иптәше, авырып, инде күптән вафат булган. Заһир абый пенсиядә булса да, агач эше белән шөгыльләнә, егәре нык. Эшләп кергән җиремә чәй куеп торырлык, өйнең бизәге булырлык берәр хатын булмасмы икән, дип шәһәрдә яшәүче классташына үзе мөрәҗәгать итә. Классташы танышулар сайтын ачып карый да, язганнары буенча Заһир абыйга туры килә торган хатын-кызны барлап, телефон номерларын бирә. Калганын үзләре килешә. Ике атна дигәндә, ул ханым Заһир абыйга күчеп яши дә башлый. Никах та укыталар. Уңган хуҗабикә йорт-җирне дә карый, хатын-кыз эшләрен яратып башкара, юмалап, өч атна дигәндә берәм-берәм Заһир абыйга башта үзенең, аннары улының кредитларын да түләтеп бетерә һәм озакламый китеп тә бара... Өйнең нуры барлыкка килде дип очынып йөргән Заһир абый эшнең нидә икәнен аңламый да кала... Аңлашырга дип шалтыраткач, «Ачуланма инде, минем дус хатыннар да шулай итә, яшәргә кирәк бит», – ди...

Сайтта утыручы альфонслар, ялганчылар турында да күп ишеттем. Ялгызлыктан өзгәләнгән хатын-кызга мул итеп матур сүзләр яудыралар, бәхетле киләчәк вәгъдә итәләр дә, бер тамчы җылыга нәүмиз җанны кармакка каптыргач, кинәт авыр хәлдә кала икән алар. Йә әниләре үлеп китә, йә үзләре авырый башлый яки киләчәктә икәү яшисе йортка акчалары җитеп бетми...

«Күңелегезгә киртләп куегыз: мөнәсәбәтләрдә ихлас булган ир-ат хатын-кыздан беркайчан да акча сорамый. Ир кеше табигате белән – табучы ул. Авыр хәлдә калганда да ярдәм сорарга ир-ат дуслары, танышлары була аның, – ди психолог Галия Гыймадиева. – Шулай ук танышу сайтларына керүчеләр көткән кешемне очратырмын, дип зур өметләр баглыйлар, һәм безнең күзаллаулар чынбарлыкка туры килми. Шуңа күрә күңел кайту очраклары да була кайчак. Экранның теге ягында кем утырганны беркайчан да йөз процент белеп бетерә алмыйбыз бит. Үзегезгә дә артык яхшы булып күренергә тырышмаска киңәш итәр идем. Ялган барыбер калкып чыгачак, соңыннан уңайсыз хәлдә калуыгыз бар. Бәягезне дә төшермәгез. Безнең хатын-кызлар үзләренең уңай ягын табып күрсәтә белми. Тагын шунысына да игътибар итегез, язышканда ук күңелегез тартмый, аралашуда үзегезне ничектер уңайсыз хис итәсез икән – киләчәктә бу кеше белән нидер килеп чыгасы икеле. Аралашкан кешегезгә яшәү рәвеше, элеккеге мөнәсәбәтләре турында да сораулар бирергә уңайсызланмагыз. Бәлки, нәкъ шул мәгълүмат киләчәктә сезгә дөрес нәтиҗә ясарга ярдәм итәр. Иң мөһиме – языша башлаганчы, үзегез нәрсәгә яраклаша алу-алмавыгызны барлап куегыз. Башка шәһәргә, илгә күчеп китәргә әзерме сез, ир кешенең әнисе белән бергә яши алачаксызмы...»
Тагын бер тарих. Әлфия апа аны миңа үзе сөйләде. Инде олы яшькә җиткән балалары белән яшәгәндә танышулар сайтына кереп языша башлый ул. Ире белән яшьли аерылышкан. Казандагы фатир шактый кысан булганга, күңелгә ятышлы ир-ат белән танышып, моннан күчеп китәсе килә аның. Авылда үзенең йорт-җире белән яшәүче берәү белән шактый озак язышып аралаша. Яңа танышы очрашырга дип берничә тапкыр Казанга да килә. Озакламый Әлфия апаны үзенә яшәргә алып кайтып китә. Күптән хатын-кыз кулы тимәгән өйне тәртипкә китерергә тырыша Әлфия апа: юа, җыя, ашарга пешерә. Башта хатын янында гына йөргән ир бераздан ялкаулана башлый, кулланучыга гына әйләнә. Берни эшлисе килми, уртак тормышка әллә ни исе китми башлый. Балалар алдында зурлап чыгып киттем бит дип, ярты ел түзеп яши әле Әлфия апа. Беркөнне ирнең яңадан танышулар сайтында утырганын күреп ала да, китә ул анардан. Бик күңеле төшә. Шулай да Казанга кайткач, танышулар сайтында аралашуны дәвам итә. Тагын бер ир-ат җитди итеп яза башлый аңа. Ышанырга да, ышанмаска да белмәгән Әлфия апа аның белән дә очрашып карарга була. Казанның Урицкий паркына лалә чәчәкләре күтәреп килгән ир – аның элеккеге аерылышкан ире булып чыга. Башка исем белән язышкан ир үзенең кем янына килгәнен белеп килә. «Яңадан килештек бугай без, менә җайлап кына аның дача йортында яшәп ятабыз әле», – ди Әлфия апа бәхетле елмаеп. Шундый хәлләр дә булгалый!

Ә үземнең тәҗрибәмә таянып менә шуларны әйтә алам: танышу сайтларында хатын-кыз белән очрашуларга йөрергә вакытлары булмаган эшлекле кешеләр, чит илләрдә, чит төбәкләрдә яшәп, татар хатын-кызын очратырга теләүчеләр, эшсезләр, бер төнлек (гафу итегез!) мәхәббәт һәм кызык эзләүчеләр, тормыш итәргә яр табарга өмет итүчеләрне очратырга була. Монда һәркем идеаль. Язганнарына гына карагыз: бөтен кеше буш вакытында паркка йөри, документаль фильм карый, музыка тыңлый, китап укый һәм кадерлесен табып, бәхетле булырга хыяллана. Барлык сүзләргә дә ышанып бетмәгез, сак була белү дә кирәк! 

Шулай да! Өметне беркайчан да өзәргә ярамый. Чүп ташларга чыкканда да иренеңне буяп чык, язмышыңны очратуың бар, диләр бит. Әлеге язмага алыныр алдыннан да, әнә, икесе дә бик авыр язмыш сынаулары узган ир белән хатынның, ялгыз калгач, танышу сайтларында язышып, табышып, бәхетле тормыш корып җибәрүләре турында сөйләгән иде. Бар ул бер-берсен танышу сайтларында очраткан бәхетле кешеләр. Мәхәббәт сәгатенең кайда сугасын кем белсен! Ихлас теләк белән парын эзләп танышу сайтларына керүчеләрнең дә үзләрен табучысы һәм үзеннән җибәрмәүчесе табылсын иде ул!

...Танышу сайтларында утырып, җәй җиткәч, кышкы бүреген дә алып куярга оныткан бер абзый турында көлеп сөйләгәннәр иде бервакыт. Вертуаль дөнья үзенә бик тиз тартып ала шул ул. Әмма мин бер айдан анкетамны алдым, һәркем белән матурлап саубуллаштым. Минем белән аралашканда танышу сайтындагы бер генә ир заты да зыян күрмәде дип ышанам. 

P. S. Ауу! Китапханәдә яки театрда танышучылар бармы ул хәзер?!

ФИКЕР: Илсөяр (интернет аша танышып, 12 еллык гаилә тәҗрибәсе бар): «Интернет аша танышу 15 еллап элек башланды. Ул вакытта бик күп иптәш кызларым шунда танышып, кияүгә чыктылар. Ул вакытта танышу сайтларына начар уйлар белән керүчеләр юк иде әле. Эшкә килгәч, шунда кереп кем беләндер танышып-сөйләшә идек тә, кичен инде ул кеше белән очрашуга да барып кайткан чаклар бар иде. Ә хәзер кем белән танышканыңны белеп аралашырга кирәк дип әйтәләр. Без үзебез дә ирем белән интернет аша таныштык. Бер ел буе интернет аша гына аралаштык, фотолар алыштык. Күрешкәндә инде бер-беребезне әйбәт белә идек, чөнки аралашуыбыз җитди булды. Бүгенге заманда интернет аша танышуларга уңай карыйм. Ыгы-зыгылы тормышта яшибез, йөгерәбез, чабабыз, байлык артыннан куабыз. Шәхси тормышка вакыт та калмый торгандыр ул. Ялгызлар өчен әйбәт аралашу мәйданы дип саныйм мин аны».

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минем дус Кызымның малае, машиналар эштэн кайтып бара икэн Радиода, таныша М, дип телефон номеры янгырый. Егет укчы, озак уйлап тормый, шалтырата, шул конне ук курешэлэр Озакка сузмый, ойлэнешептэ куялар Бугенге Кондэ, кызлары, уллары мэктэптэ, фатирлары иркен, елда икешэр тапкыр чит илгэдэ чыгалар эле Аллага шокер.

    Хәзер укыйлар