Логотип
Күңелеңә җыйма

Сыналган мәхәббәт бәхете

Язмыштан котылып булмый, язмышыңа язылган булса, тешеңне сындырып керер, диләр. Вәсиләгә Газие белән бәхетле булырга язган булган инде. Урау юллар, яңа гаилә аша узып булса да. 



Аларның бер-берсенә булган мәхәббәте беренче сыйныфка килгән көнне үк башланмады микән. Укытучы апалары Вәсилә белән Газине беренче көнне үк бергә утыртты. Бергә утыргач, ирексездән сөйләшә башлыйсың инде. Менә шулай дуслашып китә алар. Балачак дуслыгы үсмерлек чорына җиткәч, мәхәббәткә әйләнә. Тугызынчы сыйныфтан соң Гази техникумга укырга китә, кыз мәктәптә кала. Очрашулар сирәгәя, әмма очрашсалар аерылыша алмый интегәләр. Вәсилә унберенче сыйныфта укыган чакта юктан гына ачуланышып, берничә ай күрешми тора алар. Аннан егет чәчәкләр күтәреп килә. Шимбә – кызның әти-әнисе авылга кайтып киткән көн була ул.

 
Сагыну, яшьлек дәрте башларын әйләндерә, бергә төн уздыралар. Без барыбер бергә булачакбыз дип уйлыйлар, әмма бу ләззәтле төннең тормышларында зур авырлыклар тудырганын үсмерләр аңлап җиткерә алмый. Бу хәлдән соң ике ай узгач, авырга узганын аңлый кыз. Газигә әйтергә курка, әнисенә ачыла. Кызлары мәктәп тәмамлап, институтка керәчәк дип йөргән әти-әни бала турында ишетергә дә теләми. «Гомереңне әрәм итәчәгеңне аңламыйсыңмы соң син?» – дип, елый-елый сүгә әнисе. Кыз баласын төшертергә ризалаша. Әнисе тиз арада таныш табибына алып бара, кызга аборт ясыйлар. Әмма ул уңышлы чыкмый, Вәсиләгә озак кына хастаханәдә ятарга туры килә. Табиблар әйткән диагноздан әнисе сыгылып төшә: Вәсиләнең баласы башка була алмый. Күп күз яшьләре түгә бу көннәрдә ана, кыз гына әллә ни уйланмый. Башына төшкән авырлыкны яшьлеге белән әллә аңлап бетерә алмый шунда. Җитмәсә, алда имтиханнар, институт. 


Гази диагноз турында белсә дә, Вәсиләне ташламый. Кыз институтка укырга кергәч, алар туй ясап, бергә яши башлыйлар. Тормышларын башлап җибәрергә ике якның да әти-әнисе ярдәм итә. Яшьлек хатасы турында исләренә төшереп тә карамыйлар, бала турында да уйланмый яшь гаилә. Вәсилә укый, егет автослесарь булып эшли башлый. Икесенә бик рәхәт була аларга. Гази үзенең автомастерскоен ача, уңышлы гына бизнес башлап җибәрә. Вәсилә институтны тәмамлап, эшкә керә. Җитеш дөньяда яшиләр. Тик ире генә Вәсиләдән читләшә башлый. 


Хатыны бу салкынлыкны сизә, үтәр әле дип уйлый. Подъезд төбендә утыручы әбиләр беркөн туктатып, иренең күрше йортта яшәүче хатынга йөрүен әйтәләр. Җитмәсә, ул хатын соңгы вакытларда урамда коляска тартып йөри икән. Бу хәбәр йөрәгенә тирән яра салса да, ирен гаепләми ул, аның да әти буласы килә, ул да ата булырга хокуклы дип уйлый. Барысына да үзен гаепли. Ул бит иренә бала табып бирә алмый. Газигә бер сүз эндәшми. Әмма иренең ике гаилә арасында бәргәләнгәнен күреп яши. Беркөнне ул Вәсиләгә барысы хакында да сөйләп бирә. Елап, низаг куптармый хатын. Бары тик ирендә әти хисләренең җиңүен аңлый. Газинең әйберләрен җайлап кына җыеп, матур итеп ирен озатып кала да караватына барып каплана. Кысыр агач булгач, беркемне гаепли алмый бит инде ул. 


Соры көннәр башлана. Вәсилә эш белән юанырга тырыша. Карьера баскычы буйлап күтәрелә. Өеннән иртән үк чыгып китә, караңгы төшкәч кенә кайтып керә. Урамда коляска этеп йөргән бәхетле ирен очратудан курка. Югары көчләр Вәсиләне жәлли, ахры. Өйдән чыгып киткәннән соң бер тапкыр да очратмый ул Газине. 


Бу хәлләрдән соң ярты ел уза. Вәсиләне эшендә командировкага җибәрәләр. Ят шәһәрдә үзен үтә дә ялгыз тоя хатын. Үзе кебек үк стажировка үтәргә килгән, кунакханәдә күрше бүлмәдә генә яшәгән ир белән якынаеп китә. Кичләрен шәһәр буйлап бергә йөриләр, буш вакытларында кинога барып кайталар. Соңгы кичне ир аны ресторанга чакыра. Бик озак сөйләшеп утыралар. Парлы булса да, җылы тапмаган ялгыз җан булып чыга ир. Әллә эчкән шәраб башны әйләндерә, әллә назга сусаган тән ымсына, Вәсилә рестораннан соң аның бүлмәсенә кайта. 


Командировкадан кайтып бер ай үтүгә, хатын авырга узганлыгын аңлый. Моннан да зуррак, көтелмәгән бәхет була алмый аның өчен. Әйе, яраткан кешедән түгел булачак бәхет җимеше, әмма ул сабыйга аның җылысы, мәхәббәте артыгы белән җитәчәк. Уйларга да кыймаган хыялы бит ул аның. Бүләк! Вәсилә үзенең матурланып, яшәреп киткәнен сизә. Бәхетле, бик бәхетле булып йөри ул. Бала аныкы гына балачак. Башкалар аларга кирәкми. Подъезд төбендә утырган әбиләрнең шикле карашлары да куркыта алмый аны. Көтелгән бәхетне беркем дә җимерә алмаячак. 


Шул әбиләр ял көне һава суларга чыккач туктата аны. «Үзең күрәсеңме соң, киткән ирең һәр кич килеп тәрәзәңә карап утыра», – диләр, Вәсиләнең көмәненә карый-карый. Гаҗәпләнгәнен күрсәтми: «Ул ирекле, аңа кайда утырса да була», – дип, артык исе китмичә генә юлын дәвам итә хатын. Шул ук кичне урамга күренмичә генә тәрәзәдән ишегалдын күзәтә. Әбиләр дөрес әйтә икән шул. Гази утыра. Хатынның йөрәге томырылып тибә башлый. Инде юллар аерылган, безнең башка тормыш, аныкы башка дип уйлый ул, түгәрәкләнгән эчен сыйпап. Инде сабые белән очрашырга да күп калмады. Бары өч ай гына! 


Икенче көнне дә Газинең эскәмиядә утырганын күрә, өченче көнне дә... Бер атнадан соң ул аның янына төшә. Вәсиләнең авырлы икәнен күргәч, үзгәреп китә ир. Әмма берни әйтми. Алар сөйләшми. Алар өчен күзләре генә сөйләшә. Озак кына бер-берсенә карап басып торгач, Газие аны кочаклап ала. Вәсилә аны чәй эчәргә өйләренә чакыра. Баксаң, Газинең гаилә тормышы барып чыкмаган. Хатынының балага да артык исе китмәгән. Башта иптәш кызларым белән очрашам дип, бала белән ирен калдырып чыгып китә башлый, аннан  башка ирләр белән чуалганын ишеттерәләр. Гази дәгъва белдерә башлагач: «Бала да, үзең дә кирәкми», – дип, өйдән чыгып ук киткән. Хәзер бала Газинең әнисендә, ә үзе фатир арендалап яши икән.

Алар төне буе сөйләшеп чыгалар. Гази Вәсиләдән гафу үтенеп, уртак тормышларын киредән башлап карарга тәкъдим итә. Вәсилә, әлбәттә, күңеленнән шатлана. Тик ул бит хәзер ялгызы түгел. Ирексездән эчен сыпырып куя. «Синең бала – минем бала», – ди ир, хатынның эченә кулып куеп. «Ә синең бала – минем бала булыр», – ди Вәсилә. 


Ике яраткан җан еллар узгач, бәхетле тормыш башлый. Ике кызлары – ике канатлары була аларның. Берничә ел үткәч, авырлыклар аша сыналган мәхәббәтләре билгесе итеп малай алып кайтачакларын белмиләр әле алар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар