Логотип
Күңелеңә җыйма

Сыналган йөрәк

Мәхәббәт дигән нәрсә бергә яши башлагач, эреп югала икән...

Эльмира – Казаннан ерак түгел генә урнашкан бер гап-гади авылда туып-үскән кыз. Әтисе Азат – фермер, халыктан пай җирләре сатып алып печән үстерә, үгезләр үстереп, ит сату белән шөгыльләнә. Гаиләдә Эльмирадан кала абыйсы белән энесе бар: өлкән абыйсы Фаяз авылда төпләнеп калды, хатыны Алсу белән өч кыз үстерә. Энесе Рөстәм мәктәптә укуына карамастан, хуҗалыкта булыша. Әнисе Роза авыл клубында эшләп пенсиягә чыкты, гаилә бизнесында катнаша: итләрне иттарткычтан чыгарып, сатуга әзерли.

Эльмира кече яшьтән үк олы җанлы, пөхтә, сабыр табигатьле булып үсте – авыл мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, Казанда урнашкан Югары уку йортларының берсендә белем алды. 

Хәзерге вакытта Эльмира шәһәр читендә урнашкан бер китапханәдә эшли. Хезмәт иткән җире кызны тулысы белән канәгатьләндерә – эш хакы зур булмаса да, коллективтагы кызлар дус-тату яши. Җитәкчеләре Асия Азаматовна кул астында эшләүче кызлары өчен «ут йотып» тора: премиясен дә яза, кулыннан килгәнне эшләргә тырыша. Асия Азаматовна Эльмираның яшьтәше булуга карамастан, үзен коллективта тәҗрибәле җитәкче итеп танытты – һәркем өчен борчыла, икенче әни кебек. Кирәк чакта кеше хәленә керә белә – көннәр алган өчен дә сүз әйтми, хезмәткәрләр больничныйда вакытта өендә үз куллары белән өчпочмаклар пешереп, хәл белешергә дә килеп җитә. 

Китапханә стресстан котылу өчен шифаханәләрдән бер дә ким түгел, монда һәр почмакта тынлык хөкем сөрә: диварларда беркетелгән шкафларда төрледән-төрле үрмәле гөлләр үсә, коридор идәннәрендәге чүлмәкләрдә шаулап чәчәк атып утыручы үсентеләрнең буйлары хәтта ике метрга кадәр җиткән. Китапханәнең уку залларында чебен очкан тавыш кына ишетелә. Бу бинага йөрүче кешеләр – зыялы профессорлар, фән кандидатлары, галимнәр, укытучылар, студентлар. Эльмирага бу мохиттә эшләү авыр уйларыннан котылырга, чуалган фикерләрен рәткә китерергә, күңелендәге авыр хатирәләрне онытырга ярдәм итә. 

Аңа 41 яшь тулып килә. Бүгенге көндә ире дә, баласы да юк. 27 яшендә бер тапкыр кияүгә чыгып карады, ләкин торып китә алмадылар. Беренче ире Ришат – сыйныфташы, алар 8 нчедә укыганда очраша башладылар. Мәктәптә аларга «Йосыф-Зөләйха» дигән кушамат тагалар. 
Армиядән кайтуга, Ришат Эльмирага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады, кыз шатланып риза булды. Ләкин бу никах бәхетле булып чыкмады – Ришат аракы белән дуслашты, хатынына кул күтәрә башлады. 

Яшьләр Казанда бер әбидә бүлмә арендалап яшәде. Эльмирага институтта уку җиңел бирелмәде. Ире укуын ташларга, эшкә урнашырга кушты. Үзе заводта эш сменасын тәмамлагач, өйгә кайтырга ашыкмады: дуслары белән мунчага, балыкка барабыз, дигән сәбәп белән, гел каядыр югала иде. Өйгә төнге сәгать 12 ләр тирәсендә генә кайтып керә иде. 

Мәхәббәт дигән нәрсә бергә яши башлагач, эреп югала икән. Ришат танымаслык булып үзгәрде: юктан көнләшә, бер сәбәпсезгә тавыш чыгара торган булды. 

Гаилә тормышы ике елга гына сузылды. Бервакытны Ришат гадәттәгечә эштән «кызмача» кайтып керде, лекция дәфтәрен тотып утырган хатынының кулыннан ручкасын тартып алды: «Ирең эштән кайтып кергәндә профессор булып утырма», – дип тавыш чыгарды. Экзаменнарга әзерләнеп утыручы Эльмираның сүзләрен ишетергә дә теләмәде ул, өстенә курткасын элеп кичке урамга чыгып китте. 

Бу кич яшь хатын соңгы кич булды. Ул бар булган киемнәрен бер сумкага тутырып, тулай торакка – дус кызлары янына китеп барды. Ришат ничек кенә артыннан йөрмәсен, яңадан кушылырга тәкъдим итмәсен – риза булмады, йөрәгендәге хисләр суынган, күңеле боз булып каткан иде...

Аерылышу җиңел булмый. Кемнәрдер аз вакыт эчендә башка кешегә кияүгә чыга, яңа тормыш башлый. Эльмира исә йөрәген бикләп куйды, күңелен тулысы белән укуга багышлады... Кешеләргә ачылу куркыныч булып тоела башлады аңа.

Көн артыннан – көн, ел артыннан ел узды. Бүген Эльмира, вакыт узганын аңлап, бәхетен тагын бер тапкыр сынап карарга булды…
Быелгы елның язында, күңелсез тормышына кечкенә генә ямь өстәргә теләп, танышу сайтында анкета калдырды: «Тыныч холыклы, рухи тормышны кадерләүче хатын-кыз. Бер кат ялгыштым. Хәзер аңлы мәхәббәт эзлим».

Фотоны да гадине генә урнаштырды Эльмира. Үз телефонына төшергән сурәтне сайлады – ак күлмәктән, каен кочаклап төшкәнне... «Үзем шикелле гади кеше булсын, артык байлар, альфонслар башны бутамасын», дип уйлады ул.

Берничә көн тынлык булды. Гади фотога ир-егетләр игътибар итмәде. Интернетта да, тормыштагы шикелле, ир-егетләргә купшы, чибәр кызлар гына кирәк икән...

Якшәмбе көн иртәсендә Эльмира сайтны ачып анкетасын барларга булды. Аңа берничә егеттән хат килгән иде: Истанбулда яшәүче 60 яшьлек төрек кешесеннән, Казанда яшәүче гарәптән, өйләнгән ир затыннан, Руслан исемле 43 яшьлек татар кешесеннән. Соңгы хат Эльмирада кызыксыну уятты. Русланның анкетасы аның таләпләренә туры килә иде.

«Минем исемем Руслан, миңа 43 яшь. Гаилә кыйммәтләрен аңлыйм. Хатын-кызны терәк итеп түгел, йөрәк итеп күрә беләм. Хәзерге вакытта Мәскәүдә яшим, бер тапкыр да өйләнгәнем булмады. Хатын-кызда гадилекне, ихласлыкны яратам. Гаилә корыр өчен акыллы, эчкерсез, бала табарга теләге булган, җитди хатын-кыз эзлим», – дип язылган иде анкетасында.

Руслан – профиле буенча Мәскәү өлкәсендә ИТ тармагында эшли икән.

Эльмира башка хатларны корзинага җибәрде дә, Русланга үзе турында яза башлады. Ул бернәрсә дә яшермәде – кайда туганын, укыганын, гаилә корып, бәхет таба алмаганын да яшермичә язды. 

Русланның җавабы озак көттермәде. 

(Дәвамы бар.)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авторнын Яна хикаясе бик кунелгэ ошады, хэзерге заман тормышы, яшьлэрнен узлэренэ тиннэрен табу авыр , бигрэк тэ 30 дан узганнарга, БИК ометле эсэр. Дэвамын туземсезлек белэн котэбез , топ герой уз тинен табып бэхетле булсын иде . Рэхмэт авторга

    • аватар Без имени

      0

      0

      27 яшендә кияүгә бер чыгып карады, диг?н башта. Аннан соң армиядән соң тәк дим ясады, дип укыйбыз. 21 яшендәдер, бәлки?

      Хәзер укыйлар