Син минем балам!

– Яки ярты елга алдан түләп куясыз, яки мин башка кешеләр табам! Тагын бер атна гына көтәм дә... – хуҗа хатын ишекне шапылдатып ябып чыгып китте. Аның аяк тавышы бик озак ишетелеп торды әле. Әйтерсең лә Ләйләнең башына басып төшә: дөп-дөп-дөп... Ләйлә, ике куллап, ярылыр чиккә җиткән башын кысты. «Туксан мең... туксан мең...» – чигәдә типкән кан тамырлары буйлап, әнә шушы сүзләр башта йөрәгенә, аннары баш миенә үтте. «Туксан мең...»
Бәлки, кем өчендер бу акча кыйммәтле кибеткә кереп, ниндидер бер кофта алып кына чыгарлыктыр инде, ә Ләйлә өчен ул бүген бик зур сумма иде. 
Җанын әчеттереп, күз алдына кичәге көн килде. 
– Клиентлар юк, хезмәткәрләрне кыскартмыйча булмый. Ләйлә Наилевна, сез кадрлар бүлегеннән хезмәт кенәгәгезне кереп алыгыз, җәйге ялыгыз өчен бер айлык пособиене түләрбез», – диде аңа Айдар Фидаилевич. 
Күз яшьләре керфек очларына эленгән килеш кипте. Еларлык та хәле юк иде Ләйләнең. Уйлавы гына да авыр: өч баласы белән бер тиенсез, эшсез... Җитмәсә, иртәдән үк квартира хуҗасы килеп, ярты ел алдан акча түләп куюны сорый. Аны да аңлый Ләйлә, ул хуҗа, сораса да хакы бар. «Шәһәр читендәге йортның түбәсен алыштырасы бар, акча кирәк», – дигән иде. 
«Ярар, болай утырып булмас, берәр нәрсә уйларга кирәк», – дип, Ләйлә урыныннан торып, газга чәйнек утыртты. Үтереп сызлаган башын, бәлки, кайнар чәй басар...
Иртәгәсен ул эш эзләп берничә оешманың ишеген шакыды. «Санитаркалар кирәк инде... Риза булсагыз, иртәгә үк эшкә чыга аласыз...» – дип озаттылар аны соңгы кергән җирдән. Югары белемем бар дип сайланып торыр чак түгел, биш куллап риза иде Ләйлә идән юарга да. Өч баласын ялгызы үстергән хатын бернинди эштән дә чирканмый үзе, акчасын гына вакытында түләсеннәр. 
Бу оешма турында рекламалар моңарчы да күзенә чалынган иде аның. Баласыз гаиләләрне балалы итү белән шөгыльләнәләр монда. «Изге эш...» – дип, күңеленнән генә үзе эшләячәк оешманың хезмәтенә бәя бирде Ләйлә. 
Яңа эшкә тиз ияләнде ул. Идән юу белмәгән эше түгел лә! Кечкенәдән эшләп күнеккән хезмәт. Тора-бара коллектив белән дә якынайды. Беренче көннән үк аңа бер шарт куйдылар – мондагы клиентлар турында беркемгә дә әйтмәскә. Хәтта танышыңны очратсаң да, аны тануыңны белдерергә ярамый. Монысын да аңлый Ләйлә. Кайсы гаиләнең үз серен читкә чыгарасы килсен?! Алар балаларының ничек тууы сер булып каласына ышанып килә бит бу клиникага. 
Ләкин менә элеккеге җитәкчесе Айдар Фидаилевичны монда очратырмын дип берничек тә уйламаган иде ул. Яшь кенә хатын-кызны култыклап врач кабинетыннан чыкканын күрүгә, швабрасын башка якка таба этеп алып китте. Үзен күргәнне күреп калмасын тагын! Айдар Фидаилевичның беренче гаиләсеннән аерылып, яшь кенә кыз белән яшәгәнен әйткәлиләр иде элеккеге эшендә. Ышанмаган иде Ләйлә, хак әйткәннәр икән. Яшь хатыны иллә дә чибәр! «Сусыз кашыктан суырып йотарлык», – диләр мондый чибәрләр турында. Кырыктан соң ирләрнең касыгын шайтан кытыклый, диләр, дөрес әйтәләр, күрәсең. Аның да ире өч баласы бар дип тормады, яшь хатынга чыгып китте бит. Горур иде Ләйлә, аякларына асылынып еламады, гаилә җимерүчене җирдән алып, күккә салып каргамады. «Китәсең икән, башкача сиңа монда юл ябык», – дип, сүзен кистереп әйтте. Яңа мәхәббәте өч баласын оныттырырлык көчле иде ахрысы ирнең. Туган көннәре җитсә, и көтәләр иде балалар әтиләрен. Аларның тилмерүен күреп, үзәкләре өзгәләнде Ләйләнең. Кулына ничә тапкыр телефонын алып, шалтыратып кына булса да котла балаларны, дип әйтергә талпынды. Тыелып калды. Үзе исә бар җылысын бирергә тырышты аларга. Үзенә акчасы калмаса калмады, балаларына алды, балаларын ашатты, балаларын киендерде... 
...Инде башка очратмам, дип уйлаган иде, бер атнадан кабат элеккеге җитәкчесе белән күзгә күз очрашырга туры килде. Бу юлы инде башка якны юган рәвеш чыгарып, швабрасын кире якка этеп китеп булмый иде. Айдар Фидаилевич та таныды аны, исәнләшеп, башын да кагып куйды хәтта. Ләкин Ләйлә башын да күтәреп карамады. Ярамый!
Эш бик соң бетә бу клиникада. Дөрес инде, шәһәрдәге күп оешмалар кичке җидегә кадәр эшли, клиниканың эш сәгатьләре аларны да кабул итеп өлгерерлек итеп көйләнгән. Кичке унда гына өенә кайтырга чыга Ләйлә. 
Гадәтенчә, җыенып, ишектән генә атлаган иде, каршысында Айдар Фидаилевичны күреп, сискәнеп китте. Элеккеге хуҗасы аны көтә иде.
– Исәнмесез, Ләйлә Наилевна, Гаҗәпләндегезме? Сезне көтә идем... Риза булсагыз, әйдәгез, үзем озатып куйыйм әле сезне, – ир каршыдагы машинага таба ымлады. 
– Хәерле көн... – дип сәламенә каршы сәлам бирде Ләйлә. Әйе, ул аптыраган иде. «Ник кирәк булдым икән?» – дигән уй сызылып үтте башыннан. 
Алар затлы машинага кереп утырдылар. Айдар Фидаилевич руль өстендә бармакларын биетеп алды да сүз башлады: 
– Ләйлә Наилевна, сораганым өчен гафу итегез, сез кияүдә түгел бит? – ирнең каушаганы тавышына чыккан иде. «Юк», – дигәнне белдереп, хатын башын чайкады. Аннары күзләрен зур ачып, иргә төбәлде: «Сезгә минем тормышым ник кирәк?» – дигән сорау ярылып ята иде бу карашта. 
– Мондый тупас соравым өчен берүк гафу итегез инде, очрашкан кешегез дә юкмы? 
Зәңгәр күзләр куе керфекләр арасына яшеренде. Юк, аның очрашып йөргән кешесе дә юк. Айдар Фидаилевич җавапны сүзсез дә аңлады. 
– Минем сезгә бик зур бер тәкъдимем бар. Юк, дип әйткәнче, бераз уйлагыз, хәзер үк җавап бирмәгез. Ләйлә ханым, без үзебезгә бала табып бирерлек хатын-кыз эзли идек. Без... э-э – ир бермәл тотлыгып калды, – Эльвина Робертовна, хатыным, үзе бала таба алмый, врачларның соңгы сүзе шундый. Үзегез күрдегез, без бу клиникага инде шактыйдан йөрибез. 
Айдар Фидаилевич, сүзеннән бүленеп, кабат Ләйләгә текәлде. Әйтергәме, әйтмәскәме, дигән икеләнү иде аның күзләрендә. 
– Миннән ни телисез соң? – сорау Ләйләнең авызынан үзеннән-үзе ычкынды. 
– Безгә бала табып бирүегезне...
–    Бала???
– Әйе, суррогат әни булырдай хатын-кыз эзләргә куштылар. Өч балагыз бар дип беләм, ирегез дә юк икән. Хәлегезне аңлыйм... Ялгызыгызга кыендыр. Клиникада санитаркага әллә ни зур акчалар түлиләрдер дип уйламыйм. Ә мин сезгә әҗерен яхшы итеп түләрмен. Ике миллионга ризамы сез? Ай саен тагын егерме биш мең өстәмә. Анысы – ашау-эчүгә. Кием-салымга аерым бирермен. Ләйлә Наилевна, йә, ни дисез?
Ни дисен Ләйлә? Ул бу сорауга җавап бирерлек хәлдәмени? 
– Әйдәгез, сез берәр атна уйлагыз, аннары җавап бирерсез. – Айдар Фидаилевич машинасын кабызды. – Сез кайда яшисез, илтеп куям...
Төне буе керфек какмады Ләйлә. Анысын да уйлап карады, монысын да. Тугыз ай дигәндә ике миллион сумны тагын кайда түләячәкләр аңа? Бәлки, ризалык бирергәдер? Күңеленнән риза булдым дигәндә, икенче уй баш калкыта: тугыз ай буе тилмереп күтәреп, интегеп тапкан баласыннан ничек итеп аерылыр ул? Күз алдына үзенең өч нарасыен  беренче тапкыр күкрәгенә кушкан мизгелләре килде. И аларның чупылдатып ими имүләре, и аларның исләре! И-и!!! Ни җаның белән аларны кешегә бирмәк кирәк?! 
Бер атна вакыт бирәм дигән иде Айдар Фидаилевич, үзе икенче көнне үк килеп җиткән. Кабат аны затлы машинасы белән каршы алды. 
–    Йә, ни уйладыгыз, Ләйлә Наилевна?
– Айдар Фидаилевич, мөгаен, юктыр... Мин ул баланы тапсам да, сезгә бирә алмам... Җаныңны өзеп туган бала бик кадерле була бит... 
– Ләйлә Наилевна, э-э, – ир кабат төртелеп калды, – Ләйлә дип кенә әйтсәм
ярыймы сезгә, болай чит кеше белән сөйләшкән кебек... 
– Әйтегез соң, – Ләйлә иңбашларын гына сикертеп куйды. 
– Ләйлә, сез тагын бер кат ныклап уйлагыз әле. Мин дә төне буе уйландым
кичә. Беләсезме, әгәр риза булсагыз, мин сезгә яңа фатир сатып алып бирәм. Әйе, бала табу шуңа торырлык дип уйлыйм. 
Үз фатирында яшәү Ләйләнең иң зур хыялы иде. Балалар белән бер фатирдан икенчесенә йөрүдән бик тә туйган, хуҗалардан ялыккан иде. Әллә риза булсынмы? Ник алай өзгәләнә соң әле, аның үз баласы булмый бит ул. Табып, ташлап калдырмый, үз ата-насына тапшыра... 
...Соңгы аен бик авырлык белән йөри әле Ләйлә. Баштарак токсикоздан интекте, хәзер менә кан басымы күтәрелә. Инде менә больницага ук кереп ятарга мәҗбүр. Үзе монда булса да, күңеле балалары янында. «Борчылма, балаларны үз өстемә алам», – дигән иде дә Айдар Фидаилевич, барыбер аларны уйламый булдыра алмый. 
Көн саен ук булмаса да, атнага өч-дүрт тапкыр янына керми калмый иде Ләйләнең элеккеге җитәкчесе. Хәер, ник элеккеге? Бар көченә тибенеп, эчтән аның кабыргаларын санаучы шушы бәләкәй кешенең әтисе бит ул! Бер уйласаң, бик кызык инде! Аның эчендә аерым бер кеше яши, үсә, тибенә, әле бер ягына, әле икенчесенә әйләнә... Ләйләнең сулышы – аның да сулышы, Ләйләнең ризыгы – аныкы да. Ләкин шул ук вакытта ул Ләйләнеке түгел дә. Аннан аерыласын уйласа, Ләйләнең күңелен сагыш баса. Тик ул мизгел инде көннән-көн якынлаша. 
Соңгы араларда Айдар Фидаилевич та бик уйчан йөри әле. Тәм-том тулы сумкасын күтәреп, палатага керә дә, кулын тизрәк Ләйләнең эченә тери:
– Нихәл улым! – Аннары гына Ләйлә белән исәнләшә. 
Айдар Фидаилевичның беренче баласы бу. Беренче хатыны белән дә бала булмаган өчен аерылышканнар. Бәлки, ул хатынның күз яше төшкәнме, яшь хатын да бала таба алмый әнә. 
Әйе, тиздән улы туачак аның. Аның тууын әтисе көткән кадәр көтүче кеше бар микән?! Баласының аяк тибешен генә тою да шулкадәр рәхәт Айдар Фидаилевичка. Тик.. берүзе генә көтә бугай ул аны... Эльвинасы бик үзгәрде хәзер. Ир өчен әллә нинди ят, үзгә дөньяда яши ул. Бар белгәне кыйммәтле кием-салым да, үзе кебек бай дус кызлары белән кич буе рестораннарда утыру. Тиздән балалары туу да дулкынландырмый ахрысы аны. Больницага үзе белән әллә ничә чакырып карады аны Айдар Фидаилевич. «Бар инде үзең генә... Сиңа кирәк бит... Синең балаң...» Аптырап китә ир аның бу сүзләренә. Ничек инде «синең балаң»? «Эля, ул икебезнең дә балабыз. Аның әнисе – син!» Хатынының пошмас кыяфәтенә үртәлеп, кулын селтәп чыгып китә аннары. Менә шушында – учын нәниенә терәгәч кенә җанына рәхәт була ирнең. Әнә ничек тибенә ул, әтисен сәламли! 
– Ләйлә, сез дә тоясызмы аның типкәнен? – Айдар Фидаилевич шатлык тулы күзе белән авырлы хатынга карый. 
– Әйе, батыр малай булыр, көче күп үзенең, – Ләйлә дә иргә карап елмаеп куя. – Әтисенә охшаган...
– Ләйлә, сез бүген ашадыгызмы әле? Әйдәгез, чәй эчәбез. Беләсезме нәрсә алып килдем сезгә?! – Айдар Фидаилевич, тиз генә чәйнекнең төймәсенә басып, сумкаларын кыштырдатырга керешә. 
Бу күренештән Ләйләнең җаны сулкылдап куя. Бала көткән хатын-кыз шулкадәр җылылыкка, кайгыртуга мохтаҗ бит ул. Ләйлә бер мизгелгә генә Айдар Фидаилевичны үзенең ире роленә куеп карый. Эһ, ник чынлап та шулай түгел икән?! Бу кайгыртучан, игътибарлы ирнең хатыны булырга бик риза булыр иде ул. 
– Балалар яныннан киләм, аларның бар да яхшы, борчылып тормагыз. Гөлфия апаларын бик яраттылар, апа-апа, дип кенә торалар. – Ир табын әзерләгән арада Ләйләгә балаларының хәлләрен җиткерде. 
Юк, борчылмый Ләйлә, Айдар Фидаилевич алып килгән Гөлфия апалары тәмам үз кеше булып бетте бугай инде аларга. Гомере буе балалар белән эшләгән Гөлфия ханым да бик яратты үзләрен. 
Ирне озаткач, Ләйлә утны сүндереп, ятарга гына әзерләнгән иде, эченең авыртуына чытырдатып күзләрен йомды. Авырту бар эчен куырып, каядыр эчкәре югалды. «Әллә?» Өч бала тапкан хатын тулгак авыртуын таный иде. 

...Таң алдыннан түм-түгәрәк таза малай тапты ул. Айдар Фидаилевич төне буе коридорда йөреп чыкты. Вакыт бигрәк акрын бара кебек тоелды аңа. Ниһаять, шәфкать туташы чыгып шатлыклы хәбәрне җиткерде. 
– Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде. 
– Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
Бала күтәргән ир аның алдына чүгәләде.
– Ләйлә, минем сезгә тагын бер тәкъдимем бар. Сез, юк, дияргә ашыкмагыз, яме... Мин... Без... бергә булырга тиеш, – ул тагын тотлыкты. – Минем дә баламны әнисеннән аерасым килми. Аның әнисе – сез, Ләйлә... – Айдар Фидаилевич чүгәләгән җиреннән генә үрелеп, баланы хатынның кулына салды. Аның үрсәләнә-үрсәләнә улының битләреннән үпкәнен шаккатып карап торды. 
– Улым, берәүгә дә бирмим сине, газизем! – дип елый-елый пышылдады хатын баланы күкрәгенә кысып. 
– Йә, минем тәкъдимемне кабул итәсезме, Ләйлә? Бу тугыз айда мин шуны аңладым: сездән һәм улымнан башка яши алмыйм икән. Уемда гел сез... э-э, – кара инде, яшь егет кебек, иң кирәкле җирдә каушавын күр, – син булдың, Ләйлә. Исемеңә кадәр матур бит синең. 
Ә Ләйләнең аңа җавап бирергә дә җае юк, улының чупылдатып ими имгәненә ләззәтләнеп, бар дөньясын оныткан иде ул.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (5)
Cимвол калды:
  • 18 сентябрь 2020 - 10:15
    Без имени
    Бик матур хикэя !!! Укыйсы да бик кунелле булды !!! Эйдэ бергэлэшеп устерсеннэр инде сабыйларын .... Лэйлэ узе дэ югалтуны кичергэн бит !!!Бэхет елмайган димэк .... Бэхетлэре булсын барча балаларнын да .... Кеше бэхет очен туа,бэхетле булсын hэркем ....
  • 12 сентябрь 2020 - 22:30
    Без имени
    Ф Яшь хатынны юунл Яшь хатынны жунле,,булмагач лэйлэгэ тэктим ясыйдыр
  • 4 сентябрь 2020 - 20:17
    Без имени
    Йәш катынының юне булмағас, Ләйләгә ғашик булыуы ла ихтимал. Бик йәнгә рәхәт былай тамамланыуы хикәйәнең!
  • 30 август 2020 - 17:58
    Без имени
    Белмим шул, 3 бала бар бит эле, чит балалар.Кино кебек азагы..
  • 28 август 2020 - 10:42
    Без имени
    Бала бик кадерле шул, кадерен белгәннәргә
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...