Логотип
Күңелеңә җыйма

SMSлы мәхәббәт

Бертуктаусыз башларын телефоннан күтәрә алмаган кешеләрне беркайчан да аңламадым. Ничек инде көннәр буе телефон колы булып утырырга була?! Һәм озак та үтми, үзем дә шул хәлгә калдым. 

Бертуктаусыз башларын телефоннан күтәрә алмаган кешеләрне беркайчан да аңламадым. Ничек инде көннәр буе телефон колы булып утырырга була?!
Һәм озак та үтми, үзем дә шул хәлгә калдым. 


Атна ахырында мин гадәттә ванна керергә яратам. Кайнар суга күбекләр, лаванда исе килеп торган тоз салам. Аннан чишенеп суга чумам да күзләремне йомам. Рәхә-ә-әт! Башымнан эш турындагы уйларымны куып чыгарырга тырышам. Җитте! Дүшәмбегә кадәр китеп  торсыннар. Эштә күрешербез әле!
 
Ял иткәндә мин... ир-егетләр турында уйларга яратам. Менә минем җитәкчем Расыйм Камилевич. Урта яшьләрдәге ягымлы ир-ат. Тавышы ничек көр аның! Ул гаиләле кеше һәм үзенең хатынын бик ярата дип аңлыйм. Миңа ул беркайчан да хатын-кыз итеп карамаячак. Аның өчен мин – җаваплы хезмәткәр. Шулай кабул иткәне өчен дә рәхмәт инде!

Эшеңдә бәяңне белсәләр әйбәт инде анысы. Уем яңа эшли башлаган проектыма күчте. (Фуф, эш турында уйламыйм, имеш!) Мин аны дүшәмбегә эшләп бетереп тапшырырга тиеш. Төзәтәсе урыннарын төзәтеп, әзерләп бетерергә дип, шуңа ялларга өйгә алып кайттым. Ялларга башка планнарым юк, бары проектымны җиренә җиткерергә кирәк. Их, мине-е-е!   
Телефоныма смс килгәне ишетелде. Башта бу тавышка игътибар бирмәсәм дә, бераздан эчне пошыра башлады бу тавыш. Кем җибәрде икән? Гадәттә шимбә-якшәмбе үзем белән бергә телефоным да ял итә иде. Түзмәдем, зур сөлге алып төрендем дә телефонымны карарга киттем. Һәрвакыт шулай! Минем телефонга күңел төшерә торган смслар гына килә. Бу юлы да экранда: «Мин тоткарланам, әни! Эш күп!» дигән хәбәр чыкты. Кемдер ялгышкан, димәк.  Ачу белән телефонымны ераккарак ташламакчы идем, башыма уй керде. Бу хәбәрне алырга тиешле әни кеше борчылып улын көтеп торачак бит инде, ә улы, кисәттем дип уйлап, тыныч күңел белән офиста утырачак...  Смс хуҗасына шаярып җавап язарга булдым: «Сәлам, балакай! Эштә артык тырышып җибәргәнсең, хәтта телефон номерын бутагансың!» Таныш түгел матур кыздан дип, имза куярга да онытмадым. Күңел күтәрелеп китте. Яңадан ванна бүлмәсенә киттем. Җылы ак халатыма төренеп чыкканда мине яңа смс көтә иде инде: «Рәхмәт, таныш түгел матур кыз! Эштән аерган булсам чын күңелдән гафу үтенәм. Ирек.» Ирек! Танышуыма шатмын, дип, эчтән генә пышылдадым да проектымны карарга киттем. Төнге уникенче яртыда телефоным яңадан пипелдәде.
 «Хәерле төннәр, таныш түгел кыз!» 

«Татлы төшләр!» дип, тиз генә җавап язып җибәрдем дә, Ирекне күз алдына китерергә тырыша-тырыша, йокларга яттым.

Икенче көнне иртәнге унынчы яртыларда мине кабат телефон тавышы уятты. 

«Хәерле иртәләр! Ничек йокладың, төшләрең тәмле булдымы?»  

Бу кешенең әллә эше юк инде, дип елмаеп адым. Ә үземә чын-чынлап рәхәт иде. Сине кемдер кайгыртуы ничек күңелле булмасын! Телефон аша флирт шушы буламы икән инде?!

«Рәхмәт! Әле ярый уяттыгыз. Менә эштә утырам.» дигән хәбәр китте егеткә.

Үзем проектны тикшерәм, үзем телефоныма карап, җавап көтәм. 

«Мин дә эштә утырам. Компьютерны кабыздым.»

«Эшегездә уңышлар телим!»

Шимбәм эш белән узды. Тик менә күңел генә тыныч булмады. Телефонымны йөз тапкыр алып караганмындыр. 
Кичкә кәефем бөтенләй төште. Салкынча булып китте. Чәй куеп эчтем дә, тәрәз төбенә килеп, кышкы урамны күзәтеп торганнан соң, батыраеп Иреккә язып җибәрдем: «Хәерле кичләр! Көнең уңышлы уздымы, Ирек?» 

Яшен тизлегендә җавап килде: «Бар да әйбәт, таныш түгел кыз! Сиңа шалтыратсам буламы?» 

«Әйе...» дип кыюсыз гына язып җибәрдем. 

Ә үземнең дулкынланудан авызым кипте, йөрәгем сикерә башлады. 
Ирек бик тыныч, рәхәт әңгәмәдәш булып чыкты. Мин тынычландым. 

Якшәмбе көнне аралашуны дәвам иттек. Ул тагын шалтыратты. Сөйләшкәндә мин:
Күз алдына китерәсем килә, син ниди икән? – дидем.
Карт, пеләш, таяклы бер бабай мин, – дип көлде Ирек.
Ә мин яулыклы бер әби! – дип үртәштем мин.
Алайса бер-беребезгә туры киләбез инде. Менә дигән пар! – дип көлде ул.

Дүшәмбе көнне эшемә чак соңга калмадым. Күпме эшләп, беренче тапкыр! Чөнки кичә будильник куярга исемнән чыккан. Алай да телефонымдагы: «Сәлам! Эшкә барасыңмы?» дигән хәбәргә: «Бармыйм, чабам! Соңга калам!» дип җавап язарга өлгердем. 
Автобусны көтеп торырга вакытым юклыкны аңлап, такси чакыртырга керештем. Ә көн шундый матур иде! Тирә-юнь ап-ак кар, рәхәт һава! Телефонымны безелдәтеп: «Ә син матур!» дигән смс килде. Аңламадым?! Шаяртамы?!
Каршыма бер ак машина килеп туктады. Ә телефонда тагы смс: «Эшеңә илтеп куярга рөхсәт ит!» Ә? Ничек? Машина  тәрәзәсеннән кулына телефон тоткан шофер кул болгый иде.
Син? Ничек?
Кичә өй телефонын әйттең бит. Ә аның аша адресыңны табасы бер дә авыр түгел...
Ул елмая иде. Минем дә елмаясым килде...
Минем тормышта тагын бер яңа проект барлыкка килеп ята иде бугай...
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Экият

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әкият - димим , бу хикәя миңа Ландыш Әбүдәрова иҗатын хәтерләтте , гел аның язуы инде . Каян беләм , чөнки Ландышның бер китабын миңа бүләк итеп җибәрде бер якын дустым .

      Хәзер укыйлар