Син янымда булган чакта гына...

Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?

Чәчкәләрнең нигә кирәге бар, 
Өзеп бирер кешең булмаса?! 
Нәрсә соң ул күктә янган кояш, 
Үз кояшың балкып тормаса.

Син янымда булган чакта гына 
Матур җырлар туа күңелемдә. 
Эчкерсез саф мәхәббәтем минем
Юлдаш булсаң иде гомергә.

Тормыш юлын бергә
                      башлаганбыз,
Ахыргача бергә булыйк без. 
Авырлыклар килсә, 
бергә уртаклашыйк,
Шатлыкларны бергә бүлик без. 
Бик бәхетле, иркәм, булыйк без, 
Тормыш юлын бергә үтик без.
Чәчкәләрнең нигә кирәге бар,
Өзеп бирер кешең булмаса?!
Нәрсә соң ул күктә янган кояш,
Үз кояшың балкып тормаса...

...Нәсимә ханым өй каршысын тутырып үскән чәчкәләргә су сибеп йөри. Үзе ничектер моңсу, хәтта аз гына ямансу да булып күренә. Назлы таҗларга су тамчылары эленеп кала, ә күңелдәге олы мәхәббәт күршесенә әче бер сагыну хисе кереп оялаган. Күрше авылга йөреп балалар укыткан, төрле тормыш мәшәкатьләре белән ялларда гына иркенләп күрешү насыйп булган ире Фәритен сагынуы ла ул! Чәчкәләр – сердәшләр, алар янында онытылып торырга да була. Халык теленнән төшми җырлан-ган «Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?» җырының тексты буласы ихлас шигырь юллары менә шулай 1961 елның матур бер җәендә гади авыл хатыны күңелендә өй каршындагы чәчәкләргә су сипкәндә бөреленә. Мәхәббәт тулы яшь йөрәк аша саркып чыга ул, сөйгән ярының кадере арткан мизгелдә туа. Киләчәктә, инде популяр җыр булып ирешкәч, Нәсимә апа үзе дә: «Иремне бик сагынган булганмын, күрәсең. Ярату хис-ләре белән әйткән сүзләрем үзеннән-үзе шигырь булып чыкты», – дип искә алып сөйлиячәк әле.

Нәсимә апа үзе – Сарман кызы. КДУның татар филологиясе факультетын тәмамлап, КПССның Татарстан өлкә комитеты юлламасы белән Кайбыч районы редакциясенә эшкә җибәрелә. Тырыш кыз авылдан авылга йөреп хәбәр җыя, редакциянең җаваплы хезмәткәренә әйләнә. Монда булачак тормыш иптәше, гомерлек яры Фәрит абый Абзалов белән таныша. Сарман якларында туып-үскән кыз Кайбыч районы Кошман авылы килене булып куя. Соңрак Нәсимә апа да мәктәпкә эшкә күчә, татар теле һәм әдәбияты укыта башлый, иҗат итүдән дә туктамый.

«Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?» җырына көй язган композитор Илһам абый Хисмәтуллин белән сөйләшәбез:
– Бу шигырь минем кулыма 1985 елда килеп керде. Кошман авылыннан Әкрам Борһанов исемле кеше минем яныма кереп, үзе-нең шигырьләрен күрсәтте. Алар арасында «Н. Абзалова. Кайбыч районы газетасында 1961 елда басылып чыккан шигырь» дип язылган кәгазь дә бар иде. Миңа ул шигырь бик ошады. Ул көнне минем ике җырым туды. Берсе – «Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?» дигән җыр. Ул вакытта Түбән Кама шәһәрендә кичке уеннар гөрләп бара иде. Мин ул җырны беренче тапкыр кичке уенда җырладым. Шуннан соң бер атна эчендә бу җыр бөтен респуб-ликага һәм Башкортстанга таралды. Бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә җырлана башлады. Җырның төпле фикере бар икән, аны халык яратып кабул итә. Ә бу җырда бер-берсен яраткан кешеләрнең, табышып, бәхетле булуына гимн җырлана. Шуңа күрә бүген дә яратып җырлыйлар аны. 

Язылу тарихы бик матур булса да, җырның язмышы шактый бормалы булып чыга. Газета битләрендә ят авторлар исеме белән басыла ул, җыр китапларында Нурия Измайлова сүзләре дип тә күрсәтелә. Күпмедер вакыттан соң, шагыйрә Нурия Измайлова әлеге шигырь хакында: «Минем каләмем түгел ул», – дип төзәтмә кертә. Әмма Нәсимә апаның мондый гаделсезлеккә шактый күңеле рәнҗегән, яраланган була инде. «Шигырьне генә түгел, йөрәк түреннән чыккан кадерле сүзләрне, хисләремне урлаганнар кебек хис иттем. Хәзер алай исем китми инде», – дип истәлекләр белән уртаклаша ул бер сөйләшүдә.

Гаделлек урнашу тарихы да кызыклы. Бу турыда безгә шагыйрә Шәмсия Җиһангирова сөйләде:
– Бер елны без, бер төркем язучылар, Кайбыч районы Кошман авылына язучы һәм публицист Зариф Бәширинең каберенә кайткан идек. Шунда мин Нәсимә һәм Фәрит Абзаловлар белән очраштым. Минем радиода эшләгәнемне белеп килгән булганнардыр инде. Фәрит абый, радиодан яңгырый торган «Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?» җырының сүзләрен үзенең хатыны Нәсимә апа язганын аңлатты. Фәрит абый ул җырны гармунда уйнап күрсәтте, без кушылып җырладык. Башка кешене җыр текстының авторы дип йөртүләре бик борчыган иде аларны. Казанга кайткач, мин булдыра алганча бу ялгышны төзәтергә тырыштым. Нәсимә апа Абзалова исемен автор буларак җыр китапларына керттем, картотекаларда, протоколларда төзәттем, кайбер җырчыларга шалтыраттым, Язучылар берлегенең авторлар белән эшләүче бүлегенә хәбәр иттем. Шулай итеп, бу җыр яңадан үзенең авторлары исеме белән аталып йөртелә башлады. Җырларның авторларын бутау күренеше әле һаман да дәвам итә. Бик кызганыч күренеш бу. Башкаручыларның игътибарлырак булуы кирәк.  

«Тормыш юлын бергә башлаганбыз,
Ахыргача бергә булыйк без...»

Бу шигырь юллары гади генә текст түгел, аның белән Нәсимә апа киләчәк тормышын күзаллап куя сыман. Аллага шөкер, бар да җырдагыча килеп чыга аларның. Фәрит абый күп еллар мәктәптә математика укыта. Нәсимә апа гомер буе бакча тутырып хуш исле чәчәкләр үстерә, алар белән аралашудан ямь таба. Иҗат белән шөгыльләнә, шигырьләр яза. Бүгенге көндә дә бергәләп балалары тәрбиясендә яшиләр, оныклар үстерәләр. Әле күптән түгел генә балалары, аның барлык шигырьләрен җыеп, китап итеп бастырып чыгарган – әниләренә зур бүләк ясаган.

Нәсимә апага һәр бәйрәм саен оныклары, балалары чәчәкләр бүләк итәләр. Гомер буе чәчкәләргә гашыйк җан шул ул...

Фото: Фәрит абый белән Нәсимә апаның яшь вакыты. Сабантуйда.
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (3)
Cимвол калды:
  • 24 ноябрь 2021 - 18:07
    Без имени
    Нэсимэ апа бик акыллы яхшы кунелле иде. Урыны жэннэттэ булсын.
  • 23 ноябрь 2021 - 22:36
    Без имени
    Авылдашларым Бик тэртипле, эйбэт гаилэ иде Мансур исемле олы уллары ботен казны сумка сын жиеп кутэрешер иде авилга кайтканда
  • 11 август 2021 - 23:32
    Без имени
    Нэсим апа вафат инде. Урыны ожмахта булсын!
Хәзер укыйлар
  • «Мин синең иреңне бәхетле итәм...» Тормышның яңа борылышында үзебезне нәрсә көткәнен без беркайчан белмибез. Уйламаган җирдән аякка уралган ниндидер борчулармы, әллә бөтенләй көтмәгән сөенечләрме? Тормыш борылышлары безне күкләрдән җиргә төшерә ала. Ә кайчак – киресенчә: бәхетсезлегең бәхет юлына бер адым гына булуын аңлата. Чүпрәле районының «Туган як» газетасы баш мөхәррире Резидә Җамалтдинова һәм аның ире Рамилнең очрашу, танышу, кавышу тарихы – шуңа бер мисал. Ачыктан-ачык сөйләшәбез.
    6695
    7
    64
  • Баллы кирпеч 1861 нче елда Болын-Балыкчы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә Ибәтулла исемле бер малай туа. Язмышына сынаулы еллар кичерәсе сабый чагыннан ук язылган була, күрәсең, Ибәтуллага өч яше дә тулмаган чагында кинәт кенә авырып әтисе үлеп китә. Ялгыз тормыш тарту ул чакта, хатын- кызга имана бае да бирелмәгән чорда, әнисенә авыр булгангамы, әллә инде башка сәбәпләр булганмы, сабыйның әнисе биш яшендәге Ибәтулланы әтисенең абыйсы Зиннурга калдырып, Кормаш авылындагы хатыны үлгән бер татарга кияүгә чыга.
    6049
    3
    52
  • «Хатының кайда – син шунда бул, тормышны бергә тартыгыз» «Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар», – ди Гөлчәчәк татар халык әкиятендә. Гомер йомгагын сүтә-сүтә, көннәр, айлар, еллар үтә... Адәм баласы әллә кайда – офыклар артында көтеп торган бәхетне эзләп бара да бара... Үткәнебезне – бар иткән, киләчәгебезгә нигез салган бүгенгебезне сизми дә калабыз. Мин бүгенгем белән бәхетле!
    4233
    0
    43
  • Өмет белән алга карап яшәргә әнкәйдән өйрәндем 1981 ел. Булачак кайнанам белән мин Казан тимер юл вокзалында таныштым. Төнге сәгать 11 дә! «Төнлә белән беренче тапкыр кайнанаң белән кайнатаңны күрергә вокзалга төшәчәксең», – дисәләр, һич ышанмас идем.
    2765
    4
    36
  • Үтмә, гомер, заяга! Хатынын һәр баганага көнләвенең урынсыз гына түгел, ә тормышларын җимерүче, бер-берсеннән читләтүче гамәл икәнлеген, кызганыч, Гамил һич кенә дә аңларга теләми...
    9250
    6
    35
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 декабрь 2022 - 08:06
    Без имени
    Дааа... э эгэр эниен бер сине, табасы килмичэ, корсагын буып йорсэ, баулар белэн? Гел кимсетеп, олырак малаеннан кыйнатса? Ботен йорт эшен сина оеп, узе билэмгэ чыгып китсэ, 5-6 шар сэгатькэ? Хэр кон? Мин ботенесен язып тормыйм. Мин шундый энидэ устем. Мин аны беркайчан да яратмадым, ярарга тырыштым. Мин кечкенэдэн анын мина гына карата явыз икэнен анлый алмадым. Или уз энисенэ ошаган, или тэрбиясе шундый булган. Минем сенелемне бик яратып, бер эш эшлэтмичэ устерде, но картайган конендэ , аннан эшэкелекне дэ куп курде
    Әни мәхәббәтен гомер буе тоярга ярдәм иткән 5 җөмлә
  • 1 декабрь 2022 - 08:14
    Без имени
    Бик аянычлы эсер.Ул балалар да курерлер дибнз.Алай булгач бу ана нерсе эчен куре.Кайнанасын тербиялеген,балаларын тырышып устерген?
     Ялгыз ана
  • 1 декабрь 2022 - 04:35
    Без имени
    Миңа Синең бер жылы сузең Житэ бит башка бернидэ кирэкми Сизеп торам син минем телефонымда утырасын Шулай булсада жылы хис итэм сиңа
    Соң инде!
  • 30 ноябрь 2022 - 19:29
    Без имени
    Ярату шундый буламы,хэзер кызмы тугелме, ана карап тормыйлар, элекке заман тугел
    Көнләшә. Димәк, ярата???
  • 30 ноябрь 2022 - 18:05
    Без имени
    Аллахым сакласын сенлегезне бу бандадан. Минем бер туган сенлем да шундый ир белан яшаде. Аерып та алып кайтып карадык. Алтын клетка эченда яшаде. Утерганче тукмап, алтынга кумеп аякларына ятып ,,яратам'' дип ышандырды. 28 яшенда сенлем тукмалудан улеп китте. Эле да шул хашарат рахатланеп яшап ята. Килештереп ,,аны оныталмыйм'' дип сойлап йори. 5 хатын алып, алар кем иканен анлауга, качып котылдылар. Э сенлем инде 25 ел кара жир кочагында ята. Хатын - кыз сантыйбыз шул. Сенлем курганнарне язсан туба чачен ура тора.
    Көнләшә. Димәк, ярата???
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда