Логотип
Күңелеңә җыйма

Син – минем ирем түгел

Урын өстендә яткан картының кызу маңгаена юеш тастымал салып, янәшәсендә карчыгы утыра. –  Картым, үкенечкә кала күрмәсен, күңелемне ачарга телим сиңа. Алдадым бит мин сине, озак еллар буе алдап яшәдем! Син минем ирем түгел...

Урын өстендә яткан картының кызу маңгаена юеш тастымал салып, янәшәсендә карчыгы утыра.
–  Картым, үкенечкә кала күрмәсен, күңелемне ачарга телим сиңа. Алдадым бит мин сине, озак еллар буе алдап яшәдем! Син минем ирем түгел...
Карт күзләрен ача да, карчыгына гаҗәеп тулы караш ташлый.
– Бүлдермә генә, зинһар өчен, картым, ахыргача тыңлап бетер мине, – дип дәвам итә карчык. – Гомерлеккә аерылышсак, сөйләми калам дип куркам... Сугыш беткәннән соң, адашып, безнең авылга килеп кергәнеңне хәтерлисеңме? Тораташ катып калдым да, аннары муеныңа ташланган идем шул очрашуда. Бутаганмын мин ул вакытта... 
Син шулкадәр минем иремә охшаган идең! Аның үлеме хакында хәбәр алганыма берничә көн генә үткән иде әле, шул вакытта син килеп кердең. Исән! «Кәгазьләрне бутаганнардыр, ирем кайтты», – дип уйладым. Сине кочып алгач кына ялгышканымны аңладым... Кызарындым, гафу үтендем синнән. Сарайга кунарга керттем. Ир кулы тимәгән хуҗалык икәнен күргәнсеңдер, иртә белән сарай ишеген төзәтергә тотындың. Һич көтелмәгәндә синең өстеңә матча төште шул вакытта!  Инде үлде бугай дисәм, сулыйсың икән. Ярдәмгә чакырырга фельдшерга йөгердем. «Нык егет икән, җиңел котылган, бераз хәтеренә генә зыян килгән», –  диде ул.
Мин шул хәлдән файдаланырга булдым, баш эшләмәсә дә, йөрәк шулай кушты: «Синең хатының бит мин», – дип әйтеп салдым. Һәлак булган иремә охшап кына калмыйча, нык гәүдәле, йөзгә-биткә дә чибәр идең. Сугыштан соң ике баланы берүзем ничек күтәрермен, дип борчылуым да булгандыр... 
Мин әйттем, син ышандың. Аннан соң бик читенсендем, вөҗдан газабы кичердем. Ләкин шулкадәр ияләшеп өлгердем сиңа! Бернәрсәне дә үзгәртергә теләмәдем. Синең өчен барысын да үзем хәл иттем, гафу ит мине, картым!   Үз өстемә мондый гөнаһ алмаган булсам, бәлки, синең гомерең башка төрле узар иде...
Карты аңа бер минут тирәсе карап тора да, көлеп җибәрә. 
И-и-и, карчык, юләрме соң син? Нинди башка тормыш турында сөйлисең? Гомерем буе сине генә яраттым бит мин! Әйе, хәтерлим, ул вакытта авылыгызга чыннан да адашып кергән идем. Ләкин калу-калмавымны бары тик үзем хәл иттем! Мин сиңа бер күрүдә үк гашыйк булдым. Ләкин хисләремне кайсы яктан килеп, ничек әйтергә соң? Синдәй хатынны үзенеке итәргә теләүчеләр күп булыр иде. Хуҗалыктагы китек-сүтек җирләрне төзәтим әле, бәлки, куып чыгармас, бер җае чыгар, дип тотынган идем ул сарай ишегенә. Матча килеп төшүгә, күз алларым караңгыланып китте. Аңыма килгәч, фельдшерыгызны хәләгә тарттым, сине бераз алдарга куштым. Имеш, хәтерен югалткан, беркая да китә алмый... Яныма килеп: «Мин синең хатының», – дип әйткәч, шулкадәр шатландым! Үземә берни уйлап табасы да булмады бит.
– И җүләр картым. Элегрәк әйтеп булмадымыни аны? Бергә рәхәтләнеп көлгән булыр идек, ичмасам. 
– Әйтмәкче идем дә, гел җае чыкмады. Олы балаларны аякка бастырасы булды, аннары тагын өч балабыз туды. Икебез дә гомер буе авыр сер күтәреп йөргәнбез, бер гөнаһыбыз да булмаган югыйсә, – ди карты.  
– Ярый әле бүген күңелләрне ачтык. Үлгәч, фәрештәләргә генә сөйләргә кала иде бит бу хәлләрне. Ләкин син, картым, үләм дип ятма әле... Мин монда синсез яши алмыйм, калдырып китмә мине...
– Сөмсереңне коеп утырма әле, карчык. Бар да яхшы булыр. Җитәр мине саклап утырырга, йокларга ят, – дип җавап бирә карт.
Йокларга бергә яталар. Ләкин карчыкның йокысы тынгысыз була. Төне буе начар төшләр күреп, саташып чыга. Иртән таң белән уяна ул. Янәшәдәге урыны буш. Йөрәге борчудан кысылып куя. Әллә... Юк икән, әнә, баскыч төбендә тәмәкесен пыскытып утыра. Бу юлы да алар йортын урап узган әҗәл. Әкрен генә, кыштыр-мыштыр килеп яшиселәре бар икән әле...  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шулкадэр йорэккэ ятышлы хикэя , искиткеч !!!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      ???

      Хәзер укыйлар