Логотип
Күңелеңә җыйма

Шикләнү

Рияз үзенә урын таба алмады. Эш турында да уйлый алмый. Офис коридоры буйлап әрли-бирле йөри, үзенең йөзе сытык. Коллегаларын да күрми, аларга бәрелеп уза, үзе борын астыннан гына гафу сорый. Аны инде икенче көн танымыйлар...


Рияз үзенә урын таба алмады. Эш турында да уйлый алмый. Офис коридоры буйлап әрле-бирле йөри, үзенең йөзе сытык. Коллегаларын да күрми, аларга бәрелеп уза, үзе борын астыннан гына гафу үтенә. Аны инде икенче көн танымыйлар...


Офистагылар, аптыргач, секретареннан барып сорашты. Гадәттә, алар шефлары турында бөтен нәрсәдән хәбәрдар була. Бу юлы секретарь кыз җилкәләрен генә җыерды.. 


– Сез алҗыгансыз бугай, Рияз Вильданович, – диде секретарь кыз бер керүендә.
– Нәрсә? – дип, күзләрен күтәрде Рияз, ул уена батып, кыз әйткән сүзләрне ишетми калды. 
– Сезнең белән бар да яхшымы? – дип, кабат сорады кыз. 
– Ә сезнең миндә ни эшегез бар?!
Рияз урыныннан сикереп торып дулый башлады. Аңа секретарь кызның кызыксынуы ошамады. Ә кыз гаҗәпләнүдән күзләрен зур ачып, арты белән генә ишеккә таба юнәлде. Риязның эштә беренче тапкыр тавыш күтәрүе иде. Һәрвакыт үзен тәрбияле тоткан, аз сүзле, әмма яхшы күңелле директор урынбасарының бу кыланышларын минуты-секунды белән бөтен офис белде һәм аптырады. Ачу приступы бераздан тынды. Рияз бүлмәсеннән чыгып секретареннан гафу үтенде.

 
Рияз уйларында бары бер сорауга гына җавап эзли. Ул тормышы, юк, язмышы өчен бүген иң мөһим сорау. Менә инде ул ике көн ут эчендә яши! Нәкъ ике көн элек хатынының тугрылыгына шик төште. Ничек булдыра ала ул? Яратышып өйләнешү, 15 ел уртак тормыш, ике балабыз... Боларның барысын да сызып атканмы? Ә иң мөһиме: Рияз аны үлеп ярата. Моңа кадәр гаиләдә хыянәт турында сөйләү түгел, уйлаган да булмады. Ул хатыны Венераны тугры хатын, минем рухландыручым дип саный иде. Ә ике көн элек ул канатларын кисте...


Ул көнне Венера эштән соң кызлар белән ресторанда очрашабыз дип кисәткән иде. Айга бер булган хатын-кыз очрашуларына күнеп беткән иде инде ир. Бу юлы бер иптәш кызы Мәскәүдән кайту хөрмәтенә очрашачаклар икән. Хатынының барыбер соңга калмаячагын белә ул. Рияз кайтып юынып, киенеп-чишенгәнче елмаеп кайтып та керә. Ә ул көнне хатыны кайтмады. Балаларга да шалтыратмаган. Рияз үзе шалтыратырга булды, әмма телефонның теге очында «абонент белән тоташтыру мөмкин түгел» дигән сүзләр генә яңгырады. Бер сәгатьтән тагын шалтыратып карады. Һаман шул ук тимер тавыш ишетелде. Риязга әллә нинди уйлар килә башлады. Телефонын югалтты микән, әллә урладылар микән... Әгәр үзен берәр нәрсә эшләтсәләр... Аңа эсселе-суыклы булып китте. Телефонын кабат кулга алды. Кемгә шалтыратырга? Ул Венераның иптәш кызларының номерын да белми икән бит. Нишләп берәрсенекен булса да язып куймаган инде. Дөньяда ни булмас?.. 


Тәмәке тартырга дип балконга чыкты. Бик сирәк пыскыта ул. Инде ташлыйм дип үзенә сүз дә биргән иде. Ике-өч ай бөтенләй тотып та караганы юк иде. Ә менә хәзер тәмәке тартмыйча булмый. 


Хатынын күргәндә ул тәмәкесен кабызып бер-ике тапкыр суырырга гына өлгергән иде. Подъезд янына туктаган соңгы модельле мерседестан хатыны чыкты. Елмая! Ул кул изәде, тәрәзәләре караңгылатылган машина кычкыртып китеп барды. Менә сиңа мә! Рияз үзе дә сизмәстән иелде. Хатынының күрүен теләмәде. Утыр инде менә хәзер балконда бөрешеп. Бераздан күтәрелеп, балкон тәрәзәсеннән сүндерергә дә оныткан тәмәкесен атып бәрде дә, залга кереп, телевизор кабызды. Менә сиңа мә! Инде хәзер нишләргә?!. 


Ишекне ачып хатыны керде. Гадәттәгечә ирен килеп үбеп алды. Рияз шул секунд эчендә ят ис юк микән дип иснәнеп алырга да өлгерде. Сәер, әмма юк иде.


– Нишләп син өйдә әле, – диде хатыны.
– Ә мин кая булырга тиеш соң? – диде Рияз, тавышына гадәти интонация бирергә тырышып. Чит машинадан чыкканын күргәнеңне сиздертмә дип, үз-үзенә кат-кат кабатларга өлгергән иде. 
– Бәй, егетләр белән хоккейга барабыз дигән идең бит иртән...
– Ә хоккей турында әйтәсеңмени?! Үземнең билетны офиска яңа эшкә килгән бер егеткә бирдем. Коллективка ияләшергә аңа файдалырак булыр. Ә мин сиңа шалтыраткан идем...
– Ә... телефоным утырган иде шул. Ресторанда зарядкага куярга җай булмады, дөресен генә әйткәндә теләк тә юк иде, шундый рәхәт очрашу булды, – дип елмайды да кулын юарга ваннага кереп китте.


«Рәхәт очрашу булгандыр шул. Әле ничек кенә рәхәт булгандыр. Оялмыйча, шулай дип әйтеп тора бит әле ул... Йә нәрсә? Ахмак кебек утырасыңмы, әллә тавышыңа кырыслык чыгарып, инде кем китергәнен сорыйсыңмы?» Рияз үз-үзе белән сөйләшә иде.


«Хәзер бу хакта сораудан мәгънә дә юк. Аның алиби күптән әзерләнеп куелгандыр. Хатын-кыз бит ул. Бишкә төрләнә белә!..»


Өйдә телефон шалтырады. Рияз трубканы алды.
–    Алло!
–    ....
–    Алло!..
Эндәшмәделәр, өзделәр. Бетте... Килеп җиттек... Мин хатынсыз калдым. Риязга бик куркыныч булып китте. Венераны бик ярата бит ул. Ансыз ничек яшәр?! Моны хәтта күз алдына китерү дә кыен. Ул ваннадан чыккан хатынына карады. Әнә ул нинди чибәр, сексуаль... Ирнең хәтта эчен борып алды. 


Күпме караса да, хатынында бер үзгәреш сизмәде. Ничек шулай белгертмәскә мөмкин? Хәтта карашы да элеккечә бит. Хатын-кызларны юха елан, диләр. Миндә юха еланнарның патшабикәсе булган икән. Керфеген дә какмый, әнә, авыз эченнән нидер көйләп, өстәл әзерләп йөри. Ә мин кем булам инде? Анекдоттагы мөгезле ирме инде?! Ха-ха, анекдотлар герое булып чыгам. Бу – миңа аның рәхмәте. Мин аның өчен ниләр генә эшләмәдем... Тукта ниләр эшләдем соң мин?.. Аның Венерасы ир муенында утыручы хатыннардан түгел. Зур компаниядә баш хисапчы булып эшли. Рияз директор урынбасары булганчы ук, ул баш хисапчы иде. Ул вакытта хатыны Рияздан да күбрәк хезмәт хакы алды. Хәзер аларның керемнәре икесенеке дә тигез. Хатынының аннан беркайчан да акча таләп иткәне булмады. Киресенчә, ул гаиләгә күбрәк тотадыр әле. Узган ел хатыны җыйган акчага ял итәргә дә барып кайттылар. Ул вакытта Венера: «Борчылма, шул бер гаилә казнасы», – дигән иде. Күрәсең, алдаган. Хәзер башкача уйлыйдыр, мөгаен...


 Рияз уйга чумды. Кичке чәйне дә беркем белән сөйләшми генә эчте. «Эштә бер-бер хәл булдымы әллә?» – дип сораштырып караса да, хатыны, бар да яхшы дию белән генә чикләнде. 
Йокларга яткач та ирнең күзенә йокы кермәде. «Хатынымны яратам, әмма аңа бу хакта бик сирәк әйтәм. Комплиментлар да әйткәнем юк шул. Кайчан соңгы тапкыр чәчәк бүләк иттем икән?..» Күпме уйласа да, исенә төшерә алмады. Мөгаен, бер ел элек туган көнендәдер. Тиккә генә чәчәк күтәреп кайтырга гадәтләнмәгән шул ул, 8 Март бәйрәмендә дә оныта әле алырга... Кочаклаганы да юк инде. Йокларга яткач кочаклашу саналмый. Анысында ир-атның үз мәнфәгате. Ә болай гына кайчан кочаклаганы бар соң? Хәтерләми...

Иртәнге якта гына йоклап киткән Рияз башы авыртып уянды. Аның бер хәле юк иде. Әйтерсең, төне буе поезд бушаткан. Кулларын кушырып мендәр астына тыккан, чәчләре таралып җилкәсенә төшкән йоклап яткан хатынына озак кына карап утырды... Кадерле кешесе бит ул аның. Минем белән, әмма миннән инде еракта... Аның елыйсы килеп китте. Ул тиз генә урыныннан торды. Иртәнге чәй әзерләү өйдә аның җаваплылыгында. Гаилә таркалу алдында торса да, ул бу традицияне бозарга теләмәде. Бәлки, алар соңгы көнне бергәләп чәй эчәрләр. Бәлки, башка мондый иртәләр кабатланмас...


 Эштә эше бармады. Гомер булмаганны ясаган каһвәсен документларына түкте... Беркем белән сөйләшергә теләмәде, хәтта көндезге ашка бармады...
Тагын бер йокысыз төн узды. Рияз кабат уйлануда. Баксаң, аның хатынына мин сине яратам дип әйткәне дә юк икән. Хатыны яратуы хакында әйтсә, «мин дә сине» дип кенә куя. Ә алиһәгә тиң хатынына шулай гына диләрме инде? Ул бит сөю-назга уралып яшәргә лаек... Әнә, баладай самими итеп йоклап ята. Күктән төшкән фәрештәмени! Ник кенә шул фәрештәләр юхага әйләнәләрдер?! Хатынының хыянәте аның йөрәген яндырды. Әлбәттә, бу адымын аклап булмый, әмма Рияз үзе дә гаепле булып чыга түгелме соң?!.. Ир билгеле бер карарга килгәч кенә йокыга китте. Хатыны өчен көрәшәчәк ул. Иртәгә чәчәкләр белән кайтачак, мәхәббәтен аңлатачак. Бәлки, хатынының күңеле эрер... Яраткан хатынын гафу итәргә тырышыр. Авыр булыр онытырга бу хәлне, әмма ул хатынсыз калудан да авыр булмаячак...


 Тагын бер уңышсыз эш көне тәмамлангач, Рияз чәчәк кибетенә юл тотты. Иң матур гөлләммәне, кибеткә кереп Венераның яраткан шоколадын, шәраб сайлап алды. Өйләре янына килеп җиткәндә теге соңгы модельле мерседесны күреп алды. Шул бит бу! «Юк, бу инде бернинди киртәләргә сыймый!» Риязның күз алдына укшыткыч картиналар килеп басты. Аның лифт көтәргә дә сабырлыгы юк иде, ул бишенче катка йөгереп кенә менде. Әмма атылып керергә базмады, ишек төбендә бераз тыңланып торды. Бер тавыш та ишетелми. Ул әкрен генә ишекне ачып өйгә керде һәм... Венера залда тыныч кына чибәр бер хатын белән сөйләшеп утыра иде.


– Сәлам, җаным. Бездә кунак бар, – дип, урыныннан сикереп торды Венера. 
Рияз берни аңламый басып торды. Бер кулында чәчәк, бер кулында шәраб белән шоколадлар...
– Нинди хөрмәттән бу, Рияз. Мин бит Олесяның киләсен әйтмәгән дә идем. Бу арада кәефең булмагач, сөйләмәгән дә идем.Таныш булыгыз: минем ирем – Рияз, минем сыйныфташ кызым – Олеся. Әйткән идем бит Мәскәүдән кайтты, дип. Мәктәпне тәмамлаганнан бирле күрешкән юк иде, югыйсә бик якын дус кызлар идек үзе. Мәскәүгә китте дә югалды...


Раяз зал уртасында 32 тешен күрсәтеп елмаеп торганын соңрак кына абайлап алды. Аның бу Олесяны барып үбеп аласы, Венерасын кулларында күтәреп әйләндерәсе килде. Аның кыяфәтенә Олеся бик гаҗәпләнеп карап торды. Ә Рияз бик бәхетле иде. Нәкъ менә балачактагы кебек...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар