Логотип
Күңелеңә җыйма

Сагынмаган чак юк...

Дәү әнигә минем белән җиңел булмагандыр... «Бик җәфаладың син мине...» – дип әйтә иде ул. Шуларның әҗерен кайтарып бетерә алдыммы? Белмим. Һәрхәлдә, күңелен күрергә тырыштым... 

Дәү әнигә минем белән җиңел булмагандыр... «Бик җәфаладың син мине...» – дип әйтә иде ул. Шуларның әҗерен кайтарып бетерә алдыммы? Белмим. Һәрхәлдә, күңелен күрергә тырыштым... 

Кулына «кара» кәгазь алганда дәү әнием Камәрия Шәрәфулла кызы Ибраһимова 36 яшьтә генә була. Биш бала белән тол кала ул. Аңа тигез тормышлы булып яшәргә каһәр суккан сугыш комачаулый.

Авылдан берничә гаилә, бергә җыелышып, анда тормыш җиңелрәк дип, Сталинград өлкәсенең кавын-карбыз үстерүче Никольское совхозына килеп урнашалар гына, сугыш башлана. Ирләрен сугышка озатып, хатыннар кире туган якларына кузгала. Бик күп михнәтләр күреп, пароход белән Кама Тамагына кайталар. Инде чит кешеләр кереп урнашкан өенә кайтып кергәндә ничек сабырлыклары җитте икән дәү әнинең? 3 яшьлек сабые юлда салкын тидереп гүр иясе булгач, ничек түзгәндер? Хатларында ире: «Балаларны сакла», – дисә дә, тагын бер улы авырып дөнья куйганда ничек чыдады икән? Колхоз эшеннән бер көн дә калмыйча ачлы-туклы килеш хезмәт куйганда кайдан көчләр алды икән? Ире турында кайгылы хәбәр алгач, яшәү ямен югалтмаслык сабырлыгы ничек җитте икән?

Ниһаять, сугыш беткәч, исән калганнар илгә кайта башлагач, дәү әни ниләр кичергәндер? Бәлки, кайтыр әле, дип өмет иткәндер? Ә бабам Хәсәнҗан Хәйрулла улы кайтмый... Ленинград блокадасын өзү өчен барган сугышта башын салган бабамның исеме генә кайта... Аның өч газизе дә ятим булып үсә... Алар арасында – әнием Әлфия дә...

Балаларын аякка бастырып, аларны кеше иткәндә кайлардан көч-куәт тапты икән сыңар канатлы хатын? Инде үстеләр дигәндә генә, берсен – ФЗОга, икенчесен вербовка белән Казанга җибәргәч, йөрәге парә-парә килде микән? Башкалардан ким-хур булмыйча ялгыз тормыш алып барулары җиңел булмагандыр, беләм, ләкин аның зарланганын, сукранганын беркайчан да ишетмәдем. Язмышына буйсынып, тормыш мәшәкатен ялгызы гына тарткан, балаларын йөзенә кызыллык китермәслек тәүфыйклы итеп үстергән. Ачы толлык әҗеренә тап төшерми яшәгән – үзәге нык булган. Хәсәнен дә көтә белеп көтте ул... Ә без – оныкларына аны исән кебек, бабагыз, дип искә ала иде гел.

Җәйләрен мине дәү әни янына авылга кайтаралар иде. Тәрәзә төбендәге хуш ис тараткан исле гөл чәчәкләре, өй алдындагы бакчасында сирень куагы, куе кызыл төстәге купшы дәлия чәчәкләре күзне иркәләп шаулап үскәне хәтердә... Әни игезәк энем белән сеңлемне тапкач, дәү әни янында кышладым да әле. Минем өчен ул әни кебек бик кадерле, якын кеше булды. Авылдан киткәндә елашып аерылышабыз... «Син киткәч, бакча ягына чыгып, исемең белән дәшеп елап йөрим», – дип сөйләр иде.

Дәү әни яшьли ятим калып, үз көнен үзе күрергә өйрәнгән, бервакытта да кешегә салынып яшәмәде, тырыш, тәвәккәл, җитез – эшләгән эшен яратып, җиренә җиткереп башкарды. Мине дә кул арасына керергә өйрәтте, төрле йомышларга йөртте. Үзе бер дә тик тормаган кебек, эшләгәнне бик яратты. Әле бер эшне эшләп бетермисең, ул инде икенчесен әзерләп куйган була... Ә кичләрен мин кызыккан күзлек тартмасыннан күзлеген чыгара да гарәп хәрефләре белән язылган, битләре инде таралган китабын алып ярым пышылдап кына укый...
Тагын мин кызыккан кечерәк кенә сандыгыннан бала вакытларында вафат булган ике улының ясаган төсле рәсемнәрен алып күрсәтә... Үзе уйлап чыгарган гыйбрәтле әкиятләр, төрле хатирәләрен сөйли...

Олы тормыш юлына чыгарып җибәргән балаларын, кияү-киленнәрен, оныкларын сагынып яшәде дәү әни. Озаграк кайтмый торсалар: «Сөйләүләренә кадәр сагындым», – дип, олы киленен юксынды. Кияү-киленнәренә кадер-хөрмәт күрсәтә белде.

Шушы көннәрдә дәү әнинең бакыйлыкка күчкәненә утыз ел булды... Аны искә төшермәгән, сагынмаган чагыбыз юк... Зирәк, үзенчәлекле холыклы дәү әнине авылда әле минем яшьтәшләрем дә, әби-әңкә (кендек әби) дип искә алалар...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар