Логотип
Күңелеңә җыйма

«Рәнҗемә миңа, кызым...»

Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...

Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга.

...Әнә алар иртә таңнан ашыга-ашыга кайсы кая җыена. Әнисе башта әтисен ишеккә кадәр озата бара. «Соңга калам...» – ди кызчык, әнисенең әтисе кочагыннан чыгасы килмичә торуын күреп. Аннан әнисе аны машинасына утыртып мәктәпкә илтә. Көн саен шулай. Тиздән аңа 14 яшь тула. Ә әнисе аны һаман кулыннан ычкындырмый. «Миңа шулай тыныч», – ди. Ял көннәрендә дә алар гел бергә. Йә циркка, йә спектакльләргә баралар... Рәхәт чаклары булган икән аның да.
Ә бер көнне җай гына, матур гына барган тормышның асты-өскә килде. Аларның тормышы түгел, бөтен дөнья үзгәргән сыман тоелды Гөлназга. Җәй уртасы иде. Шундый матур көннәрнең берсендә җыйнаулашып бакчага киттеләр. Бу эсседә өйдә ни эшләп ятасың, бакчада рәхәт ичмасам: саф һава, һәр тарафта чәчәкләр, җиләк тә өлгереп килә әнә... Чүп үләне утап алҗыганнан соң, әтисе машинасына утырды да, «балыкка» дип, ике-өч чакрымдагы күлгә китеп барды. Әнисе Гөлзилә аңа: «Әллә бармыйсыңмы? Иртәрәк кайтып китәрбез дигән идем. Кичен кунаклар килә», – дип тә карады, әтисе кул гына селтәде. Янәсе, өлгерәбез әле. «Мин тиз, бер-ике чуртан гына эләктерәм дә...»
Караңгы төшә башлады. «Тиз кайтам, диде бит. Ни булды икән?» Күлгә юл бер генә: Гөлзилә кызын кулыннан эләктереп алды да, төнгә кереп барган чокырлы-чакырлы юл буйлап йөгерә-атлый, машина киткән якка юнәлде. Шул чагында әнисенең бәргәләнүләрен, су тирәли арлы-бирле чабуларын, «бәгьрем» дип, өзгәләнүләрен Гөлназның гомергә дә онытасы юк. Әнисе әтисенә гел шулай дип дәшә торган иде: «бәгьрем»... Әтисе җир упкандай юк булды. Көттеләр, һаман көттеләр. Әнә бит машинасы кул кырыенда гына. Аңа берни булмаган. Гөлзилә белән Гөлназ машина янында төн чыктылар. Таң атуга янә йөгереп бакчага кайттылар. Аннары... Аннары башларына кинәт килеп төшкән олы кайгыдан акылдан язар дәрәҗәгә җиткән әнисен хастаханәгә алып киттеләр. Бөтенесе күз ачып йомганчы булды. Әтисенең үле гәүдәсен судан тартып чыгарганда әнисе бер генә сүз әйтте: «Бетте...» Ул чагында Гөлназ моны үзенчә аңлады. «Бетте, әни, бетте... әтине таптылар», – диде ул әнисен юатырга тырышып. Әтисез калганнан соңгы, көннән-көн сүнә барган тормышны күз алдына китереп әйткән булган икән әнисе.
Әнисе хастаханәдә чагында кызны әбисе карады. Карап торган бердәнбер улының юлына очраклы гына чыккан бер наркоман кулыннан вафат булуында ана киленне гаепләде. «Ник ялгызын җибәрдең?» Күрәчәгеңне күрми гүргә кереп булмый. Кем уйлаган шундый фаҗига буласын? Ул гел шулай ялгыз йөри иде бит. Шулай да... Әнисенә бу сүзләр җитә калды. Кадерле кешеңне югалту хәсрәтенә үзеңне гаепле хис итү ачысы да өстәлде. Менә монысы инде авыр иде. Бу тойгыдан арыну да, качу да мөмкин түгел иде.
Хастаханәдән кайтуының беренче көнендә үк әнисе күрше хатынны чакырып, табын әзерләде. «Бәгыремне искә алыйк», – дип, чәркә тулы аракыны эчеп җибәрде. Аның гомергә эчкәне юк иде. Өйләрендә гомумән дә спиртлы эчемлекләрнең булганы юк иде. Күрше хатын да аннан калышмады. Кайгысын уртаклашты. Шул көннән барысы да үзгәрде: әнисе дә, тормышлары да. Үткәне хәзер инде матур әкият булып тоелган кыз өчен көн саен кабатланып торган ямьсез күренешләр беркайчан бетмәс сыман тоелды. Балага мөнәсәбәт үзгәрде: Гөлназ аның өчен әллә бар, әллә юк... Эштән кайтып кергән әнисенең күзенә берни күренми. Ашарга пешерсә пешерде, пешермәсә – юк. Яшел елан аны бик тиз буып алды. Әтисенең мәрхүм булуына ел дигәндә, ул, үзе әйтмешли, тәмам «бетте». Кайнана киленен үгетләп тә, ачуланып та карады. «Балаң кызганыч», – дип тә акылына китермәкче булды. Тик файдасыз. Аңа барыбер иде.
Көннәрдән бер көнне ул эшсез калды. Зур һәм дәрәҗәле оешманың баш бухгалтерын хөрмәтлиләр, яраталар иде. Гөлзиләнең белмәгәне юк иде. Аны «аяклы компьютер» дип йөрттеләр. Эчә башлаганын белделәр, уңайсызланып кына, эштән китүен сорадылар. Берсе дә ярдәм итәргә ашыкмады. Хәер, эчкән кешене, бигрәк тә хатын-кызны эчүеннән туктату бик авыр. Якыннары булышса гына. Ә аның булышырдай кешесе юк. Хатын өчен эштән китү янә бер стресс булды. Ничек яшәрләр хәзер?.. Гөлназ мәктәптә вакытта ул шешәдәшләр эзләп, урамга чыгып китә башлады. Һәм... Шулай йөри торгач, юкка чыкты. Әбисе белән Гөлназ аны урам бетереп эзләде. «Берәрсендә утырадыр гына, әйдә, кызым, безгә», – дип үгетләде әбисе. Юк, Гөлназга әнисен табарга кирәк. Аны беркөнне урамда күргәннәр. Димәк, ул монда – якында гына. Иртәгә табар ул аны, һичшиксез табар... Кыз шулай уйлады.
Һәм чыннан да тапты. Дөресрәге, каршысына әнисе үзе килеп чыкты. Гөлназ сыйныфташ кызлары белән мәктәптән кайтып килә иде. Ниндидер ир белән айкала-чайкала барган хатынны күрүгә, кыз ачыргаланып кычкырып җибәрде: «Әнием, мин сине бер ай эзлим бит инде, бер ай... Син нигә өйгә кайтмыйсың? Мин бит ялгыз, мин куркам». Алсу бит алмалары суырылып калган, янып торган күзләре тоныкланган, куе-бөдрә чәчләре нидәндер укмашып каткан хатынны йөгереп барып кочып алды кызы. Танымаслык булып үзгәргән әнисенең үз-үзен тотышы бик сәер иде. Ул кызына – йөрәк парәсенә бермәл хәйран калып карап торды да, аннан бөтен көченә этеп җибәрде. Кыз ыгы-зыгы машина чабып торган юл кырыена барып төште. Һәм авыртудан түгел, кимсенүдән, әнисенә рәнҗүдән кычкырып елап җибәрде. Бу тамашаны котлары алынып күзәтеп торган сыйныфташлары, йөгереп, Гөлназ янына килеп җиттеләр. Торгызып, калтыранган кулларыннан җитәкләп алдылар. Ә әнисе аңа әйләнеп тә карамады. Таныш булмаган чит-ят ир белән китеп барды.
Өенә кайткач, идәндә тәгәри-тәгәри елады Гөлназ. Кызлар алдында оят иде. «Хурлык, хурлык, әби, нишлим хәзер?» Әбисе баланы күкрәгенә кысты: «Берни дә эшләмисең. Син гаепле түгел. Мин синең яныңа күчәм. Бергә булырбыз», – дип юатты оныгын. Күршеләренең әйтүенә караганда, бала белән опека бүлеге хезмәт-кәрләре кызыксына башлаган иде инде.
Гөлназ әнисен башка эзләмәде. Кайтмас инде дип, өметен өзде. Ә ул көтмәгәндә, берни булмагандай кайтып керде. Гөлназ кухняда савыт-саба юа иде. Әбисе исә: «Өемә барып киләм», – дип чыгып киткән иде. Ишектән керүгә үк, кухняга үтеп, Гөлназның кулыннан тәлинкәсен алды да, «үзем», дип юарга кереште. Кыз имәнеп китте, ни әйтергә белми, телсез калды. Өнеме бу аның, төшеме? Аракы исе дә килми. Эчмәгән, әллә эчүен ташлаган? Кыз тәрәз кырыена килеп утырды. Ялгыш терсәге белән тәрәз төбендә үсеп утырган яран гөленә кагылды. Ул шап итеп идәнгә төшеп ватылды. Шунда гына әнисе уянып киткәндәй булды: «Харап иттең яраткан гөлемне!» «Синең дә яраткан әйберең булыр икән...» Гөлзилә кызының мыскыллы сүзләрен ишетмәмешкә салышты. Үзе гаепле. Хәзер баласына барын да аңлатырга, аңлашырга кирәк иде. Аңлар микән? Әнә нинди зур кыз булган ул. Их-х, әтисе күрсә, ниләр дияр иде икән?!
Әйе, аларның икесен дә авыр сөйләшү көтә иде. Гөлзилә зур бүлмәгә чыгып утырды. Янына кызын чакырып алды. Сөйләвенә караганда, ул айга якын наркология диспансерында яткан. Имеш, аны урамнан табып алып илткәннәр. Хатын үзенең анда ничек эләгүен белми дә. «Башка эчмәскә ант иттем, кызым. Эчмим, үлгәндә калдым. Хәзер безнең синең белән яңа тормыш башлана», – диде әнисе әллә кызын, әллә үзен ышандырырга тырышып. Гөлназ аны кочып алды: «Мин ышанам сиңа, әнием. Син бит әти барында бөтенләй эчми идең». «Әтиең барында күп нәрсә башкача иде лә ул...» Алар икәүләшеп елап та алдылар. Гөлназ өчен бөтен бәла, бөтен авырлыклар артта калды. Һәрхәлдә, аңа шулай тоелды. Әнисе аны тагын янган учакка ыргыта, өметсезлектә, көннән-көн буа барган караңгылыкта калдыра алмый ич инде. Ул – аның әнисе, бердәнбер якын кешесе. Әбисен исәпкә алмаганда, әлбәттә. Кыз укуын тәмамлап килә. Хәзер институтка әзерләнә. Архитектор булу – күптәнге хыялы.
Гөлзилә кызын башын аска иеп тыңлап утырды. Гөлназы аның үзенә охшаган. Ул да куйган максатына ирешмичә, әйткәнен үтәмичә калмый иде. Укырга да керер, зур, дәрәҗәле кеше дә булыр. Икеләнми: холыклары, нәселләре шундый аларның! Тик менә сөекле иренең үлеме генә аяктан екты, адәм мәсхәрәсенә калдырды аны. Кайгыга биреште ул.
Гөлзилә эшкә бик тиз урнашты. Өйләреннән ерак та булмаган бер кафеда бухгалтер булып эшли башлады. Гөлназ имтиханнарын гел «биш»легә тапшырып, институтка керде. Барысы да ул уйлаганча, уңышлы барды. Әнисе эшли, ул теләгән җирендә укый. Әбисе дә ташламый, хәлләрен белешеп тора. Тагын ни кирәк?! Кыз бәхетле иде. Фәрештәләр качкан өйгә янә нур иңде, ямь керде. Әнисе дә танымаслык булып үзгәрде. Әйтерсең аны алыштырып куйдылар! Янында Гөлназы булган Гөлзиләгә берни кирәкми иде. Тормыш вак-төяк мәшәкатьләр белән дәвам итә торды.
...Гөлназның 4 нче курста укыган чагы. 8 Март бәйрәме алдыннан студентлар, җыелышып, ресторанга киттеләр. Егетләр чакырды – кызлар теләп риза булды. Сөйләшеп-көлешеп, күңел ачып утырган бер мәлдә ресторанга әнисе белән бер ир-ат килеп керде. Гөлназ әнисенә текәлеп карады да имәнеп китте: эчкән! «Бетте...» – диде ул, әнисенең сүзләрен кабатлап. Дөресрәге, кабат башланды... Шул чагында ничек кенә ялвармады кыз әнисенә, нинди генә җылы сүзләр әйтеп, акылына китерергә тырышмады – файдасыз. Бар әйткәне: «Кайта тор. Мин хәзер...» – шул булды. Гөлназ аны елый-елый, тәрәзәдән күзен алмыйча таңга чаклы көтте ул чагында. Әнисе иртәгесен дә, бер атнадан соң да кайтмады. Тагын югалды. Кыз аны эзләп эшенә барды. «Юк ул», – диделәр. Яшел елан чире кагылган кеше һәрчак упкыннан бер адымда йөри. Чак кына тайпылды исә, аны тотып калу мөмкин түгел. Гөлназ бу хакыйкатьне үз җилкәсендә күп мәртәбәләр татыды инде. Ачуы да чыкты, кызганды да ул әнисен. Нинди бәхетле иде алар әтисе барында! Бергә булсалар, берни кирәкми. Юктан да юаныч, шатлык таба торган иделәр.
Шуннан соң Гөлзилә шактый вакыт күзгә күренми торды. Әллә нигә бер Гөлназга шалтыратып, хәлен белешкәләде. Әнисенең бу кыланмышларыннан тәмам күңеле кайткан кыз үзен аның белән бик коры тотты. «Әйе», «Юк»тан башкасын әйтмәде. Яши-яши ул инде мөстәкыйльлеккә өйрәнгән иде. Көндезен укыды, кичләрен эшләде. Үзенә җитә торган иде. Айлар арты айлар үтә торды. Гөлназ да инде укуын тәмамлап килә әнә. Диплом якларга әзерләнеп йөргән иң авыр көннәре... Ярый әле янында әбисе. Терәк ул аңа, таяныч. Канатландыра, юата белә. Бик ярата ул аны. Авыр чакта ялгыз калдырмады, ташламады әбисе. Аның: «Хастаханәдән шалтыраттылар. Әниеңнең хәле начар...» – дигән хәбәренә кыз тирән борчуда калды. Ул әле аның исән булуына, кайдадыр якында гына йөрүенә, кайчан да бер кайтып күренәсенә өметләнеп яши иде. Эчкечелек юньлегә илтми. Ул хәерсез юлның ахыры бер генә.
Гөлназ, дөньясын онытып, хастаханәгә чапты. Йөзе белән стенага борылып, бөгәрләнеп яткан әнисен күрүгә, янына килеп утырды да, кара куе чәчләреннән сыйпый-сыйпый, еларга кереште. Әнисе аңа таба борылуга, кыз үзе дә сизмәстән сикереп торды. Караватта хәлсез яткан, йөзе кара янып, күз төпләре шешенеп, танымаслык хәлгә килгән әнисе аңа йөрәкне өздереп алырдай таныш та, шул ук вакытта чит тә иде... «Нишләдең, әни? Нишләттеләр сине?» Телен көчкә әйләндереп, әнисе аңа бер генә җөмлә әйтә алды: «Рәнҗемә миңа, кызым». Әйтерсең ул шушы сүзләрне әйтер өчен генә баласын көтеп торган. Соңгы мәртәбә Гөлназын күреп, гафу үтенеп, кызының кулында мәңгелеккә күзләрен йомды.
...Бу хәлләргә биш еллап вакыт узып китте. Гөлназ теләгәненә иреште. Тырыш, үҗәт ятим балага Ходай юлларын ачты. Ул оста белгеч буларак үзен бик тиз танытты. Талантлы архитектор дөньякүләм үткәрелә торган зур-зур киңәшмәләргә барып, абруйлы кешеләр белән очраша, уртак проектларда катнаша башлады. Һәм... көннәрдән бер көнне аны ерак диңгезләр артындагы илләрнең берсенә эшкә чакырдылар. Ул ике дә уйламады – чит телләрне яхшы белә, аралашу тәҗрибәсе җитәрлек – шундук риза булды. Чит илгә китүенең тагын бер җитди сәбәбе – ара-тирә күңелендә давыл булып күтәрелгән авыр хатирәләрдән качу. Бүгенгесе ничек кенә уңышлы булмасын, үткәне аңа барыбер тынычлык бирми, кимчелекле булу тойгысыннан һич кенә котыла алмый ул. Аның хәле боз астында йокымсыраган диңгезне хәтерләтә. Менә ул уянып китәр, бөтен җанын айкап ташлар сыман. Ә Гөлназның барын да онытасы, онытыласы килә.
Әйе, китеп дөрес эшләде ул. Күңеле тулганда, фатирыннан кул сузымында гына урнашкан диңгез буйларында йөргәндә, берәүгә дә сөйли алмаган эч серләрен аягына ята-ята бәргәләнгән дулкыннар белән туйганчы серләшә ала. Бернинди киңәшкә дә, киңәшчегә дә мохтаҗ түгел ул хәзер. Вакытлар үтүгә, туганнарыннан ераклашырга, алар белән аралашмаска дигән сәер уеннан да кире кайтты. Ни өчендер ул аларга үпкәле иде. Ә хәзер, киресенчә, алар янындарак булырга, элемтәләрне өзмәскә тырыша. Әнисенең сүзләрен исенә төшергәндә сискәнеп куя. Әтисе үлгәннән соң ике дөнья арасында бәргәләнеп йөргән бичара әнисенә ничек рәнҗесен, ничек үпкәләсен?.. Биреште, адашты, югалды... Нишлисең... Көчле холыклы булып чыкмады аның әнисе. Югалту кемнедер әнә шулай таптап китә, ә кемнедер, киресенчә, тимердәй нык итә.
...Биек наратлар арасында калган кабергә борылып карый-карый, Гөлназ зираттан чыгу юлына борылды. 

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызганыч хикая. Алла тагаля барсынада хокем инде, кеше тугел, чонки кеше уз тормышынагына ия булырга рохсэт ителгэндыр ул... Тик ни эшлэп татар телендэ гел фажигале хикаялар языла ул?? Юк эллэ бахэтле тарихлар сон ул??

    Хәзер укыйлар