Логотип
Күңелеңә җыйма

Озак очрашканнар – кавышмый икән... 

Аның инде ике улы, минем буйга җитеп килә торган ике кызым бар. Аның үз мәшәкатьләре, минем дөньям – үземнең шатлык-борчулар белән тулы. Ул шәһәрнең бер башында яши, мин икенче ягында. Без бер-беребез белән инде дистә елга якын аралашмыйбыз. Без инде күптән аерылышкан кешеләр...

 

Аның инде ике улы, минем буйга җитеп килә торган ике кызым бар. Аның үз мәшәкатьләре, минем дөньям – үземнең шатлык-борчулар белән тулы. Ул шәһәрнең бер башында яши, мин икенче ягында. Без бер-беребез белән инде дистә елга якын аралашмыйбыз. Без инде күптән аерылышкан кешеләр...  

Без бик озак очраштык. Икебез дә югары уку йортын тәмамладык. Казанның серле кичләре безнең күңелләргә сеңгән. Без очрашып йөргән еллардагы театр-концерт афишаларын әле дә яттан беләм. Мин генә түгел, ул да хәтерлидер дип уйлыйм... Концерт, театрларның берсен дә калдырмый идек. Яшьлек бит! Энергия күп! Каядыр барасы, маҗара табасы килгән вакыт! Ул мине үзенең курсташлары белән таныштырды. Алар да мине үз итеп, яратып аралашалар иде. Безне һәрвакыт бер генә әйбер аерып торды – лекцияләр һәм төн. Ул үзенең укуын тәмамлый да, тизрәк минем яныма ашыга. Тулай торакта бергәләп ашарга әзерлибез, планнар корабыз, кичке Казан һавасын суларга чыгып китәбез. Соңгы трамвай узып китәргә 15 минут кала гына саубуллашабыз. Ул үзенә кайтып китә, ә мин үземнең бүлмәгә ашыгам. Минем дөнья аныкыннан бер ни белән дә аерылмый иде.  «Алар – бөрбөтен» дип нәкъ безнең кебек парларга әйтәләрдер сыман тоела иде миңа. Укуны бетергәч, инде кызлар белән фатирга кереп яши башлагач, мин үземдә ниндидер сәер хис туганын сиздем. Минем Аның белән сирәгрәк очрашасым килә башлады. Аңлата да алмыйм, ничектер менә шулай. Күбрәк китаплар укыйсым, кул эше белән шөгыльләнәсем... Берникадәр вакыттан соң мин аның үзенә дә бу турыда аңлаттым: 

- Кешеләргә кайвакыт бер-берсен күбрәк аңлар өчен аерылышып торырга кирәк. Бар да тәртиптә, син минем өчен һаман кадерле кеше, әмма әйдә, бер атна очорашмый торыйк әле, үз-үзебезне күбрәк аңлыйк, – дидем. 

Ул моны бик авыр кабул итте. Бәлки мине башка егет кызыксындыра башлагандыр, дигән шиген дә белдерде. Юк инде, юк! Күңелемдә беркем дә юк. Миңа бары вакыт кирәк иде! Аз гына вакыт!  

Бер атнадан соң, ул ризалашты. Җиде көн очрашмыйбыз, дип сүз куештык. Ул арада мине эш белән Мәскәүгә җибәрделәр. Өч көнем командировкада узды. Ничек сагынганымны белсәгез! Мин Аны бик-бик сагынган идем! Поезддан төшүгә такси белән өйгә кайттым да, Аңа шалтыраттым. «Мондый тәнәфес ясарга тәкъдим итеп ялгышканмын бугай, гафу ит! Мин сине шундый сагындым! Бүген үк очрашырга әзермен!» – дип ашыга-ашыга телефоннан сөйләргә керештем. Иңемдә – канатлар, колагымда аның тавышын ишетәм! Ә ул тыныч кына мине тыңлап торды да, «Бер атна узмады бит әле»,  – дип куйды. Әллә нишләп киттем. Аның тавышы бик салкын иде. Мин беренче тапкыр салкынлык тойдым... Аны югалттым сыман булып китте. Күңелгә курку керде... «Бәгырь, очрашыйк инде!..» 

Килде ул. Әмма минем җанҗылымлы бәгырь кисәгем түгел иде инде. Өч көндә ни булган? Шул дәрәҗәдә үпкәләгәнме? Бөтенләй танымыйм, әйтерсең лә аның кыяфәтендә башка берәү басып тора. Бер ни аңлатмый да. Мин нинди бар, шундый дигән була... Без сирәк очраша башладык. Икебез дә элеккечә булырга тырышсак та, арада салкын упкын ята иде. Ике атнадан соң, ул упкынга мин баш-аягым белән төшеп очтым: без очрашмаска сөйләшкән көннәрдә ул эшендәге бер кыз белән «шаярып» йөргән... Имеш... Барысын да уртак дуслар ярдәмендә ачыкладым. Мин эзелдем. Дөньядагы хыянәт ачысын 26 яшемә җитеп беренче тапкыр татыдым... Эзгәләндем, яраландым, изелдем, түбән төштем... Минем өчен дөньяда бер кызык әйбер дә калмады. Килде ул. Гафулар үтенде, тәүбәләр итте, очрашмаска тәкъдим итүемне үзен ташларга җыенуым дип аңлавын сөйләде. Әмма мин аны элеккечә үз итә алмадым, яралар төзәлмәде. Аның белән күрешкән саен алар тагы да тирәнәйде генә. Озак очрашкан кешеләр – тиз генә аерылыша да алмый икән. Бергә дә була алмый. Ул һәркөнне минем яныма килсә дә, мин ишек ачмаган көннәрдә фатир ишеге төбендә сәгатьләр буе утырып чыкканын белсәм дә, мин инде аңа ышанмый идем. Ышану – судагы ком кебек, бер юылса кире үз урынына кайтмый икән. Аның миннән башка яши алмавын, үзен миннән башка күз алдына китермәвен күп ишеттем. Кайчан килсә дә ул шул турыда сөйли иде. Аннан бу ситуациягә мине гаепле итеп калдыра башлады. Барысы да тәмам буталып бетте. Икебез дә аңладык: башка очрашмау хәерлерәк иде.  

Салкын февраль көне иде ул. Мин эшкә бара алмый авырып ятам. Югары температура, көчле ютәл. Дус кызым шалтыратканны күреп, телефонны чак үрелеп алдым. Хәбәр әйтергә шалтыраткан: Ул өйләнә икән. Өч көннән никахы, ди. Эшендәге теге кызга... 

Сөләйман балдыгы фәлсәфәсе хаклы. Яраласа, тырнаса, әрнесә дә... барысы да уза икән. Уза... Өйләнгәч тә, әле Ул миңа смсларны күп язды. «Хатыныма синең исем белән эндәшәм», «Ярты гына сәгатькә киләм, сөйләшик әле!», «Күзләреңә карап торасым килә...» дип. Яки «Менә шул җырчының яңа җыры чыккан, мин аны сине уйлап тыңлыйм, ишетсәң син дә тыңла!», «Бу җырны безгә багышлыйм...» дип. Мин берсенә дә җавап язмадым. Бераздан смслар килүдән тукталды. 

...Карлар эреп беткәч, Камал каршындагы мәйданга барган идек. Гаиләбез белән үрдәкләр ашаттык. Аннан бергәләп җитәкләшеп каһвә эчәргә барырга уйладык. Кызларым күгәрченнәрне куа, ә мин ботинкамның сүтелгән шнурын бәйләргә чүгәләдем. Кинәт арттан үземә кемнеңдер өздереп карап торуын тоемлап башымны бордым. Якында гына Ул басып тора иде. Янында гына хатыны уллары белән куышлы уйный. Аның яшел күзләре нәүмизләнеп миңа төбәлгән иде. Мин аңа елмаеп баш кактым да, ирем янына ашыктым. Әйе, елмайдым. Нигә әле ачу сакларга?!. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар