Логотип
Күңелеңә җыйма

 Онытылган ядкарь

Шкаф антресолен күптән ачып караган юк иде. Көндәлек кулланышта булмаган, ләкин ташларга йөрәк җитмәгән әйберләр арасында төрелеп куелган пакетка тап булдым. Ачып җибәрсәм... Унбиш ел элек үлгән әбиемнең озак бәйләүдән юкарып беткән чәчәкле яулыгы белән дисбесе килеп чыкты.

Бу ялларда өйдә генераль уборка уздырырга уйладым. Ягъни бөтен җирне ялт иттереп җыештырасым килде. Шкаф антресолен күптән ачып караган юк иде. Көндәлек кулланышта булмаган, ләкин ташларга йөрәк җитмәгән әйберләр арасында төрелеп куелган пакетка тап булдым. Ачып җибәрсәм... Унбиш ел элек үлгән әбиемнең озак бәйләүдән юкарып беткән чәчәкле яулыгы белән дисбесе килеп чыкты. Әбием үлгәч истәлеккә дип алып калган идем мин аларны. Ничә ел шунда яткан. Яулыкны битемә куеп, кат-кат иснәдем. Әбиемне күз алдына китереп утырдым, күз яшьләрем әбиемнең яратып бәйләгән крепдешин яулыгын чылатты. Әйтерсең вакыт узмаган: күңелем белән балачакка кайтып төштем. Әбиемнең тезләренә башымны куеп ятарга ярата идем мин. Аның көйли-көйли Коръән аятьләрен укыганын тыңлый идем. Дәү әнием озын ап-ак күлмәген киеп, ак яулыгын бөркәнеп каршыма килеп баскандай булды.
 Әтинең апасы Гакифә апа Әлмәттә эшләп фатир алгач, авылдан әнисен үзе янына алып китте. Озак еллар кызы тәрбиясендә яшәде ул. Авылдагы төп йорттан Әлмәткә кызы янына киткәч, без биш онык, әбине юксынып еш еладык. Каникул вакытларында әбигә гел кунакка килә идек. Гакифә апа әнисен карап кияүгә дә чыкмады. Аны – «Әлмәт апа», әбине «Әлмәт әби» дип йөрттек. Кунакка килгән вакытта, әби безнең өчен сәдака акчаларын әзерләп куя иде, кулыбыздан тотып кибетләргә алып чыга иде. Туңдырма, көнбагыш сатып алабыз. Кием кибетенә барып күлмәк сайлыйбыз. Мин Миһриҗан әбиемне барысыннан да күбрәк ярата идем шикелле. Чөнки ул бервакытта да ачуланмый иде. Гакифә апа белән әби яшәгән бер бүлмәле фатир минем өчен бик кәттә йорт кебек тоела иде. Кечкенә булса да, кунакларны сыендыра иде ул. Миһриҗан әбинең урыны – түрдә, дивар буйлап сузылган йомшак диванда иде. Мин әбием янына утырып мөнәҗәтләр тыңлый идем. «Әби, синнән оҗмах исе килә», – дия идек без әбигә. Чыннан да, әбием чиста-пөхтә булды, исәнлеге дә Аллаһка шөкер иде. 100 яшенә җитеп бер тапкыр да табибка мөрәҗәгать иткәне булмады аның. Битләре дә яңа пешкән коймак кебек алсуланып тора иде... Үзе гел намазда булды. Рамазан айларында әби белән бергәләп сәхәргә уяна идек. Әзерләп куйган җимешләргә, конфетларга кызыкканбыздыр инде. Уразабыз да көндезге 11 гә хәтле генә сузыла иде. «Әби, безнең ашыйсы килә», дип, өстәл янына чаба идек. Дәү әни оныкларына бервакытта авыр сүз әйтмәде, ләкин үз уразасын бозмады. Нинди генә эссе көн булмасын, авызына бер кашык су да капмый иде. Авыз ачарга әзерләп куйган тәмле ризыкларына да күз төшерәбез. Әби аларны безгә тарата. Үзе коры су белән авыз ача иде... 
80 нче еллар, Совет чоры. Ак яулыгын бәйләгән әбиемнең базарда хәләл ит эзләп йөргәнен хәтерлим... Сатучы янына барып: «Бисмилла әйтеп, Аллаһ исемен әйтеп суелганмы?» – дип сорый иде. Мин аның бервакытта да буш сүз сөйләп утырганын хәтерләмим. Гел нәрсә белән дә булса шөгыльләнә иде ул. Язган йонны кабага беркетеп җеп эрләгәнен хәтерлим. Шул вакытта да догасын укыр иде. 
Кулында һәрвакыт догалар язылган дәфтәре булды. Кеше кулы белән күчереп язылган, җепләр белән тегелгән китап битләреннән латин хәрефләре белән язылган догаларны гарәпчә укый иде. Коръән китабы да яулыкка төрелгән булыр иде. Әбекәй ашыкмыйча гына яулык читләрен чишеп, төсләре саргаеп беткән китапны чыгара иде. Әби-бабаларыннан калган дин китапларын бик кадерләп саклады ул...
Әбием 6 яшьлек вакытыннан намаз укыган, яулык бәйләгән, уразасын калдырмаган. Кечкенә чактан мәдрәсәдә белем алып, гарәп, латин хәрефләрен өйрәнгән, хәдисләрне, аятьләрне яттан белгән. «Коръән укыгында берәр хата җибәрсәк, остабикә Рәхимә абыстай борчак сипкән табада бастырып тора иде», – дип сөйләгәне хәтердә. Ире Габдерәүф ягыннан абыйлары авылда указлы мулла булганнар. 
Авыл өйләре элек салам түбәле булган. Эссе җәйге көндә бар халык басуда чакта, бер йорт түбәсендә янгын чыгып, бөтен бер авыл янып беткән. Шулай ике тапкыр янган авыл. Ире яшьли вафат булган әбиемнең. Ике сабый баласын ияртеп, ачлыктын качып, Әстерхан якларына барып җиткән әбекәем. Тамак хакына кара эшләрдә бил бөккән. Ләкин чит җирләрдә калмаган: бер сүз урысча белмәгән көе, зур корабларга эләгеп, яңадан туган авылына кайткан. «Ачтан үлмәс өчен авылдын авылга кереп, тамак хакына ашлык урып кайттык», – дип сөйләгәне хәтердә. Арык булсалар да, бик кыю булган татар хатыннары...

Әби 100 яше тулгач, туган көнендә – 7 гыйнварда, Раштуа бәйрәмендә китеп барды. Ул үләр алдыннан, әти әнисен авылга алып кайтып тәрбияләде. Кашыктан ашатты, хәтта әнисен үз куллары белән юа иде. 
Әбинең гәүдәсен алып киткәндә ябалак-ябалак кар яуганын хәтерлим...
Әбинең каберендә әти урманнан алып кайткан юкә агачы үсеп утыра. Янында әти кабере, узган елны Гакифә апа да алар янына күчте...
Мин әбиемнең яулыгын, дисбесен кочкан килеш озак утырдым. Кайвакытта тормыш куып, нәсел чылбырыбызны онытып җибәрәбез. Безнең өчен үрнәк булган әби-бабаларыбызны да сирәк искә алабыз... Әбиемнең онытылган ядкаре мине балачагыма алып кайтты, иң кадерле кешеләрем белән очраштырды. Хәтеремдә булса да, кадерле әбием, Гакифә апам, әтием белән күрештем, аралаштым... Гафу ит мине, кадерле «Әлмәт әбием», мин сиңа бик рәхмәтле, догаларың әле дә мине саклый, яклый, әбекәем...
 Онытмагыз ахирәткә күчкән туганнарыгызны... Онытмыйк...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әбиләребезне ничек онытыйк инде!? Алар бит безне матур сүзләре белән тәрбияләделәр! Матур хәтирәләрне күңелемнән барлап чыктым әле, мин дә. намаз укыганда җиде буын әби- бабаларыбызны догасыз калдырмыйбыз инде, аллага шөкер!

    Хәзер укыйлар