Логотип
Күңелеңә җыйма

Нәрсә җитми бу хатын-кызларга?! (бер ир авызыннан)

Барысын да тигез күрергә тырыштым. Һәм нәрсә алдым? Ялгызым утырып калдым.



Эштән чыгуга машинама таба киттем.  Алҗатты,  җитмәсә, өйгә кайткач башланачак: «Ник шулай соң  кайттың? Өең турында оныттыңмы әллә? Юньле ирләр күптән өйләренә кайтып хатынына булыша. Ике баланың да авырып ятканнын оныттыңмы? Мин тынычлап бәдрәфкә дә бара алмыйм. Син мине бөтенләй жәлләмисең. Күрәсең, яратмыйсың...» Таныш хәлме? Хатыным Кәримә мине әнә шулай эштән каршы ала.
Юк, зарланырга җыенмыйм. Хатынымны бик яраатам. Алҗаганын да аңлыйм.  Ул бик чибәр, әмма көнләшеп кенә җаныма тия.  «Синең йомшаклыгыңнан тирә-ягыңдагы бөтен кеше куллана,  эшне эшләгән атка өяләр инде. Әзрәк юк дияргә өйрән!  Безгә вакытың да, игътибарың да калмый», –  дип үпкәли. Ә мин нинди бар шундый, кешене үзгәртеп буламы инде?! Чынлап та хатыным хаклы.  Йомшаклыгым бар шул. Баш тарта алмыйм, аннан соң үземне эчтән кимереп йөрим. Шул арада машинама күрше бүлектә эшләүче Индира кереп утырды. Ул –  баш тарта белмәвем нәтиҗәсенең якты бер үрнәге. 
– Сәлам, җаныем. Мине өйгә кадәр илтеп куймассыңмы? Аягымда басып тора алмаслык булып алҗадым, –  диде ул зур зәңгәр күзләрен тагын да түгәрәкләндереп, куллары белән сары  чәчләрен төзәткәләп алды. 
– Әлбәттә, матурым, – дидем күндәм генә. 
– Өйгә кайтарып куйганчы, әйдә, берәр кая кереп кичке аш ашап алыйк. Минем иртәннән бирле авызыма бөртек тә капканым юк.
– Матурым, ник үзеңне шулкадәр җәфалыйсың. Нинди диета инде ул тагын? Син бит  болай да матур.
– Диета түгел инде. Беләсең бит проблемаларымны: акча җиткерә алмыйм. Өйдә  пенсионер әни белән инвалид әби. Һәрвакыт авырып торалар. Бөтен акча табибка, даруга китеп бетеп бара...
Беләм инде авыр тормышта яшәгәнен.  Моннан бер ел элек нәкъ шулай ук өенә илтеп куюымны үтенде. Мин юк дип әйтә алмадым.  Ул юлда авыр тормышы турында сөйләде. Әбисен әледән-әле төрле хастаханәләргә йөртергә кирәклеген, моның күп акча түгүен әйтте. Мин аны бик жәлләдем. Хәзер без атнага бер-ике тапкыр очрашабыз. Билгеле, аның  өендә түгел. Ул бит әнисе, әбисе белән ике бүлмәле кечкенә «хрущевка»да көн күрә.  Яхшы йорттан фатир арендаладым да, Индираны шунда күчердем. Берүзенә яшәргә рәхәтрәк булыр. Әбисе белән әнисенә кунакка йөрер. Яшәренә акча да бирәм. Ул бары тик үзенә генә тотарга вәгъдә итте. Бүләкләр биреп сөендерәм. Яшь бит әле ул. Аның киенәсе, матур итеп йөрисе килә. Ә аның үтенечләреннән баш тарта алмыйм: биргән бүләкләргә балалардай куана ул!
Шулай тыныч кына икесен дә тигез күреп яшим. Ә хатыным әллә шикләнә башлады, башта мине  гел елап каршы ала иде. Аннан соң  һөҗүмгә күчте. «Мин монда ике кечкенә бала белән өйдә утырам. Эшли алмыйм. Әгәр дә син мине ташлап чыгып китсәң, бернәрсәсез, ике баламны кочаклап калам», – дип колак итемне  ашый башлады.  Нишләп чыгып китим инде мин?! Хатынымны, балаларымны бик яратам. Индира да: «Хатыныңнан аерыл, законлы итеп яши башлыйк», – дип аптыратмыйм. Кәримәмне  тынычландыру өчен фатирны  аның исеменә күчердем. 
– Син мине ашатырга уйламыйсың,  ахры. Өйгә кайтып җитәбез инде, – дигән үпкәләгән тавыш уйларымнан айнытты. Ресторан турында бөтенләй баштан очып чыгып киткән. – Ярый инде, туңдыргычта кибет пилмәне бар иде. 
Индира яныннан соң киттем. Кәнәгатьләнеп, бурычымны үтәп.  Әбисе белән әнисенә ярдәм итәр өчен акча да калдырдым.
Менә нигә Кәримә мине көнли икән? Нәрсә җитми аңа? Мин бит алар дип яшим, алар дип сулыйм. Индирага да гел алар хакында сөйлим.   Ә  Индира, көнләшми, әнә, бирелеп тыңлап утыра,  әле киңәшләр бирә. 
Шулар хакында уйлый-улый фатир ишеген ачтым. Ишек янында торган зур чемоданга чүттән генә абынып егылмадым.  Балалар китереп куйгандыр инде!
Җайлап кына чемоданны атлап чыктым да, кухняга юнәлдем. Индираның кибет пилмәннәре нигәдер тамакны туйдырмаган иде. Кухня ишек төбендә Кәримә  басып тора. «Тагын  башлана»,– дип уйлап куйдым. 
– Кайттыңмы? – дип, ниндидер конверт  сузды Кәримә. – Бу сиңа. 
– Нәрсә бу?
–    Судка повестка: без аерылышабыз. Әйберләреңне чемоданга җыеп тутырып куйдым. Ал да, чыгып кит! Төн уртасында кайтуларың туйдырды. Киртә булып тормыйм: сөяркәләрең белән рәхәтләнеп чөкердәшеп яшә. 
–    Кәримә ни сөйлисең инде син? Мин бит сина яратам, ә балалар?
–    Бар, балалар  уянганчы чыгып кит тизрәк. «Әтиегез бик озакка командировкага китте», – дидем.
–     Кофе эчеп, кырынып булса да алырга мөмкинме?
–    Бу сиңа кунакханә түгел!– Кәримәнең тавышынан тимер салкыны бәрде. 
«Менә сиңа елан! Хәтта балаларны әзерләп куйган. Йә, мин аңа  нинди начарлык кылган инде», – дип уйлап куйдым. 
Бик каты ашыйсым һәм йоклыйсы килә иде. Индира янына кайтудан башка чара калмады. 
«Менә хәзер Индирам сөенер инде, – дип уйладым. – Кәримәнең терсәген тешләсе килер, әмма тешли алмас. Бик шәпләп алдады мине. Ә нинди мескен булып кыланды. Фатирымны тартты да алды.  Ярар, ничек тә яшәрмен әле. Индирага әллә ни артык күп кирәкми. Арендалаган фатирда да яшәп торырыга риза булыр. Дөрес, ашарга пешерә белми. Өйрәнер әле», – дип тынычландырдым үземне.  Төнге кибеткә кереп азык-төлекләр алдым, шампан шәрәбен дә тыктым.  Бәйрәм итәбез болай булгач. 
Ишекне ачкан Индирамның  болай да зур күзләре тагын да зурайды, түгәрәкләнде. 
–    Син нидер оныттыңмы әллә миндә?
–    Әйе, матурым, оныттым... сине оныттым!– дидем тантаналы рәвештә.–  Моннан соң безгә аерылышырга туры килмәячәк. Бергә яши башлыйбыз. Шатмы син, матурым?
–    Бик, – диде Индира, әмма тавышында шатлык чаткылары юк иде. Ул авыр сулап куйды. 
Шул вакыт ваннадан минем сөлгегә сөртенә-сөртенә бер ир чыкты. Без бер-беребезгә карап каттык. 
–    Матурым, кем бу? Абыең кунакка киләчәген ник әйтмәдең?
Ваннадан чыккан ир көлеп җибәрде дә:
–    Индира, синең абыйларың да бармыни? Ә бу нинди хайван?
Башыма кан йөгерде:
– Мыскыл итмәгез әле! Сез, мин арендалап торган фатирда, если что. Барыгыз чыгып китегез!
–    Син нәрсә, ычкындыңмы әллә? Бу фатирга аренда бәясен түләр өчен Индирага ай саен акча биреп торам. Син, гомумән, нәрсә сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы?  Әллә ишекләрне  бутадыңмы? Бар, чыгып кит яхшы чакта...
Шул вакытта гына бу ирнең Индирага кем булуын аңлап алдым. Менә елан! 
Алданып, кимсетелеп, машинама чыгып утырдым.  Минеке булып калган бердәнбер әйбер. Янәшәдәге утыргычта конверт ята. Анда – судка чакыру. Йә, нәрсә җитми инде бу хатыннарга? Шундый яхшы гармониядә яши идек бит...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менэ шулай ул азгынлык узендэ дэ булган мин узем йомшак ир дисен бик андыйга ошамагансын !?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шулай ул ике койме,коерыгын тотсан икесеннен де колак кагасын.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шәп булды!Калдыңмы учлап!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бөтен хатын кызлар шулай тәвәккәлли алсалар,ирләр дә мондый ятсыз булмас иде.Алдын артын уйлап эшләрләр иде

          Хәзер укыйлар