Логотип
Күңелеңә җыйма

Нишләргә дә белгән юк...

Безнең авылда хәзер эш юк дисәм, берәүгә дә яңалык ачмам. Бөтен җирдә шулай бугай инде ул. Ярый әле без Казанга якын торабыз. Чагыштырмача инде. Авылда 5 хатын җыелдык та, Казанга килеп эшкә урнаштык.

Безнең авылда хәзер эш юк дисәм, берәүгә дә яңалык ачмам. Бөтен җирдә шулай бугай инде ул. Ярый әле без Казанга якын торабыз. Чагыштырмача инде. Авылда 5 хатын җыелдык та, Казанга килеп эшкә урнаштык. Беребез рульдә  йөри – иртән аңа төялеп чыгып китәбез. Бензин өчен чиратлап түлибез. 

Рәхәт тормыш түгел инде бу.

Авыл белән ике арада йөрүне әйтәм. Ачы таңнан торырга кирәк, соң гына кайтып керәсең. Өйдәге эшне дә синең өчен берәү дә эшләп куймый. Җәй көне бакча да  бар бит әле. 

Бер дә нужармас идең – гаиләдә кемдер эшләргә тиеш бит инде. Минем ирем, мәсәлән, бер тапкыр вахта белән барып эшләп кайтты да, шуннан соң өйдән чыкканы юк. Әле һаман да җай чыккан саен анда үзенә ничек начар булганны сөйли: бер бүлмәдә бишәү торганнар, юынырга шартлар булмаган, начар ашатканнар...

Эшенең авырлыгы  турында сөйләргә тотынса, аны бөтенләй туктатып булмый. Хәер, бер тапкыр туктатып, әйтә башлаган идем, арага шунда ук кайнана керде: «Нәрсә дип аны талыйсың? Андый җирдә эшләп сәламәтлеген бетерсә, аннары нишләр? Шул хакта уйла, ичмаса», – ди. 

Минем сәламәтлегем хакында гына уйлаучы юк.  

Мин дә эшемне җиңел дип әйтмәс идем. Әллә авырулар артыннан җыясы бик җиңелме? Аларның бит төрлесе бар. Кайсы сине кешегә дә санамый. Кесәмдә укытучы дипломым бар дип, һәрберсенә күрсәтеп йөри алмыйсың... Көне буена нинди генә сүз ишетмисең? Чисталык гел юып, җыештырып торган җирдә түгел, чисталыкны саклаган җирдә генә була алганын безнең халык аңлаганчы тагын бер гомер узар әле. 

Шәһәр белән авыл арасында йөреп күпме исәнлегемне бетергәнемне дә үзем генә беләм. Иртән бергә чыгып китсәк тә, эш сәгате төрлебезнең төрлечә – кичен нәрсә туры килә, шуның белән кайтасың. Юлда туңып басып торган чаклар дә булгалый.  

Ирем урынында буласым – өйдә генә утырасым бик килә. Тик бу көннәрне күрергә өметем көннән-көн сүрелә бара. Эш эзләргә уйламый да ул.

Мин әйтә башласам, арага тагын кайнана керә: «Нәрсәгә сиңа акча? Нәрсә аласың – менә үзем пенсиямнән бирәм, аңа гына бәйләнмә!» – ди.

Беркайчан да аннан акча сорамаячагымны белеп әйтә ул аны. Хәер, әллә ни акчасы да юк бит инде аның – шул барлы-юклы пенсиясеннән малаена тартырга акча болай да биреп тора инде.

Вакыт-вакыт аны да жәллим, бик яшьли иреннән аерылып, шушы бердәнбер малаен үстергән. Юклык белән инде. Үстерермен дә рәхәт күрермен дип уйлагандыр, ә улы ата ялкау булып чыкты. Әни үзе дә барысын да аңлыйдыр, тик улы да якын шул.

Тормышны ничек үзгәртергә дә белгән юк. Икең дә тырышсаң гына үзгәрә бит әле ул, мин генә тыпырчынганнан ерак китеп булмый. Авылда минем хәлдәге яшь хатыннар әллә никкадәр, барысының да ирләре өйдә эшләмичә ята. Кайсыныкы әле хатыны эшләп тапканны талап алып эчә дә. Йә әти-әниләренең пенсияләрен көтеп кенә тора. Минеке ярый эчеп аптыратмый. 

Бу ир сиңа нәрсәгә дип яза башларсыз инде хәзер. Аерылырга кушарсыз. Аерылышасы бик тиз һәм җиңел ул. Бала белән аерылып кемгә кирәк инде мин?! Аннан бигрәк, өйдән чыгып кая барып керәм? Әниләргә кире кайтып булмый – анда хәзер килен хуҗа. Хәл белергә дә ул өйдә юк чактарак  кына барырга тырышам. 

Шәһәргә килеп кенә торасы иде дә бит, тик зарплатам квартирга китеп барачак, ә нәрсәгә көн итәргә? 

Минем хәлдә яшәгән хатыннарның ничек күп икәнен белсәгез иде сез хәзер. Иң авыры – безгә беркем ярдәм итә алмый. Үзебезне гаепле итеп калдырачаклар әле, чыкмаска иде шундый иргә диячәкләр. 
Болай гына яздым, күңелне бушатырга гына. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ник дорес ич инде, нэрсэ карап чыктыгыз сон ана кияугэ? Йэ башка чышып яшэп карагыз инде булмаса? Янында энисе булмаса, бэлки ирегез дэ селкенэ башлар бераз? Болай мин эшлим, мина авыр дип зарланып ни мэгънэ, берни узгэрмэгэч?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Булмас. Эшли торганы янында энисе булса да эшли. Башка чыкса да энисенэ барып, тамагын туйдырып, тэмэкелек акчасын алып кайта ул. Болай хотя бы килен эштэн кайтуга ашарга пешеруче бар.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Укып чыгыгыз але узегез язган сузлярне. Шул хатле мескен мени сез??? Ходай сезгя шунын очен бу якты доньяны биргян мени ? Уз узенне мыскыл иттермя.

        Хәзер укыйлар