Логотип
Күңелеңә җыйма

«Әнигә әйтәм...»

 Моңа күп еллар үтеп китсә, оныта алмыйм, чөнки тормышта андый мисаллар гел кабатланып тора. Бигрәк тә соңгы вакытта... 

Бервакыт йомышым төшеп, Балалар клиник хастаханәсенә бардым.  Чиста-якты палаталар буйлап нәни авыруларның хәлен белешеп йөргәндә, табибә, түрдәге караватта бөгәрләнеп яткан нәни бер малай янында тукталды.  

– Йә әле, Рөстәм, күрсәт әле үзеңне апага. Синең хәлеңне белергә килгән әнә, – дип тезеп китте ул. Аннары, бертуктаусыз сөйләнә-сөйләнә, малайның колагын чистарта башлады. 

– Авырттырсаң, әнигә әйтәм, – диде малай.  

– Син бит егет кеше, түзәрсең, – диде табибә, аның битеннән үбеп алып. 

Малайны дәваланырга Балалар йортыннан алып килүләре турында соңыннан белдем. «Әнигә әйтәм» диюе дә хыялындагысы гына икән сабыйның. 

– Шундый тагын бер кызыбыз бар әле, – дип сөйләп китте табибә. – Ул да гел әнисен сорый. «Килгәндер, минем кайда ятканымны белмидер», – дип, көн саен коридорга чыгып, әнисен көтә. 

Аның сөйләгәннәреннән тетрәнеп киттем. Ана белән бала арасында күзгә күренмәс җепләр бар... Кендек җебе өзелгәннән соң да алар беркая китми. Шуңадырмы, ятим бала әнисе хакында беркайчан да начар итеп сөйләми. Беркая да китмәгән ич аның әнисе. Ул монда, якында гына. Тиздән килер, аны кочагына алыр. Бала тәрәзәдән күзен алмый айлар, еллар көтә. Килер дип көтү аңа көч бирә. Чөнки ана баланың җирдәге фәрештәсе, яклаучысы, саклаучысы. Ул гомер буе шулай булып калыр да. Ятимнәрнең  телләрендә дә гел әни сүзе. Балалар йортына аяк баскан һәр кешедә алар «әтисен, әнисен» күрә. Кочакка ташланып: «Син минем әниме?» – дия. Йә булмаса, сиңа шундук үзенең әнисе турында сөйли башлый. Болай диюгә шундук күз алдына дүрт яшьлек бәләкәй Катя килеп баса. «Минем әни – иң матуры, иң әйбәте, – ди ул, зур зәңгәр күзләрен миңа текәп, – тиздән ул мине килеп ала. Ул ярата мине», – дип тә өсти бәләкәй кызчык, әйткәненә үзе дә ихлас ышанып. 

Әйткәнемчә, әни кеше бала өчен начар була алмый. Ул, Катя әйтмешли, «принцесса»... Балалар йортларында үскән ятимнәрнең, инде үзләре өлкәнәюгә барган бер мәлдә, әниләрен эзләргә керешүләренә гаҗәпләнмим дә. Күреп кенә булса да каласылары, үзләренә эләкмәгән җылылыкны әниләренә биреп карыйсылары киләдер, бәлкем, аларның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар