Логотип
Күңелеңә җыйма

Әнием – дөньядагы иң шәфкатьле кеше

«Әнием – Казан кызы, гомере буе шәфкать туташы булып эшләде. Исеме дә үзе кебек бик матур – Сания. Искиткеч ярдәмчел, шәфкатьле безнең әни. Яңа Бистәне җәяүләп урап, авыруларның өйләренә барып уколлар ясый иде. Яңа Бистә бик зур территория бит ул. Әнием эшләгән агач хастаханә дә, Яңа Бистәнең агач йортлары, авыл урамнары кебек нурлы, ямьле урамнары әле дә күз алдымда тора. Әнине кешеләр дә бик ярата иде. Ул үзе дә нечкә күңелле кеше. Безне – ике кызын беркайчан да әрләмәде, тыймады, безгә мөстәкыйльлек бирде. «Әни, шунда барасыбыз килә», – дисәк: «Бар, кызым», – гына дияр иде.

Безнең әти, киресенчә, бераз кырысрак. Ул – Питрәч районының Татар Казысы авылыннан, чын мөселманча тәрбия алган кеше. Әни, бәгырькәем, безнең кайбер эшләрне әтигә әйтми дә калдыра иде. Мәсәлән, минем биюгә йөрүемә әти каршы булды. «Юк, юк, ул биюгә түгел, тегүгә йөри», – дип, әнием бу шөгылемне аннан яшереп килде.


 





















 

 

  


Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, театр училищесына керергә теләдем. Әти, билгеле инде, каршы булды: «Нинди театр ди ул кыз балага?! Эшмени ул?!»

Шулай да минем училищега керәсе килү теләгем бик көчле булган, күрәсең. Тәвәккәләп, имтиханнар бирергә киттем. Әни догаларын укып калды инде. Ул үзе дә театр ярата торган кеше, ул вакыттан ук спектакльләргә бик яратып йөри иде.

Мине училищега кабул иттеләр. Хәзер инде моны әтигә ничек әйтергә? «Мин әтигә әйтергә куркам, син үзең берәр ничек әйт инде», – дим әнигә.

Без үскәндә әни берьюлы өч җирдә эшләде. Акча юграк, ярлырак чаклар иде ул. Әмма беркайчан да эштән күчтәнәчсез кайтмый иде әниебез. Безгә көн саен нинди дә булса берәр тәмле әйбер ала торган иде. Ул өйгә кайтып керүгә, без тизрәк аның сумкасын актара башлый идек.

Мин бәхетле, Аллага шөкер, әнием бүгенге көндә дә исән-сау, Казанда гомер итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нэкъ минем ЭНИЕМ-Сания кебек!!Ни кызганыч -ул юк шул инде.Бик сагынам .Эниемне.Урыны Жэннэтэ була курсен илаhым.Э Люция бик бэхетле- Энисе исэн! Аллакаем исэнлек. тынычлык шатлык насыйп итсен

    Хәзер укыйлар