Логотип
Күңелеңә җыйма

Әни уянмый, йоклый да йоклый...

 Тәүлек буе әниләренең үле гәүдәсе янында булган сабыйларның олырагы – биш яшьлек малай, ишекне ватып керүчеләргә шулай дигән. 

Соңгы вакытта җан өшеткеч вакыйгалар күбәеп китте. Ике көннең берендә – тетрәндергеч хәбәр, фаҗига... Моны нигә юрарга икәнлеген белмим, әмма сәбәбен эзләп ерак китәсе, баш ватасы юк. Монысы – тәгаен. 

Санкт-Петербург шәһәренең Захарьевск урамындагы йортларның берсендә – коммуналкада өч баласы белән яшәп яткан әни берара, балаларына тиешле карау җитмәү сәбәпле, районның опека бүлегенә исәпкә дә куела. Ә бераздан төшерелә. Әни кешенең балаларына карата мөнәсәбәте уңай якка кискен үзгәрәме, әллә алардан колак кагу куркынычы килеп туудан куркамы (унсигез һәм унике яшьлек ике малаен опека бүлеге хезмәткәрләре балалар йортына озаткан була инде), барысы да тәртиптә шикелле тоела. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Гаиләдән өч баласын, хатынын ташлап, өйдәш ир чыгып китә. Имеш, ул мәхәббәтен очраткан. Күршеләре әйтүенә караганда, 38 яшьлек хатын үзен бик сәер тота. Урамга да бик сирәк чыга, күршеләре белән дә аралашмый. Ә янында берсеннән-берсе бәләкәй өч бала: малайларның берсенә – биш яшь, икенчесенә – ике яшь... ә төпчек кыз әле биләүдә – аңа нибары тугыз ай.  

Күршеләре: «Балалар елаша, әнисе ишекне ачмый», – дигәч, опека бүлеге һәм мәгариф хезмәткәрләре берничә мәртәбә килеп тә карый. Тик фатирга үтеп керә алмыйлар. Шуннан соң гына полиция хезмәткәрләре эшкә алына. Ишекне каерып ачып керәләр... һәм куркыныч тамашага тап булалар: караватта әни кешенең үле гәүдәсе, тәүлек буена бер кабым ризык күрмәгән, елаудан шешенеп беткән балалар... Хәзер тикшерү бара. Хатын нидән, нәрсәдән үлгән? Һәрхәлдә, «үтергәннәр» турында сүз бармый. 

Ир, бу хәбәрне ишетүгә үк, өч баланы да үзенә алдырачагын белдергән. Балалар яхшы тәрбиядә булган дип әйтеп булмый. Бер баласының, яшенә караганда, үсештән артта калуы күзәтелә. Бүгенге көндә сабыйларның өчесе дә хастаханәдә. 

Без инде күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме: төрле пособиелар, ташламалар, җир бүлеп бирүләр, ана капиталы һәм башкасы, һәм башкасы турында күп сөйләдек. Сорау туа: балаларының аякка басуын, кеше булуын күрергә дә өлгермичә, яшьли җир куенына кереп яткан бичара анага нинди ярдәм күрсәтелде икән? Ул да бит биш бала анасы! Аңлашыла хәзер: ул авырган. Адәм баласы тик торганнан үлеп китми. Ярый, хастаханәгә бармасын да, ди. Аның бит тугыз айлык бәләкәче бар. Ә мондый яшьтә, баланың хәлен белер өчен, өйгә медиклар үзләре килә. Анадагы хәерсез ул үзгәрешләрне алар да күрмәде микәнни соң? Аннары... ни өчен тәүлек үткәнне көтәргә? Коммуналка бит, барысы да күз алдында, бер уйласаң. 

Психологларның әйтүенә караганда, баланың кечкенә чагында алган кичерешләре үсеп җиткәч тә онытылмый. Ул аның психикасына тискәре йогынты ясый. Ә бу сабыйларга ничек булыр дип уйлыйсыз? 

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар