Логотип
Күңелеңә җыйма

«Әни малае» белән яшим

Беләсезме, улым туса, вакытында гаилә корып, үз тормышы белән яши башласын иде, безгә берегеп торган кебек яшәмәсен иде, дип телим. Бүгенге көнемдә мин әнә шундый – әнисеннән аерыла алмаган ир белән яшим. Имезлек кенә каптырасы бар, дип уйлап куям ачуым килгәндә. 

Беләсезме, улым туса, вакытында гаилә корып, үз тормышы белән яши башласын иде, безгә берегеп торган кебек яшәмәсен иде дип телим. Бүгенге көнемдә мин әнә шундый – әнисеннән аерыла алмаган ир белән яшим. Имезлек кенә каптырасы бар дип уйлап куям ачуым килгәндә. 
Очрашып йөргән вакытта ук булачак иремнең бер ягына игътибар иткән идем. Әтисе белән икесе дә кечкенә баланы караган кебек әниләренең көеннән генә торалар. Ир кеше әнисенә нинди мөнәсәбәттә булса, хатынына карата да шулай була, диләр иде олылар. Ул вакытта бар да яхшы булыр дип уйладым. Ләкин яшәгән саен аңлыйм – ирем әле дә әнисенең итәгендә утыра. Ул гына түгел, әтисе дә шулай. Кайнанам аларны ничек шулай тәрбияләгәндер, белмим. Гаиләләрендә барысы да аның кәефеннән генә тора. Ә ул үзе бик кире кеше. Бала-чага кебек, әле теге җире авырта, әле монысы дип, улына шалтыратып, янына килүен сорый. Көчле табиблар таптыра, үзен медосмотрлар уздырырга җитәкләп йөрттерә. Улы да, ире дә шулай аны бөтен җирдә озатып йөриләр. Икәүләшеп! 
Үз гаиләбезгә кагылышлы планнар корып та булмый. Ялларда, бәйрәмдә берәр кая барасы килсә, без беренче чираттта иремнең әнисе турында уйлыйбыз. Авырып тормыймы? Аның улына карата берәр планы юкмы? Булмаса да, вакыты җиткәч, берәр сәбәп табып безнең планнарны боза. Югыйсә ялгыз хатын да түгел бит, ире янында гына. Ләкин кайната да аңа сүз әйтергә курка – кәефе генә кырылмасын. Аныңча булмаса, көннәр буе авырган кыяфәт белән урын өстендә яткан була, ашыгыч ярдәм чакырта, кан басымы күтәрелгән, йөрәге авырган кыяфәт ясый. Ире белән дә, улы белән дә берничә көн сөйләшми, үпкәләп йөри. Кыскасы, ничек булса да тормышларын бозарга, гаепле икәннәрен күрсәтергә тырыша. Аның бу үч алуыннан туйган ире белән улы янында йөгерешеп кенә йөриләр.
Вакытында бик яхшы дәрәҗәле эштә эшләгән кайнанам, шул вакыттан бирле барысын да үз кубызына биеткән инде. Гаиләләрендә һәр эш тә аның теләгеннән чыгып башкарылган. Гаилә тоткасы булган кайнана әле дә шулай яшәргә тырыша. Әнисенең туган көненә чаңгы сайларга бардык кибеткә. Берничә кибетне әйләндек, әнигә бу җире ошамас, тегесе ошамас дип, тәмам сайланды. Шулай итеп чаңгы сайлый-сайлый көн узды. Минем туган көнгә беләсезме, нәрсә диде? «Вакыт булмады бүләк алырга, үзең ал да, акчасын бирермен», – ди. Әрнеп еладым. Ә ул миңа тавыш чыгарасың, сиңа нәрсә җитми, ди. 
Кайнаналарга кунакка сирәк барырга тырышам. Чөнки ике ирнең шул бер хатын тирәли биеп йөргәннәрен күрәсем килми. Мин барында махсус кылана әле кайнанам – күр, бу ирләр икесе дә минеке, мин дигәнчә булыр, дигән кебек горур кыяфәт белән йөри. Иремнең шулай йөргәнен күреп аны хөрмәт итми башлыйм хәтта. Бала-чага кебек тота үзен. Әнисенең көен көйләп туядыр, күрәсең, миңа бөтенләй вакыты калмый. Өйдә сөйләшмибез, аралашмыйбыз да бит күп вакыт. Эштән кайтып, икебез ике бүлмәдә утырабыз. 
Мин хәзер бәби көтәм, алтынчы айны тутырып киләбез. Бер көнне иремнән бала туасы көнне беләсеңме, дип сораган идем, исемдә калдырмадым, аен гына беләм, ди. И-и-и, ачуым килде инде. Әнисенең кечкенә генә бер эте бар. Шул этнең прививка-фәләне кайчан икәнен көненә кадәр хәтерли. Иртә белән әнисен дә, этен дә, әтиләрен дә машинага утыртып гаиләләре белән шул этне табибка күрсәтергә алып китәләр! Ә баланың кайчан туачагын да төгәл белми. Мин дә табибларга йөреп торам, эттән дә болайрак, ахрысы, беркемгә кирәкмим икән дип, рәнҗеп йөрим. 
Тиздән улыбыз туачак. Ләкин ул әтисеннән тиешле игътибарын ала алырмы? Әтисенең алтмыш яшьлек «баласы» бар шул – әнисе... Болай яшәп булырмы соң? Иремне ничек үз гаиләсе турында уйларга өйрәтергә? Ничек анасыннан аерырга? 
Сиринә, Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Узгэрмэячэк ул. Шулай булып калачак.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әнисенең итәгендә утырмый бу, әнисе аның муенында утыра

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аерылмасан,улгэнче шулай яшисен инде...узгэрмилэр алар

        • аватар Без имени

          0

          0

          Узгэрми.Ир-атны берничек тэ у́згэртеп булмый . У́зен,не генэ бетерэсен,.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Алтыдагы алтмышта дилэр

            Хәзер укыйлар