Логотип
Күңелеңә җыйма

Назларымны кичер – соңардылар...

Шундый җырлар була: сүзләре дә, көе дә җаннарны актарып ташлый, башкаручылары да... Айгөл Бариева белән Ришат Әхмәдуллин «Кичер» җырын әнә ничек йөрәккә үтәрлек итеп җырлыйлар! Тыңлаганыгыз бардыр инде... «Назларымны кичер – соңардылар! Язларымны кичер – соңардылар!..» Исегезгә төштеме? 

Шамил Бариев һәм Фирдәвес Хәйруллина.
«Кияү белән кәләш» спектаклендә башкарган «КИЧЕР» җыры.

Эльмира ЗАКИРОВА
Назларымны кичер – соңардылар...

Кичер
Назларымны кичер – соңардылар,
Язларымны кичер –  соңардылар,
Күзләремне кичер – соң бактылар,
Сүзләремне кичер – елаттылар.
Буш булганы өчен – кулларымны,
Кушылмавы өчен – юлларымны,
Ашыкканы өчен – елларымны,
Ашыкмавы өчен – уйларымны.
Ла-ла-ла-ла-ла-ла...
Барысын да кичер елап-көлеп...
Мин кичергән, гафу иткән кебек.

Шундый җырлар була: сүзләре дә, көе дә җаннарны актарып ташлый, башкаручылары да... Айгөл Бариева белән Ришат Әхмәдуллин «Кичер» җырын әнә ничек йөрәккә үтәрлек итеп җырлыйлар! Тыңлаганыгыз бардыр инде... «Назларымны кичер – соңардылар! Язларымны кичер – соңардылар!..» Исегезгә төштеме? 

Айгөл ул җырны заманында әтисе – Камал театры артисты Шамил Бариев белән дә җырлаган иде әле. Матур хатирәләр саклана... Театр сәхнәсе. Бөтен барлыгыңны сихерли торган музыка аккордлары яңгырый. Зал җыр ритмында тибрәлә... Ла-ла-ла, ла-ла-ла... Җыр канатында күкләргә очасың!

Ә бит ул җырның бик кызыклы тарихы бар. Режиссер Дамир Сираҗиев диплом спектакле итеп «Кияү белән кәләш»не сайламаса, спектакль өчен Фуат Әбүбәкерев җыр язарга алынып, Зөлфәт шигыренә тукталмаса, кияү белән кәләшне Шамил Бариев белән Фирдәвес Хәйруллина уйнамаса... Мөгаен, бу җыр тумаган да булыр иде.  Әнә никадәр шартлары бар икән! Инде арабызда Зөлфәт белән Дамир Сираҗиев та, Шамил Бариев белән Фирдәвес Хәйруллина да юк...

 Җыр тарихын эзләп, Камал театрына – ярты гасырдан артык шул театр оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижёры булган, атаклы скрипкачы, композитор Фуат абый Әбүбәкерев янына ашыгам. Күңелдә инде аның «Зәңгәр кыңгыраулар»ы, «Ак вальс»ы, «Ява карлар»ы яңгырый башлый. Сүз уңаеннан, Фуат абый 150 ләп спектакльгә җыр язган кеше ул!

Гримерка бүлмәсендә – китаплар, китаплар... Күбесе – шигырь җыентыклары! Ярымачык гардеробыннан төрле төстәге, төрле сурәтләр төшкән, һәр спектакль өчен аерым сайланган галстуклар күзгә чалынып кала. Бүлмәдә күңелнең иң нечкә кылларына кагылып, скрипка, виолончель моңнары түгелгәндәй, флейтаның тылсымлы аһәңнәре ишетелеп киткәндәй була. Хатирәләргә чумып, үткәннәрне сагыныр, искә төшерер өчен уңайлы бер мохит. Һәм без кабат «Кичер» җырына әйләнеп кайтабыз... Дөресрәге, Фуат абый сөйли, мин тыңлыйм.

«...1980 ел. Режиссер Дамир Сираҗиев диплом спектакле итеп кыргыз драматургы Мар Байҗиевның «Кияү белән кәләш» пьесасын сайлаган. Төп рольләрдә – минем үлеп ярата торган актерларым  Шамил Бариев һәм Фирдәвес Хәйруллина. Фирдәвес... Ул дуамал! Ут, өермә инде менә! Түзгән кеше генә түзә аңа! Пьесаны бирделәр. Укып чыктым. «Нәрсә телисең?» – дим Дамирга. «Ну, үзең беләсең бит инде!» – ди. Аңа хәтле берничә спектакльгә музыка язганым бар иде инде. Музыкаль як өчен җаваплы булгач соң... Тирә-юньдә композиторлар да бик күренми иде бит әле ул чакта. Белмим, нишләптер пьесаны укып чыгуга ук эзләнә башладым. Атаклы Хачатурянның кинофильмнар, театрлар өчен язган музыкалары күңелдә яңгырап киткәндәй була... Фирдәвес холкына туры килерлек давыллы булырга тиеш, дим. Шамил дә аңардан ким түгел! Тегесен алып киләм, монысын... Барысы да бата кебек. Тик сизәм: барыбер нидер җитми. Дамирга түгел, Шамилгә! Ул бит җырчы да иде, хисле җырчы! «Үз ягыма кайтсам...» дип, көчле, иркен тавышы белән җырлап җибәрсәме! Гастрольләргә чыкканда, автобуста бөтен белгән җырларны җырлап бара идек. Шамил башлап җибәрә!..

– Җыр кирәк, җыр! – ди Шамил. – Миңа түгел, безгә! – ди...
...Мине Хәлим Җәләлов дуслары белән таныштырган иде. Анда Рөстәм Мингалим, Батулла, Зөлфәт, Роберт Әхмәтҗанов, Мөдәррис Әгъләмов... Самый акулалар!.. Танышып киттек. Аларның компаниясе шундый итеп бәхәсләшә иде! Шаккатмалы! Аннан шигырь укый башлыйлар. Аеруча Мөдәрриснең ярсып, йодрыкларын төйнәп шигырь укуы күз алдында һаман... Шул чорда Зөлфәтнең «Утлы бозлар» дигән шигырьләр китабы чыкты. Мин аны сатып алдым. Ә менә монысын үзе автограф белән бүләк иткән иде... (Китапның титул битендә Зөлфәт абыйның «Фуат бөегем! Мең рәхмәт сиңа!» дип язылган таныш почеркы ярылып ята. –Э.З.) «Утлы бозлар»дагы бер шигыре тынычлыгымны алды бит! «Назларымны кичер – соңардылар» дип, үзе үк җыр сорап тора! 
Ике-өч көн үткәч, җырны алып килдем. Җырлап күрсәтәм. Ул чакта әле мондый «япон такталары» юк иде. Скрипка да баян гына... Күрәм: йөзләрендә сөенечле канәгатьлек.

– Уф-ф! Менә булды! – дип, Шамил җиңел сулап куя.
– Булды, булды! – ди Фирдәвес тә. Аннары аптырап калып: – Ә танышканга? Танышканга шигырь юк бит! Монда бит аерылышу... Шамил, әйт инде!.. Без танышканда шул ук җыр булса... Туры килми. Ну, аңлагыз инде, аңа бит икенче сүзләр кирәк! – дип өзми-куймый кабатлый.

– Ә мин анысын каян белим, – дим. Шунда ук бу хәлдән чыгу әмәлен уйлап табам: – Әйдә Зөлфәткә барып кайтыгыз.
Фирдәвес «үзем барам!» ди. Җыентыкны алды да ялт кына чыгып та китте. Икенче көнне бер сүз әйтми: ләм-мим. Кичкә, репетиция бетүгә, Зөлфәт үзе килгән: «Менә, тыңлагыз, нәрсә килеп чыкты!» – ди вәкарь генә. Мөгаен, ул аны ярты сәгатьтә язып аткандыр инде. Бәясен күтәрү өчен шулай кылануы!
Пафос белән яңа вариантны укый.

Нишләде бу йөрәк, нәрсә булды?
Бар дөньяга кинәт нурлар тулды.
Нигә бөтен дөнья якты шулай?
Якты бәхетемне таптым бугай.
Бар назларым сиңа – гомерлеккә,
Сүзләремнең моңы – сиңа гына,
Күзләремнең моңы – сиңа гына.
Ла-ла-ла-ла-ла-ла...
Бар дөньяга кинәт нурлар тулды,
Нишләде бу йөрәк, нәрсә булды?

Бөтен җан, тән чемерди. Шамил: «Гений! Гений!» – дип кабатлый. Башта танышканда җырлыйлар, аннан – аерылышканда... Еламыйлар гына. Үзләре шулкадәр ихлас һәм матур күренәләр! Алар тормышта да, сәхнәдә дә бер-берсенә хөрмәт белән карыйлар иде. Ә җыр шулхәтле бизәде! Лейтмотивлар белән бит әле... Бу спектакльне уңышым дип саныйм алам. Чөнки җыр сүзләрен үзем таптым, музыкасын үзем яздым. Премьера көне килеп җитте. Бик ошаттылар җырны. Дамир диплом яклады. Ә кияү һәм кәләш роле Шамил белән Фирдәвесне тагын бер баскычка күтәрде...

Фуат абый тынып калды. Аннары безне әсәрендергән җырны тагын бер кат тыңлатты. Бу юлы аны өчәүләп җырлыйлар: Фирдәвес Хәйруллина кызы Нәфисә, Шамил Бариев кызы Айгөл һәм Фуат абый Әбүбәкерев үзе! Искиткеч! Җыр беренче тапкыр яңгыраганга инде 40 ел үткән, ә ул һаман сәхнәдә, концертларда, кассеталарда... Инде җырны Айгөлнең улы Камил үз репертуарына алырга җыена икән.     
           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар