Логотип
Күңелеңә җыйма

Мәсхүдәнең соңгы җыры

Кайгылы хәбәр килеп иреште бүген редакциябезгә... Телефоннан сөйләшүче баш редакторыбыз күз алдында каушап-югалып калып: 

Кайгылы хәбәр килеп иреште бүген редакциябезгә... Телефоннан сөйләшүче баш редакторыбыз күз алдында каушап-югалып калып: 
– Кызлар, апрель санында шигырьләре чыккан Мәсхудә апа китеп барган... Их, журналны үзе күрә алмады бугай, – дип өзгәләнде.

«Ничек инде... китеп барды?! Кичә генә сөйләштек, языштык. Улы Илназ журналларны редакциядән алып китте...» – дип, алдагы көннәрдә булган вакыйгаларны күздән кичердем. 

Мәсхудә Закированың шигырьләрен апрель санына ашыктырып, тизләтеп бирдек. Аларны җәйге саннарга планлаштыруыбызны белгәч, классташы Мәсхудә өчен ут йотып йөргән Кадрия ханым Идрисова: «Их, соңга калыр шул... Аңырчы яши алыр микән?» – дип уфтанды. Урын табылды – шигырьләр язгы санга кереп китте.

Аннары инде Мәсхудәнең үзе белән дә гел сөйләшкәләп тордык. Журнал чыккач та, редакциягә заказ биргән ул саннарны кайчан, ничек алып китү турында да... «Эльмира, исәнмесез! Сез апрель санын 20не калдырабыз дигән идегез. Без 12 майда Казанга киләбез. РКОДка. Аннан килен кереп алыр иде», – дип язды Мәсхудә 4 майда.

Мин үзебезнең дә ул көнне эшләячәгебезне хәбәр иттем. «Больницага кергәнче 1-2 көн балалар янында булам әле, иркенләп укырмын журналны», – дип шалтыратты Мәсхудә.

Кичә, 13 майда Мәсхудә 12.47 дә ватсапка язды:
«Эльмира, хәерле көн! Килен бүген барып алалам ди журналларны. Ничәдә килсен?» 
Мин адресны күрсәтеп, кайдан ничек керәсен аңлатып җавап яздым. 12 сәгать 55 минутта җавап килде: «Ярый, сезнең телефонны улыма да, киленгә дә бирдем. Китәләр хәзер. Рәхмәт.»

Аннары 13 сәгать 15 минутта «Апа, килеп җиттек», –  дип улы Илназ шалтыратты. Журналларны төшереп бирдем, сәламнәр әйтергә куштым. Тиздән Мәсхудә үз шигырьләрен сөенеп укыр, больницага күңеле күтәрелеп керер дип тынычлап калдым. 

...Иртән килүгә – җан өшеткеч хәбәр! Ашыгып Кадрия Рәесовнаны җыям. Ул яшьләрен йотып сөйли: «Кичә кич 6 белән 7 арасында сөйләштем Мәсхудә белән. Сөйләшү кыенрак, Кадрия, ачуланма, тын алуы авыр, дигәч, куй телефоныңны, хәлләнгәч иркенләп аралашырбыз, дидем... Кичке 10нар тирәсендә РКОДка алып китәргә дип ире белән улы күтәреп чыккан, шулар кулында өзелгән... Их, журналларын алып китә алмагандыр инде... Ул көн саен бер шигырьне коеп кына куя башлады соңгы вакытта. «Сөембикә»дә чыккач, күңеле тагын да үсеп китте кебек...»
 Кичәге сөйләшүләрне, язышуларны, Илназның килүен, журналларның Мәсхудә кулына барып ирешкән булуын бәйнә-бәйнә тезәм. 

– Күргән икән, җаныем! Сөенгән икән алайса. Тынычлап калгандыр. Шул шигырьләрен күреп, риза-бәхил булып мәңгелеккә китеп барган... Урыннары оҗмахта булыр...

Кадриянең яшь аралаш әйткән сүзләренә кушылам: 
– Урыннарың оҗмахта булсын, Мәсхудә! Шигырьләрең соңгы җырың булып якыннарыңа барып ирешсен! 

 

Мәсхудә Закированың шигырьләрен: http://syuyumbike.ru/news/tvorchestvo-chitateley/rkhmt-sia-khoday


           
      

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эхххх.... Укытучыбыз Тэгъзимэ апа Мохэмэтдинованын ин лаеклы укучыларынын берсе иде.... Я раббый, урыны ожмах турендэ булса иде!

    Хәзер укыйлар