Логотип
Күңелеңә җыйма

Мәрьям әни

Бу дөньяда ул япа-ялгыз. Күрше апасы булмаса, ничек яшәр иде?!

Бу дөньяда ул япа-ялгыз. Күрше апасы булмаса, ничек яшәр иде?!
Аның күзләре зәп-зәңгәр. Диңгез төсендә. Мәрьям апа сөйли-сөйли дә, аңа карап: «Гел әнисе инде...» – дип куя. Каршыбызда дәшми генә, сүзгә кушылмый гына безне тыңлап утырган ир-егет коляскасын йокы бүлмәсенә таба шудырып, күздән югала. «Үзе әйбәт малай ул, – ди әңгәмәдәшем, моннан күп еллар элек булган вакыйгаларга кайтып. – Тик нишлисең, тормышы шулай килеп чыкты».
Күз ачып йомганчы узып киткән кыска гына гомереңдә ниләр күрәсеңне Аллаһы Тәгаләдән гайре берәү дә белми шул. Барысы да һич уйламаганда-көтмәгәндә һәм бик тиз була. Матур гына яшәп яткан гаиләдән башта әти кеше китеп бара. Иртә китә. Ул чагында Маратка әле 7 яшь тә тулмаган. Аннары әнисе... Яман авыру аны ярты ел эчендә аяктан ега. Авыр минутларында янында күршесе Мәрьям апа була. Үләр алдыннан ул аңа соңгы васыятен әйтә: «Баламны ташлама!» – ди. Балалар йортында үскән хатынның бер якын кешесе, туганы булмавын белә күршесе. Әлбәттә инде, малайны карар, булдыра алганча тырышыр. Кулыннан килгәнчә... Тулы ятим калган балага карата дәүләтнең үз законнары да бар бит әле аның.
Әнисенең үле гәүдәсен алып чыгып киткәндә, баланың аның аякларына капланып елауларын Мәрьям апа әле дә онытмый. Исенә төшергәндә күзләренә яшь килә. Иганәчелек бүлеге хезмәткәрләре эшне тиз тота. Малайны шәһәр читендә урнашкан балалар йортына озаталар. Киткәндә Марат күрше апасының кочагына ташланып, үкси-үкси елый. «Озакка алып китәләрме, кайчан кайтам мин өемә?» – дип өзгәләнә бала. «Елама, яныңа барып йөрермен, еракка китмисең. Ә кайткач гел яныңда булырмын», – дип тынычландырырга тырыша апасы.
Сүзендә тора: малайны онытмый. Аның ничек үскәнен, нинди уйлар белән яшәгәнен, кем булырга хыялланганын... барын-барын белә ул. Марат аннан берни дә яшерми. Апасы аның өчен иң якын кеше, бу дөньяда аннан башка сер бүлешер беркеме юк аның. Малай, малай дибез... Ә малайга инде, баксаң, 18 яшь тулган.
...Армиядә хезмәт итеп, дөнья күреп, ил гизеп кайткан егет кайчандыр иң кадерле кешеләре яшәгән фатир ишеген ачып кергәндә ниләр уйлагандыр, ниләр кичергәндер, анысы билгесез. Ә менә Мәрьям апа егет булып җиткән зәңгәр күзле малайның исән-имин туган нигезенә әйләнеп кайтуына чиксез бәхетле иде. Күз-колак булып торырга да уңай, биргән вәгъдәсен онытмый ул.
Марат бер оешмага шофер булып эшкә урнаша. Әтисе дә шофер иде. Авариягә очравы да әлеге дә баягы эше белән бәйле. Әнисе исән булса, «шофер булмыйсың», дип кырт кисәр иде дә бит... Тик егет-нең әллә ни сайланыр мөмкинлеге юк. Уку турында уйламый инде ул хәзер. Аның да бар иде лә хыялы... Табиб буласы, әнисе кебек үлем түшәгендә ятканнарны дәвалыйсы килә иде аның. Булмады. Андый мөм-кинлекләр безнең кебек ятимнәргә бирелми дип кул селтәде дә, үз җаена барган тормыш мәшәкатьләренә чумды. Мәшәкать дигәне шул инде... эш. Иртә таңнан чыгып китә, кара төн уртасында кайта. Өстәлендә һәрчак күршесе кертеп калдырган ризык булыр. Фатир җыештырылган, тәрәз төбендәге тамчы гөленә су сибелгән. Шул гомердән бирле карап торган бит әнисенең яраткан гөлләрен! Әнә тагын күлмәкләрен юып, үтүкләп куйган. Нинди кеше бу, ә?! Андыйлар, булса да, меңгә бердер ул.
– Син миңа әнием кебек. Сиңа шулай дип әйтсәм ярыймы?
– Әйт, – ди күршесе, – тик «Мәрьям әни» дип әйт. Әни ул бер генә була... – Инде алай булгач сүземне тыңла, бөтен акчаны эшләп бетерә алмассың, әзрәк үзеңне кара. Өйләнеп җибәр әнә. Яшең бара, – дип киңәшен бирәсе итә ул.
– Соңыннан ник әйткәнемә үкенеп бетә алмадым, – дип дәвам итә сүзен әңгәмәдәшем. – Әллә инде йөргән кызы булган, әллә шулай тиз танышты: биш-алты ай да үтмәде, өйләнеп тә куйды. Кызы баш-тан ук ошамады миңа. Ни сөйләшүе, ни үз-үзен тотышы... Бик әрсез дә күренә. Тора-бара кыланмышларыннан бөтенләй күңел кайтты. Беркайда эшләми, көне буе өйдә, дус-ишләрен җыя да ишекне бикләп куя. Ә Марат – эштә. Бер тапкыр шулай керсәм (ишекләрен бикләргә онытканнар, күрәсең), өстәл янына тезелешеп утырганнар да, кәеф-сафа корып яталар. Салмыш үзләре. Туздырмакчы идем, куып чыгардылар. «Син кем әле монда? Команда биреп ятасың», – ди хатын. Маратка икенче көнне әйттем аннары, юньлегә түгел бу, дидем. Юаш малай ул. Дәшми генә мине тыңлап торды да: «Сөйләшеп карармын», – дип, башын аска иеп кереп китте. Сөйләшкәндерме, юкмы – белмим, һәрхәлдә, сизмәдем. Хатыны кунарга кайтмыйча кайдадыр йөри башлагач, Марат уянып киткәндәй булды. Шулай итеп, яши башлауларына бер ел да узмады, хатын бөтенләй үк юкка чыкты. Шул... аннан аерылыштылар. Бармый баланың тормышы, – ди ул офтанып, – бармый.
Күрәсең, язмыш адәм баласын эзгә-эз сагалап йөри. Иң яманы, иң авыры соңыннан була. Яше утыздан узып барган ир-егетнең төшенкелеккә бирелгән чакларын еш күрсә дә, Мәрьям апа әллә ни игътибар итми торган иде. Кемдә булмас андый хәл. Янында аннан башка бер кешесе юк ич Маратның. Тик берсендә ул аның күз яшьләрен күреп, түзә алмый: «Ни булды сиңа, бала?» – дип сорыйсы итә. «Авырта, сызлый, үтерә инде, Мәрьям әни. Ни эшләргә дә белмим», – дип, сәер төскә керә башлаган сул аягына төртеп күрсәтә. Мәрьям апа текәлеп карап тора-тора да, сискәнеп китә. «Хастаханәгә кирәк сиңа...»
Тик алар соңга калган булып чыга. Егетнең аягын саклап кала алмыйлар. Гангрена башланган. Хастаханәдән ул бер аягында, култыксага калып кайта. Ә бераздан... коляскага.
– Нишләр инде, ни хәлләр итәр дип нык борчылган идем. Үземнең дә мәшәкать муеннан. Кызым, улым, оныкларым дигәндәй. Һәркайсына ярдәм, игътибар кирәк. Таң тудымы, иң беренче шушы баланы искә төшерәм. Уянды микән, тамагына ашады микән... Кызганам мин аны. Ничек шулай булды ул? 1 нче группа инвалид ул хәзер. Эшләми, гел өйдә...
Башың, кулың эшләсә, өйдә дә әллә ниләр майтарырга була икән. Марат эшсез тормый. Кемнең кер юу машинасы ватыла, кемнең телевизоры – күрше-күлән аңа мөрәҗәгать итә. «Үз эшеңне ачып җибәр, дип әйтәм мин аңа, – ди Мәрьям апа, тавышын бераз күтәрә төшеп. Егет ишетсен ди торгандыр инде. – Сөйләшергә, кеше белән аралашырга дигәндә... юк инде аннан», – ди ул кулын селтәп.
Шулай күренә. Минем дә Марат белән сөйләшү барып чыкмады. Мине күргәч, тизрәк бүлмәсенә кереп китү ягын карады. Хәер, каршымда – аны үз баласыдай якын күргән, авыр минутларында гел янәшәсендә булган, аның өчен ут йотып торган күршесе – олы йөрәкле, гаҗәеп киң күңелле «Мәрьям әни»се булганда, бәлкем, белгән кадәре дә җитәдер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар