Логотип
Күңелеңә җыйма

Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым икән

Сезгә булса да язып, күңелемне бушатасым килеп утырдым да, сүзне кайдан башларга белми торам менә. Инде атна буе күземнән яшь кипкәне юк.

Сезгә булса да язып, күңелемне бушатасым килеп утырдым да, сүзне кайдан башларга белми торам менә. Инде атна буе күземнән яшь кипкәне юк. Көн дә елыйм, төн дә елыйм – кайчан табын янына утырып ашаганымны да оныттым. Бөтен тормышым күз алдында ишелде дә төште, алга таба ничек яшәргә дә белмим.  
Яшермим, иремнең көнләшкәнен очрашып йөргәндә үк сизә идем. Әмма кыз белән егет чакта кызык кебек кенә тоела бит ул. Дус кызлар белән сөйләшкәндә  алар да: «Көнләшә икән, димәк, ярата ул сине», – диләр иде. Бөтенләй бала-чагаларча уйлаганбыз икән... Бер очракны гына сөйлим. Берсендә күптән күрмәгән бер классташ егетем белән очраклы рәвештә генә урамда очраштык та, икәү кафега кереп чәй эчтек.  Мәктәп елларын искә төшердек, төрле кызык хәлләрне. Тиздән өйләнергә җыена икән – булачак хатыны турында сөйләде. Классташлар бертуганнар кебек бит инде алар – рәхәтләнеп аралаштык кыскасы. Аның белән саубуллашуга, егетемә шалтыраттым ул көнне. Кәефем шундый шәп иде – тавышыма ук чыкты, күрәсең. Мин Рамил белән күрешүемне сөйләргә дип шалтыраткан да идем: үзең белән булган кечкенә генә яңалыкны да якын кешең белән бүлешәсе килә бит. Ә ул мине ярты сүздә бүлде. «Барысын да аңладым!» – диде дә саубуллашмыйча да телефонны куйды... Ул кичне мин аңардан нинди генә пычрак сүз ишетмәдем! Нинди генә гаеп якмады ул миңа! Имеш, мин бөтен классташларым белән йоклап йөргәнмен, ә хәзер үземә кагылдырмаган булып кыланам гына. (Мин, чынлап та, аңа: «Никахка кадәр үземә кагылдырырга теләмим – үз-үземә шундый сүз биргән идем», – дигән идем. Һәм ул моны аңлаган, кабул иткән дә кебек тоелган иде.) Имеш: «Мин – саф кыз», – дип алдап, аны үземә өйләндерергә телим... Имеш, бу Рамил белән дә бергә булу өчен алдан сөйләшеп очрашканмын. Яңа гына аның кочагыннан чыкканга кәефем шәп булган... Болары әле мин сезгә яза, кабатлый алган сүзләр генә. Калганнарын искә төшерсәм дә, хәзер дә кызарам... 
Белмим, ул чакта ничек түзелгән?! Ничек гафу ителгән?! Ярату хакынадыр инде. 
Елый-елый акланганнарым исемдә. Ә ул мине тыңларга да, ишетергә дә теләмәде: «Гаебең булмаса, акланып тормас идең», – диде.  Аннары мин ялынганга гына дуслашкан кыяфәт ясады. 
Рамил белән бик озак битәрләде әле ул мине, хәтта ул исемне ишетә алмас дәрәҗәгә җиттем. Башкалар телендә ишетсәм дә дертләп китә идем. 
Әни: «Кызым, әллә чыкмыйсыңмы соң аңа? Бик көнчегә охшаган лабаса – гомер буе тилмертер, үтә торган гадәт түгел көнләшү», – дип тә карады. Башка кеше тапмам дип курыктыммы икән соң – әнине тыңламадым шул. Хәзер менә терсәк бик якын да, тешләп кенә булмый...
Кияүгә чыгуга балага уздым. Йөклелегемне шактый авыр кичердем. Әллә ничә тапкыр больницага да кереп яттым. Иремә болары да ошамады. «Кеше хатыннары уф та дими, син бигрәк нәзберек булдың», – дип әйтеп, әллә ничә елатты. Бала көткән чакта күңел болай да бик нечкә була бит ул – аз гына кыек сүздән дә түгелергә генә торасың. 
Көнләшүе уздымы әллә дигән идем, корсаклы булганга гына дәшми йөргән икән. Бала табуга яңадан башланды...
Мине бала таптырган акушер ир-ат иде. Бала тудыру йортыннан кайткан беренче көннәрдә ирем шуның исеме белән үзәгемә үтте. Мин ул акушердан баш тартырга тиеш булганмын икән. Ә мин баш тартмаганмын, чөнки аның алдында рәхәтләнеп ятарга теләгәнмен... Көлсәң – көл, еласаң – ела. Тик минем хәлләр күбрәк еларлык шул...
Бер атна элек кичкә таба бала белән урамга йөрергә чыктым. Лифт яныннан   колясканы күтәреп төшүләре, кергәндә күтәреп менгезүләре мең бәла – моны яшь әниләр белә инде. Ирем эштән кайтыр вакытны махсус туры китереп чыктым – кергәндә колясканы ул алып керешер дип.  Салкынча көн иде, бераз йөргәч эчемә салкын үтте: иремне көтмичә, өйгә керергә уйладым. Кергәндә подъезд ишеген миңа арттан килгән бер ир-ат тотышып торды, баскычлардан колясканы да күтәреп менәргә булышты. Лифт көткән арада ирем дә кайтып җитте. Подъезд ишегеннән кергәндә үк йөзе кара коелган иде. Ул безнең янга килеп баскач, теге ир: «Лифт бик озак килмәде, җәяү генә менәм», – дип баскычтан менеп китте.
Өйгә керүгә ирем мине кыйный башлады. Искә дә төшерәсем килми – үтерер дип уйлаган идем. Күгәрмәгән бер җирем калмаган – әле хәзер дә көзгегә карый алмыйм. Тән бер төрле авыртса, җан тагын да ныграк кыйналды – бер гаепсезгә бит. Гөнаһың булса да, бу кадәр авыр булмас иде күңелгә... Колясканы күтәрешкән теге ир-ат өчен кул күтәргәнен аңлагансыздыр инде. Имеш, ул минем сөяркәм, имеш, көн саен көндез яныма кереп йөри һәм ул хәзер менә безне тоткан...  Йөзенә дә күтәрелеп карамаган идем ул кешенең – кабат күрсәм, танымам да, мөгаен. Башы мендәргә тигәнче үк йоклап китүче яшь әнидә сөяркә кайгысымени инде ул?! 
Бу кешедән ничек тә араланырга, аерылырга кирәген акылым белән аңлыйм да кебек. Әмма һаман бер карарга килә алмыйм. Баланы әтисез калдырачакмын бит. Ятим булып үсүен бер дә теләмим аның. Ир бала җитмәсә – аңа бигрәк тә әтисез читен булача. Шуның өчен аннары гомер буе үземне гаепле итеп сизеп яшәрменме икән?
Әмма үз-үземне дә жәллим. Болай булса, гомер буе кыйналып яшәячәкмен бит. Ә ярату шундый тиз уза икән. Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым дип юкка әйтмиләр шул. Хәзер аңладым инде менә. Бу хәлдән әлегә чыгу юлын гына таба алмыйм. Нишлим икән, тагын бераз түзеп карыйммы икән? Бала бераз үсеп, үзен яраттыра башласа, ирем үзгәрмәсме? Минем кебек мондый хәлгә тарган кешеләр юкмы сезнең арада?
Роза. Казан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Икедә уйлама аерылда кит.Куркыта икән кара янган җирләреңне күрсәт, заявление яз.Яшь гөмереңне кыйналып,оятсыз сүзләр ишетеп яшәмә.Андый бәндә гөмердә дә үзгәрми ул.Ялгыш сугып гарипләтеп калдырырга да мөмкин.Үкенечкә калмасын.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гумер буйы гарланеп тукмалып яшисен инде калсан.атейен аниен исан кайт баланды карашырлар .ирен улгансе шул гадатен ташламайасак .

      • аватар Без имени

        0

        0

        Срочно баланны ал да эниенэ кайт, гафу итерге уйламада, менге узгерми, елдан ел хуже гына булачак.Малаен этисеннен шундый отношенияне куреп уссе, сезге карата шулай ук булачак.Пока не поздно артына карамыйчада чап тизрек, малаена тоже колеп торган,бехетле эни кирек. Но самооценкан бигрек тубен, шак катам,шулай да булып була микенни

        • аватар Без имени

          0

          0

          Баланны алда чап син андый кешедэн,гомерен кыйналып ,эшэке суз,ишетутен башын чыкмаячак,андый кончел кеше-психикасы нормаль кеше тугел ,акылланмаячак яше барган саен тагында тубэнге тэгэрэячэк,андый ярату булмый ,ул сине узенен эйберсе итеп принимать итэ,телим квйныйм телим куып чыгара,хаталанмагыз,ярату андый булмый,бер - ничэ елдан кибеткэдэ чыга алмаячаксыз, урамда кеше янында талый башлаячак,елдан ел начарлана бара андый конлэшэ торган кеше

          • аватар Без имени

            0

            0

            Балакаем тизерэк кач Син Аннан.Андый гадэт бетми ул.Гомер буена изелеп,кыйналып яшисен килмэсэ

            Хәзер укыйлар