«Мәхәббәт миңа бәхет китерми»

«Мин бик нык яраткан кешемә генә кияүгә чыгачакмын, – дип әйтә торган иде төркемдәшем Алия. – Хатын-кыз ярата икән, барысына да күз йома. Гаилә дә нык, ир дә назда коенып яши». Без аның бу фикере белән еш бәхәсләшә идек. Ярату гына җитми, уртак кызыксынулар, үзара хөрмәт тә, гомумән, икең бер якка карап яши белү дә кирәк, дия идек. Ә ул безне исәп-хисап турында гына уйлап яшәүдә гаепләде.
Өченче курста укыганда башын югалтып гашыйк булды Алия. Бик чибәр егет иде ул. Аларның мәхәббәте романтика белән сугарылган иде. Романтик очрашулар, чәчәкләр... Бер елдан соң егет аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Бер-берсен яраткан бик матур пар иде алар. Әмма бер еллап үткән уртак тормыштан соң Алиянең күзләрендә мәхәббәт чаткылары сүнә башлады. Ул иренең компьютер уеннарыннан башка берни белән кызыксынмавыннан зарланды. Хәтта кунакка барырга да теләми икән, эштән кайта да компьютер каршына барып утыра. «Уртага салып сөйләшер сүзләребез дә юк», – диде ул моңсу гына. Төркемдәшебез бик актив, бар нәрсә белән кызыксынучан. Әле ул театрда, әле ул кинода, әле ул китапханәдә ниндидер иҗади очрашуларда. Алиянең тел төбеннән аңлашылганча, ире интеллектуаль яктан аннан күпкә калыша иде. Бәлки ул вакытта Алиягә ирен үзе белән бергә үстерергә кирәк булгандыр, әмма яшьлектә сабырлык, хикмәт юк шул. Хисләр сүнә башлады һәм нокта. Шулай булса да, Алия ире белән аерылышырга теләмәде. Матур хатирәләр, мәхәббәт тота иде әле аны. Бер гадәтләнгәч, киртәләрне сындырып чыгып китү дә авыр бит әле. Алия авырга узарга да ашыкмады.
Институт тәмамлап, эшкә урнашты. Эше буенча бик еш командировкаларга йөрде. Шундый командировкаларның берсеннән Алия канатланып кайтты. Түбән Новгородка барганда Олег исемле ир белән танышкан икән. Юл буе сөйләшкәннәр. Алия Олегның бик күп белүенә мөкиббән киткән. «Ирләр компьютер уеннары белән генә түгел, башка темалар белән дә кызыксыналар икән бит», – диде ул, аның хакында сөйләгәндә. Алар телефон номерлары алыша. «Үзем дә аңламыйм, нигә номерымны бирдем инде? Без аның белән башка күрешмибез. Җитмәсә, ул өйләнгән, кечкенә баласы бар», – дип, Алия шул очрашуга нокта куярга тырышты.
Бер атнада үтми, Олег Алиягә шалтырата. Алар дусларча сөйләшә башлый. Бер-берсенә кызыклы булган әңгәмәдәшләрнең сөйләшеп сүзләре бетми. Ә берсендә төн уртасында Алия яшәгән шәһәргә килә Олег. Күрше республикага командировкага җибәргәннәр дә, төн эчендә генә барып, Алияне күрергә булган. Йөз сәбәп табып (яшәсен иптәш кызлар!) Алия Олег белән очрашуга чыгып китә. Бер сәгать очрашу бөтен тормышларын астын-өскә китерә. Алар бер-берсеннән башка яши алмаячакларын аңлый. Шулай да ерактан торып аралашу тагын ярты ел дәвам итә әле. Хатлар язышалар, телефон аша сөйләшләр... Тик без капчыкта ята алмый. Алар икесе дә серне чишәргә ниятли. Икенче яртылары өчен бу, билгеле, көтелмәгән хәл була. Әмма мәхәббәттә һәр кеше үзе өчен көрәшә. Алия ире белән аерылыша.
Олег хатынын, баласын калдырып, Алия яшәгән шәһәргә күченә. Бергә яши башлый. Очрашкан вакытта вулкан хисләр күзне томалый шул ул. Уртак тормышта кешеләр башка яклары белән ачыла. Җитмәсә, ят шәһәрдә Олег эш таба алмый интегә. Эшкә урнашкач та җаны тынычлана алмый, ай саен үз шәһәренә кайтып йөри. «Балам белән күрешергә кирәк», дигән сәбәпне Алия кире кага алмый.
Ахырда хатын бирешә. Олегны ике шәһәр арасында йөртеп интектермим дип, үзе Олег яшәгән шәһәргә күченә. Ул вакытта инде Алия авырга узган була. Инде Алиягә ят шәһәрдә яшәргә өйрәнергә туры килә. Җитмәсә, бәби көтә. Бәби көткән хатыннарның болай да гормоннары уйнап кына тора. Алия Олегны улына көнли башлый. Аңа сөйгәненең һаман баласы янына барып йөрүе ошамый. Үпкәләүләр, күз яшьләре башлана. Алия эшләмәгәч, финанс ягы да такырлана. Олег тапкан акчасының күп өлешен беренче гаиләсенә бирә. «Мин элекке хатыным һәм балам алдында гаепле. Аларга акчалата булса да ярдәм итәргә тиешмен», – дип аңлата ул Алиягә. Хатын исә бала кирәк-яраклары сатып алыр өчен әнисеннән акча алырга мәҗбүр була.
Кызлары тугач та гаиләдә хәл җиңеләйми. Киресенчә, Алиягә Олег кызын яратмый, бары бик беренче баласы турында гына уйлап яши кебек тоела. Олег ял саен беренче гаиләсендәге баласы белән очрашуга йөри. Кайберчакта аны өйләренә алып килә. Алар икәүләп бүлмәдә уйнаганда, Алия кызын кочаклап йокы бүлмәсендә елап утыра. Билгеле, соңга таба низаглар чыга башлый. Алиягә Олег ике гаилә арасында бәргәләнә кебек иде. Ул элекке хатыны белән күрешер өчен баласы белән очрашадыр төсле. Ирен хыянәттә гаепли. Бер ел шулай яшәгәннән соң Олег аерылышуны сорый. «Без бер-беребезне яратабыз, әмма бу ярату уртак тормыш өчен түгел. Анда башка ярату булырга тиеш. Син мине үз яратуың белән буасың гына», – ди ул. Алия моны бик авыр кабул итте. Әмма болай яши алмаячакларын аңлый иде. Ул баласын күтәреп әнисе янына кайтып китә.
Инде кызына 10 яшь, әмма Алия һаман ялгызы. «Мин мәхәббәтән куркам. Ул миңа бәхет китерми», – ди ул.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
1 февраль 2023 - 17:08Без имениБик күркәм хәситә. Ясалышы гади генә булса да, отышлы күренә. Идея өчен авторга зур рәхмәт.Милли бизәкләр – хәситә
-
31 гыйнвар 2023 - 16:29Без имениДөрес эшләгәннәр, дип язучыга җавап бирәсе килә. Аларны яратмаган кешегә өйләнергә, кияүгә чыгарга кем мәҗбүр иткән? Яратмыйча яшәгәч, нигә шул гомер яшәгәннәр? Нигә баштарак аерылмаганнар? Бу очракта азгынлык бу! Әгәр алар бер-берсе бн очрашканчы мәхәббәтсез яшәү авыр, дип аерылган булсалар, аңлап булыр иде. Ә бу очракта хыянәт бу! Димәк, азгынлык!«Мин аны сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...»
-
31 гыйнвар 2023 - 13:57Без имениХыянэт итмэгэн ирлэр бар микэн ул? Мин иремэ шулай дип эйткэч, э ирлэр кемнэр белэн хыянэт итэ сон хатыннарына,хатын-кыз белэн тугелме диде. Монда ирлэрне генэ дэ гаеплэп булмыйдыр, муеннарына асылынгач, постельгэ сойрэп яткыргач, нишлэсен инде алар? Ир-ат табигатьтэ нэсел калдыручы, самец бит инде ул. Э хатын-кыз тотнаклырак булса, хыянэтлэр дэ булмас иде. Уз ирлэре белэн яши алмаган, азып-тузып йоруче хатын-кызлар( хатын-кыз димэсэн, хэтерлэре калыр) этэрэ ир-атларны хыянэткэ. Ойлэнгэн ир икэнен белэ торып, анын белэн очрашып йору бернинди кысаларга да сыймый.«Йөремсәк» хатын
-
31 гыйнвар 2023 - 18:16Без имениАллаһ Тәгалә сынауларның ин олысын биргэн,димэк ин яраткан колларыннандыр...Куркэм сабырлык белэн уткэреп жибэрергэ насыйп булсын.Мэрхэмэтле,шэфкатьле иманлы кеше тап итсен.Ялгызлыкка караганда,янэшэндэ яхшы кеше торса,авырлыкны жинэргэ жинелрэк булыр.Балаларның уз юлы. Аллаһ хэерле юлын узе курсэтер ин ша Аллаһ.Киләбез дә китеп югалабыз...
-
30 гыйнвар 2023 - 20:45Без имениМин дэ сезнен кебек исерек ирне 18 ел тузеп яшэдем. Хэзер исемэ тошкэн саен, жулэр булганмын дип уйлыйм. Аерылышканыбызга елдан артык, хаман эчэ, эчендэ чыкмаган жаны гына калган инде. Кеше ни эйтер дип тузэбез шул, узебезне уйламыйбыз. Эгэр бер фикергэ килэ алмасагыз, психолог белэн кинэшегез. Мина ярдэме тиде. Игътибарыгыз очен рэхмэт.Эчкече иргә сабыр итәргәме?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.