Логотип
Күңелеңә җыйма

Минем энем каракмы?

Бер көнне әнинең чираттагы пенсиясен теге җыеп куйган акчалар янына салыйм дисәм,  акчаның яртысы диярлек юк икәнен сиздем.


Тормышта нинди генә хәлләр булмый икән. Әле ике ай элек кенә безнең белән нәрсә буласын уйлап та карамаган идек. 
Гаиләдә ике бала үстек. Мин кияүгә чыгып үз гаиләмне кордым. Балалар туды. Энем генә тормышта үз урынын таба алмыйча әле дә ялгыз йөри. Ялгызлыгы әллә ни түгел, үз вакыты белән булыр иде әле. Ә менә 32 яшеңдә әле дә ялгыз әниең исәбеннән яшәү бөтенләй егетләр эше түгел инде. Әни берүзе авылда яши иде. Без икебез дә укырга китеп шәһәрдә яшәп калдык. Ләкин энем укуын тәмамлый алмады. Мин дә, ирем дә артыннан йөреп карадык, ташлатмаска тырыштык. Кызык түгел миңа ди дә, укырга бармый. Шулай итеп өченче курстан укуын ташлады. Аннары төрле эшкә урнашып карады. Менеджер, машина сатучы, металл кабул итү ноктасы... Шабашник булып койма тотып, түбә ябып та йөрде инде. Кайда бер-ике ай гына эшли, кайда акчасын бирмиләр. Ниндидер яңа дусларына ияреп вахта белән Себер якларына китеп тә эшләде. Аннан алып кайткан акчасын монда да эшли алыр иде дип, уфтанган иде әни. Машина сатып алган иде, аның да кредитын әни түләп бара. Дүртенче дистәне вакласа да, әле дә бала бит ул аңа. Акылга килер, яхшы эшкә урнашыр, өйләнер дип өметләнеп яши әни. Күпме генә әйтсәм дә, пенсиясен барыбер улына биреп бара. Әлбәттә, кредитыңны түләүче, ашарыңа акча биреп торучы булганда эш нәрсәгә? Тегендә-монда бераз эшләп тә берүзенә җитәдер акчасы. 

Ковид йоктырып әни озак кына авырып алды. Шул вакытта аны үзебезнең янга шәһәргә күчердек. Чирдән котылгач та олы кешегә тернәкләнеп китүе авыр булды. Ярты ел дәваланды. Дөресен әйтергә кирәк, әнине яңадан аякка бастыру өчен акчалар шактый чыкты. Физлечение дә алдык, санаторийга да алып бардык. Ул бөтен пенсиясен шул чыгымнарга дип тиененә кадәр безгә биреп барды. Мин ул акчаларны тотмадым, әни яңадан авылга кайтырга уйласа, үзенә дә кирәк булыр дип җыеп бардым. Әни үзе борчылды, эче пошты инде, әлбәттә. Хәзер энемә ярдәм итүче юк бит. Еш кына әни янына дип, безгә дә килгәләп йөри башлады. 

Бер көнне чираттагы пенсиясен теге җыеп куйган акчалар янына салыйм дисәм, акчаның яртысы диярлек юк икәнен сиздем. Башта, әлбәттә, иремнән сорадым. Алай-болай кирәк җиргә алмады микән дип. Кайвакыт шулай эшли идек – алып торабыз да хезмәт хакыннан яңадан салып куябыз. Ләкин акчаның исәбе бар, бер дә киметкән булмады. Ирем алмаган булып чыкты. Акчаның барлыгын икебездән кала, әни генә белә иде. Чөнки пенсиясен җыеп барам, тотмыйм дип үзенә дә әйтеп куйган идем. Әни ул акчаларны кая яшереп куйганны да белә иде. Энемнең хәзер тормышында чираттагы «авыр чоры», акчасыз вакыты. Кредитын түләп барыр өчен әни акча биреп тормагач, әлбәттә, яшәве авыррактыр. Ирем алмадым дигәч, мин әнидән сорадым. «Әни, акчаны син алдыңмы әллә? Берәр кирәк әйберең бар идеме», – дип сорадым. Ләкин әни алмадым, миңа акча нәрсәгә, ди. Ә мин барыбер шикләнәм. Өчебездән башка берәү дә белми бит, хәтта балалар да. Ирем шуннан соң энемнән шикләнә башлады. Әни аңа пенсиясе хакында әйткән булса, ул алырга да мөмкин, ди. Ләкин бу алу түгел, урлау була бит! Үз энем бездән акча урлап киткәнмени? Соңгы арада килми дә башлады нигәдер. Әни белән телефон аша гына сөйләшәләр. Бертуганым шундый адымга барган дип уйлыйсы килми бер дә. Ләкин шигем гел шул әни белән энем тирәсендә йөри. Әйе, ул безнең акча түгел, мин аны әнинеке дип җыям. Ләкин әни үзе алса да, миңа әйтергә тиеш булгандыр бит?! Өйдән шактый гына акча югалуны ничек битараф кабул итәргә тиеш мин...

Бу турыда яңадан сүз чыгаргач, әни миңа үпкәләде, сөйләшмәде. Мине карак дип уйлыйсыз дип, авылга кайтарып куюын сорый башлады. Аңа тәрбия кирәк әле, бу чир шактый зыян китерде әнигә. Шуңа күрә җибәрәсем килми, тор әле, дибез. Сез кайтармасагыз, улым кайтарыр ди. Ә энем рәхәтләнеп риза, кайтарам дип кенә тора үзенә. Әлбәттә, әни авылга кайтса, пенсия тагын аңа кала бит. Әни олы кеше инде, шактый авырып та алды. Дөнья хәлен белеп булмый, бераз акча җыеп куйса да булыр иде. Ә ул улыннан башканы уйламый да, гел аңа булышып яшәргә тели. 

Әнидән югалган акчаны сорап болай да рәнҗеттем, ахрысы, инде. Хәзер энем белән дә сүзгә килергәме? Аннан сорасам бу инде караклыкта гаепләү була. Ул да тавыш куптарса, әни мине бөтенләй күрә алмас булыр, оялмыйча энеңне гаеплисең, дияр. Ләкин бу вакыйгага күз йомып та булмый. Акчаны кем алганын ничек ачыкларга? Нәрсә дисәң дә, әнидән дә шикләнәм барыбер. Улын кызганып үз пенсиясен аңа алып биргән булуы бик ихтимал. Бу хәлләрне ничек дөрес ерып чыгарга?

Гөлнара. Әлмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар