Логотип
Күңелеңә җыйма

Мин сине сагынып яшәдем... 

Их! Торам-торам да, тагын шул сүзне кабатлыйм: «Их! Язмыш аларга карата нигә дип бу кадәр усал, мәрхәмәтсез булган соң?! Нигә ул аларның юлларын кушмас өчен барысын да эшләгән?» Күкләрдә никах укылмаган булганмы? Шулайдыр... Язучы Рафаэль Сибат белән Розалия Казыйханованың бөтен бер гомергә сузылган мәхәббәт тарихы турында минем сүзем. 

Их! Торам-торам да, тагын шул сүзне кабатлыйм: «Их! Язмыш аларга карата нигә дип бу кадәр усал, мәрхәмәтсез булган соң?! Нигә ул аларның юлларын кушмас өчен барысын да эшләгән?» Күкләрдә никах укылмаган булганмы? Шулайдыр... Язучы Рафаэль Сибат белән Розалия Казыйханованың бөтен бер гомергә сузылган мәхәббәт тарихы турында минем сүзем. 
 
– 1967 ел. Унынчы классны тәмамладым да, районыбызның Зөбәер дигән авылында пионервожатый булып эшли башладым. Ялларга өйгә кайтып йөрим. Шимбә көн иде. Башта кино карадык, аннары, гадәтәгечә, танцылар башланды. Ул мине килеп биергә чакырды. Озын ак плащтан, чалбардан, чәчләре дә озын... Әнинең туфлиен кигән идем – зуррак булды, биергә чыга алмадым... Шул кичне ул мине озата кайтты. Авылга бәрәңге алырга килгән студентларның берсе икәнен аңлаган идем инде. Минем арттан ул көнне аның группадашы Нур Әхмәдиев тo килгән иде, күрше малае Фәрит тә, тагын бездә практика узган агроном егет тә... Рафаэль аларның барысын да берәм-берәм озатты – безнең капка төбенә җиткәндә икәү генә калдык... Икенче атнада тагын кайттым. Клубта киноны да карап бетермичә урамга чыктым. Ә ул миннән дә алда чыгып көтеп торган! Озак сөйләштек. Миннән ике яшькә олырак икән. IV курска күчкәннәр. «Киләсе атнада без инде Казанга китәбез. Озатырга кайтырсыңмы?» – дип сорады. Мин: «Әйе!» – дидем... 

...Кайтырга чыга икенче атнаны Розалия. Кайтып кына җитә алмый. Язмыш аларга ул чакта беренче тапкыр аяк чала... Зөбәер белән аның туган авылы Байсар арасы – 25 чакрым. Юл читенә чыгып баскан кызны ашлама төягән бер машина утырта. Әмма шофер башта Олы Имән авылына таба борыла: бабасы шунда яши икән. Чәйләп кенә түгел, мәйләп тә алгач, ул инде олы юлга чыгарга базмый – урау юлдан китә. Яңгыр сибәли башлый. Белмәгән юл куркыныч шул инде – машина чокырга төшеп китә. Розалия кырыйга сикереп кала... Олы Имән авылына кадәр кире абаланып бара ул. Иртәнгә аягы зәңгәрләнеп шешеп чыга. Сынган икән...

Кыз гипс белән өйдә ятканда Казаннан хат килеп төшә. Рафаэльдән! Шигырь юллары белән мәхәббәт аңлаткан! (Авылның бөтен буй җиткән кызы өчен зур вакыйга була ул. Кемгә шигырь юллары багышлаганнары бар әле монда?!) «Бер күрүдән кешене яратып буламыни?!» – дип җавап бирә Розалия. Җавап тагын мәхәббәт шигыре булып әйләнеп кайта... Ике арада хатлар йөри башлый. «Казанга киләсең булса, миңа белгертми калма», – дип яза егет. Шуңа да, икенче елны башкалага бухгалтерлыкка укырга җибәргәч, «Каршы ал!» – дип аңа телеграмм суга Розалия. Актаныштан ул чакта Казанга әле пароход йөри: кыз да су юлы белән килә. Әмма елга портында берәү дә каршы алмый... Язмыш бу урында икенче кат шаярта: Розалия суккан телеграмма ул чакта Рафаэльне ошатып йөргән икенче берәү кулына барып эләгә. Аның булачак хатынына. Тик бу хакта алар әле бик соң беләчәкләр...

– Казанда укый башладым. Туганнан туган абыйларда торам. Бу вакыт минем арттан инде кода тиешле кешебез йөри. Бер адым калмыйча... Ветеринария институтында укый иде. Лекциядән чыга да, туп-туры безгә килә: кайтканымны көтеп утыра. Бер көнне чемоданымнан Рафаэльнең хатларын алып укыган. Аннан, меңгә теткәләп, кире урынына салып куйган. «Хәзер инде алар сиңа кирәкми!» – ди... Өйләнешергә гариза биреп кайттык. Ә минем тагын бер кат Рафаэльне күрәсем килә! Аңа әйтмичә кияүгә чыгу дөрес булмас шикелле... Туганнан туган абыем Илдар да филология факультетында укый иде. Хат яздым да, 502 нче группага кереп, Рафаэльгә тапшыруын сорадым. Бер көнне безне дәресләрдән соң алып калып имтихан сорауларын яздыра башладылар. Шул вакыт кемдер кабинет ишеген шакыды. Ишетеп торам: Рафаэль тавышы! Мине сорый! Тик укытучы: «Андый кеше монда укымый!» – диде... Язып бетерүгә тукталышка йөгердем. Бәлки, өлгерермен?! Ул трамвайга алгы ишектән, мин арткысыннан кердек. Кешеләрне аралап: «Исәнмесез!» – дип янына барып бастым... 

Розалиянең яңалыгын ул сүзсез генә тыңлый һәм... берни әйтми кире борылып китә! Язмыш шаярта – горурлыкны атлап узарга ирек бирми... Рафаэльнең ул көнне тулай торакка кайткач үксеп елаганы турындагы хәбәр еллар үткәч кенә килеп ирешә. «Тезләнәсе калган алларыңда, / Вокзалларга каршы төшәсе...» дип язачак ул. «Нигә мин ул көнне сине туктатмадым икән?!» Бу сүзләрне ул аннары бик еш кабатлаячак. Әмма соңарып шул, соңарып... 

 

Нәкъ җырдагыча була – сукмаклар чуала, адреслар югала. 
Студент елларында ук «Казан утлары» журналында рәсеме белән шигырьләре басылган Рафаэль Сибат әдәби дөньядан да югала. Исеме күренми, ишетелми, яңгырамый. 

1977 елда Розалия ире белән аерылыша. Ике баласын җитәкли дә өйдән чыгып китә. Эчкән килеш тә, аек килеш тә кул белән уйнавына түзә алмый... Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Кызыл дипломын алганда укытучылары: «Өеңә дә кайтып тормыйча, документларыңны Казанга, институтка тапшыр», – дип калалар. Остазлары сүзен аяк астына салмый... Менделеев районына селекционер итеп эшкә җибәрәләр. Ә II курстан соң институтның читтән торып уку бүлегенә методист итеп чакыралар. Тулай торактан 7 квадрат метрлы гына бүлмә бирәләр. Тормыш алып барасы, ике баланы да укытасы бар бит – урам җыештыручы булып та урнаша. Ә бер көнне студентларның контроль эшләрен җыйганда кире адреска күзе төшә: Киров өлкәсе, Югары Шөн авылы. Рафаэльнең күрше авылы гына түгелме соң?

Мин моны күңелемә салып куйдым... Җәй көне ул егет сессиягә килгәч, җай табып сорадым. «Түбән Шөн сездән еракмы? Рафаэль Хуҗин дигән кешене белмисезме?» – дим. Әдәби псевдонимы Сибат икәненә кадәр белә икән! Сораулар яудырдым: кайда эшли, хәле ничек, гаиләсе... «Ә кем сорый дияргә?» – диде ул мине бүлеп. «Актаныштан... Студент чактагы танышы диярсез, аңлар», – дим. Минем эш сәгате беткәндә бүлмәмә Рафаэль килеп керде... Казанда чагы булган икән... 

Алар төне буе сөйләшеп чыгалар. Икесе дә инде ялгыз... Розалиянең тулай торактан кечкенә генә булса да үз фатирына күчеп йөргән чагы – әле адресы да юк. «Мин сиңа үзем хат язармын», – дип озата ул Рафаэльне. Тик ир генә Розалиянең конверт тышындагы Зур Урам дигән сүзен «Большая улица» дип «дөресләп яза»: хат каядыр Киров районына китеп югала. (Язмыш көлүе!) Горурлык икесендә дә җитәрлек: хатына җавап алмагач, Розалия аңа кабат язмый. Тагын югалтышалар... 

Ун еллап вакыт узды. Күңелдән һич чыкмый... Кызыма: «Әйдә, авылына барып кайтабыз», – дим. Киттек электричкага утырып. Өйдә әнисе генә иде. Бер ишегалдында ике өй – Рафаэль үзенә йорт салып чыккан. Кич кайткач, аптырап калды инде. «Нишләп йөрисең?» – ди. «Юкка чыктың бит», – дим... Хатыны белән озак тормаганнар алар. Аерылышкач, баланы Әлфиягә бирмәгән, үзенә алып калган. Сәбәпләре бар инде аның... Алмаз мәктәпкә дә кермәгән була әле – улын ул ялгызы үстергән. Үзе генә калгач, салгалый башлаган... Туксанынчы еллар иде бу. Малмыжда татарча газета чыга – Рафаэль шунда эшли икән. Кичен – авыллары клубында. Аннан үзе безгә килде... Эчеп килгән иде. Мин аны куып чыгардым... (Тагын язмыш «тырыштымы» икән?!)

Рафаэльнең апасы Мөнҗияләр авылына кызы кияүгә чыккач кына кабат аралаша башлый алар. Рафаэль аның фатирына килеп йөри. «Миңа монда язарга рәхәт», – ди. 2000 елда аның беренче китабы басылып чыга – «Ялгызак». Түбән Шөндә узган китап презентациясенә Розалия дә кайта. 

– Кечкенә генә мәкаләсе басылып чыкса да, ул аны миңа күрсәтми, бирми калмый иде. Көндәлек алып бара иде ул. Аларга кайтуга иң беренче шул көндәлекне укырга утыра идем. Минем турыда да юллар байтак җыела... Бик еш булмаса да кайтып йөрдем. Өйләрен җыям, урын-җирләрен алыштырам, тәрәзә пәрдәләрен... Алмаз бик сөенә иде кайтуыма. Армиягә киткәнче ул Кировта төзелеш техникумында укыган булган, кайткач, укуын ташлаган. Мин аны Казанда укырга урнаштырдым. Сессияләргә килгәндә бездә торды. «Өйләнешегез инде», – дия иде ул безгә... Бервакыт төш күрәм. Икәү Мөнҗия апаларына барганбыз икән. Рафаэль кире кайтырга машина таба алмый. Аннан: «Син утырып тор», – диде дә, каядыр юкка чыкты. Чыгам да карыйм – юк бу. Ул арада эшемдәгеләр килеп чыкты да: «Әйдә, утыр, китәбез. Аны көтсәң, ничек кайтасың», – диләр. Утырдым. Шулай уянып киттем. Димәк, бергә булмыйбыз икән дидем... 
 Туганнарыма якынрак булыйм дип, Розалия Түбән Камага яшәргә күчкәч, очрашулар тагын сирәгәя. Соңгы кайтуында Рафаэль, гадәттәгечә, аны Түбән Шөндә озатып кала, ә Розалия Алмазларда кунарга туктала. Берничә сәгать узуга, Рафаэль аңа: «Кире кайт! Такси ал да, кире кайт!» – дип шалтырата. Иртәгә эшкә бит, дип, Розалия баш тарта. Кабат очрашмаячакларын кем белгән?! 

– Авылга кайтып, кечкенә генә өй салдым. Аңа әйтмәдем. Әзер булгач: «Әйдә, яшьлегең үткән җирләрне карап кит», – дип чакырырга теләгән идем... 15 август көнне үлгән ул. Тагын биш көннән минем туган көн... Йөрәк... Нибары 57 яшь иде. Әнисеннән соң ике ел гына яшәде. Мине тапмаганнар. Энем: «Анда сине эзлиләр», – дип хәбәр итүгә килененә шалтыраттым. «Кайчан җирлисез? Мин төнлә юлга чыгам», – дим. «Бүген җидесен үткәрдек инде», – диде... Кырыгына бардым. Кабере янында берүзем озак кына утырдым. Еладым да еладым... Таныла, язганнары басыла, китаплары чыга башлагач кына шулай китеп баруы бик үкенеч. Исеме онытылмасын дип, гел шигырьләрен сөйләп йөрдем. Сәхнәдән төшкәнгә әле ике генә ел. Үләр алдыннан көндәлегенә язып куйган ике куплет шигыре дә минем хакта... 

Менә шундый тарих. Калганын, язмага кермәгәнен Рафаэльнең аңа язган хатлары, көндәлекләре сөйләр. Дөресрәге – алардан өзекләр. 

«Исәнме Розалия! Соңгы тапкыр очрашканга 10 еллап вакыт узса да, күңел сине барыбер онытмады, кем әйтмешли: «Ул безнең көчтәмени?!» 

Үзем турында шул: улым көз армиядән кайтты, хәзер авылда өчәү (әни, мин һәм улым Алмаз) яшибез. Мин Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә (бездән 80 км) чыга торган «Дуслык» газетасында безнең Вятские Поляны буенча корреспондент һәм бүлек мөдире булып эшлим. Язгалаган кешегә яраклы һәм бата торган хезмәт. Атнага бер көн – җомга – барып кайтам редакциягә, калган көннәр өйдә һәм район буйлап йөрүдә. Иң мөһиме, эш ошый, алга таба да шул уй-хис белән яшәргә язсын. 13 январь, 90 ел.»

«Сәлам Түбән Шөннән! Казанга 14 февральләрдә килергә исәп, 15-16-17 февральләрдә Татар иҗтимагый үзәгенең II корылтае булачак, ә мин бу Үзәкнең әгъзасы саналам. Сине күрәсем килә, Розалия! Студент елларындагы минем иң көчле хис – сиңа иде... 06.02.90.»

«Сәлам Түбән Шөннән! Мин кайтып җиттем. Әни түшәктә, ул да грипп эләктергән, йөткерә-йөткерә ята. Кайтуга ук сине сагындым инде, карт тиле!  
Хәзер генә аңладым, без тагы аерылсак та, мин сине барыбер яратачакмын. Әмма аерылмаска иде, гомер картлыкка бара. 4.01.91».

«Р.гә
Усал язмыш кара пәрдә – чәчен
Тарап салды безнең арага.
Син берәүгә көлеп кулың бирдең – 
Алып булмас инде аралап...

Синең кебек якын кеше эзләп, 
Кемгә микән килеп дәшәсе?
Бер-беребезне инде күрмибез дә...
Нишләсе соң хәзер, нишләсе?!

Сине күреп сөйгән күзләрем дә
Дучар әнә шундый язмышка – 
Бер-берләрен мәңге күралмыйлар,
Күралмыйлар хәтта ялгыш та...

Тезләнәсе калган алларыңда,
Вокзалларга каршы төшәсе...
Нихәл итим! Җирдә тормыш итү – 
Күзем күреп сукыр яшәсе...

...Синнән башка җәе җайсыз узды,
Бигрәк моңсу үтә көзләре...
Читләр сине:
«Бәхетсез ул, кара!» – димәсеннәр – 
Күрми башлар шундук күзләрем. 28.10.68.–18.02.91»

«Сәлам Түбән Шөннән! Ни сәбәптер, Казаннан китәсе килми башлады. Электричкага утыргач та сине уйлап бардым. «Гомерем буе сагынып яшәдем мин сине!» Кинәт туган шушы уйдан соң, күңелгә шигырь юллары килде:
Мин сине сагынып яшәдем
Яшьлегем таңнары чорыннан.
Сагынып исемә төшердем
Моңланып җырлаган җырымда.

Күп еллар акса да вакыт-су,
Мин сине сагынып яшәдем.
Син булгач бу якты дөньяда,
Пар булыр ярларга дәшмәдем.

Мин сине сагынып яшәдем...
Ләззәт ул, хәсрәт ул – сагыну.
Иң зур хис, иң көчле тойгыдыр –
Сөюдә берәүгә табыну.
Менә шулай, матурым! Мин – берсөяр (однолюб) бит! Тагы... Синең белән очрашудан мин бик риза! Рәхмәт!!! 20.02.91.»

«Сәлам Түбән Шөннән! Картаела, кызый, хискә бирелүчән булып киттем әле: сине озатуга ук юксына башладым. Күңелгә моң тулды, җанга сагыш өелде. 
Эшкә төшкәч, кызлар сораштырдылар. «Кайда эшли ул, интеллигент күренә. Мөлаем – симпатичный үзе. Кызы да матур!». Мин: «Институтта!» – дип җавап бирдем. Син бездә яхшы тәэсир калдырдың. Рәхмәт! Молодец! 11 март, 91 ел.»
«16.03.91. Сәлам Түбән Шөннән! Хатың буенча берничә сүз: 1. яхшы гына кайтып җитүеңә һәм күңелең кителеп китмәгәнгә сөендем 2. мин һаман да «баш төзәтеп» йөрмим – 12 марттан «ураза». 3. «Картаясы бар бит әле» турында шуны әйтергә мәҗбүрмен: соңгы биш елда мин үземне картаймам дип йөрим. Ник дисеңме? Картайганчы үлеп китәрмен дигәнгә.»

«Алмаз: «Розалия апа белән Айгөл булмагач, әллә ничек, өй күңелсез кала. Өйгә керәсе дә килми», – ди. Ул бу сүзләрне 8 Март бәйрәменнән соң да әйткән иде инде. Шулай инде, хатын-кызлы өй – ямьле өй инде ул! Сиңа гына Май бәйрәме тәтемәде, биш көн буена эш аты булдың. Гаепләмә инде, матурым. 04.05.91.»
«Исәнме, Розалия! Яңарак кына бездә булып китүеңә карамастан, сиңа хат язарга булдым әле. Аерылышуга син мине үзеңә тартасың. Сагындырыпмы, моңландырыпмы... Тукай «өйләнү – түгел сөйләнү» дигән һәм хак әйткән. Минеке сөйләнүдән ары узмый әле. Ә мине авылда сиңа өйләнүем белән котлаучылар да бар. Аз гына көтик. Иң мөһиме – безнең үзара мөнәсәбәтләр, алар җылы икән, киләчәк өметле! Минем уемча, безнең арага беркем дә, хәтта балалар да керергә тиеш түгел! 3 июнь, 1991 ел.»

«Шөн Сабан туенда сүзгә килдек. Әйдә ачуланышмыйк әле, матурым! Туйдым инде мин дөньядагы талашлардан. Әлфия белән торганда да соңгы еллар гаугалы булды, аннан соң да тормыш тыныч булмады һәм хәзер дә... Мин бит сине тыныч, җайлы, ипле, әкрен, иркә, иркәләүчән, шул ук вакытта практик, тере, энергияле, эшчән һәм тагын сөйкемле, тәм табып сөйләүчән, матур-мөлаем Розалия буларак яратам. Син җыйган чәчәкләр һаман вазада торалар...
Син җыйган чәчәкләр вазада...
Саклана аларда аз гына – 
Күңелең аһәңе – азаны,
Шулай ук кулларың назы да...

Син җыйган чәчәкләр вазада...
Кушылып бу моңым сазына,
Казанның гөлсөяр кызына,
Алардан җыр-сәлам языла...

Син җыйган чәчәкләр вазада...
Шиңәрләр – калмастыр азы да...
Тик бездә яшәсен яз гына.

Уралып сөю-гөл назына! Синең хакта гына уйлап: Рафаэль, 22 июнь, 91 ел.»
«Телефоннан апа белән сөйләшү. Розальне мактый. Хм-м! Лариса да Казанда аны бик яратып кайткан икән. Мөнҗия апа: «Розалия белән аерылышмагыз – кушылыгыз!» – ди. Да-а-а. Дела-а-а! Болай булгач, кушылмыйм дисәң дә кушылырсың әле. Ә кушылудан бер дә матур тормыш чыкмас шул... 11. 12.91.»

«Сәлам Сезки гыйззәтлү вә хөрмәтлү Рәфкать кызы Рузалия Казыйхан оныгына! ...Розаль матурым! Сиңа шундый искечәрәк хат юлладым әле. Нигә искечә? Хисләрем искечә калганга. Дәлилгә көндәлектән берничә юл китерәм:
«Сөю дисәм, мәхәббәт дисәм – Ул искә төшә. Ул гына... 23 март.»

«Үтереп аяк сызлый. Розаль Казанда шешне бетергәннән соң болай сызлаганы, интектергәне юк иде әле... Үлеп Розальне сагындым! Мин аны үлгәнче яратачакмын!!! Хәтта үлгәч тә... 29 март.»

«А. белән очраштык. Рәшитләргә киттек. Ә нигә Р. сагындыра? Янда – хатын-кыз, ә ул искә төшә. Ник алай? Яратканга! 2 апрель.»

«Апрельдә сиңа багышлап берничә шигырь яздым. Берсе:
Оныт диде кемдер... Сөю шундый – 
Тән, киемдәй ул да туза ди.
Хәтер исән чакта һич онытмам,
Розалия – Розаль – Розали...

Оныт диде көннәр... Аны сөю
Айлар буе тоташ җәза ди.
Көннәр түгел, кем дә оныттырмас 
Розалия – Розаль – Розали...

Оныт диләр еллар... Уза гомер,
Сагынулар булып уза да.
Еллар түгел, Үлем оныттырмас!
Розалия – Розаль – Розали... 18 апрель, 1993 ел».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нигә шул кадәр тәккәбер булырга....әллә язмышмы?!

    Хәзер укыйлар