Логотип
Күңелеңә җыйма

​«Мин мәхәббәттән туганмын...»

Ата һәм бала. Бу икәү арасында бернинди киртә булырга тиеш түгел кебек. Тик тормышта кайчак киресенчә дә килеп чыга шул. Һәм, ни кызганыч, күзгә күренмәс ул киртәне күп вакыт баланың иң якын кешесе – әнисе кора. Әллә белеп, әллә белмичә... Ата кеше исән булып та, бала аның мәхәббәте, яратуы, назыннан мәхрүм булып үсә.   

«Ә кыз балага әтисенең яратуы тагын да кирәгрәк. Аны гомер буе озатачак ярату ул», – ди Әлмәт Татар дәүләт драма театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Мәдинә ГАЙНУЛЛИНА. Бәхеткә, ул аны соңарып булса да, татып өлгергән.  


Ачыктан-ачык сөйләшәбез. 



 Мин әтиемне беренче тапкыр 18 яшемдә генә күрдем...  

Институтта укып йөргән чагым. Актерлык осталыгы буенча дәресләребез Камал театрында үтә. Кызык, күңелле вакытлар! Миннән берничә курска алдарак укыган Рамил Фазлыев (ул хәзер Әтнә театрында режиссер) туган көненә чакырды. Студентка акча гел җитми бит инде – ул Казан Елга портында эшләп тә йөри икән. «Бөтенегезне «Омик»та Иделгә алып чыгасым, андагы матурлыкны сезгә дә күрсәтәсем килә», – ди. Җыелып киттек. Кызлар белән гөрләшеп табын көйлибез. Әкренләп башка кунаклар да керә башлады. Капитаннар! Дусларым миңа һәрвакыт «Фәритовна» дип дәшәләр. Моны ишетеп калган кунакларның берсе: «Ә бездә Фәрит исемле капитан бар!» – диде. Рамил: «Мин бит аны да чакырдым!» – дигәч, йөрәгем жуу итеп китте: «Фәрит диләр бит, ул, мөгаен, минем әтидер...» Аннан уйлыйм: «И-и, беткәнмени инде дөньяда Фәритләр!» Әтиемнең Елга портында эшләгәнен, капитан икәнлеген белә идем... «Әйе, безнең капитан Фәрит Әмиров», – дип өстәде теге кунак. Әти бу! Үзе! 18 яшьлек Мәдинә шул мизгелдә меңгә бүленде: бер «килсен иде» дип телим, бер «килмәсә ярар иде» дип... Кунаклар өстәлә торды. Ниһаять, табын янына утырдык – котлаулар башланды. Шулчак яныма бер ир килде дә: ««Пойдем, выйдем», – ди. «Гафу итегез, мин белмәгән кеше белән беркая чыкмыйм», – дим. Миңа бәйләнәләр дип уйлыйм бит. «Я сказал, пойдем, выйдем. Нам нужно поговорить», – ди бу тагын. Рамил ишетеп торган икән: «Борчылма, курыкма, ул монда бик хөрмәтле кеше», – ди. Әлеге ирнең уйнап сөйләшмәгәнен, бик җитди күренүен сизәргә өлгергән идем инде. Чыктым. «Больше здесь не появляйся», – ди бу миңа. Ачуым килде. «Кто вы мне, чтобы приказывать?» – дим. «Я имею право приказывать, я твой отец», – ди бу. Гел күз алдымда: «Омик» бортына шундый каты итеп кысып тотынган – кулындагы кан тамырлары бүртеп-бүртеп чыккан. Исемә төшкән саен, каз тәннәре кабара... Ә мин... Мин эчтән бу минутта берни кичермәдем, шулкадәр битараф идем. Бернинди сөенеч юк... Ә бит әти белән бу очрашуны ничекләр көттем! Тик ул очрашу башка төрле булыр дип күз алдыма китерә идем. Кинолардагы кебек... Мин катып калдым. Берни эндәшмәдем.  

...Әти белән әни миңа ике яшь чакта ук аерылышалар. Әнигә ул чакта нибары 21 яшь була. Кияүгә ул унсигездә үк чыга. Мин аларның мәхәббәт тарихларын бөтенләй белмим дисәм дә була. Әни миңа аны беркайчан сөйләмәде, әтинең дә телгә алганы булмады. Өзек-өзек кенә ишеткәләдем... Әни – Кама Тамагы районы Олы Кариле авылы кызы. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казанга килеп, мех берләшмәсенә эшкә урнаша. Ялларда туган авылына, әти-әнисе янына кайтып йөри. Җәйләрен ул чакта Кама Тамагына гел су юлы белән кайтканнар. Ә әти – теплоходта капитан. Ул әнине беренче тапкыр шунда – үзе йөрткән «Ракета»да күрә. Үзеннән дүрт яшькә кечерәк чибәр кызга шунда ук гашыйк була: «Мин барыбер аны үземнеке итәм!» – ди. Ул аңа ничек килеп сүз дәшкән, ничек танышканнар, ничек йөреп киткәннәр, әйткәнемчә, боларның берсен дә белмим. Әни бу хакта хәтта бүген дә искә төшерергә яратмый. (Әмма әтинең әнине ничек яратканын мин барыбер тоярга өлгердем. Әтиләрдә тора башлагач, мин авылга кайтып килгән саен, кичләрен, бөтен кеше ятып беткәч, ул яныма керә иде дә, сораша башлый иде: «Әниең ничек анда? Ул үзгәрдеме? Ул хәзер нинди?») 

Өйләнешкәч, алар әтиләрнең Елга порты янында ук урнашкан ике бүлмәле фатирларында яши башлыйлар. Мин туганмын.  

Исемне миңа әти кушкан. Әни: «Озын бер исемлек яздык. Нинди генә исем юк иде анда! Халидә, Рәмзия, Рәшидә...» – дип сөйли иде. Барысы да чын татар исемнәре була. Бернинди Венера, Региналар юк. Ә әти бит минем Казанда туып-үскән. Хәтта дәү әни белән дәү әти дә икесе дә тумышлары белән Казанныкылар. Әмма әтинең күзе иң элек Мәдинә исеменә төшә. Дөрес, ул күбрәк русча сөйләшә иде, миңа да «Мадина», дип дәште... Белсәгез иде исемемнең үземә ничек ошаганын! Мәктәптә укыганда: «Нигә сиңа шундый иске исем кушканнар?» – дип сораучылар да булгалады. Ә мин ярата идем! Андый исем берсендә дә юк иде бит! Ярый әле миңа шундый чын татар исеме сайлаганнар дип бүген дә куанам. Хәзер адашларым күбәя инде – бу исем модага кереп бара. 

 

Әти, башка капитаннар кебек үк, командировкалардан кайтып керми – еракларга да китеп йөри. Әнидә көнләшү хисе туа. Үзе әйтмешли: «Яшь чак – җүләр чак...» Әти исән вакытта: «Хәзерге акылларым булса...» – дип, җөмләне башлап, шулай күп нокталар белән бетермичә калдырганы булгалады аның... Алар аерылышалар.  

Бераздан әни Лаеш районы Имәнкискә авылына кияүгә чыга. Шуңа күрә, үз-үземне белә башлаганда минем янда әти бар иде. Юныс әтием. Аны «үги әтием» дип әйтәсем дә килми. Моңа телем бармый... Ул мине үстерде. Яратып үстерде! Минем өчен җанын бирергә дә әзер. Әгәр шундый хәл килеп чыкса, әйтик, миңа бер бөер кирәк булса, ул аны ике дә уйламыйча бирәчәк. Юныс әти миннән бернәрсәне кызганмый, хәтта соңгы сыныгын да бирергә мөмкин.  

Авылга күчеп кайткач, мунчада юынырга теләмәгәнмен, миңа шәһәрдәге кебек ванна кирәк, дигәнмен. Юныс әти чуен ванна сатып алган. Идән уртасына куеп, мине шунда юындыралар икән. Шул вакыт такси белән үземнең әти кайтып төшкән. Әни белән мине алырга. «Тәрәзәдән әтиеңне күрдең дә, Юныска сөенеп: «Папа, там мой папа приехал!» – дидең», – дип сөйли әни. Такси счетчигы эшләп, әтине капка төбендә көтеп торган. Тик әни китмәгән...  



1 нче сыйныфка мин Имәнкискәдә укырга кердем. Дәфтәр тышына «Мәдинә Мәхмүтова» дип язып куям, укытучы гел сызып «Әмирова» дип төзәтә. Елап, әнигә кайтам: «Нигә апа миңа башка фамилия яза?» – дим. Документларда Әмирова булганымны белмим бит... «Сине Юныс әтиең карый, үстерә, ә үз әтиең башка», – диде ул. Әти турында аңа кадәр дә, аннан соң да миңа сөйләмәделәр. Капитан икәнен әйтүдән башка. Мин аның нинди икәнен дә белми идем – карарга фотосы булмады. Шул көннән башлап әти турында хыяллана башладым... Кинода нинди генә матур ир-ат актер күрсәм дә: «Әтием, мөгаен, аңа охшагандыр», – дип карый идем. Ул бик матур булырга тиеш дип уйлый идем. Әтиемне күргәннән соң, ялгышмаганымны аңладым. Ул нәкъ минем хыялымда йөргән кеше иде... 

Мәктәпкә барганда, әти мине җитәкләп бара дип күз алдыма китерәм, аны кочаклыйсым, алдына менеп утырасым килә иде... Әмма әни боларның берсен дә белмәде. Ул миңа әти турында сөйләмәгәч, мин дә аңа ачылмадым.  

Без әни белән айга бер мәртәбә Казанга, елга портына барып кайта идек. Бухгалтериягә, алимент алырга йөргәнбез инде. (Миңа әти алиментны бик әйбәт түләгән. Әни аны җыеп барган. Дәү әти белән дәү әнинең: «Кызым, синең банкта бер машина алырлык акчаң бар», – дигәннәре булды. Тик акча алышынганда, аларның барысы да янды.) Елга портында булганда, яныбызга гел бер ир кешенең килергә теләвен хәтерлим. Ул безгә якынайган саен, әни тизрәк мине ашыктырып алып китә иде. «Кем соң ул?» – дип сораганым да булды. «Белмим», – дия иде. Соңыннан гына аңладым – әти булган инде ул... Минем янга килергә теләгән...  

Әни Имәнкискәгә биш ятим бала өстенә кайтып керә. Бер уйласаң, герой инде ул безнең.... Юныс әтинең әнисе үлеп китә тә, әтиләре дүрт өй аркылы яшь хатынга йортка керә. Берсеннән-берсе кечкенә биш бала абыйлары кулында кала. Юныс әти белән әни аларның барысын үстерделәр, аякка бастырдылар, укыттылар, башлы-күзле иттеләр... Алар өчен дип мал асрадылар. Һәр көз саен, әни Казанга барып, аларны киендереп кайта иде. Үз әтиләре, күршедә генә яшәсә дә, балалары янына кереп-чыгып йөрмәде, берничек тә булышмады... Әни хәзер шикәр чире белән авырый. Нервлары юкка гына бетмәгән... Ятим балаларга ул каты бәрелә алмый, шуңа күрә гел күбрәк миңа эләгә иде. Жәлләгәннәрдер инде, мәрхүм дәү әтием килеп, мине үзләренә – Олы Карилегә алып кайтып китте. Өченче сыйныфны тәмамлаган елым иде.  

Әмма Кама Тамагында озак укымадым. «Инглиз теле өйрәнәсем килә», – дигәч, әни мине Казанга күчерде. Җиденче класска кадәр бер дәрес тә инглиз теле укымавымны белгәч, мине бер мәктәпкә дә алмадылар. 15 нче гимназиядә дә теләмичә ризалаштылар. Әмма сыйныфташларымның барысын да куып җиттем! Гарәп теленә дә өйрәндем әле – ул хыялымны да чынга ашырдым. Туганнарда яшәп укыдым, иртәнге биштә торып, гимназиягә кадәр өч транспортта бара идем. Тик дәү әнинең соңгы – бишенче кызы да кияүгә китте дә, «Су ташырга да кешем калмады», – дип, ул мине кире авылга кайтартты. Олы Кариледә унынчыны тәмамлагач, институтка укырга кердем. Күчеп йөрүләр, авырлыклар аша узулар мине шактый чыныктырды. Кешеләрне танырга өйрәндем. Дөньяга башкача карый башладым. «Син бит яшь әле, нәрсә аңлыйсың?» – диючеләр, минем ниләр кичергәнне күз алдына да китермиләр иде. Бернәрсәгә зарланмаска да шул чакта өйрәнеп калдым... 

...«Омик»та әти белән бер-беребезгә карашып торган мизгелдә туктаган идем... Ул кинәт йомшарды. «Әйдә, әйберләреңне җый, мин сиңа үземнең теплоходымны күрсәтәм», – ди. Икеләнеп торганымны күреп: «Әллә әтиең икәненә ышанмыйсыңмы?» – дип паспортын чыгарды. Минем дә күңелем икенчеләнде. Туган көн дә онытылды: сумкамны алып, баскычтан аның янына ничек очып менгәнемне сизми дә калдым. Әтинең әнине яратканын ул чакта, беләсезме, кайдан аңладым. Янәшә барабыз, ә әти нигәдер гел арткарак кала. Мин туктап, аны көтәм. «Атла, атла, минем сиңа карыйсым килә, Гәүдәң әниеңнекенә бик охшаган», – ди. Миңа карый да һаман әнине сөйли. Ә миңа уңайсыз. Чит ир күзләре белән тәнемне капшый кебек. Ул бит миңа әле барыбер ят иде. Гомумән, әти дип мин аны тиз генә кабул итә алмадым.  

Теплоходка кергәч, ул безнең икебез өчен табын көйләтте. Әби белән бабай турында сөйләде. Аннан яныма килеп утырды да, аякларымны үзенең аягы өстенә куйды. Үзе сөйли, үзе аякларымны сыйпый... Ә миңа шундый уңайсыз – бөтен тәнем куырылып килде. Әти өчен мин һаман да ул кайчандыр белгән ике яшьлек кызчык идем бугай... Мин бит иркәләнеп үсмәдем – кырысрак тәрбияләделәр. Әйткәнемчә, биш ятим бала арасында әни миңа карата башкача була да алмый иде.  

Әти мине шул кичне үк үзләренә алып кайтып китте. Өйдә кеше юк иде – хатыны Югары Осландагы бакчаларында дип аңладым. Без төне буе сөйләшеп чыктык. Озакламый алар мине очрашуга чакырдылар. Хатыны Лена шунда ук мине кочаклап алды. Аның миңа карата мөнәсәбәте гел әйбәт булды – үз кызыдай күрде... Очрашуга алар өчәү килделәр. Сеңлем Алинә моңарчы минем барлыкны белмәгән. Йөрәге чирле дип, аңа бу хәбәрне турыдан әйтергә дә курыктылар. Аңа ул чакта 10 яшь иде. Аерылышкач, әти кабат тиз генә өйләнмәгән әле. Чынлап торып яратса, ир-ат якын кешесен югалтуны күпкә авыррак кичерә шул...  

Мин әтиләргә күченеп яши башладым.  

Әтине тапканымны башта әкрен генә әнинең үзенә генә әйттем. Юныс әтинең бу яңалыкны ничек кабул итәсен белмим бит. «Мин хәзер аларда яшим», – дигәч тә, әни бер сүз эндәшмәде. Үпкәләгән сыман борылып кына китте. Эчтән борчыла, сизеп торам – тик берни әйтми. «Сезнең арада нидер булганга минем гаебем юк бит инде, әни. Аның янәшәсендә булырга хакым бардыр. Тиздән барыбер эшкә Әлмәткә китәм», – дим. «Ярый, син зур инде, үзең хәл ит», – дип җавап бирде.  

Мин әтиләрдә өч ел яшәдем. Ике бүлмәле фатирның бер бүлмәсен Алинә белән миңа бирделәр. Әти беренче көннән үк: «Кызым», – дип дәште. Мин дә: «Әти», – дисәм дә, аның барлыгына тиз генә ияләшә алмадым. Юныс әтине кочаклаган кебек кочаклап алырга телим – булмый. Арада ниндидер киртә тора. Безне аерган 18 ел... Мин бит аның турында әнидән бер сүз ишетмәдем: начарны да, яхшыны да. Дөрес, дәү әни белән дәү әти: «Синең әтиеңнәр ягы», – дип гел мактыйлар иде. Әби гомер буе елга портында кранчы булып эшләгән. Ризаэтдин бабай склад җитәкләгән. Әни белән әти бергә яшәгәндә, дәү әниләрне кышын да кыяр-помидордан өзмәгәннәр. Банан, киви кебек ят җимешләрдән авыз иттергәннәр.  

Мин диплом алгач, әти безнең группага бүләк ясады: теплоходында безне Иделгә алып чыкты. Яр буена туктап ял иттек. Группадашлар очрашканда, моны әле дә искә төшерәләр.  

Әлмәткә ул мине машина белән үзе озатты. Бүлмәмә урнаштырып ук китте. Бер елдан кияүгә чыктым. Юк, туема килмәде, анда әни бар иде бит... Туй узуга, Илдар белән мине үзенә чакырып алды һәм «Павел Миронов» теплоходына путевка бүләк итте. Туй сәяхәте булды ул безнең... Каршылаганда әти бер кочак гладиолуслар күтәреп килгән иде. Һаман күз алдымда тора... (Мин студент чакта спектакльләрдә уйнаганда да, ул һәрвакыт чәчәкләр белән килә, әмма аларны сәхнәгә чыгарырга ояла иде.) Аралашып яшәдек, ул безгә кунакка килеп торды. Балалар аны гел көтәләр иде – ул аларны күчтәнәчләре белән сөендерергә яратты.  

Март аенда әтигә 55 яшь тулды. Юбилеена гаиләбез белән бардык. Хатыны табын әзерләгән. Тик күрәм, әти үз өендә чит кеше кебек. Алар инде бергә тормаган икән... Әти ябыккан. «Ашамыйсыңмы әллә?» – дигәч, «Мин бит картаям, ябыгуым шуңа гына ул», – дип шаяруга борды. Киткәндә, безне машинага кадәр озата төште. «Ял алам да, август аенда сиңа киләм, вәгъдә бирәм», – ди. Ишекне яптым, ә ул һаман кулын таянган җиреннән алмый. Кабат ачтым. Әти тагын теге сүзләрне кабатлый: «Ант итәм, киләм авгутстта», – ди. Ә үзенең ике күзеннән дә шыбырдап яшь ага... Мин елыйм, ул елый... Бу безнең соңгы күрешү булган...  

Августта ул килмәде. Сентябрь, октябрь узды, ноябрь җитте. Без Әмирхан Еникинең «Тормыш корабы» дигән әсәрен сәхнәләштерәбез. Репетицияләр бара. Шулчак әти шалтырата: «Чистайга теплоходны ремонтка алып килдем. Бер көн булам. Зинһар, кил, сиңа әйтәсе сүзем бар», – ди. Ә мине җибәрмиләр! Премьера бит! Андый чакта авырырга да ярамый безгә... «Үзең безгә килеп кун, әти», – дим. «Теплоходны калдырып китә алмыйм», – диде. Бер айдан мәңгелекккә китәсен белгән булсаммы?!.  

Премьерага бер көн кала, мине эзләп, театрга Илдар шалтыратты. «Бабай үлгән», – ди. «Урыны җәннәттә булсын», – дип телефонны куйдым. Юныс әтинең әтисе урын өстендә ята иде, ул дип уйладым. Илдар кабат шалтыратты: «Мәдинә, бабай үлгән бит», – ди. «Аңладым», – дим. «Соң кайт инде, җыенырга, Казанга китәргә кирәк», – ди ул. «Ә нигә Казанга?» – дим. «Фәрит бабай үлгән...» Стенадан шуышып төштем. Ничек үлгән? Ул бит киләм дип вәгъдә бирде миңа!..  

Үзендә яман шеш икәнен әти берәүгә дә әйтмәгән. Хәтта Әлфия апасына да. Әтине җирләгәч, бу хакта миңа күрше әбисе сөйләде. Алар очраклы рәвештә генә табибка чиратта бергә торганнар. Әти аның алдыннан кергән һәм кабинеттан инде чыкмаган... Ул көнне УЗИ узарга тиеш булган. Әтинең ачылып сөйли торган түгел икәнен аңлаган идем инде. Бәлки ул яраткан кешесе белән дә яшәмәгәндер. Барысын да эченә җыйгандыр, шуңа бу чир килеп чыккандыр. Кем белә...  

Әти күңелемнән һич китми, аны бик еш искә алам. Искә алган саен, күзләремә яшь тула... Нигә ул һаман да янымда йөри, белмим. Быел инде аңа 63 яшь тулган булыр иде... Минем сәхнәгә тартылуым да аңардандыр. Әти бик матур итеп гитарада уйнаган, армиягә киткәнче, алар хәтта үз группаларын оештырганнар. Әниләр өендә гел кеше күп булгангадыр, әтиләрдә рәхәт иде миңа. Тыныч иде. Чәй эчкәндә чынаякны да тәлинкәгә тавышсыз гына куя белә иде алар. Мин яраткан халәт бу... Өйдә хәзер дә үзем генә калырга яратам: җырлыйм, шигырь язам, хыялланам, идеяләр туа... Кеше күп булган җирдән качасым килә... Сеңлем белән алай артык якынлыгыбыз юк. Ул бит үзе генә үскән, бөтен игътибар аңа булган. Ә аннан кинәт мин табылдым... Әти миңа нидер алганда көнләшүен яшерми иде. Ә әтинең миңа да булышасы, мине дә сөендерәсе килде...  

Минем берәүгә дә үпкәм юк. Әни болай да күпне күргән. Бәлки, әтигә карата үзенең үпкәсе булгандыр. Безне аралаштырмыйча, ул аннан үч алгандыр. Хатын-кызларның бит күбесе шулай итә... Горурлык та булгандыр. Ялгышулар да. Аны бит еллар узгач кына аңлыйсың... «Дөрес эшләмәгәнсең, әни», – дидем. «Булган – беткән», – диде... «Әти» дип хыяллануларымны, әйткәнемчә, ул белмәде. Сөйләргә курыктым, әни яшергәч, мин дә яшердем. Сөйләсәм, ачуланыр төсле иде. Кимсенеп үстем...  

Әтигә дә бер тамчы үпкәм юк. Ул бит яныма килергә тырышып караган – китертмәгәннәр... Тарткалаша алмас иде – аның тәрбиясе башка. Гаепләп сөйләмим, кемгәдер сабак булуын гына телим. Әтинең рухы шат булсын. Без барыбер кайчан да булса очрашачакбыз... 

Гөлнур САФИУЛЛИНА язып алды.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар

    Лилия Гараева

    0

    0

    Искиткеч көчле язма. Бик ошады

    • аватар Без имени

      0

      0

      Күз яшьләрне белән укыдым,нихәл итәсең язмыш.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик зур рахмэт этиегезнен урны жэннэттэ булсын елап бетен ерэгем белэн укыдым сабак булсын энилэргэ

        • аватар Без имени

          0

          0

          Тын да алмыйча укып чыктым, рэхмэт

          Хәзер укыйлар