Логотип
Күңелеңә җыйма

Мин кем икән: хатынмы, сөяркәме?

Тыңласагыз, мин дә сезгә үзем белән соңгы вакытта булган хәлләрне язып карыйм әле.

Тыңласагыз, мин дә сезгә үзем белән соңгы вакытта булган хәлләрне язып карыйм әле. 
Мин 5 ел элек ирем белән аерылыштым. Ике баламны җитәкләп аннан  чыгып киттем. Бернәрсәсез дисәм дә була. Хәтта балаларның кышкы киемнәрен дә алырга өлгермәдем. Ул хакта озак сөйлисем килми: эчте, кыйнады. Качып дигәндәй шулай чыгып китмәсәм, йә кыйнап үтергән булыр иде, йә гарип калдырыр иде. Аннан киткәнемә сөенәм генә. Тик сүзем элеккеге ирем турында түгел әле. 

Аерылган мәлләрдә, бигрәк тә беренче вакытта гомеремдә дә башка ир-ат ягына борылып карамам кебек тоелган иде. Тормышны яңадан башлаганда бик авыр чаклар булды бит. Аннан барысы да әкренләп булса да җайланды: хәзер торыр урыныбыз да бар, кияргә киемебез дә, шөкер, ач та түгелбез. Әти-әнигә, туганнарга бик зур рәхмәт – алар бик нык ярдәм итте. Үзем дә икешәр урында эшләдем. Хәер, хәзер дә шулай эшлим. 
Тормышны гел үзең генә алып бару бер хатын-кыз өчен дә җиңел түгел, әлбәттә. Үзем кебек ялгыз, аерылган яки тол хатыннар белән дә бу хакта сөйләшкән бар. Барысы да: «Бик ардыра», – диләр. 
Ардыра шул... Кемгәдер сыенып ял итәсе килә, күкрәгенә башны куясы, иркәләнәсе, көчсез буласы... Яшермим, берничә тапкыр таныштырырга тырышып карадылар мине. Кайсын үзем охшатмадым, кайсы мине ошатып бетермәде бугай – берсе белән дә аралашып китә алмадым. 
Ә Айрат (исемен үзгәртеп яздым) менә шунда ук күңелемә керде. 
Ул миңа үзе башлап инстаграмнан язды. Яңа ел корпоративыннан бер матур фотомны куйган идем. Башкалар кебек: «Матурым!» дип башланмаган иде аның хәбәре. Бәлки, шуңа да аңа аерым игътибар иткәнмендер. Югыйсә «матурым» дип язалар да, бөтен гайрәтне кайтаралар. Бер белмәгән, күрмәгән кешегә ничек шулай мөрәҗәгать итәргә мөмкин инде?!
Кыскасы, мин аңа җавап бирдем һәм без языша башладык. Ничектер барысы да бик тиз булды. Озакламый, көн тууга аннан хәбәр көтә башлаганымны аңладым. Телефон кулымнан төшми: ятсам да, торсам да – гел янымда. Күземне ачуга, иң элек: «Хәерле көн!» – дип аңа  язып җибәрәм, кичен Айратка: «Тыныч йокы!» – димичә,  йокларга ятмыйм. Эшкә кайчан китәм, кайчан кайтам, көндез ниләр була – барысын да аңа сөйләп торам. Ул бөтен нәрсәм белән кызыксына, бер әйткән сүземне онытмый, мине кайгырта... Хатын-кыз үзенә булган игътибарны тойса, шунда ук үзгәрә бит ул. Миңа да: «Чибәрләндең! Соңгы вакыт бигрәк балкыйсың! Гел елмаясың!» – дип әйтә башладылар. 
Инде күңел язышуга гына риза түгел, күрешәсе килә. 
Ул да бу хакта яза башлады. Тик Айрат башка шәһәрдә яши иде: күрешүебез  төрле сәбәпләр аркасында кичектерелде. 
Мин аерылган булуымны, ике балам барлыгын аңардан яшермәдем – бу хакта башта ук яздым. Ул да аерылган булып чыкты. Аңарда да ике бала. Тик алар, рәсми рәвештә аерылышсалар да, хатыны белән әле бер йортта яшиләр икән. «Мин үземә аерым квартира алдым, тик әле ул әзер түгел, шуны көтәм. Квартира әзер булуга өйдән чыгып китәчәкмен», – диде ул. Ватсап аша булса да, без хәтта ул квартирга обойларга кадәр бергә сайладык. Кухняны да шулай итеп бергә алдык. 
Телефоннан аңа көндез генә шалтырата алуым кайчак эчне пошыра иде, билгеле. Шикләндерә дә иде. Рәсми рәвештә аерылышкан булгач, сөйләшсәк тә була бит инде дип уйлый идем. Аның диндә булуын, намаз укуын белү генә тынычландыра иде мине. Диндәге кеше алдамас дип уйлый идем. 
Аралаша башлаганга нәкъ ярты ел дигәндә, ул Казанга килде. Инде бик күп нәрсә турында сөйләшергә өлгерсәк тә, бер-беребез турында бик күпне белсәк тә, очрашу бераз куркытып торды. Тик юкка курыкканмын – якын кешеләр кебек күрештек. Ул мине кичә генә күреп аерылышкан кеше кебек кочып алды. Миндә дә аннан тартыну булмады. 
Өйдә кайтып чәй эчүгә ул никах турында сүз кузгатты. Моңарчы да ул хакта берничә тапкыр язган иде инде. «Никахсыз миңа сиңа кагылырга да ярамый, ә минем кагыласым, сине кочаклыйсым килә, ризалаш. Без бит барыбер бергә булачакбыз», – диде ул. Мин, дөресен әйткәндә, бу сүзләрне көткән идем, каршы килмәдем... 
Ул Казанда бер атна торды. Әти-әниләрем белән таныштырдым, туганнарымда кунакта булдык. Икәү театрга барырга да өлгердек. (Ул көнне Камал театрында миннән бәхетле кеше булмагандыр! Парлап театрда утыру күптәнге хыялым иде.)
Балаларым белән дә уртак тел табарга өлгерделәр шикелле. Һәрхәлдә, кызым да, улым да: «Бу абый бездә нишли, ул безгә кирәкми», – димәделәр. Барысы да әйбәт кебек иде. Телефоны шалтыраганда аның чыгып сөйләшүләрен искә алмаганда. Мин хәтта бер тапкыр: «Ә кем шалтыратты?» – дип тә сорадым. «Өйдән», – диде дә, бетерде. Балалары шалтыратса, исемнәрен әйтер иде бит, димәк, хатыны белән сөйләшкән булып чыга. 
Бер атна төш кебек кенә узып китте. Мин аны елап озатып калдым. Шулкадәр аерылышасым килмәде. Ул әле мине: «Җүләрем, нигә елыйсың, без бит хәзер ешрак очраша алабыз», – дип юатты да. 
Калганын ничек сөйләргә икән? 
Шуннан ул югалды. 
Язганнарымны укымый, шалтыратуыма җавап бирми... Акылдан язам дип торам. Юлда аның белән нидер булган дип уйладым. 
Бер атнадан ул үзе шалтыратты. «Мине оныт, безнең арада берни булмады дип сана», – диде. Һәм өч тапкыр «талак», дип әйтте. 
Шуның белән шул. 
Матур әкият тәмам. 

Никадәр күз яше түккәнемне үзем генә беләм. Беренче иремнән аерылганда да бу кадәр авыр булмаган иде. Әйтерсең мине файдаландылар да ташладылар, әйтерсең мин идән чүпрәге... 
Читтән, бәлки, сезгә яхшырак аңлашылыр: нәрсә булды икән бу? Нигә кирәк булды икән аңа минем белән бу уен? Уен дим инде, башкача атый да алмыйм. Никах белән шулай шаярырга ярыймы икәнни? Ул бит диндәге кеше. Әллә хатыны белән бөтенләй аерылышмаган да булдылар инде? Моннан соң ир-атларга ничек ышанырга икән соң? Әниләр күзенә ничек күренергә хәзер, балаларыма ни дияргә? 
Гөлназ (үз исемемне дә үзгәртеп язам). 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар