«Мин аны сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...»

Алар яшь кыз белән яшь егет кебек. Бер-берсенә булган назлы, дәртле карашлары сокландыра да, бераз гына оялта да. Яңа танышларыбызның мәхәббәт тарихлары бик үзенчәлекле булып чыкты.
Зөлфәт белән Мәликә бер сыйныфта укыйлар. Яңа килгән кызга үсмер егет шундук игътибар итә. Алар дуслашып китә. Тугызынчы сыйныфта дуслык мәхәббәткә әверелә. Беренче саф хисләр, беренче үбешү... Әмма тугызынчы сыйныфтан соң кыз башка шәһәргә укырга китә. Кайткан ялларда, каникулларда гына очраша яшьләр. Ике ел шулай мөнәсәбәтләрне сакларга тырышалар әле. Әмма Зөлфәт унберне тәмамлагач, укырга бөтенләй башка республикага китә. Аралар тагын да ерагая. Ә бу – хисләр өчен зур бер сынау. Яшьлек үзенекен итә, кыз белән егет тирәсендә башка дуслар барлыкка килә, яңа хисләр туа. Алар тәүге хисләрен йөрәкләренең бер почмагына яшереп куялар да олы тормышка кереп китәләр.
Зөлфәт тә, Мәликә дә гаилә кора. Бистәгә әти-әниләре янына кайтып йөрсәләр дә, юллары бервакытта да кисешми. Икесе дә дөнья мәшәкатенә чума.
Зөлфәт бик яратып өйләнсә дә, хатыны салкын булып кала. Бер-бер артлы тапкан балаларыннан башкаларны күрергә дә, ишетергә дә теләми. Рухи яктан да үсми. Балалар кечкенә чакта мөнәсәбәтләргә әллә ни тәэсир итми әле ул. Сабыйлары белән әвәрә киләләр. Әмма балалар үсеп, үз бүлмәләренә бикләнеп утыра башлагач, Зөлфәтнең балаларыннан кала, хатыны белән уртак бернәрсә булмавы турында аңлый. Хәтта сөйләшер сүзләре дә юк икән бит! Хатын һаман сериаллар карый, социаль челтәрләрдән чыкмый. Ә Зөлфәтнең укыган китаплары турында фикерләшәсе, бергәләп чаңгыга басасы, спорт белән шөгыльләнәсе килә. Әнә шулай сөйләшер уртак темалар да булмагач, хатын белән ир тагын да ерага төшә.
Адәм баласына һәрвакыт наз, игътибар кирәк бит ул. Өйдә юк икән, ул аны читтән эзләми калмый. Зөлфәт читтән эзләми эзләвен, әмма үсмер чактагы мәхәббәте Мәликәне бик еш искә төшерә.
Мәктәпне тәмамлауга 25 ел тулу уңаеннан элекке сыйныфташлар җыелышырга исәпли. Зөлфәт очрашуга килергә теләүчеләр арасында Мәликәне дә күреп ала. Һәм барырга була. Аның мәктәпне тәмамлаганнан соң бервакытта да мәктәпкә очрашуга барганы булмый. Нигәдер элеккеләрне искә төшерү аны кызыксындырмый ул вакытта. Ә бу очрашуга ул билгеле бер ният белән бара: Мәликәне күрергә.
Чирек гасыр үткәне сизелә, әлбәттә. Сыйныфташлар үзгәргән. Зөлфәткә Мәликә генә үзгәрмичә калган кебек тоела. Шундый ук елмаеп торган иреннәр, серле зәңгәр күзләр, элеккечә бик тә тыныч. Мәликә Зөлфәт белән әле кичә генә саубуллашкан кебек күрешә. Бернинди уңайсызлык тоелмый ике арада. Алар кич буе сөйләшәләр дә, сөйләшәләр, бергәләп бииләр. Мәликә кияүдә, кызы да инде үз парын тапкан икән. Сабуллашканда телефон номерларын алышалар.
Кайтып керүгә ир Мәликәне сагынуын аңлый. Аның белән булган һәр минутны исенә төшерә. Рәхәт иде бит аңа!
Бу очрашу күңелдә кала. Зөлфәт һәрвакыт Мәликәне исенә ала, әмма шалтыратырга кыймый. Бер ай үткәч кенә, хәбәр язып җибәрә. Мәликә шундук җавап бирә. Алар мессенджер аша аралаша башлый. Аннан соң шалтыратышалар. Ике айдан соң Зөлфәт Мәликә яшәгән шәһәргә юл тота. Ул Мәликәне бергә булырга күндерәчәк.
Очрашкач ук: «Әйдә минем белән», – ди Зөлфәт. Ирләр шулай кистереп уйлый ала әле ул, хатын-кызларга күнегелгән дөньяны җимереп чыгып китү бик авыр. «Миңа уйларга вакыт бир», – ди Мәликә. Икенче килүендә Зөлфәт Мәликәнең бергә булырга ризалыгын алып китә.
Хатыны белән бик авыр аерылышу процессы үтәләр. Зөлфәткә нинди генә сүзләр ишетергә туры килми. Балаларын да әтиләренә каршы котыртырга тели хатыны, әмма барып чыкмый. Балалар әтиләрен аңлый. Аларга зур фатир алып бирә Зөлфәт. Мәликә килүенә иске фатирын сатып, яңаны ала, ремонт ясый. Мәликә нәкъ өч айдан соң, барысын да ташлап, беркеме булмаган, бер белмәгән шәһәргә яшьлек мәхәббәте янына күченеп килә. Инде үзе гаилә корырга ниятләп йөргән кызы да аңлый Мәликәне. Ире белән дә рәнҗешми генә аерылышалар.
Менә шулай, еллар үткәч ике яраткан йөрәк кушыла. Аларның бу гамәлен бәлки гаеп тә итәрләр. Әмма мәхәббәтсез тормыш – бәхетсез гомер бит. Килешәсезме?
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.