Логотип
Күңелеңә җыйма

Мин аны Ходайдан сорап алдым

Ул чакта алдымда ике юл иде: йә үземне тулысынча карьерага багышлыйм (мин бу вакыт Мәскәүдә, бик зур бер оешмада әйдәп баручы юрист булып эшлим), йә...

Айгөл ЮНЫСОВА
 
Тормышымда бик күп нәрсә үзгәрде ул елны.
Ул чакта алдымда ике юл иде: йә үземне тулысынча карьерага багышлыйм (мин бу вакытта Мәскәүдә, бик зур бер оешмада әйдәп баручы юрист булып эшлим), йә... Миңа инде 26 яшь, күптән балалар табарга, әни булырга вакыт. Ә мин гел башка юлда йөрим: карьера да карьера дип саташам. Болай булса, ялгыз калачагым көн кебек ачык...

Тоттым да бөтен кешене шаккаттырып эштән киттем.  Өйдә утырасым килә, дидем бит. Әмма мине барысы да яңа эшкә күчеп китә дип белде, моңа берсе дә ышанмады.
Рамазан ае башланган чакка туры килде бу. «Шатер Рамадана» проектына волонтерлар кирәк дип ишеттем дә – шуларга барып кушылдым.

Башта эшлибез, аннары тәравихка да калабыз. Күбебез яшьләр – балаларыбыз юк, өйгә кайтасы бар дип ашыгырга кирәкми... Тәравих намазын гел елап укый идем. Гомумән, намазга баскан гына вакытларым әле бу. Мәскәү Җәмигъ мәчетендәге Әсхәт хәзрәтне, бәлки, ишеткәнегез дә бардыр – ул Коръәнне бик йөрәккә үткезеп укый. Кызлар күптән намазда, алар: «Без сиңа кызыгабыз, кеше арасында ничекләр шулкадәр ихлас итеп укый аласың?!» –  диләр иде. Ә мин күз яшьләремне тыя алмыйм: агалар да агалар... Рамазан буе Ходайга ялвардым: юлыма бер кеше чыгар дип сорадым.

Без, волонтерлар, бер ай буе эшләдек, көн саен 600 кеше ашаттык. 
Рамазан тәмамланды, ә анда эшләгән волонтерлар белән һаман да очрашасы килә. «Әйдәгез, паркта күрешик, – дип тәкъдим иттем. – Үзебез белән гитара алыйк, термос белән чәйләр алып килик». Очрашабыз, әмма метро ябылганчы бер-беребездән аерылып китә алмыйбыз. «Озаккарак күрешергә кирәк», – дигән фикергә килдек. Ике палатка сатып алдык та, ял көне табигатькә чыгарга дип уйладык. 
Электричкага утырабыз да бергәләп ял итәргә китәбез.  Юлга узган ике сәгать вакытны уен-көлке белән сизмибез дә.

Минем теге уем һаман үзем белән: «Бәлки, шулар арасында язмышымны бәйләр берәр кеше очрар», – дим. Барысыннан иртәрәк торам да, коймак куям, тәмле итеп чәйләр пешерәм. Ир-ат хатын-кызны шуларга карап сайлый диләр бит. 

...Бер атнада мәчеттән хәләл ит алырга бер егеткә кушкан идем. Ә ул оныткан! 30 кеше килде походка – аларны бит ашатырга кирәк. Мин авыл кызы булгач,  учак кабызырга утынны да үзем ярам – шәһәр малайларына кушып булмый бит инде аны. Утын ярам, үзем уйлыйм: «Юк, монда егет таба алмам», – дим. Мин гел егетләр белән танышканда аларның йөзләренә түгел, ә кулларына карый идем: әти белән кул биреп күрешергә лаекмы ул, юкмы дип. Әти – авыл кешесе, гомер буе тракторист, экскаваторщик булып эшләде, аның бармаклары юан-юан: киявенең кулы аның учында югалып калырга тиеш түгел.

Ит турында исенә төшкәч, теге егет бер дустына шалтыратты һәм мине тынычландырды: «Борчылма, хәзер китереп җиткезә», – диде. Алар каядыр волейбол уйнарга баргач танышкан булганнар икән. Рәшит чынлап та  итне алып килде һәм безнең белән ял итәргә дә калды. Машинасыннан спецовкасын алып киде, калын перчатка чыгарды.

Минем күзем шунда ук кулларына төште, билгеле. Куллары, бармаклары шулкадәр каралган – минеке дә алай түгел. «Бу кайда эшли икән? Мөгаен, стилисттыр», – дим. Ялгышмаганмын, чыннан да, стилист-парихмахер булып чыкты. Алай икән, дим... Мәскәүдәге танышларым арасында дөрес булмаган ориентациядәге егетләр байтак иде. Ул анда бик киң таралган, бигрәк тә шушындый иҗат кешеләре арасында. Бу егет тә шуларның берсе түгелме икән, дим. Егет бик чибәр, ә күзләренең матурлыгы! Ачык күк төсле зәп-зәңгәр! (Соңыннан белдем – әбисенең күзләре икән аңарда.)

Ул чакта перчатка алып киде дә, утын яра башлады бу. Минем әйтер сүзем калмады. Әллә бу юлы, ниһаять,  миңа учак кабызасы булмасмы, дим. Казан да асты, аш та пешерде. Эчемнән генә: «Сөбханалла», – дип торам.
– Миңа приправалар гына бирмәссеңме? – ди.
Приправаларга аерым тартма йөртә идем – шуны чыгардым. Бер якта лавр яфраклары, икенче ягында – чәйләр, үләннәр. Гел шулай әзерләп бара идем. Соңыннан ул: «Шул тартманы күргәч, мин сиңа гашыйк булдым», – диде. Ул үзе бик тәртип ярата.

Аш пешергән арада үзенең аерылып йөрүе турында да әйтергә өлгерде. Хатыны белән 5 ел яшәгәннәр, балалары булмаган икән. Мин моны белгәч: «Сезгә кабат кушылырга, дуслашырга, бергә булырга кирәк – азрак сабыр итегез», – дидем.

Походка алып чыккан бар реквизит миндә саклана иде: палаткалар, казаннар... Рәшит моны белгәч: «Мин сезне үзем озатам», – дип тәкъдим итте. Каршы килмәдем. Әйберләрне машинадан бушатып, фатирыма кадәр менгезеп үк куйды. Мин икенче көнне концертка барырга тиеш идем. Ул вакыт әле татарча бөтенләй сөйләшмим. «Әйе» дигән сүзне генә беләм.
– Концертка алырга килимме, Айгөл? – ди.
Мәскәү бит – мине Казанга илтер өчен Әлмәттән Балтачка килгән кебек килеп чыга. 
– Рәхмәт, кирәкми, метрога утырам да барам, – дим.
–  Ә хәзер, бүген кич нишлисез, Айгөл? – ди.
– Бер егет белән паркта великта йөрергә чыгарга сөйләшкән идек, – дим. 

Бу кеше миңа карар дип уйламыйм да – андый чибәр егет миңа ничек күз төшерсен инде?! Шулай саубуллаштык. Кичкә таба паркка барырга дип чыксам, велосипедымның тәгәрмәче тишелгән! Ул аны хәзер дә әйтми – әллә тишеп китәргә өлгергән, әллә бу очраклы бер туры килү булды?!

Икенче көнне ул мине концерттан озата кайтты. Юлда:
– Мин өйләнергә йөрим, үземә хатын эзлим, – ди.
– Шәп! Бездә бер кыз бар, ул да сезнең кебек Татарстаннан, бер-берегезгә туры килерсез! – дим.
– Аңламыйсыңмыни, мин бит синең турында сөйлим, сиңа әйтәм бу сүзләрне, – диде ул.
– Белмим... – дидем аптырап.

«Ярый, сөйләшеп, очрашып карыйк, әмма әти-әниеңне күрмичә, синең кайда, нинди гаиләдә үскәнеңне белмичә, кияүгә чыкмыйм», – дидем мин аңа.

Чып-чын авыл егете булып чыкты ул. Кечкенәдән үк иҗади профессия турында хыялланган һәм шуңа ирешкән. Атлар ярата!
Күңелемә шунда ук тынычлык иңде. Шикләнергә, икеләнергә урын юк, танышуыбыз Рамазаннан соң ук булды  – димәк, теләкләрем чынга ашты.

Берничә айдан соң ул мине үзләренә алып кайтты. Бусаганы атлап узуга, мин аларның өйләренең исенә гашыйк булдым. Булачак кайнанам тортлар, пироглар  пешергән – тәмле ризык исе килә иде алардан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.

    Хәзер укыйлар