Логотип
Күңелеңә җыйма

Луна-Луна... 

Дустым бик тә хисләнгән. Ул оныклары тормышына катышып, алар шатлыгына шатланып, күп шөгыльләрен аңлап, ярдәмләшеп яши торган кеше...

 

 

Дустым бик тә хисләнгән. Ул оныклары тормышына катышып, алар шатлыгына шатланып, күп шөгыльләрен аңлап, ярдәмләшеп яши торган кеше. Оныкларның да дәү әниләреннән яшерен серләре юк. Оныклары күп аның. Ике ояга җиде бала. Алты малай, бер кыз. Шәһәр малайларын тормыштан ямь таба торган, мавыгучан итеп үстерүнең бер әмәлен дә ычкындырмаска тырышып яшиләр ике ояда да. Балалар бик талантлылыр, ягъни буш түгелләр. Нигә тотынсалар – шуны булдыралар. Тик, барыбер, шәһәр балаларына  авыл балалары кебек, тереклек дөньясына чумып яшәү җитми шул. Малайлар бик сорагач, эт баласы алырга кирәк, дигән уртак теләк тормышның шул ягын  уйлап та тугандыр инде ул.  

Көчекнең затлысын интернет аша эзләп таптылар. Бик мактаулы, токымнан  туган бу сөйкемле сөякне Самарадан алып кайттылар. Бик матур, елмаеп кына тора торган көчек икән ул. Медальле анадан туган  бәләкәчкә «Луна» дип, балкып торган кушамат куштылар. Эт түшәгендә генә ятарга тиешле Луна үзенең гаиләдә иң кадерле зат икәнлеген бик тиз төшенеп алды. Ул үзенә урынны ак күн тышлы диванда малайлар уртасыннанрак сайлады. Малайларның әниләре дә бу башбаштаклыкны күрмәмешкә салышты. Әллә ул Лунаны малайларына караганда да ныграк ярата иде инде. 

Хәзер һәр сүз Луна белән башлана Луна белән төгәлләнә. Үсә төшкән көчек белән уйнарга чыгарга чират тора малайлар. Йөз меңгә төшереп көйләп куелган вольер гына җитми бит инде Лунага. Аны һәртөрле командаларга, һөнәрләргә дә  өйрәтергә  кирәк. Затлы токым иясе ярышларга да йөрер. Әнә бит чибәр Луна «Россиянең иң мактаулы көчеге» дигән конкурстан икенче урынны алып кайтты. Бу хәлгә бөтенесе дәррәү куаныштылар. Бабайның гына исе китмәде. Атлар арасында  зурлар белән янәшә хезмәт итеп ныгыган агайга мондый коры куанычлар аз дигәндә сәер тоела иде бугай шул. Шуңа күрә ул, газетасыннан башын күтәрмичә генә бер җөмлә ташлады: «Карчык, ул конкурска оныкларың белән бергә үзеңә дә барасы булган. Мөгаен, беренче булып кайткан булыр идең!» Салган мәгънәсе тирәнрәк иде бугай. 

Берзаман Луна мәсьәләсендә планнар корыла башлады. Аңа иптәш эзлиләр. Туачак көчекләргә әтилеккә кандидат. Токымны бутарга ярамый лабаса. Эзли торгач таптылар. Инде әле тумаган көчекләрне алырга теләүчеләр исемлеге дә төзелде. Көчекләр кыйбаттан китәчәк. Илдә бер токым бит инде. Тиздән Лунага тотылган чыгымнар уны белән кайтачак. Йөзе белән булмаса әле! Тик Луна бәби китерергә уйламый да. Моның хикмәте беленде. Мәхлукҗан чирле икән бит. Ниндидер аңлаешсыз нәсел чире. Лунаның организмы аксымны үзләштерә алмый диме шунда. Эткә диета кирәк. Аның табынына хәзер фәкать кызыл балык белән тавык түше генә куела. Бәби китермәсә китермәс, яшәсен генә. Малайларга Лунадан башка тормышның яме юк. 

Ходай шомлыгына каршы, җиләккә дә бергәләп барганнар иде. Күбәләкләр куып, уйнап, шатланып йөргән Луна икенче көнне оясыннан чыкмый сызланып ята икән. Ашыгыч ветеринар ярдәме машинасында алып китәләр бахырны. Талпан кадалган. Безнең песигә унар талпан кадала торган иде. Эскәк белән чүплим дә, песием, рәхмәтләр укып, торып  чаба торган иде. Лунаны шул бер талпан да харап итә. Үз токымындагы этне табып, кан салу да, система кую да ярдәм итми – иртәнгә үлә. Эт үләксәсен крематорийда яндырып, көлен затлы чүлмәкләргә салып,  өй түрендә тотарга ниятләгән оныклар, ниһаять, дәү әнинең катгый диварына бәрелә: «Юк, өйгә дә кертмисез. Ишегалдында да күммисез. Нигезенә эт күмелгән йорт мантымас. Урманга илтеп күмегез!» 

 Куаныч белән башланган, ярты миллионга төшкән Луна кыйссасы әнә шулай күз яшьләренә күмелеп тәмамланды.Үкереп-үкереп еладылар инде. Җитми балаларга табигать белән табигый аралашу. Колыннар белән йөгерешеп үсү җитми. Каз бибиләре җитми. Кайберәүләренә балалары күңелен аңлаган дәү әниләр дә җитми әле.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар