Логотип
Күңелеңә җыйма

«Күземә чүп керде...»

Ягыш бәрелү, сугылулар юктан гына түгел, «өстәгеләрнең» (бәлки фәрештәләрнең?) нидер турында кисәтәсе килүдәндер, дип уйлап караганыгыз бармы сезнең?!

Ягыш бәрелү, сугылулар юктан гына түгел, «өстәгеләрнең» (бәлки фәрештәләрнең?) нидер турында кисәтәсе килүдәндер, дип уйлап караганыгыз бармы сезнең?!
Бу ялларда дус кызым гаиләсе белән авылга, иренең сеңлесенең туган көненә кайткан иде. Килгәч бер кызык хәл сөйләде ул.
Дустымның ире гаилә дип янып тора торган кеше. Һәрвакыт кулыннан килгәнчә тырыша, булсын дип яши. Аның тагын бер абыйсы һәм сеңлесе бар. Кыз кеше якынрак була торгандыр инде, дустымның кайнанасы да ике киленгә һәрвакыт кызының гаиләсен үрнәк итеп куя. Бала тәрбиясе булсынмы ул, аш-суга осталыкмы, аның кызы Гөлназга җиткән берәү дә юк, имеш. Авыр булса – аңа гына авыр, кечкенә генә борчулары булса да ул аны Гөлназ иңенә төшкән зур хәсрәт итеп күпертә дә куя. Олы килен кайнанасының бу гадәтенә көлеп кенә карый, ә менә дустым Айгөл һәрвакыт йөрәгенә ала, үртәлә, кайнанасы шул рәвешле үзен кимсетергә тели дип кабул итә. Гөлназ турында кайнанасы авызыннан берәр сүз ишетүгә нәфрәтләнә башлый. Үзебезнең дә инде бу турыда ничә тапкыр утырып сөйләшкәнебез, киңәшкәнебез булды. Кайнанасы Айгөлләрнең үзләрен дә, балаларын да бик ярата, кадерләп каршы ала, озата. Күчтәнәчләрен дә кызганмый. Гөлназ турында сүз чыккач кына...
– Айгөл, проблема синең үзеңдә бугай, әнә бит, килендәшең барысын да тыныч кичерә, керфегенә дә элми. Ә син бер сүз ишетүгә үзеңне бетерә башлыйсың, кайнап чыгасың. Үртәлмә алай! – дип киңәш тә биреп карадым. 
– Нишләргә дә белмим, кызый... – ди ул аптырап. – Авылдан килгәч бер ике-өч көн дулап йөрим дә, аннан тынычланам инде. Кайнанамның кызы турындагы сүзләре бигрәк күңелгә тия, гел ул гына яхшы сыман.
– Ә син үз кызыңны мактамас идеңме?
Көлешбез. Кемнең инде үз баласын мактыйсы килмәсен?! 
Менә узган шимбәдә Айгөлләр янә авылга кайтып китте. Әйткәнемчә, Гөлназның туган көненә. Тарихның дәвамын Айгөл сүзләре белән дәвам итәм.
–    Гадәттәгечә инде, кайтканда бар да әйбәт иде. Безне шатланып каршы алдылар, балалар йөгерешә, чабыша. Өйдә кеше күп, туганнар җыелышкан. Үзем тагын берәр ярамаган сүз ишетеп үз күңелемне үзем төшермәсәм ярар иде дип теләп йөрим, үземнең күзем гел кайнанам белән кызы тирәсендә. Аның балаларына игътибар күбрәк сыман, кунакларга да җаен туры китереп кызының алма пирогын мактап алды. Йөрим тешемне кысып... Тәрәзәгә карасам, олы улым агач башына менеп китән.  Бакчага йөгереп чыктым да, өскә карап улымны җиргә төшәргә чакыра башладым. Кечкенә тузан бөртеге булдымы соң, агачтан нидер төштеме – күземә чүп керде. Ышкыйм, ышкыйм күземне, әчетеп авыртуы арта гына бара. Иремне чакырдым. Ул  күземне ачтырып та, чиста су белән юдырып та карады, юк бетми генә күз авыртуы! Нидер әчеттерә, кыра сыман. «Әйдә, нәни апа, үзем карыйм әле», – дип Гөлназ (шәфкать туташы булып эшли ул) йомшак кына кагылып күземне ачтырып карады. 
–    Бер ни дә күренми монда. Хәзер мин сиңа күз даруы салам, ә син ятып тор, нәни апа, ял ит. Борчылма, эшләреңне үзем карармын, күз авыртуыннан да кыены юк, – диде. Ул шундый йомшак итеп дәште, өстемә җылы юрган да япты. Әллә уңайсызланудан, әллә көтелмәгән менә шушы җылылыктан минем ике күземнән дә яшь бәрәп чыкты. Бәлки күз даруы шулай тәэсир иткәндер?! Кыскасы, шактый озак уйланып яттым мин. Ә күз авыртуы узмады, күздән бернинди чүп тә чыкмады. Шашлык ашарга дәштеләр. Анда да бер күземне кулъяулык белән каплап кына чыктым. Көне буе шулай йөрдем, бәйрәмнең кызыгы калмады, күз авыртуыннан башканы уйлый алмадым. Кич кунарга да калып тормадык. Җыенып юлга кузгалдык. Авылдан чыгып ярты чакрым гына ара уздыкмы икән, күзем ачылып киткәндәй булды. Авыртуы юып алгандай кинәт бетте. Мин әле ышанмыйча күземне тагы бераз кулъяулыгы белән каплап бардым. Юк, Аллаһ рәхмәте, күземнең авыртуы узган иде! Бераз баргач, беләсеңме нәрсә аңладым? Кайнанамның кызына булган артык игътибарын миңа бераз күрми торырга, күңелне тагы авыр уйлар, кимсенүләр белән тутырмас өчен «өстәгеләр» күземне махсус «йомдырган» иде бугай. «Өстән» төшкән чүп (әллә сабак) булды бу миңа! Көне буе әчетеп авырткан, авылдан чыккач кинәт беткән күз хикмәтен башкача юрап булмый иде...
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ышанмыйм

    • аватар Без имени

      0

      0

      Минем дэ кайнана кызын мактады, аны гына бар авыл хатыннары килен итеп алырга телэгэн, тик ул уз авылыбызга риза булмадым бирергэ ди. Бер 20 еллап тынлыдым инде бер сузне. Аннан, э укенэсенмени, Ф.... кэ кияугэ биргэч диеп эйттем. Бутэн бу тема булмады.

      Хәзер укыйлар