Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?

Күңелнең мөлдерәмә тулган чагы... Түгеләм-түгеләм дип кенә торам. Соңгы вакытта берәрсе эштә ялгыш карап куйса да, кычкырып елап җибәрүдән, бөтен кеше алдында көлке хәлдә калудан куркам. Мин аларның берсенә дә нинди утлар эчендә янганымны сөйли алмыйм бит. Сөйләргә теләмим дә. Чөнки беләм, мине аңлаучысы аз булачак. Синең бәхетсезлегең кешеләргә, нигәдер, шатлык кына китерә бит, шуңа күрә аларның берсен дә сөендерергә теләмим. Ә монда сезгә язып, күңелдәген бушатып була. Берегез дә мине танымаячак. Минем кебек хатыннар адым саен бит алар. Мондый проблема белән очрашканы да шәт аз түгелдер.
Ирем юл фаҗигасенә очрап вафат булганда миңа 35 яшь тә тулмаган иде әле. Хатын-кызның иң матур чагыдыр бу, тулышып пешкән чагы... Иремә сыенып, иркәләнеп кенә яшисе вакытта ялгыз калдым шул. Нишләтәсең, язмышка үпкәләп булмый – шулай язган булган. Кулымда ике бала. Никадәр генә авыр булса да, аларны үстерергә, укытырга, кеше итәргә кирәк иде. Беркайдан ярдәм көтмичә, берәүгә дә зарланмыйча тормыш итәргә тырыштым. Иремнең җеназасы вакытында ук үз-үземә сүз бирдем: кызларны аякка бастырып бетермичә, бер ир-атка да күз салмаячакмын. Әтиләре аларны бик ярата иде, аны алыштырыр кешене бик теләсәм дә таба алмаячакмын.
Яшермим, күз төшергән кешеләр булгалады. Кемнәрдер белән таныштырырга да тырыштылар. Барысына да «юк» дип кенә җавап бирдем: «Минем балаларым бар. Аларны үстерергә кирәк», – дидем. Берсендә хәтта кайнанам каршысына утыртып сөйләште. «Кызым, сораучы барында чык кияүгә, – диде ул миңа. – Улымны инде кайтарып булмый. Ә сиңа яшәргә кирәк. Балалар дип торма, алар бик тиз үсәләр дә, яныңнан китеп баралар. Менә ул чакта бөтенләй үзең генә каласың, әйтте диярсең, кыен булачак», – диде. Мин аның бу сүзләренә бик озак үпкәләп тә йөрдем әле. Ничек шулай әйтә ала инде ул, дип. Бик акыллы, зирәк хатын иде шул ул. Мондый сүзләрне миңа әйтү аңа да рәхәт булмагандыр, әмма мине бәхетле итәсе килгән, күрәсең. Хәзер аны менә бик аңлыйм да... Терсәк якын да, тешләп кенә булмый шул.
Без Фәрит белән (әйдә, исемен шулай дип языйм әле сезнең өчен) юлда таныштык. Ялга авылга кайткан идем, кире киткәндә «попутка»га гына чыктым. Салкын җилле көн иде ул, үземне туктап утыртучыны бик озак көтәргә туры килде. Өс-башымда да юка иде – шактый туңдым. Аннары яныма Фәрит туктады...
Мин аны бер күрүгә охшаттым бугай. Хәер, соңыннан ул да шулай диде... Бик туңган булуымны күреп, шунда ук арткы утыргычтан алып иңемә плед япты. Үзе белән термоста кайнар чәе бар икән – шуны салып бирде. И-и, ул чәйнең тәмлелеге... Эчемә, ниһаять, җылы керде. Тәнемә генә түгел бугай, җаныма да. Үзеңне кайгыртуларын тою шулкадәр дә рәхәт икән бит. Фәрит әллә ничә тапкыр: «Йә, ничек, җылындыгызмы?» – дип сорады. «Утырганда кулыгыз боз кебек иде», – дип үрелеп кулымны да тотып карады. Сумкамны багажникка урнаштырган иде – шунда кагылган булган, ахрысы, анысын сизмәдем. Ә монысы... Ул кулыма кагылуга бөтен тәнем аша ток узгандай булды. Үзем белән мондый хәл кайчандыр булганын хәтерләмим дә... Минем үзгәреп китүемне күреп, ул ошатмады дип уйлады бугай, «гафу итегез», дип, ашыгып кулын кире алды.
Аның белән сөйләшү шундый рәхәт иде. Казанга килеп җиткәнче, өч сәгать эчендә без нәрсә хакында гына сөйләшмәдек. Мин үземнең тол икәнемне әйттем. Ул – аерылган булуын. Ун ел элек хатыны беренче мәхәббәтен очраткан да, аның янына китеп барган икән. «Бик авыр кичердем. Дөньяда яшисем килмәде. Әнине хәсрәткә салам дип кенә үз-үземә кул салудан тукталдым», – дип сөйләде. «Яшермим, бер көнлекләр булмады түгел, булды. Әмма берәү белән дә озаклап аралашмадым», – диде.
Фәрит мине өемә кадәр кайтарып куйды. Сузган акчамны да алмады.
Ә икенче көнне көтмәгәндә фатир ишеген шакыды. Сүз арасында кайсы этажда торуымны әйткән булганмын икән – ул хәтерләп калган. Шаккаттым! Чәчәкләр алып килгән. Ир-ат чәчәк бүләк итмәгәнгә мең ел иде инде! Ваннада краннан су тама иде – кул юарга кергән җирдән үк шуны төзәтеп чыкты. Рәхәт булып китте. Аны хәтта аңлата да алмыйм.
Без танышканга инде ярты ел була. Фәрит: «Никах укытыйк, бергә тора башлыйк», – ди. Ул мине үзе янына күчеп килер дип көтә – үз йорты белән яши. Моны мин дә бик телим.
Икегез дә теләгәч, кавышыгыз соң, дисезме? Их, дөнья без теләгәнчә генә барса икән?!
Минем Фәрит белән очрашуыма кызлар башта ук каршы булдылар. Бигрәк тә кечесе. Авызымны да ачтырмый: «Әни, сиңа бу яшьтә нигә кирәк ир?» – ди. Кияүләр дә бу хакта белә, алар, билгеле, кысылмый. Ләкин кечесенең ире, үзем генә булганда: «Лилиянең сүзенә карамагыз, ничек телисез, шулай эшләгез», – диде.
Яшьләргә илледән узгач дөнья бетә кебек тоела, күрәсең. Ир-ат та кирәкми, ярату да. Аларның мәшәкате белән генә яшә. Кечкенәсе шулай ди дә: «Менә ике айдан бала табам, буш вакытың бик күп булса, миңа бала карашырсың», – ди.
Ничек бу кадәр эгоист балалар тәрбияләдем икән дип, үз-үземә шаккатам. Үпкәлисем дә килә хәтта аларга. Ничекләр азапланып үстергәнемне күреп тордылар бит.
Фәриттән дә яхшы түгел. Дөрес, ул: «Барысын да аңлыйм, син аларга игътибар итмә, соңыннан алар барыбер килешәчәк моның белән», – ди. Минем аны бер дә югалтасым килми. Бу яшьтә дә ярату була икән ул. Тик кызларым белән дә араны бозасым килми бит. Аларсыз бәхетнең бер чите, ни дисәң дә, китек булачак.
Кичә олы оныкның туган көне иде. Кызыма: «Без котларга Фәрит абыең белән икәү киләбез», – дидем. Ә ул: «Алай булгач, бөтенләй килеп йөрмә!» – дип, трубканы ташлады.
Кич буе елап чыктым.
Фәрит әллә ничә тапкыр шалтыратты, алмадым.
Нишләргә икән миңа? Минем хәлдә калган кешеләр булдымы икән? Балалары соңыннан килештеме бу хәл белән, яңа ирләрен кабул иттеләрме икән? Бик тә киңәшләрегезне көтәм.
Гөлназ (үз исемемне дә үзгәртеп язам).
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
-
Бергә булырга язмаган безгә... Хәзер аңлыйм: мин бик тырыш, яхшы укучы бала булганмын. Һәм шуның өстенә соң өлгергәнмен. Мәктәптә кайберәүләр бишенче класстан ук егетләр белән аралашып, егет сөйгәнгә исләрем китеп карый идем. Артык хисләнеп тормыйча гына дөньяны җигелеп тартучы әти-әни үрнәге дә шул булгандыр. Алар артык мәхәббәт маҗараларыннан башка гына, димләп өйләнешкән кешеләр иде. Егет сөю бер оят эш төсле тоелган миңа.
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.