Кызлардан куркам

Хөрмәтле редакция! Сезне хатын-кызлар да, яшь кызлар да күп укый. Миңа нәкъ менә алардан киңәш кирәк. Миңа 35 яшь. Өйләнмәгән бер дигән егет, диләр дуслар минем хакта, шаяртып. Әйе, шушы яшемдә әле дә егет булып йөрим. Ир, әти буласы килә инде...
Мин озак очрашып йөргән кызым белән аерылыштым да, шуннан берәү белән дә очрашмадым. Үзем шулай хәл иттем. Көен таба торган гына булмады ул соңгы вакытта... Гел нәрсәдер кирәк, гел нидер җитми кебек иде аңа. «Уйласам, башка егет тә таба алам», – дип әйтүе шулкадәр күңелемә тиде – шул ук көнне араларны өздем. Тап, имеш... Без гаиләдә ике малай үстек. Энемнең дә өч ел очрашып йөргән кызы бар иде, ул өйләнергә булды. Ярый, миңа да чират җитәр әле дип, юл куйдым. Энем инде ике малай үстерә, мин әле гел буйдак булып йөрим.
Җиде ел буе беркем белән дә очрашкан юк. Әниемнең бөтен борчуы – мин. Көн саен миңа хатын булырлык кыз эзли. Күрше-тирә авылларда ул белмәгән кыз юк бугай инде. Кияүгә чыкмаган бөтен кызлар турында белешеп, аларны миңа тәкъдим итә. Аның өчен барысы да әйбәт: татар кызлары, авылныкы, гадиләр. Ә миңа әни тапкан кызлар бөтенләй ошамый. Берсенең буе кыска, икенчесенеке озын, өченчесе йөзгә бик чибәр түгел. Тормыш итәрлек кыз эзләгәндә барысына да игътибар итәсең, уйлап эшләргә кирәк дип саныйм. Кайвакыт әни шалтыратканда җавап бирәсе дә килми. Гел миңа хатын булырлык кызлар тәкъдим итә.
Белмим, бәлки, үзем бик нык сайланамдыр. Ләкин ошатмаган, гашыйк булмаган кыз белән ничек сөйләшергә соң? Аннары, мин банальлек яратмыйм... Ошаган кызлар да бар, ләкин аларны кая чакырып, ничек аралашып китәргә соң? Әни театрга алып бар, ди. Ул бигрәк гади була, дим. Ничектер оригинальрәк эшлисе килә. Кино, театр, урам буйлап йә паркта йөрү кызларга кызыкмы соң хәзер? Берәр ничек шаккаттырырга кирәктер кызларны.
Икенче яктан карасам, мин сәбәп кенә эзлим бугай. Чөнки кыюлык җитми. Мин үземне шулкадәр тормыштан артта калган итеп хис итәм. Кызлар белән ничек аралашасын да оныттым бугай инде. Мин алардан куркам, ахрысы. Шуңа күрә әле берсендә, әле икенчесендә гаеп табам. Очрашасы гына булмасын... Югалып калырмын, кызлар миннән көләрләр дип куркам. Югыйсә яхшы эшем, машинам, бер бүлмәле фатирым бар. Барысын да үзем эшләп алдым, шәһәрдә яшим, спорт белән шөгыльләнәм. Әни күрсәткән кызларны «Миңа ошап бетми» дигән булып кире кагам, әнинең ачуы килә. Килмәслек түгел инде, аны да аңлыйм. Аның тизрәк мине гаиләле итәсе килә, оныклар дип хыяллана. Әлегә минем бөтен гаиләм – әти-әни дә, энемнең гаиләсе. Аның улларын шулкадәр яратам. Кунакка барган саен яңа уенчыклар алып барам, алар гел минем алдан төшми. Аларга карап гаилә турында хыялланам, ләкин ниндидер бер барьерны җиңеп чыга алмыйм.
Минем кебек ир уртасына нинди киңәшләр бирер идегез? Нидән башларга? Кызлар белән ничек танышырга? Хәзерге кызлар – нинди алар? Аңлыйм, болай йөрсәм, карт буйдак булып калачакмын...
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
30 сентябрь 2023 - 16:51Без именичын татар комментарие: хәтәр булган икән"🤣🤣🤣Ирләрнең дә җаны бар
-
29 сентябрь 2023 - 20:08Без имениСезнен язмаларны укып сокланам.«Дөнья буйлап инәй тавышын эзләп йөрим...»
-
29 сентябрь 2023 - 14:53Без имениБөтенләй бармагыз, кадерегезне белмәгәч. Вакыт күрсәтер, алла тигезли ул. Ирегез әйбәт, шунысына сөенегез. Әнисеннән күрмәгән җылыны бирегез аңа.Ялган ана
-
28 сентябрь 2023 - 19:23Без имениАлла бирманк бездэ Хэзер урысларда эйтэКазан кешеләре шундый икән...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.